Аяклы каза

1976 елның маенда, бер төркем язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар – кыскасы, татарның иҗади киләчәге, Халыкара «Идел» яшьләр лагерена атналык семинарга җыелды. «Казан сөйли» радиосыннан «Репортёр» диктофонын күтәреп, журналист Флүс Латыйпов килгән иде. Минем, 26 яшемдә, I курс студенты икәнемне белгәч (әлбәттә, көндезге бүлектә), әңгәмә корып, «Яшьлек» программасыннан сөйләткән иде. Ярый, хуш, семинарлар үтте, мин дә II курска күчтем. Зиннур Гыйбадуллин белән «Шәле тәрәзәләре» дигән җыр язгач, туп-туры Флүс Латыйповны эзләп киттек. Җыр студиядә Флёра Сөләйманова башкаруында язылды. Ләкин, худсовет расламыйча, аны эфирга чыгармаячаклар икән, Флүс абый озак уйлап тормады, «Репортёр»ын бирде дә: «Бар, Шәлеңә кайтып, тапшыру әзерләп кил», – диде. Шул форсатка сылтап, җырны бөтен татар дөньясына ишеттерә алдык.

«Ком сәгате» романымны «Казан утлары»на тапшыргач, аны иң беренче булып, ул елларда инде «Ишелеп төшкән бәхет», «Бәйсез этләрне атарга», «Хыянәт» романнары белән киң танылган язучы Флүс Латыйфи үзе укыган һәм баш мөхәррир Равил Фәйзуллинга, бу егетне журналга эшкә алырга кирәк, дигән.

Журналист, язучы, милләтпәрвәр Флүс Латыйфиның соңгы утыз елы минем күз алдымда калды. Редакциядә аның 60 яшьлеген (2003) бәйрәм иткән идек. Шул көннәрнең бер фотосын да тәкъдим итәбез. Ул чәчәк бәйләме тоткан килеш арабызда калды.

Тууына 75 ел тулу уңаеннан, Флүс Латыйфиның «Аяклы каза» дигән хикәясен тагын бер тапкыр искә төшерик.

Камил КӘРИМОВ

 

Шәһәр мунчасы. Шау-шу, ыгы-зыгы... Әтиләренә ияреп килгән балачага газлы су автоматы янында мәш килә. Тамагы кипкән Искәндәр автомат янына үтә алмады, дөресрәге, чыр-чу килгән бала-чаганы аралап узуны яхшысынмады.

Гаилә башлыклары малайларының үзара көрмәкләшүенә мыек астыннан гына елмая.

– Бу ташбашыңа күпме инде?

– Унынчы белән бара. Егет булып килә, егет!..

– Әйдә, бәхет-тәүфыйклары белән үссеннәр. Дөнья шулар белән кызык...

– Шулай шул! Әле менә кечесе елап калды, мин дә әти белән барам, ди...

– Барыр. Вакыты җиткәч, әтисе белән дә барыр, әтисеннән башка да...

«Тапканнар сөйләшер нәрсә. Өйләрендә күреп туймаганнардыр, мунчага килеп тә шуларны сөйләмәсәләр». – Чиратының бер урында таптануына ачуы кузгалган Искәндәр аяк астында буталучы бала-чагага каш җыерды.

Шулчак, кемнеңдер үзенә карап торганын сизеп, башын күтәрде. Гадәттә мунчага киелә торган иске җәйге пәлтә кигән, гади ситсы яулыкны маңгаена ук төшереп бәйләгән хатын иде ул. «Ирләр бүлегендә нишләп йөри икән бу?» – дип сәерсенергә генә өлгерде Искәндәр.

Хатын кыенсынып кына эндәште:

– Зинһар өчен, үзегез белән минем малайны да алып керегез әле?..

Хатынның алты-җиде яшьләр тирәсендәге бала җитәкләгән булуын Искәндәр шунда гына күреп алды.

– Юк, юк! Мин озак юынмыйм. Бер генә коенам да чыгам, – диде ул, ризасызлыгын яшереп тормыйча. – Алып керә алмам...

Хатын, нәүмизләнеп, Искәндәрне үзенчә тынычландырырга ашыкты:

– Сез... борчылмагыз. Аңа берни дә кирәкмәс. Үзегез белән чишендереп, бер-ике ләгән су китереп бирсәгез, шул җитәр. Ул сезгә мәшәкать ясамас. Үзе юына ул... Янәшә утыртсагыз... Кашларына кадәр төшкән яулыгы астыннан күренгән, зур булып ачылган зәңгәр күзләрендә ялвару да, өметләнү дә, чарасызлыктан аптырау һәм гаҗизлек тә чагыла иде. Аның халәтен күзләреннән, гәүдә тотышыннан аңлаган, кешенең түбәнсенүен яратмаган Искәндәр хатынны уңайсыз хәлдән коткарырга ашыкты, теленнән рөхсәт сүзләренең ычкынганын да сизмәде:

– Ярар, алайсаң...

Үзе ирексездән уйлап куйды: «Шушы йолкыш кына җитмәгән иде ди миңа!..»

– Йокладыңмы әллә? Нигә кермисең?

Аркасына төртүдән сискәнеп китте. Уйга чумып, чираты килеп җиткәнне дә сизмичә калган икән. Пәрдә артыннан мунчачының карлыккан тавышы ишетелде:

– Следующий...

Ишек яңагына сөялеп баскан һәм әнисе киткәннән бирле бер сүз дә дәшмәгән малай күзләрен тутырып Искәндәргә карады, букчасын бер кулыннан икенчесенә күчерде. «Бу аяклы казадан котылып булмас, ахры».

Үзенә тапшырылган малайга эчтән генә шундый кушамат тагып өлгергән иде инде ул. Әллә соң юынмыйча кайтып китәргәме, дип эче пошып утырган Искәндәр көрсенеп куйды һәм малайның аркасыннан этте:

– Әйдә!

Каен себеркесе, сыра һәм дым исе аңкыган чишенү бүлмәсендә буш урыннар күренми иде. Малайны берәр җиргә урнаштырырмын да котылырмын диебрәк кергән Искәндәр күзләре белән бүлмәне тагын бер кат айкап чыкты. Урын булмаган көйгә керергә чакырган мунчачы картны эчтән генә тозлап-борычлап, җиде буын бабасын искә алып сүгенеп куйды, икенче рәттәге эскәмияләр ягына борылды һәм түр башындагы почмакта әлеге дә баягы малайны күреп алды, теше сызлагандай йөзен чытты. «Аяклы каза» буш эскәмия тапкан, әйберләрен куйган һәм чишенмичә аны көтә иде.

Искәндәр сүзсез генә аның янына килеп утырды, малайдан барыбер котылып булмаячагына үртәлеп, чишенергә кереште, коры гына итеп әйтте:

– Чишен! Өстеңне сал...

Шуны гына көтеп торган малай ипләп кенә күлмәген, майкасын, бераз мыштырданып алгач, чалбарын салды, әнисе әзерләп биргән төргәктән мунчала-сабынын чыгарды.

– Бар, кереп урын ала тор!

Барыбер кичем әрәмгә узды, дип уфтанган Искәндәр үзе керергә ашыкмады. Таш юынгычлардагы урынның бушавын көтеп-эзләп интегәсен белгәнгә, кеше өстендә торып, күз көеге буласы килми иде. Чыгар әле берәрсе! Үзенә тагылган малай турында исә ул инде бөтенләй оныткан иде. Алып керде, эше бетте. Юынып чыгар әле шунда!..

Юыну бүлмәсендә гадәти шау-шу. Мәрмәр вагыннан ясалган тәбәнәк таш эскәмияләргә бәрелеп, калай ләгәннәр шакылдый, чажлап су акканы ишетелә, шушы тавышлар, ир-атның өзек-өзек авазларына кушылып, ниндидер бер тоташ гүелдәү хасил итә, керә-керешли үк башны урап ала. Искәндәргә бу тавыш, мондый гүелдәү таныш кына түгел, хәтта тансык иде. Танышларыннан берәрсе очрар, рәхәтләнеп, арка тиреләре суела башлаганчы чабынырбыз дигән өмет тә юк түгел иде.

Килеп керүгә үк нәкъ ишек төбендәге утыргычта «аяклы каза»ны күреп алды. Ул таш эскәмиягә ике ләгән китереп куярга өлгергән, сабын-мунчаласын таратып ташлаган. Башы аска иелгән. Кабыргалары беленеп торган юка, арык тәненә су тамчысы да тимәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Шулчак Искәндәрнең йөрәге моңарчы булмаган әллә нинди сәер бер авырту белән чеметеп куйды. Күптән, бик күптән мондый хисне татыганы юк иде аның. Кызганумы ул, шушы үтә садә һәм ярдәмгә мохтаҗ, ышанучан җан иясенә ярдәм итәргә теләү идеме – анысын үзе дә аңламады.

– Йә, урын таптыңмы? – дип эндәште моңарчы юньләп сөйләшмәвенә үкенеп өлгергән, шул ук вакытта мәгънәсез сорау бирүен абайлап алган Искәндәр. «Тапкан бит инде, урнашкан. Ахмак! Шушындый сорау бирәләр димени?!» Малай белән ничек сөйләшергә, ничек аңлашырга кирәклеген Искәндәр, чынлап та, белми иде. Бу сиңа ике сүзнең берендә кемнеңдер анасын искә төшереп яисә җилбәзәк хатыннарны аңлатучы канатлы гыйбарәләрне кыстырып сөйләшү, тулай торакның азау ярган мужиклары белән аңлашу түгел шул. Әмма ни гаҗәп, шушы мәгънәсез сорау да малайга җитә калды, ул башын күтәрде һәм, «Әйе!» дигәнне белдереп, рәхмәт тулы күзләрен аңа төбәде. Алары нәкъ әнисенеке икән. Искәндәр бер мизгел эчендә шуларны абайлап өлгерде.

– Әйдә, юыныйк инде, алай булгач!.. Аркаларны ышкышырбыз... Әйтеп бетерүе булды, тагын үз-үзен тиргәп куйды. «Юк инде, бала-чага белән бала-чага булып булмый. Әнә малайлары әүмәкләшкәндә авыз ерып утырган адәмнәргә тагарга кирәк иде моны». Эчтән генә малайның әнисенә төбәлгән, баштан ук аңа әйтергә кирәк булган сүзләрне уенда кабатлады Искәндәр һәм барысына да яңадан кул селтәде. «Ярар, су китереп бирсәм...» Малай урыныннан сикереп төшкән, ләгәнен күтәреп Искәндәрне көтеп тора иде инде. Егет кайнар су белән эскәмияне юып төшерде, пешекләде, җылымса су китереп куйды.

– Әйдә, башла! Мин бераз чабынып чыгам...

«Аяклы каза», ризалыгын белдерептер, беренче тапкыр елмайды, нәзек беләкле кечкенә кулларын суга тыкты. Ә Искәндәр, каен себеркесен култык астына кыстырып, чабыну бүлмәсенә китте. Ишекне ачар алдыннан гына кинәт сизде: үзенә кемдер карап тора кебек иде. Мондый хисне аңлатып булмый. Ул – баш чүмеченең, арка сөякләренең чымырдап китүе шикеллерәк сәер бер тойгы. Борылып карады һәм... ишек янындагы утыргычтан үзенә төбәлгән зәңгәр күзләрне күрде. Малай керфеген дә какмыйча аңа карап тора иде. Ишек ачарга сузылган кулы кире төште, юк, төшмәде, баш биеклегенә күтәрелде дә чакыру ишарәсе ясады. Бусы Искәндәрнең үз ирегеннән башка килеп чыкты бугай. Малай эскәмиядән сикереп тә төште, очынып, чабып-йөгереп, юеш идәннән тая-тая, Искәндәр янына ашыкты.

– Аһ, шайтан алгыры, егылмаса гына ярый инде!.. – дип, уйлаганын пышылдап өлгерде Искәндәр һәм малайны беләгеннән эләктерде. Чабыну бүлмәсенә җитәкләшеп керделәр. «Аяклы каза»га әйтерсең лә җан керде. Ул, әйткәнне дә көтеп тормыйча, ләүкәнең аскы бүлеменә үрмәләде, аякларын асылындырып, менеп тә утырды. Пар эчендә изрәгән, чабыну ләззәтенә чумып ухылдашкан ирләрнең себеркесеннән җилләнгән кайнар һава колакларны өтеп ала. Ләүкә такталары астындагы торбадан сызгырып пар чыга, тынга каплана. Искәндәр бер-ике тапкыр тирән сулады да ләүкәнең иң өстенә менеп басты. Мәтрүшкә кушып үзе бәйләгән каен себеркесеннән, борыннарны ярып, хуш ис таралды, чалт та чолт суккан тавышларга тагын бер аваз өстәлде.

Ир-атлар ах-ух килештеләр, кемдер, йөрәкләнеп: «Давай, парны өстә!.. Тагын... Тагын!» – дип кычкырып җибәрде. Аста утыручы егетләрнең берсе, хәйләкәр елмаеп, кранны соңгы чигенә җиткереп ачты. Тыгыз, куе кайнар бу түшәмгә ыргылды, анда сыешыр урын таба алмыйча, аска таба ургылды. –

Кем малае бу?.. – дип кычкырды эссе парга чыдый алмыйча ләүкәдән төшеп барган ир-атларның берсе.

– Алып чыгыгыз моны, янып үлә бит бала!..

– Аһ, шайтан алгыры! – Чабынган арада бөтенләй онытып җибәргән иде, Искәндәр шунда гына «аяклы каза»ны исенә төшерде. Астагы ләүкәдә кулларын күкрәгенә кушырып, туңгандай бөрешеп утырган кечкенә гәүдәгә таба иелде. Олы зәңгәр күзләр дә аны эзли иде булса кирәк, менә карашлары очрашты, Искәндәр аңа күз кысты:

– Түзеп буламы?

Түшәм астында елтыраган ак тешләргә астан шундый ук җавап килде – «аяклы каза»ның бөтен бите җәелгән, малай рәхәтләнеп авызын ерган иде.

– Бар, чыга тор! – дип кычкырды Искәндәр, ишеккә күрсәтеп. – Юына тор! – Куллары белән юыну хәрәкәтләре ясап алды.

Малай баш чайкады. Бусы «синең белән бергә чыгам» дигәнне аңлата иде булса кирәк.

Шулчак егетнең башына суктылармыни, олы ирләр чак түзә торган эсседә ничек утыра соң бу малай? Кеше баласы ич ул!.. Бер-бер хәл булса... Ләүкәдән сикереп үк төште ул.

Тагын бер кат чабынасы килсә дә, Искәндәр үзен тыеп калды. Җылылыгын чамалап кына ләгәннәргә су тутырды. Аның гәүдәсенең һәр бөгелешен, ничек атлавын, сөйләшүен, ничек елмаюын күңел дәфтәренә сеңдереп утырган малай беренче булып телгә килде:

– Абый, әллә син татармы?

– Әйе.

– Мин дә татар! 

Аның ничектер сузып, «мин дә» дигән сүзгә үзенчә басым ясарга тырышып әйтүендә шушы көчле абый белән бер кавемнән булуга, бер ягы белән генә булса да аңа охшаганлыгына горурлану, беркатлы сөенү ярылып ята иде.

Искәндәр елмаймыйча булдыра алмады, аның юеш сары чәчләреннән сыйпап куйды, икесе өчен дә уртак телгә – туган телгә күчте. Бу телгә күчү рәхәт иде, тансык иде. Теш арасында буталып, тел очында әйләнгән теге паразит сүзләр бу телдә кирәк түгел, алар юкка чыга, балалар белән сөйләшү нәкъ шушы телдә булырга тиеш икән бит!

– Исемең ничек синең?

– Азат! Ә синең?..

– Мин Искәндәр абыең булырмын. Йә, үскәнем, әйдә, юынып җибәрик әле. Юкса кызлар яратмас үзебезне.

– Яратмасынна-а-ар, – дип сузды малай.

– Мин дә аларны яратмыйм.

– Менә тагын... Нигә?

– Алар елак!..

– Ә кемне яратасың соң син?

– Әниемне яратам, әби-ем-не-е...

– Тагын?..

Азатның күзләрендә моң, зурларча җитдилек тоеп, Искәндәр үзенең урынсызрак сорау бирүен аңлап алды. Малайның башы акрын гына аска иелде. Үзеннән тагын нинди җавап көтелүен ул бик яхшы аңлый иде булса кирәк. Ул кулларын озаклап сабынлады, юка тиресе аша кан тамырлары беленеп торган ябык гәүдәсен сыйпап юарга кереште. Көчле абыйның үзенә карап торуын сизгәч, бик җитди итеп аңлатып бирде:

– Мине әбием шулай юындыра.

Искәндәрнең күңелендә ниндидер бер кыл тартылып өзелгәндәй булды, туган авылы, гомерендә бер тапкыр да күтәрелеп кешегә авыр сүз әйтә белмәгән ак йөзле әбисе күз алдына килде. Нәни чагында үзенең дә әбисе белән мунчага йөргәннәре, аның назлап кына, ипләп кенә чабындырганы исенә төште. Кечкенә малайның бер сүзе хәтер чоңгылларында мәңгелеккә күмелгән дип исәпләнгән, моңарчы уйланмаган, әллә нинди үтә якын, үтә дә газиз истәлекләрне яңартты.

– Их, син...

Искәндәр, малайның кулыннан мунчаласын алып, мул итеп күбекләде дә аңа ничек тотынырга белмичә, аптырап, як-ягына каранды. Әнә башка аталар малайларын эскәмиягә менгереп яткырганнар, шау күбеккә батырып, кычкыртып мунчала белән ышкыйлар. Алсу тәннәре генә ялтырап тора бахырларның. Искәндәр бер үзенә, бер «аяклы каза»га күз төшерде дә тәвәккәлләде: кочаклап, малайны эскәмиягә бастырды, иңсәсеннән тотып, мунчала белән аркасын, беләкләрен ышкып юарга кереште. Башкалар кебек шырыйлап кычкырмады малай. Ул сүзсез иде, бу мизгелләрне хәтеренә мәңгегә сеңдереп калдырырга теләгәндәй, күзләрен йомган, тавышсыз гына мышкылдый иде. Аркасын юып бетерде, үзенә каратып борды, кинәтрәк тотындымы – егылып китә язган малай ике куллап аның муеныннан кочып алды. Шул чакта әллә нәрсә булды, Искәндәрнең бугазына төер килеп тыгылды, сабын күбеге чәчрәдеме – күзләре ачытып-ачытып яшьләнде. Бу минутларда аңа шушы ябык, бөтен барлыгын аңа ышанып тапшырган, аңа сыенган «аяклы каза»дан да кадерлерәк нәрсә юк иде сыман. Аның көче, шыгырдап торган мускулларындагы гайрәт кемгәдер кирәк икән бит, моңарчы үзе белмәгән кемнедер яклау таянычы, арка терәге булу хисе котылгысыз дулкын булып күтәрелә, шушы ярдәмчесез җан иясе өчен утка-суга керергә әзерлеген күрсәтергә чакыра иде кебек.

Әле генә ничек тотынырга белмәгән арык гәүдә хәзер куркытмый да, берәр җирен авырттырырмын дип шикләндерми дә иде. Искәндәр малайны душ астында коендырды һәм, култык астына мәче баласыдай кыстырып, җиңел хәрәкәтләр белән чишенү бүлмәсенә алып чыкты.

Мунчага кергәндә үртәлеп утырган бала-чагага, басынкы гына елмаеп аларны күзәткән ир-атка хәзер бөтенләй башка күз белән карый башлавын ул үзе, әлбәттә, сизми иде. Алар янәшәсендә чишенгән ир дә яңа гына чыккан, күрәсең. Тәненнән бөрчек-бөрчек тир ага, аркасына, ботларына ябышкан себерке яфракларына да игътибар итмичә, кечкенә малае белән әвәрә килә. Утыргычка тастымал җәеп аны бастырган да: «Әй шәп тә булды! Чәп-чәп иттек...» – дип сөйләнә-сөйләнә, тәнен корыта. Менә икенче тастымалга төреп утыртты, киемнәр арасыннан пыяла савыт тартып чыгарды:

– Менә хәзер карлыганлы чәй эчеп җибәрәбез дә өйгә – әниең янына... Сагынып беткәндер инде. Ие бит?! Коймак пешереп көтә торгандыр.

Искәндәрнең үзенә карап-карап алуын сизеп булса кирәк, борылып Азатка ишарәләде:

– Улыңа чәй алып килмәгәнсең икән. Мунчадан соң минеке бер банканы эһ тә итми...

– Зыян юк. Чыккач, без газлы су эчәбез. Иеме, Азат, – диде Искәндәр, бер дә исе китмәгәндәй.

Букчасыннан киң, озын тастымалын чыгарды, малайны төреп утыртты да пинжәк кесәсеннән сигарет алды. Аны бармаклары белән йомшарткалап, авызына капты, шырпы сызар алдыннан кылт итеп кайдадыр укыганы искә төште: «Тәмәке төтене балаларга аеруча зарарлы!» Үзалдына көлемсерәп, читкә, тәмәкечеләр өчен өчпочмаклап куелган буш эскәмияләр янына китеп барды.

«Улың!» Күршедәге ир әйткән сүзнең мәгънәсе зиһененә әле яңа гына барып җиткән иде аның. «Улың!.. Улым! Минем малай!» Теле сүзсез генә шул үтә тылсымлы сүзләрне кабатлады: «Улым! Улым!» Ничек моңарчы белмәде икән, җир йөзендә моннан да матур, моннан да мәгънәле, якын, кадерле бүтән сүз бар микән?! Юыну бүлмәсендәге халәте кабатланды, бугазына утырган төер тәмәкесен юньләп тартырга ирек бирмәде, буйдаклар ятакханәсендә сигез еллап торып катып беткән күңеле йомшарган, балавыздай сыгылырга әзер иде.

Киенеп чыктылар. Әле генә кояштай балкыган малай сүрән генә елмайды, йөзенә өлкәннәргә хас җитдилек кайтты. Үзенең учында кечкенә, җылы кул тоюдан рәхәт бер горурлык кичереп атлаган Искәндәрнең аны тагын елмайтасы, рәхәтләндереп көлдерәсе, нәни йөзеннән әлеге җанга авыр җитдилекне алып ташлыйсы килә иде.

– Ә хәзер, әйдә, туйганчы су эчик! – диде ул, тавышына шаянлык, шуклык өстәргә тырышып. Тик сүзләре ясалма килеп чыкканын үзе дә сизде. Кесәсендә аунап йөргән ике өч тиенлекне эзләп тапты, берсен автомат ярыгына төшереп җибәргәч, ширбәт агып бетүгә, стаканны читкә алып торды һәм, малайларча мутланып, Азатка күз кысты, икенче бакырны ташлады. Малайларның ике ширбәтле су эчәргә яратуын ул белеп өлгергән иде инде.

Азат, стаканны авызына китергәнче, Искәндәргә күтәрелеп карады.

– Ә үзең... эчәсеңме?..

– Мин соңыннан, – диде Искәндәр.

Бүтән бакыр акчасы юклыгын белсә дә, кесәләрен капшаган булды. Аның һәр хәрәкәтен күзәткән малай буш стаканны автоматка куйды һәм, тез башлары бүлтәеп чыккан сары вельвет чалбары кесәсеннән өч тиенлек табып, Искәндәргә сузды.

– Менә, әнием биргән иде...

Искәндәр тагын су агызды.

– Юу-у-ук! Мин бүтән эчмим... Ә-ә...

Малай ниндидер сүзне әйтеп бетермәде, әллә тотлыкты – бите алсуланып китте, зәңгәр күзләре озын, куе керфекләре арасына кереп поскандай тоныкланып калды. Искәндәрнең йөрәге дерт итеп китте. Нигә тотлыкты соң әле ул? Ни булды? Әллә... Тамагыннан су үтмәде Искәндәрнең. Мунчаның алгы ягында кеше аз иде. Стена буена тезелгән урындыкларда берничә карчык кына гәп куертып маташа. Азат тиз генә залга күз йөгертеп чыкты, йөзеннән ниндидер караңгы күләгә узгандай булды. Икесе дә, бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар.

– Ярый, Азат, мин китим инде. Сау бул! Искәндәрнең олыларга биргәндәй сузган учына малайның кулы теләр-теләмәс кенә ятты. – Сау бул, – диде ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

– Хуш! Киттем...

Кай арададыр үзенә якын, кадерле булып өлгергән бу малайдан аерылу Искәндәргә авыр иде. Китәсе килми, аның белән җитәкләшеп, нәрсә турында булса да сөйләшә-сөйләшә, бергәләп урамнардан атлыйсы иде!.. Мондый сәер халәттән котылу өчен, кырт борылды да эре адымнар белән ишеккә таба атлады. Тик соңгы тапкыр малайны тагын бер кат күреп каласы, үзендә моңарчы барлыгы да беленмәгән хисләр өермәсен кузгаткан кечкенә кешене хәтеренә сеңдерәсе килү теләге аны тукталырга мәҗбүр итте. Хатыннар янындагы буш урындыкка чүмәшкән малай көзге яңгырда күшеккән чыпчык баласын хәтерләтә иде. Менә карашлары очрашты. Малай кыяр-кыймас кына Искәндәргә якынлашты, хуҗасының күзенә карап әмер көткән тугрылыклы эт мисалында сүзсез басып калды. Тын гына тордылар.

– Әнием миңа шушында көтәргә кушты, – диде, ниһаять, малай акрын гына.

– Ярый, Азат, син көт инде!

Искәндәрнең аның башыннан сыйпыйсы, кочаклап юатасы килеп китте. Ләкин үзен тыеп калды... ишекне акрын гына ачып, урамга чыкты. Шәһәр өстендә кичке утлар кабынган. Тагын да җиләсләнә төшкән. Мунчадагы эсседән соң, Искәндәрнең бөтен тәне әллә ничек куырылып килгәндәй булды. Ул якаларын торгызды да, якынаеп килүче трамвай утларын күреп, тукталышка ашыкты. «Иртәгә таң белән юлга чыгасы! Алда – бер айлык командировка!» Шәһәр урамнарындагы кичке тормыш аны яңадан көндәлек мәшәкатьләренә кайтарды.

Трамвайның ишекләре ачылды, килгән шәпкә сикергән Искәндәрнең миеннән яшен тизлеге белән бер уй йөгереп узды: «Бер айга бит! Тоташ бер айга!..» Инде ябыла башлаган ишекләрне үз-үзен белештермичә көч белән каерып ачты да яңадан төнге утлар балкыган урамга килеп төште. Трамвай йөртүченең «Хулиган!» дип кычкырып калуы да, тукталыштагы кешеләрнең шелтәле баш чайкавы да аңа хуплау гына булып тоелды. Эре-эре атлап, яңадан мунчага таба китеп барды.

1987 ел

Флүс Латыйфи

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 сентябрь 2021 - 12:22
    Без имени
    Утэ дэ йорэккэ керердэй !