Айзидә (дәвамы)

( Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

 

11

Төшендә бүген Иделдән боз киткәнен күрде Айзидә. Шаулап аккан боз арасында ялгыз йөзеп баручы паром ярга якыная, имеш. Шул паром эченнән аны кемдер дәшә, чакыра. Кем икәнен аера алмый, тик ниндидер таныш тавышны гына ишетә, имеш.

Айзидә күзләрен ачып бераз тын гына ятты. Өйдә хәрәкәт ишетелмәде. Аннары торып, сак кына барып, шкафны ачты, аннан ниндидер кәгазьләр алып, җәһәт кенә ястыгы астына тыгып куйды. Шкаф, карават, урындык башларына элгән киемнәрен җыеп, аларны да юрган астына тыкты. Аяк очларына басып үрелеп, шкаф өстеннән чемоданын алды, юрган астыннан әйберләрен, берәмберәм чыгарып, шунда тутырырга кереште.

Аннары, чемоданын караваты астына этеп куеп, берни булмаган кыяфәттә кухня ягына узды.

Шулай көтелмәгәндә килене килеп чыгудан, иркенләп чәй эчеп утыручы Мөнәүвәрәнең коты очты.

– Миннән качырып шикәр белән чәй эчәсезме? – диде Айзидә, шаяру катыш, саран каенанасына төрттереп.

– Баллы чәй эчәсем килә, дигәч, шикәр алырга да акча җиткерә алмыйм, дигән идегез бит. Мөнәүвәрәнең авызына капканы кире коелып төшә язды.

– Нәрсә, гомер булмаганны болай таң тишегеннән тордың әле? – дип мыгырданды үз чиратында каенана.

– Миңа бүген икенче сменага. Бухгалтериягә барып кайтам. Тиздән бәбиләр вакытым җитә. Сугылып чыгарга кирәк. Озак тормыйм.

– Тимерхан беләме? – дип, килененең бу ниятенә ризасызлыгын белдерде Мөнәүвәрә. – Әйтмичә китәсең дә, ирең ачулана башласа, үксеп еларга керешәсең. Төне буе йокы мазасы бирмисең. Әле сәгать ничә?

– Белмим.

Айзидә, вакыт күпме икәнен белсә дә, юри әйтмәде.

– Бар, дөньяңны онытып йөрмә. Ярты сәгатьтән өйдә бул. Идәнең юылмаган, керең сасып ята, әнә.

– Идән минеке түгел. Тимерхан да минем ир түгел. Керләр дә минеке түгел. Бары да сезнеке. Теләсәң нәрсә эшләгез.

Килененең көтелмәгән бу кыланмышыннан Мөнәүвәрәнең кулыннан кайнар чәй тулы бокалы төшеп китә язды.

– Карале моны, ничегрәк сөйләшә башлаган. Ярар, Тимерханга сөйләп бирермен. Өйдә кем хуҗа икәнен ул аңлатыр.

– Мөнәүвәрә апа?!

– Әни, диген, агач тел.

– Нишләп сез мине шулай мыскыл иттегез? Алдаладыгыз! Фатирны да тәки бирмәделәр сезгә. Булмагандыр да әле ул.

Мөнәүвәрә эндәшми генә шакмак шикәрен шатыр-шотыр тешләп, өрә-өрә чәй эчүен дәвам итте. Кызга җавап бирергә уйламады да кебек. Аның өчен дә, Мөнәүвәрәнең үзе өчен дә ябык тема иде бу. Күкрәк читлегенең кайсыдыр почмагында калтыраган вөҗдан газабын кузгатасы килми иде сыман.

Айзидә дә каенанасы җавап бирер дип өмет итмәде. Аның, бары тик, эшнең нидә икәнлегенә төшенгәнлеген генә белдерәсе килде. Ул яраның һаман исән икәнен, онытылмаган, кичерелмәгән, һаман сулкылдап авыртып торганлыгын сиздерәсе килде.

 – Озак йөрисе булма! Исеңә төшермәсәң, үз башыңа килмәс – хезмәт хакыңны алуга кайтарып бирергә онытма, алай шикәр белән чәй эчәсең килгәч. Син чүбек баштан барын да көтәргә була.

Каенананың сүзләрендә хаклык бар иде. Яшьлеге, җүләрлеге белән килененең ниндидер акылсызлык эшләп ташларга сәләтле икәнен белә иде Мөнәүвәрә. Авылыннан качып, Тимерханга ияреп үзе килеп керде бит. Ләкин, ничек килеп керсә, шулай ук чыгып та китә алыр, дип, уена да китермәде.

Мөнәүвәрә, исенә килеп, шушы сүзләрне әйтеп калырга ашыкканда, Айзидә, яшереп куйган чемоданын күтәреп, өйдән чыгып киткән иде инде.

12

Зур чемоданын күтәреп, каядыр ашыгучы йөкле яшь хатынның каршысына очраучылар туктап, аңа юл бирделәр дә карашлары белән озатып калдылар.

Айзидәгә барыбер иде. Менә, бу көн тиз генә узар да, иртәгесен ул бәхетле, ирекле булып уяныр. Аның өчен бәхет көне туар. Бар да әйбәт, яхшы булыр. Тимерхан да үзенә тиңен табар. Мөнәүвәрә дә ялганы өчен җан газабы кичермәс. Бүген ул бу шәһәрдән китәр дә, шәһәр аны онытыр. Моның шулай булуын тели иде ул.

Менә ул – матур мәдәният сарайлары, гармунчы Газиз, хис-кичерешләре һәм башкалары белән әллә ниләр вәгъдә итсә дә, үзен бер тамчы да бәхетлерәк итә алмаган шушы шәһәрдән ашыга-ашыга китеп бара. Язмышы аны шулай тиз-тиз генә җыендырып, төенчеген кулына тоттырды да, ашыктыра-ашыктыра, этә-төртә, чираттагы тукталышына озата. Инде ничәнче тапкыр! Тик бер тукталышында да бәхет көткәне юк әле.

Әнисе исенә төшүгә, Айзидәнең йөрәген ут биләде. Ничек кайтып күзенә күренер? Мәңге кайтмам, дип киткән иде бит. Әллә никадәр зур, ерактан елкылдап, тылсым көче белән үзенә тартып торучы шәһәрләрдән кача алса да, әнисеннән һәм үзеннән кача алмас шул. Менә ул, бумеранг шикелле, йөгерәйөгерә, чыгып очкан оясына кире кайтып бара. Башкача очып төшәр җире дә юк икән!

Әнисе аның монда икәнен белмидер дә. Кызының шушы хәлдә булуы башына да килмидер. Гомере буе аннан качып йөрмәс бит инде. Барыбер бер кайтырга кирәк булачак.

Бу хәлне Айзидәгә күз алдына китерүе дә авыр иде. Төннәрен керфекләрен йомган саен күз алдында һәрчак анасының усал, хәсрәтле карашы торды. Ни генә кылмасын – ятса да, торса да, кайгырса да, шатланса да, шул караш аны ычкындырмады. Һәм ул караш белән күзгә-күз очрашуны аның җаны кыямәт көнен көткән кебек көтте.

Кайвакыт аның тизрәк кайтып, ана хөкемен кабул итеп, ниһаять, бу газаплардан котылып, бушанып каласы килде. Ни әйтсә дә түзәр иде ул хәзер, әнисе күрмәгәндә генә артыннан килеп кочаклар һәм, кычкырса да, еласа да, каны, йөрәге, җаны җылынганчыга кадәр озак итеп кочагыннан ычкындырмас иде.

Ул хәзер анасының нигә шулкадәр кырыс, сөюгә саран булганлыгын аңлады, чөнки анасы һич тә бастырырга теләмәгән тырма башына үз теләге белән китереп басты.

Менә ул, тиз-тиз атлап, кайчандыр үзенә бәхет йорты булып тоелган мәдәният сарае яныннан узды. Әйләнеп карамады. Алай да кичә Газиз үзен куып тоткан җирдә адымнарын бераз акрынайтты. Газизнең эзләре өстенә аякларын куеп атлап чыкты. Аннары, шул эзләрдән ниндидер этәргеч алган кебек ыргылып, алга китте. Әйтерсең, Газизнең дә качу теләге кушылды да икеләтә көч белән киләчәккә әйдәде.

Айзидә олы юлга түгел, ә паркка кушылган урман аша боз кичүенә чыгарга булды. Бу сукмак аңа таныш. Җәй башында төзелештәге кызларга ияреп су коенырга төшкәне булды. Ашыкмый гына барса, кичкә барып җитәчәк. Ул вакытта инде анда кеше-фәлән дә, җигүле атлар да, машиналар да булмаячак. Бу турыда аның абыйларыннан ишеткәне һәм аларның шулай кичкә калып кайталмаган чаклары турында сөйләгәннәре бар иде. Айзидә бу куе булмаган агачлык арасыннан боргаланып сузылган, инде кары купшакланган ышанычсыз сукмак өстеннән кичүгә таба атлады. Урманга килеп керүгә, бераз ирек, урман һавасы тоеп, кызга сулышлары киңәеп киткән, кар яктысыннан карашлары яктырып киткән сыман тоелды. Йөрәгендә чаң каккандай: «Куркыныч! Куркыныч бит! Курыкмыйча, нәрсә кылып йөрисең син?!» дигән хис бераз сүрелгәндәй булды. Ул инде күкрәк читлеген алай авырттырмады. Киресенчә, бер адым ясаган саен, Тимерханның өеннән ераклашкан саен, ул хис үзенең куәтен югалта, тәэсирен киметә барган сыман тоелды. Чөнки кунакка үз кагыйдәләрең белән килмиләр. Беренче адымнар ясауга ук, урман сине «чишендереп» ата да үзенең көчле дулкыннарына тәнеңне төрә, җаныңа тула да үзенең бер өлешенә, кисәгенә әйләндерә. Урман тере, җанлы ул! Айзидә аны күңеле белән тоя һәм, әллә нинди эчке тоемнарын эшкә җигеп, урман белән сихри элемтәгә керә белә иде. Монда аның җаны ял итте, сырхау, борчуларына дәва тапты. Менә хәзер дә бөтен хәсрәтен, куркуларын онытып, иркен сулап, юлыннан атлады.

Берникадәр барганнан соң туктап, агач төбенә утырып, чемоданыннан ипи кисәге чыгарып тамак ялгады, аннары нарат кәүсәсенә аркасын терәп, бераз черем итте.

Айзидә күзләрен ачып җибәргәндә, кояш нурлары сүрәнәеп, агач араларына караңгылык иңә башлаган иде инде. Урман да тынып калган. Кайдадыр бик еракта узып баручы поезд тавышы ишетелде. Кыз уйлавынча, барып җитәргә озак калмаган. Тимер юлның боз кичүеннән нинди ераклыкта икәнен бераз чамалый иде. Ул зур авырлык белән аякларына торып басты. Аяклары авырайган, көн буе чемодан күтәреп барып, тәне арыган, буыннары катып киткән. Атларга кирәк. Кичүгә җитәсе бар. Аннары гына аргы яктагы авылга кереп, берәрсендә кунып чыгарга сорарга була. Абыйларының шулай кунып чыкканы бар. Айзидә хәтта ул кешеләрнең исемнәрен дә белә иде. Изгелекнең исеме була һәрвакыт.

Караңгылык куерганчы, урманнан чыгып калу теләге белән, туктамыйча бата– чума бара торгач, кызның тәмам хәле калмады. Тирә-якта күз күреме начарланды. Күңелен тагын курку яулый башлады. Аякларын чак сөйрәп, ул ауган каен агачы өстенә килеп утырды. Күзләрен йомды. Нидер эшләргә кирәк иде. Төнгелеккә урманда кала алмый бит инде ул. Ерак та кителде кебек, тик урман һаман бетмәде.

Иң беренче – куркуын басарга, аннары – булган бар көчен җыеп, тагын атларга!

Кинәт ул кайдадыр якында гына ниндидер кыштырдау ишетте. Юк, агач та сынмады, кош та очмады, ә артыннан кемдер килә сыман... Айзидә тавыш килгән якка башын борды. Тик шикләнерлек бернәрсә дә күзенә эленмәсә дә, куркынычның кайдадыр якында гына сулыш алуын, үтәли карашын тойды. Кыз урыныннан торды да тавыш килгән якка йөзен борып карады, үзе сак адымнар белән атлап китте. Берникадәр ара киткәннән соң, колагына кеше тавышлары да ишетелгән сыман тоелды. Бу хәл аның күңеленә бераз өмет кертсә дә, шиген дә арттырды. Кем булмас урманда?! Менә бераздан, агач арасыннан аңа учак яктысы да күренде. Урап узарга кирәк, дип уйлады кыз. Тик, барган саен, сукмак учакка якынайды. Һәм, күп тә үтми, ул аны кечкенә генә аланга алып чыкты.

 Учак тирәсендә берничә ир-ат кайнаша иде. Учактан ерак түгел ярым җимерек алачык шәүләсе күренде. «Урман кисүчеләрдер», дип уйлады Айзидә. Ут яктысында, алан башында кинәт пәйда булган яшь хатынны күреп, учак янындагылар беравык аптырап калдылар. Убырлымы, сихерчеме, әллә өрәкме? Ир-атлар, ни уйларга белмичә, бер-берсенә карангаладылар.

Айзидә тораташ кебек катты. Йөгерергә түгел – бер атларга да хәле юк иде. Тик учак янында торган ирләрнең йөзләренә чыккан курку, камалышта калган кебек нидәндер шикләнеп, сак кына хәрәкәт итүләре аны бераз аптырашта калдырды.

Ул да булмады, Айзидә, янында ниндидер җылы дулкын тоеп, бу ирләр алдында үзе генә түгел, ә аларның күңелләренә шом салырдай гайрәтле ниндидер көч иясе торганлыгын аңлады.

Җиңелчә генә ырылдау яңгырады. Шушы әмерне генә көткәндәй, ир-атлар дәррәү килеп артка чигенделәр.

Бу – бүре иде. Айзидә яхшы белә. Әнә ул, башын горур күтәреп, яшь хатынга игътибар да итми, учакка таба ике-өч адым ясады. Ут чәчеп торган усал, үткен карашы белән ир-атларның һәр хәрәкәтен күзәтте.

Алар тавыш-тынсыз чигенә-чигенә, берәм-берәм, ярым җимерек каралты эченә кереп шылуга, бүре ишегалдына килеп арт аякларына утырды да тулган ай кебек матур йөзен Айзидәгә борды.

Бер мизгел бүре белән яшь хатын күзгә-күз карашып тордылар. Җанвар амбразурага күкрәген куйган батыр кебек, урыныннан кымшанмады. Нәрсәдер аңлатырга теләгән бүре, сыртын кабартып, кыска гына итеп улап алды.

Хатын сискәнеп китте.

Менә хәзер, аның күкрәк читлеген ертып, кечкенә генә, инде бетәм, менә бетәм, дип калтыранып көн итүче җанын тартып чыгарырлар да, «бар, яшә», дип, күккә алып чөярләр кебек тоелды. Бер елга сузылып, аны әллә нинди түбәнчелекләргә төшереп елата-елата, җанын кыйный-кыйный яшәеш дәресе биргән, җитлектергән киеренкелек үзенең чишелешен табарга дип алып чыгып киткән икән аны бу юлга.

Айзидәнең бар үткәне, тузып кирәксезгә чыккан иске кием кебек, шушы урман авызындагы сукмак башында калды. Җанының бичара булмавы, үлмәве аның үзе өчен генә түгел, тагын кемдер өчен мөһим булуын аңлады. Ул, Айзидә, карар итүче дә, хәл итүче дә, тудыручы да, үтерүче дә түгел! Ул – бары тик яралучы, абынучы, ялгышучы, төзәлүче, үсүче. Ул – кемдер тудырган яшәеш барышы. Аны сакларга утыртылган бүре дә «Айзидәнең тормышы» дип аталган зур дөньяның мөһим бер элементы – этәргече иде.

Айзидә юлын дәвам итте. Ул инде курыкмады. Әнә, урманнан чыгарга да күп калмаган. Агач аралары яктырып, аксыл күккә тоташкан. Алда, өстендәге искергән бозны алып ату өчен көч, гайрәт туплап, яз килүен сабыр гына көтеп ятучы Иделе иде.

Менә бит. Килеп җитте! Инде авылына да озак калмады. Урман авызыннан Иделгә төшәсе дә кичкелеккә катып киткән боз сукмагыннан икенче ярга чыгасы. Иң мөһиме – икенче ярга чыгасы!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: