Логотип Казан Утлары
Хикәя

Азау – соңгы бүре (хикәя)

Ялгыз бүре ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр...

Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән әйләндереп алынган авыл иде. Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау – исән калган соңгы бүре иде. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны дер селкетеп торган бөек бүреләр юк. Адәмнәр бик сөенде чирү беткәнгә. Куйларыбыз, җылкылар үрчер. Ит-сөт мул булыр, диештеләр. Көннәр буе бәйрәм иттеләр. Чын бүре беркайчан да адәми затны бугазламый. Чын бүре сабыйларга кагылмый. Хәтта адашып калган сабыйларны бүреләр үз балалары кебек тәрбия итә, диләр иде. Борынгы йолалар юкка чыкты. Йоласызлык йоласы башланды. Ялгыз бүре Азау ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр. Ул да аяусыз хәзер. Көтүе белән сарыкларны бугазлап чыкты. Ашар өчен түгел, үч кайтарыр өчен шулай кылды ул. Халык тагын куркуга төште. Бер бүре шулкадәр малны бугазлый алмас, бу посып калган чирүдер, дип кешеләр бүрегә ау оештырды. Аучыларга вертолётлар да кушылды. ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының) гаскәрләре белән тулды урман, кыр, ялан, сәхрә. Соңгы бүрене аулыйлар. Күмәк хуҗалык маллары да, шәхси утарлардагы маллар да бүре тешеннән һәлак булды. Бер генә абзарга бүре кермәде. Сантар абзарында ун баш сарык, ике сыер, бер бозау, бер ат иде. Чыннан да, таң алдыннан, ай тулган көнне бүре шушы абзарга керде. Айгыр бүре белән бик каты тарткалашты, бүре алдан килсә – алгы тоягы белән, арттан килсә, кушаяклап тибә, яннан килсә, башы белән бүрегә ора торды. Айгырның яраланмаган урыны калмады, бүре дә бирешергә теләмәде, тагын алдан һөҗүм иткән иде, айгыр аның муен өстен каты итеп тешләде дә чиный-чиный кешнәп, бүрене күтәреп җиргә орды, «гык» итте бүре, ләкин шундук дүрт аягына басты, ат аны тагын муеныннан тешләп, абзар капкасының имән баганасына ора башлады: бер-ике-өч-ун, бүре тынсыз иде. Абзардагы шау-шуга хуҗалар уянып, сакка куелган ГТХМ солдатлары абзарга кереп, фонарьлар белән яктырттылар. Алар алдында котчыккыч күренеш пәйда булды. Бер кырда канга баткан бүре гәүдәсе, бүре ыржайган, ирене ачылган, теле тешләре арасына кысылган. Сарыклар бер почмакка посканнар, ат еш-еш сулый, аның тешләре, иреннәре бүре канына буялган иде. Ыржайган бүре мәетен күреп, халыкның коты очты. – Әстәгъфирулла! Төшеңә керә күрмәсен! – диештеләр. Соңгы бүренең үтерелүе турындагы хәбәрне атналар буе талкыдылар, радио-телевидение, газеталар... Бәхетле яшәгез, кешеләр! Соңгы бүре дә юк ителде!

Бәхетле тормышның рәте китте. Бүре белән сугышып, бүре канын татыган айгыр кешеләрне тешли, казларны, этләрне тотып ашый башлады. Тагын ГТХМ гаскәрләрен чакырттылар. Аны тотарга килгән солдатларны айгыр бугазлап як-якка чөйде. Калган гаскәр дә атны тота алмады. Хәйлә кордылар. Болынга солдат чатырлары корып, эченә солдат киемнәре кигән карачкыларны яткызып, атны шунда тотарга булдылар. Шулай эшләделәр дә. Ат чатырга килеп керүгә үк, чатырга, курчакларга бензин сибеп ут төрттеләр. Чатыр дөрләп яна башлады, карачкылар яна, чиный-чиный айгыр яна. Ниһаять, айгыр чатырны җимереп чыкты да ялкынланып янган көенчә авылга таба чапты. Аның койрыгы, ялы яна, ялкынга күмелгән ат каралты-курага атылып кайтты да кипкән печән кибәннәренә ышкынырга теләп, башын печәнгә тыкты, кибәнне ут алды, ялкын өйгә күчте, башка йортларны ут алды, бөтен авыл яна, тилергән айгыр һаман чаба, тиресе янып бетте. Юлда барган кем очрый, ат шуны тешли, шулай чаба торгач, ул тәмам янып бетте, кешеләр ут эчендә, бөтен авыл яна. Авылдагы йортларның, кешеләрнең күбесе янып бетте. Атом төшкән Хиросимадай авылдан кисәүләр белән коры сөякләр генә аунап калды. Тынлык урнашты. Исән калганнар янып үлгәннәрне, кисәүләрдән аралап, туганнар каберлегенә җирләделәр. Бичара кешеләр, күмердән арындырып, иске нигез урынына яңа йортлар сала башладылар. Фаҗига әкренләп онытылды кебек. Ләкин бу тынлык озакка бармады, ат тешләгән кешеләр котыра башлады. Алар бер-берсенең бугазына ябыша, тешли, тырный, үтерә. Тилергәннәрнең берсе яңа салынган йортына ут төртте дә тагын авыл яна башлады. Аларның котыру авыруы башкаларга күчмәсен, дип котырганнарны ялкын эченә аттылар. Саклык чарасы буларак, котырганнар белән бергә котырмаганнары да утка ташланды. Шулай итеп, Татар Саласы авылында бер генә йорт та, бер генә кеше дә калмады, барысы да янып, кырылып бетте.

 

"КУ" 6, 2016
Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев