Логотип Казан Утлары
Хикәя

Айзидә (дәвамы)

Тик соң иде инде. Сүз бит ул аткан ук кебек. Кире әйләнеп кайтмый. Барып кадала да җанны яралый.

(Башын МОНДА басып укыгыз)

6

Алар мәдәният йортына килеп кергәндә, репетиция тәмамланып, җырчы-баянчылар таралыша башлаган иде инде. Айзидәнең ишектән керүен әллә кайдан күреп алган сәнгать җитәкчесе Ирек, кулын болгап, аны үз янына чакырды. Айзидә канатланып аның янына йөгерде. Тимерхан ишек төбендә бераз уңайсызланып торганнан соң, тамашалар залының иң соңгы рәтенә барып утырды. Үзешчән түгәрәк кызлары, кайтырга җыенуларын да онытып, сәхнә пәрдәсе артыннан бер-бер артлы башларын чыгарып карый-карый, чышын-пышын аны энә күзе аша үткәрергә тотынганнар иде инде. Озын буйлы, кап-кара пәлтәдән, башында килешле киң кырыйлы эшләпә, үз бәһасен белеп кенә атлаулары – сокланмаслык та түгел шул. Тик Тимерханның башкаларда кайгысы юк иде. Аның бөтен теләге – Айзидәне үзенеке итү. Шул теләк бөтен эчен яндырды, әллә нинди планнар кордырып башын катырды. Монда ул аяк атлаган булыр идеме, әгәр Айзидә теләмәсә? Үзе дә бит гармунда начар уйнамый. Өйдә генә уйнап утырыр иде. Туйганчы җырлатыр иде. Юк, кызга бит сәхнәгә менеп, кеше алдына чыгып җырларга кирәк. Матурлыгын кешегә күрсәтергә, җырын ишеттерергә кирәк! Шуларны уйлап, Ирекнең Айзидә тирәсендә кулларын болгый-болгый бөтерелгәнен карап үртәлеп утырды Тимерхан.

– Изумительно! Гаҗәеп. Кайдан беләсең син бу җырларны? Афәрин, афәрин. Булдырдың. Тә-ә-әк, иртәгәдән репетициягә. Аңлашылдымы? Иртәгәдән. Шушы вакытка, яме. Соң түгелме?

– Юктыр, соң түгел. Айзидә, куркынып, карашын Тимерханга күчерде.

– Синең әтиең мәллә ул? – дип сорады Ирек, хәлнең нидә икәненә төшенеп. Кыз уңайсызланып, ни әйтергә белми, җилкәләрен генә җыерды.

– Ну, ярый. Тик, зинһар, иртәгә соңга калмагыз, яме, – диде Ирек, тирәнгә кереп тормый гына, Тимерхан ягына дустанә ишарәләп.

Тимерхан Ирекнең ни әйткәнен ишетмәсә дә, күзе үткер иде. «Бусы ярый, минем кебек карт тәресе куркыныч түгел. Әнә теге яшь баянчысы Айзидәдән күзен дә алмый, денсез», дип үртәлде ул. Аңа калса, денен чәчәргә дә күп сорамас... Тик Айзидәгә генә ошамас аның баянчыны кыйнаганы. Аннары, кызлар өчен гомерендә сугышып йөргәне булмады Тимерханның. Киресенчә, кызлар аны үзләре бүлеште.

Эчендә янган уттан көеп, Тимерхан олы учлары белән алгы рәттәге урындык аркасын шап-шоп какты. Үтереп тәмәке тартасы килде. Ачуыннан уртларын чәйнәде. Тик һич кенә дә, Айзидәнең үзен генә залда калдырып, урамга тәмәке тартырга чыгып китәсе килмәде. Турысын гына әйткәндә, кызны – үзе табып алып кайткан хәзинәне – беркем белән дә бүлешергә теләмәде.

Айзидә, тизгә генә дип, дус кызлары белән саубуллашырга теләп, сәхнә артына чыкты. Шуны гына көтеп торган кызлар, аны корт кебек сырып алып: «Кем ул синең таинственный кавалерың», – дип теңкәсен корытырга керештеләр. Менә шушы вакытта Айзидә үзен яшәештәге иң бәхетсез кеше, дип санар иде, әгәр дә сәхнәнең икенче башында уктай төбәлгән ягымлы бер карашны тотып алмаса, шул караш хәнҗәр булып йөрәгенә кадалмаса! Шул кадалудан йөрәге гармун күреге кебек кысмаса! Ул караштан үзен көчкә йолкып-аерып, тар коридор буйлап чыгу юлына ашыкты Айзидә. Ләкин күз нурлары өзелергә теләми, шул карашка баткан килеш калды, гүя. Шул караштан аңа әллә нинди илаһи көч иңде, иңнәренә канатлар үсте, сүнгән өметләренә җан өрелде. Аның аяклары җиргә тимәде. Кая барганын да аңламый йөгерде Айзидә. Хәтта Тимерханның артыннан чак җитешеп шапын-шопын чабып кайтуын да сизмәде. «Ярый әле килгәнмен бу шәһәргә. Ярый әле килгәнмен», – дип, шатланып уйлады кыз.

7

Һаваларда оча ике аккош,

Еракларга китә моңнары.

Киләчәккә аккош юлы булып

Китсен безнең яшьлек еллары...

Шушы җырны алар бигрәк тә яратып кабатладылар. Газиз, киң канатларын киереп җилпи-җилпи очкан һавадагы бөркет шикелле каерылып, гармунын тартты. Йөзенә күтәрелеп карарга кыймаса да, үзенең хисләрен гармун күрегеннән өзелеп чыккан һәр авазга, аларны әллә нинди бизәкләргә төреп, кыз күңеленә җиткерергә тырышты. Шул бизәкләр Айзидә күңеленең әллә нинди нечкә кылларына барып бәрелә дә, аларның кайтавазы булып, гаҗәеп матур тавышына үрелеп, сихри моңга әйләнеп, фанилыкка тарала иде. Алар шушы җыр эчендә тәүге кат серле хисләрне тойдылар, кичерешләреннән ләззәт алдылар, яшьлектә генә була торган беренче мәхәббәтнең иң саф ноктасына күтәрелеп, бәхет тәмен татыдылар.

Еш йөри алмады Айзидә мәдәният йортына. Тимерхан белмәгәндә качып-посып, белгән чагында берничә минутка гына эләгә алды ул монда. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә гел бергә булырга, моң дөньясына китеп, яшәештәге проблемаларны онытып, хисләре белән яшәргә тырыштылар. Берберсенә булган яшерен кичерешләрен әйтеп бирү түгел, күзләренә тутырып карарга да кыймадылар.

Газиз: «Соңга калдың бит, әйдә, озатып куйыйм», – дип, сәбәп тапкан булып, Айзидәне озата барганда да, баштарак юлның икесе ике ягыннан атладылар. Кыз капка төбенә кайтып җиткәч кенә, кулларын кысышып саубуллаштылар.

Тимерхан, Айзидәнең һәр хәрәкәтен күзәтү астында тотарга тырышса да, артыгын булдыра алмады – йә эшеннән соң кайтты, йә бөтенләй командировкага китеп барды. Айзидә дә ул өйдә вакытта соңга калып кайтмаска,яисә бөтенләй өйдә генә утырырга тырышты. Ләкин, без капчыкта озак ятмаган кебек, әлеге хәл дә капчыкны тишеп чыкты да, Тимерханны чыгырыннан чыгарды.

Ул көнне мәдәният йортында репетиция соң бетте. Караңгыга калынды. Тимерханның өйдә икәнен белсә дә, Айзидә Газизнең озатып кую тәкъдименнән баш тарта алмады. Чөнки вакыт соң иде. Икенчедән, караңгы да, Тимерхан берни дә күрмәс, дип уйлады.

Ике гашыйк җитәкләшеп төнге тын урамның уртасыннан атладылар. Сөйләшмәделәр, бары тик пышылдап кына яраткан җырларын көйләделәр

Айзидә яшәгән өй тирәсендәге тал төбенә басып саубуллаштылар. «Сау бул», – дип, Газиз оялып кына Айзидәнең иңнәренә кагылды. «Ярар, сау бул», – дип, кыз да, оялып кына, керфекләрен аска төшерде. Гаеп итәрлек берни дә кылмадылар югыйсә.

Ләкин кинәт өермәдәй кайдандыр күтәрелеп чыккан Тимерханны күреп котлары очты.

– Менә ничек, җыр кабатлап йөрисең икән син, Айзидә. Тимерхан зур авырлык белән булса да кыз алдында ярсуын тыярга тырышты.

– Тимерхан абый, мин үзем Газизнең озатып куюын сорадым. – Марш өйгә! – дип, җөмләсен теш арасыннан кысып чыгарды Тимерхан. Айзидә, куркынган мәче баласыдай, капкага ташланды. Ләкин ачык капкадан йөгереп кереп, капка баганасы артына яшеренде дә, тын гына, бу икәүне капка ярыгыннан күзәтеп тора башлады.

– Мин синең белән озак сөйләшеп тормам, яме, молокосос. Тагын бер тапкыр Айзидә янында күрәм икән, үтерәм, белдеңме?! Кара аны, малай! – Тимерхан Газизнең борыны төбендә кулындагы авыр күсәген уйнатты.

– Үтереп кара. Кем соң син, карт җүләр?! Кеше баласына хуҗа булдыңмы? Газиз дә ир-ат белән ир-атча булып, бирешергә теләмәде.

– Әх, син, молокосос. Телең дә озынмы әле синең?! Якын килмә, аңладыңмы?! Үтерәм!

– Синнән сорармын, карт ишәк!

Айзидәнең куркудан күз аллары караңгыланды, тәненә чымырдап салкын тир бәрде, башы әйләнеп китте. Егетләр сугыша иде. Ул, коты алынып, өйгә йөгереп керде дә, чишенергә дә онытып, юрганы астына башы белән кереп чумды. Кызый шулай томаланып күпме ятканын да, ничек йоклап киткәнен дә соңыннан хәтерләмәде.

8

– Сандугачың чыгып оча бит инде. Аңгыра сарык бәрәне кебек, авызыңны ачып йөрсәң, – диде Мөнәүвәрә кадала-чәнчелә чабып кайтып кергән Тимерханга, Айзидә почмагына ымлап.

– Әни, кит моннан, ачуымны китермә. Башкача сүз куертып торырга теләмичә, егет анасы ягына кулын гына селтәде. Аннары, кыз ягына борылып бер-ике адым атлады да, ары табан ни кылырга, ни әйтергә белми аптырап, төртелеп калды.

– Ашыкма әле, Айзидә, ашыкма. Сөйләшәсе сүз бар.

– Минем сезнең белән сөйләшер бер сүзем дә юк, Тимерхан абый. Мин тулай торакка күчәм.

Кызның бу сүзләреннән егетнең башы тумар белән суккан кебек зыңлап китте, кинәт кенә тыны кысылып, каерылган канатлардай ике як иңе салынып төште, аяклары йомшарды. Шыбыр тиргә баткан башыннан кипкесен салып дымлы учларында әвәләргә тотынды Тимерхан. Ни әйтсен соң ул? Ничек алып кала алсын аны бу адымыннан? Хет бикләп куй! Башыннан андый уй да узган иде егетнең. Тик болай да тормышта дөнья яктылыгы күрмәгән Айзидәне кызганды. Аны елатасы, рәнҗетәсе килмәде.

– Айзидә, сиңа ярдәм кирәк булганда, без ярдәм иттек. Әни белән, – дип, алдан әзерләп куйган соңгы чарасына күчте егет. – Хәзер безгә синең ярдәм кирәк.

– Сөйләгез, – диде Айзидә, борылып та карамый, Тимерхан ягыннан үзенә карата бернинди куркыныч та янамасына ышанып.

Ике арада тынлык урнашты. Кыз, битараф йөз белән, һаман әйберләрен төреп чемоданына тутыра бирде. Егет, сүзен ничек башларга белми изаланды.

– Син бит күрәсең, без иске, тузып беткән йортта яшибез, бернинди уңайлыклар юк, – дип башлады егет, үзен дә ышандырмаган, әллә нинди ялган интонация белән. – Тиздән безгә фатир бирергә тиешләр. Менә шул. Син аңлыйсың бит, мин әнине ташлап калдыра алмыйм, берничек тә. Ул карт, авыру. Әгәр дә мин өйләнсәм... миңа зуррак фатир бирәчәкләр, Айзидә. Яңа фатир! Анда син хуҗа булачаксың! Тимерхан әлеге сүзләрне тиз-тиз генә әйтеп салды да, Айзидәнең шушы яңалыкка мөнәсәбәтен күрүдән куркып, күзләрен йомды.

Ике адым гына читтә кәбәркә стенасы артына качып бу икәүнең сөйләшүен тыңлап торган Мөнәүвәрә, улының сүзләреннән авып китә язды. Менә сиңа мә! Вәт шпиун, ичмасам, улы! Нинди матур хәйлә уйлап чыгарган! Улының тапкырлыгы белән горурланып та куйды.

– Сез зур яңа фатир алсын өчен мин сезгә кияүгә чыгарга тиешме? Мин бит сезне яратмыйм. Башкага өйләнегез, Тимерхан абый. Сезне яраткан кызлар күп бит.

– Әйе, өйләнешергә. Һәм безгә фатир бирәләр. Син йә миңа чыгасың, йә башкача беркемгә дә кияүгә чыкмаячаксың, менә шул!

Үз колакларына үзе ышанмый торган Айзидә егеткә борылып карады. Бу юлы Тимерханның йөзендә үзенә карата бернинди дә мәрхәмәт чаткысы күрмәде. Җитди сүз сөйли түгелме соң бу кеше?!

Куркудан, кулына тоткан чемоданы кинәт шапылдап идәнгә төште дә, сатлык рәвешендә капкачын киереп ачып, кызның хәстәрләп җыйган әйберләрен кире идәнгә чәчте. Шушы мизгел Айзидәнең йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Егет сөйләгән сүзләрнең җитди булуына, үзенең мәкер пәрәвезенә килеп эләккәненә инанды.

– Ә аннан соң карарсың. Теләсәң – аерылышырсың.

Айзидә егетне ишетмәде. Аның моңа тиклем булган бар тормышы кинолента сыман, күз алдыннан йөгереп узды да Тимерханның әле генә сөйләгән сүзләренә килеп бәрелеп туктап калды. Нәрсә соң бу?! Нишләп соң аның тормышында изгелек өчен һәрвакыт фаҗига, хәсрәт белән түләргә туры килә? «Әнинең рәнҗешедер», дип уйлады кыз.

– Мин бит алай булдыра алмыйм, Тимерхан абый, булдыра алмыйм. Мин бит сезне яратмаячакмын, – дип пышылдады кыз чарасызлыктан, өметсез, сүнгән тавыш белән. – Сез мине иреккә җибәрсен өчен, ни эшләргә соң миңа? Башка нәрсә сорагыз, зинһар.

– Шушы гына... безнең үтенеч.

«Үтенеч» сүзенә Тимерхан аеруча басым ясап әйтте. Көчләмиләр, үтенәләр генә, янәсе. Аннары, кызның хәсрәтле йөзен күрергә теләми, борылып ишеккә сөялеп басты. Йөрәге, шушы мәрхәмәтсезлеге өчен егетне тукмаган, кыйнаган кебек, бөтен тәнен, җанын дөрселдәтеп какты. Аһ, оятсыз! Ничек яшәр бу мәкере, ялганы белән? Яшәр, яшәр! Айзидә дә күнеп китәр. Ул бит әнә ничек матур итеп яшәде алар белән. Башта елар, аннары бу хәлгә ияләшеп, тагын алар белән бер гаилә булып яшәп китәр, дип, үзен-үзе юатты егет.

– Менә сиңа мә! Елап утыра тагын! Кыл изгелек – көт явызлык. Без бит моны, сиңа яхшы булсын, дип эшлибез, аңгыра кыз. Үскәч аңларсың. Ышанычлы кулга эләккәнең өчен, рәхмәт әйтерсең, игелексез.

Мөнәүвәрәнең бу сүзләре хөкем карарын тормышка ашыручы электр урындыгы белән тиң иде. Ул Айзидәнең тәнен түгел, җанын үтерде.

– Кит, әни! Кем кысылырга кушты сиңа, – дип җикерде Тимерхан. Тик соң иде инде. Сүз бит ул аткан ук кебек. Кире әйләнеп кайтмый. Барып кадала да җанны яралый.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев