Ата белән ханбикә (тарихи хикәя)

Әшрәф Баба өеннән Сөембикә нык дулкынланып, хәтта ниндидер күңел очынуы

белән чыгып китте. Зыялы картның сөйләгәннәре аңа шундый көчле тәэсир

итте, менә ул хәзер Сарайчык урамыннан атлый, ә күзләре йорт-каралтыларны,

коймаларны, сирәк-мирәк очраган кешеләрне дә күрми сыман. Башында бер-

берсен узышып, хәтта бер-берсен бастырып китеп уйлар, уйлар йөгерешә. Гүя ул

яңа дөньяга аяк баскан, гүя аның алдында ниндидер офыклар ачылып киткән дә ул

таныш булмаган җиргә килеп кергән. Картның нугай кауменең борынгы тарихын,

Эмба, Җаек буендагы далаларга Аму-Дәрья, Бохара якларыннан урау юллар узып

күчеп килүен, мәҗүсилектән аерылып, ислам динен тота башлавын сөйләве,

рәсүлебез Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен тәрҗемә итеп аңлатып утырулары

Сөембикәнең күзен ачты. Картны тыңлый-тыңлый, ул үзен бөтенләй икенче

кешедәй хис итә башлады. Моңарчы күпме нәрсәләрне белми яшәгән икән...

Ул бит ундүрт яшендә, туган иленнән аерылып, татар мәркәзе Казанга килен

булып төште. Көтмәгәндә Казан ханбикәсенә әверелде. Кыз чагында, Сарайчыкта

атасы Йосыф мирза йортында яшәгәндә, нигездә дин сабагы алды, җәй җиткәч,

туганнары белән иркен җәйләүләргә чыгып китте, үз халкының матур җырларын,

риваятьләрен тыңлап үсте. Тик риваять чын тарих түгел шул. Ә аның, ханбикә

исемен йөрткән затның, үз халкының чын тарихын бик беләсе килә иде. Моны

белмәү аңа килешми генә түгел, ә зарури икәнне ул инде күптән төшенде. Шул

хакта еш уйлана иде. Әмма ватаны ерак, ул унөч ел Казан ханбикәсе сыйфатында

татар мәркәзендә яшәде. Шундагы катлаулы тормыш эчендә кайнады.

Менә көтмәгәндә вазгыять үзгәрде дә куйды. Ире Сафагәрәй хан Нугай Урдасы

башкаласы Сарайчыкка кайтып төшәргә мәҗбүр булды. Казанда шушы кыш

башында Сафагәрәйгә каршы фетнә кузгалды. Ханның иминлегенә куркыныч

яный башлады. Аларга бөтен гаиләләре белән Казанны ташлап чыгарга туры

килде. Шулай Сафагәрәй тәхетен югалтты. Хәзерге көндә менә атасы Йосыф

мирза йортында яшәп торалар. Сафагәрәе нугай гаскәре белән барып, Казанда

тәхетен кайтарып алмакчы. Шул хакта сөйләшүләр алып бара. Сөембикә

Сафагәрәйнең тәхетне кайтарып алачагына бөтен күңеле белән ышана, бу хакта

бер шиге дә юк. Ул моңа вакытлы бер кыенлык дип кенә карый.

Сөембикә дә, Сафагәрәй белән Сарайчыкка кайткан башка хатыннары да

монда күпме торасыларын белми. Менә бүген зыялы карт Әшрәф Баба янында

булып, күпме яңа нәрсәләр ишетте. Башларың әйләнерлек. Ул әле атасыннан

да күп нәрсәләр сорашачак. Туган җиренә кайту форсатыннан тулысынча

файдаланып калырга тырышачак.

Атасы Йосыф мирза йортына килеп җитәрәк ул, ниһаять, үзен кулга алды.

Тәбәнәк капка баганасына тотынып бераз уйланып торды, өйгә ул тынычланып,

берни булмагандай кайтып керергә тиеш. Сөембикә сораштыручыларга артыгын

сөйләмәскә булды. Әшрәф Баба сөйләгәннәр сер булып калырга тиеш иде. Ул

күңел дөньясын кемгә дә булса ачарга җыенмый, ни кичергәннәрен сөйләсә,

дөрес аңламыйча, аңа сәерсенеп карый башлаулары да бар.

Сөембикәөйгә елмаеп-көлеп, шат йөз белән килеп керде. Биредә төшке ашка

әзерләнәләр иде. Әнисе Акбикә ханым, башка хатын-кызлар янәшә куелган

тәбәнәк ике өстәл тирәсендә кайнашалар, өйдәгеләргә Сафагәрәй хатыннары

да килеп кушылгач, берөстәл генә тар була башлаган иде. Шуңа күрә ике

өстәлне кушып тәгам җыю гадәткә кереп китте. Барысы да урнашып беткәч,

иң соңыннан өстәл башындагы күн мендәргә Йосыф мирза үзе килеп утырды.

Кулларын күтәреп бисмилла әйткәч, өстәлгә тезелгән нигъмәтләргә керештеләр.

Монда вак итеп туралган сарык ите шулпасында ачы камырдан пешерелгән

хинкал, нугай пилмәне касык бөрек, бавырсак, токмачлы аш, тары боткасы,

киптерелгән сайгак ите һәм башка нугай ризыклары бар иде.

Сафагәрәй хан белән өлкән хатыны Фатыйманы атасы Шәех Мамай биләргә

кичә кунакка алып киттеләр. Анда куна калганнар, төшке ашка әле кайтып

җитмәгәннәр иде.

Тәгам җыеп утырганда, сүз артыннан сүз чыгып, Йосыф мирза Сөембикәдән

сорап куйды:

— Син, кызым, бүген Әшрәф Баба янына барып кайткансың икән. Ничек

соң, Әшрәф Баба исән-саумы?

— Аллага шөкер, атаем, әлегә саулыгына зарланмый.

— Ниләр сөйли соң?

— Ул миңа Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен тәрҗемә итеп утырды. Бик

укымышлы карт икән.

— Укымышлы гына түгел, ул бездә бердәнбер, — дип өстәде Йосыф мирза.

— Бохараның үзендә дә аның белән тиңләшерлек кеше юк, диләр. Берәр

моназарада катнашса, дин әһелләрен гел җиңеп чыга икән, зиһене, сөйләү

осталыгы искиткеч дип сөйлиләр.

— Шуңа күрә аны яратып бетермиләр, ахры.

— Нишләп алай дисең? — дип сорап куйды Йосыф мирза.

— Үз сүзеннән чыгып әйтүем. Бохарада фәкыйһләр белән дини мәсьәләләр

буенча сүз кузгаткан идем, килешмәделәр. Дошманга әйләндем, ди.

— Булыр, булыр, бик туры сүзле затлардан ул.

Өстәл янындагылар ата белән кыз арасында барган сөйләшүне игътибар

белән тыңлап утырдылар. Сафагәрәй ханның башка хатыннары Сөембикәнең

шулай иркен фикер йөртүенә көнләшеп тә куйдылар. Хәер, Сөембикә үз өендә,

үз атасы белән сөйләшә. Бу табигый. Кемнән тартынып торсын соң ул. Әмма

барыбер көнләшү дигән нәрсә күңелләрендә төер булып утырып калды.

Сөембикәнең анасы Акбикә ханым табындагыларны гел кыстап, әле бер,

әле икенче ризыкны тәкъдим итеп торды:

— Менә монысыннан авыз итегез, — дия-дия, күбрәк Сафагәрәй хан

хатыннарын сыйларга тырышты. Ни дисәң дә, алар үз өйләрендә түгел, инде күпме

үтүгә карамастан, әле һаман кунаклар санала. Аларга аерым ихтирам, хөрмәт

кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Йосыф мирза йортында алар үз кеше булып, җәелеп

яшәп китә алмадылар, үзләрен ничектер кысынкылыкта яшәгәндәй хис итәләр

иде. Түземсезлек белән Казанга кайтып китү көнен көтәләр, Сөембикә дә аларның

бу халәтен ничек үзгәртергә белми иде. Ул туган йортында, атасы-анасы, ир һәм

кыз туганнары арасында үзен бик иркен тота, еш кына карынында үсә башлаган

баласы турында уйлый һәм язмышына тагын бер сөенеп куя.

Ашап-эчү тәмамланганнан соң, хатын-кызлар табындагы нигъмәтләрне җыя

башладылар. Йосыф мирза да киенеп ишегалдына чыгарга җыенып тора иде.

Шулвакыт Сөембикә аның янына килде:

— Атаем, минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар иде. Кайчан вакытың

булыр икән? — дип сорады.

Йосыф мирза кызына игътибар белән карап алды. Моңарчы Сөембикә бөтен

мәсьәләләрне анасы белән хәл итеп килде. Бу Йосыф мирза өчен яңалык иде.

Димәк, гади сүз түгел, дип уйлап алды ул hәм Сөембикәгә:

— Кызым, хәзер минем ашыгыч эшләрем бар. Иртәгә иркенләп сөйләшербез,

яме, — диде дә тышкы ишеккә юнәлде.

Иртәгесен Йосыф мирза Сөембикәне эш бүлмәсенә үзе чакырып алды.

Каршысына утыртты да, ягымлы караш ташлап:

— Йә, кызым, миңа нинди сүзең бар иде? — дип, урынына җайлашып

утырды һәм аны тыңларга әзерләнде.

Сөембикә сүзне нәрсәдән башларга икән дип беравык уйланып торды да:

— Атаем, кичә Әшрәф Баба белән сөйләшкәндә, ул мангыт бабаларыбызны,

Мангыт Йортын телгә алып узды. Без бит нугай халкы саналабыз, ә илебез

Нугай Урдасы дип атала. Без ничек башта мангытлар булып, аннан нугайларга

әверелдек соң? Бу ничек килеп чыкты?

Кызының соравы гади сораулардан түгел иде, Йосыф мирза аңа гаҗәпсенеп

карап куйды. Менә нинди сораулар кызыксындыра икән аның ханбикә кызын.

— Кайдан килә мондый сораулар синең хатын-кыз башыңа, кызым? Шактый

катлаулы сорау бирдең бит әле син. Аңа бер-ике сүз белән генә җавап таба

торган түгел, — диде ул, тагын да аптырый төшеп.

— Халкыбызның тарихын беләсем килә, атаем. Казанда миңа еш кына

зыялылар, галим-голяма белән аралашырга туры килә. Үз халкыңның тарихын

рәтләп белмәү, бер яктан, ят булса, икенче яктан, ханбикә дәрәҗәсендәге затка

киңрәк фикер йөртергә ирек бирми.

Йосыф мирза уйга чумып ханбикә кызына карап торды. Ул аны беренче

кат күргәндәй булды. Үзгәргән, бик нык үзгәргән икән аның сөекле кызы бу

елларда. Ә ул аңа элеккечә һаман баласытып карый.

— Кызым, бу сорауга җавап бирүөчен, безгә мәшһүр Алтын Урда мәмләкәте

тарихына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Алтын Урданың уң һәм сул кулга

бүленгәнен сиңа сөйләп торасы юктыр. Син аны беләсең. Уң кулга кергән

далалар Иделдән уң якта җәелеп ятсалар, сул кулга Иделдән сул якта, кояш

чыгышында урнашкан җирләр кергән. Мәмләкәтнең сул кулына кергән

җирләрне икенче төрле Күк Урда дип атап йөрткәннәр. Менә шул Күк Урдада

элегрәк заманда Ырыс хан углы Тимер Мәлик хан хөкем сөргән. Ханның иң

тәҗрибәле һәм ышанычлы киңәшчесе Балтачык би булган. Ә Балтачык бине

кем дип беләсең, кызым? — дип сорап куйды Йосыф мирза.

— Белмим шул, атаем. Беренче ишетүем.

— Белмибез шул тарихны, белмибез. Нугайларда чынлап торып тарих белән

кызыксынучылар әлегә юк дәрәҗәсендә. Ярар, әйтсәм әйтим инде: Балтачык

би Идегәй бабабызның атасы булган бит. Менә хәлләр ничек тора. Зирәк зат

буларак, ханнарда киңәшче сыйфатында хезмәт иткән ул... Ә хәзер тарихи

манзара киңрәк күз алдына килеп бассын өчен, көньякка, Сыр-Дәрья белән

Аму-Дәрья елгалары арасында урнашкан Мавараеннәһер дәүләтенә күз салыйк.

Мавараеннәһердә Аксак Тимер атлы көчле һәм гаярь әмир хөкем сөргән,

ара-тирә Күк Урда калаларына хөҗүм итеп торган. Ул элегрәк Күк Урдада

хакимлек иткән Ырыс ханнан качып килеп сыенган Туктамыш атлы угланны

да үз сәясәтендә бик оста файдаланган. Туктамыш углан ханнар нәселеннән

булганга, Аксак Тимер аңа гаскәр биреп, Күк Урда җирләренә яуга йөрткән.

Бераздан хәтта хан дәрәҗәсенә күтәргән. Кул астыңда үзең үстергән, үзең тәхеткә

утырткан тыңлаучан хан булуның нинди отышлы нәрсә икәнен Аксак Тимер

яхшы аңлаган. Шуңа күрә Туктамышка гел ярдәм итеп торган.

Йосыф мирза урыныннан торды, кулларын билендә кушырып, бүлмә буенча

йөренә башлады. Күрәсең, йөренеп сөйләү аңа җиңелрәк иде булса кирәк. Ул

сүзен дәвам итте:

— Әйтергә онытканмын, бу вакытта Идегәй бабабыз да Туктамыш хан белән

яуларга йөргән. Ә атасы Балтачык би каршы якта, Тимер Мәлик ханда хезмәт

иткән. Шулай вакыйгалар агышы ата белән улны капма-каршы якка куйган...

Күк Урда калалары өчен барган бәрелешләрнең берсендә Аксак Тимер әмерен

үтәп йөргән Туктамыш хан җиңүгә ирешә, хәтта Тимер Мәлик ханны да, аның

киңәшчесе Балтачык бине дә әсирлеккә төшерә.

— Идегәй бабабыз атасы Балтачык бине коткарып кала алганмы соң? — дип

сорады Сөембикә.

— Юк шул, кызым, коткарып кала алмаган. Бөтен фаҗига да шунда. Ул бит

әле бу вакытта Туктамыш ханның бер нөгәре генә булган.

— Үтергәннәрмени Балтачык бине? — дип, хәвеф белән сорап куйды

Сөембикә.

— Бу хәл болай була, кызым. Туктамыш хан Тимер Мәлик ханда хезмәт

иткән Балтачык бинең зур акыл иясе, дәүләт эшләрендә үтә дә тәҗрибәле,

идарә эшләрендә файдалы зат булуын белә, аны үз ягына аударырга тырыша.

Ул болай ди: «Әгәр дә мине үзеңнең ханың дип танып, бигать бирсәң, ягъни

ант итсәң, гомереңне саклап калу гына түгел, чал башыңнан бер чәч бөртеге

дә төшмәс. Бу очракта мин сине үземнең якын кешем итеп идарә эшләренә

билгеләрмен», — дип ышандыра Туктамыш хан. Беләсеңме, моңа каршы

Балтачык би аңа ни дип җавап биргән: «Тимер Мәлик хан исән чакта мин

абруйлы әмир булып яшәдем. Хәзер кулларым бәйле булмаса, сине ханым

тәхетендә күргән бу күзләремне чокып чыгарыр идем. Әгәр дә миңа изгелек

кыласың килсә, башымны чабып өзәргә боер, башымны — ханым башына,

гәүдәмне аның гәүдәсенә каплап куярга куш. Аның асыл гәүдәсе болай кадерсез

килеш ятарга тиеш түгел», — ди. Ягъни тугры йөрәкле Балтачык би хыянәт

юлына басмаячагын Туктамыш ханның йөзенә бәреп әйтә. Әлбәттә, бу Балтачык

бинең соңгы сүзләре була. Ул шунда ук кылычтан үткәрелә.

Бу вакыйга Сөембикәне тәмам тетрәтте. Ул, кулларын күкрәгенә кушырып:

— Моны хәтта күз алдына китерүе дә куркыныч, — дип калтыранып куйды.

— Атасының үтерелүен күреп тору ничек авыр булгандыр Идегәй бабабызга.

Йөрәге ничек түзде икән?..

— Әйе, кызым, Идегәй бабабызга үз гомерендә бик күпне күрергә туры

килгән. И-и, аны сөйли башласаң...

— Әшрәф Баба әйтә, Идегәй бабабыз — Мангыт Йортына нигез салган зат

ул, ди.

— Дөрес әйтә Әшрәф Баба. Идегәй бабабызның халкыбызөчен кылган изгелекләре

санап бетергесез. Халык шуңа күрә аны онытмый, аның турында дастаннар чыгара.

— Атаем, Идегәй бабабызның Алтын Урда мәмләкәтендә бик зур дәрәҗәләргә

ирешүе билгеле. Бу ничек булган соң? Шул хакта сөйләгез әле.

Йосыф мирза кабат үз урынына барып утырды. Тәрәзә яктысына карап

байтак уйланып торды:

— Кызым, бу хәлләргә барып җиткәнче әле бик күп вакыйгаларга тукталып

узарга кирәк. Әйтеп торам бит, Идегәй бабабызның тормышы бик катлаулы

булган, дип. Анда көтелмәгән борылышлар күп. Барысын да искә төшерү җиңел

эш түгел. Син мине ашыктырма, яме.

— Гафу ит, атаем, — диде Сөембикә һәм тыныч кына тыңларга әзерләнде.

Йосыф мирза карашын тәрәзәдән кызына күчерде дә дәвам итте:

— Атасы Балтачык би үтерелгәннән соң да Идегәй бабабыз Туктамыш

ханда хезмәттә кала. Ниләр кичергәнен бер үзе генә белгәндер. Әмма тормыш

итәргә, яшәргә кирәк. Күктә — Аллаһ, җирдә — хан, дигәндәй, кайвакытта

адәм баласына, тешен кысып булса да, тормыш шартларына яраклашырга туры

килә. Әйтергә кирәк, Идегәй бабабыз батыр йөрәкле, искиткеч сәләтле, үтә

сизгер, зирәк һәм тапкыр телле, төскә-биткә чибәр кеше булган. Ул кешеләр

белән бик тиз уртак тел таба белгән. Шушы сәләтләре аркасында Туктамыш хан

хезмәтендә ул тиз күтәрелгән, хан аңа җаваплы эшләр йөкли башлаган... Әйе,

Туктамыш хан Күк Урдада байтак еллар сугышлар алып бара, анда төп көчкә,

Күк Урданың иң көчле ханына әверелә. Әлбәттә, аңа Аксак Тимер дә ярдәм

итеп тора, чөнки ул күп эшләрен фәкать үз канаты астында үскән Туктамыш

хан кулы белән башкара. Туктамыш хан аның кулында бер коралга әверелә.

Күк Урдада тәмам ныгып җиткәч, ә бу шактый елларга сузыла, Туктамыш хан

күп көч белән Идел буена, Алтын Урданың мәркәзе Сарай каласын яуларга килә.

Әлбәттә инде, бу елларда Идегәй бабабыз да аның белән көрәшләрдә катнаша.

Ахыр чиктә, Алтын Урдада барган эчке низаглардан файдаланып, Туктамыш хан

Сарай ханнарының алтын тәхетенә утыруга ирешә. Шулай итеп, кайчандыр Аксак

Тимер йомышында йөргән углан Алтын Урданың абруйлы ханына әверелә. Аксак

Тимер оясында канат ярган кошчык бөркеткә әйләнә. Идегәй бабабызга да тәхет

тирәсендә дәрәҗәле урын табыла, өстәвенә Туктамыш ханның кызына өйләнеп,

аның ышанычлы кешесенә әверелә. Хан кадерле киявенә мәмләкәтнең сул кул

гаскәре белән идарә итүне тапшыра. Менә шулай Идегәй бабабыз мәмләкәттә зур

гаскәр белән идарә итүче абруйлы зат булып китә. Бер караганда, шундый биеклеккә

күтәрелгәнсең икән, тормыш-яшәешнең рәхәтен күреп, аннан ләззәт табып яшә дә

яшә, ләкин Идегәй бабабыз башкарак кеше булган шул. Тарих шуны күрсәтә.

 

Йосыф мирза тагын уйга калды. Терсәге белән өстәлгә таянып, башын

читкә борыбрак беравык тын гына утырды. Ул Идегәй бабасының моннан соң

үткән катлаулы тормышы турында уйлый иде. Аны кызына сөйләргәме, юкмы

— шул хакта уйлый иде ул. Бик тирәнгә кереп кителмәсме, кызына боларны

белү кирәкме, дип, алда ни сөйләячәген хәл итеп утыра иде. Ниһаять, ул бер

карарга килде: барысын да сөйләп бирәчәк, аның кызы гади кыз түгел — Казан

ханбикәсе, катлаулы сәясәт дөньясында яши, ул барысын да белергә тиеш.

Бәлки, бу вакыйгалардан берәр гыйбрәт алыр, кирәге чыгып куяр.

— Кызым, мин сиңа әйтергә онытканмын. Күк Урдада Туктамыш хан тарафыннан

үтертелгән Тимер Мәлик ханның Тимер Котлык атлы углы кала бит. Тимер Мәлик

хан Идегәй бабабызның апасына өйләнгән була. Тимер Котлык шул никахтан туган

бала инде. Кыскасы, бу баланы Идегәй бабабыз бик ярата, аңа җил-давыл тидермичә,

күз карасы кебек саклый. Беренчедән, ул аның туганы, икенчедән, хан углы.

— Атаем, гафу ит, тагын бер сорау бирмичә булдыра алмыйм, — диде

Сөембикә.

— Нинди сорау, кызым?

— Туктамыш хан Идегәй бабабызның атасы Балтачык бине дә, яшь

углан Тимер Котлыкның атасы Тимер Мәлик ханны да җәзага тартучы бит?

Сөйләгәннәреңнән шул килеп чыга...

— Фәкать шулай, кызым. Бу соравыңны биреп, син минем эшне шактый

җиңеләйттең бит әле, — дип сокланып Сөембикәгә карап куйды Йосыф мирза.

— Чыннан да, алар икесе дә Туктамыш хан әмере белән үтерелә. Менә шуннан

чыгып үзең уйлап кара — Идегәй бабабыз белән Тимер Котлык углан аталарын

үтерткән Туктамыш ханга карата алар нинди мөнәсәбәттә булганнар. Шик юк,

алар бу фаҗигане һич тә онытмаганнар. Әлбәттә, үз мөнәсәбәтләрен тыштан

белдерә алмаганнар. Бу — хәтәр нәрсә. Ә эчтән алар Туктамыш ханга карата үч

саклаганнардыр, дип уйларга кирәк. Монысы шик калдырмый. Әйтергә кирәк,

Идегәй бабабыз хан нәселеннән булган Тимер Котлыкка зур өметләр баглап яши.

Бераз үскәч, аны бит Алтын Урда тәхетенә дә чыгарып булачак. Берәү дә каршы сүз

әйтә алмаячак. Тимер Котлык — хан углы, теләсә нинди тәхеттә утырырга хакы бар.

Һәм Идегәй бабабыз Туктамыш ханны тәхеттән төшерүөчен үз тирәсенә әкренләп

фикердәшләр тупларга керешә, өстәвенә бу вакытта Туктамыш хан берничә җиргә

яу йөреп, аннан җиңелеп кайта. Сарай аксөякләре аның булдыксызлыгын күрәләр,

канәгатьсез кешеләр арта, ханның абруе төшә башлый.

Мин инде әйткән идем, Идегәй бабабыз Тимер Котлыкны күз карасы

кебек саклый, дип. Зирәк һәм барысын алдан уйлап эш итүче зат буларак,

Идегәй бабабыз Туктамыш ханга каршы астыртын фетнә оештыра башлагач,

Тимер Котлык угланны җил-давыл тимәслек, куркыныч янамаслык җиргә

— Мавараеннәһергә Аксак Тимер тарафына озата. Бу эш, әгәр дә фетнә ачыла-

нитә калса, Тимер Котлык углан хәвеф-хәтәрсез, имин җирдә яшәсен өчен

эшләнә. Адәм баласы ничек кенә акыллы-зирәк булмасын, язмышның кайсы

якка борыласын алдан белә алмый. Бу очракта да шулай килеп чыга. Үзен

тәхеттән төшерүөчен фетнә әзерләнгәнне Туктамыш хан ничектер белеп ала

һәм анда катнашучыларны җәзага тартырга әзерләнә. Бу хәлне Идегәй бабабызга

җиткерәләр һәм ул, башын саклап калу өчен, төн караңгысында ат белән Сарай

каласыннан качып китә. Кая барып сыенган дип уйлыйсың аны, кызым? — дип

елмаеп сорап куйды Йосыф мирза. Сөембикә җавап бирмәгәч, үзе дәвам итте.

— Әлбәттә, аның бердәнбер барып сыеныр урыны — Мавараеннәһер, ягъни

Аксак Тимер дәүләте була. Ул бит егет чагында Туктамыш белән Аксак Тимердә

хезмәттә була. Һәм Мавараеннәһер идарәчесе аның булдыклы, кулыннан эш

килә торган гаярь ир икәнен яхшы белә. Хәер, ул хакта әйткән идем инде.

Аксак Тимер Идегәй бабабызны бик яхшы кабул итә. Күз алдыңа китер:

Туктамыш ханнан качып китеп, Алтын Урда мәмләкәтенең шундый абруйлы

гаскәр башлыгы синең якка чыксын әле. Бу бит гадәттән тыш хәл, Аксак

Тимернең дәрәҗәсен күтәрә торган зур вакыйга. Әлбәттә, Идегәй бабабызга

хезмәт итәр өчен анда бөтен шартлар тудырыла. Ул Аксак Тимернең якын

кешесенә әверелә. Һәм байтак еллар Мавараеннәһердә яши.

— Ә хатыны? Ул бит Туктамыш ханның кызына өйләнгән иде, — дип сорап

куйды Сөембикә.

Йосыф мирза кеткелдәп көлеп җибәрде:

— И-и кызым, шундый гаярь затка анда хатын табылмагандыр дип

уйлыйсыңмы?

Сөембикә үзенең беркатлы сорау бирүеннән уңайсызланып, кызарып чыкты.

Йосыф мирза сүзен дәвам итте:

— Еллар уза тора, Сарай каласында хан тәхетендә утырган Туктамыш

ханның үстергән, күтәрелергә бөтен мөмкинлекләрне тудырган, байлык, гаскәр

биргән, ахыр чиктә Күк Урдада хан итеп күтәрткән остазы Аксак Тимергә

карата мөнәсәбәте акрынлап үзгәрә башлый. Ул химаячесенең биләмәләренә

яу йөргәли, аның хатларына тупас итеп җавап бирә, остазының изгелекләрен

онытып, тәкәбберлек, мин-минлек юлына баса. Тәхет тирәсендәгеләр аны Аксак

Тимергә каршы даими котыртып торалар. Син гомерең буе аңа баш иеп яшәргә

тиешмени? Син — бөек хан, ә ул бер кечкенә дәүләтнең әмире генә, дип аның

мин-минлеген үстереп торалар. Аксак Тимер башта аның дорфалыкларын, үзенә

карата тупаслык күрсәтүләрен гафу итеп килә, әмма ахыр чиктә аның да түземе

төкәнә, ул артык масаеп киткән Туктамышны акылга утыртырга карар кыла.

Алтын Урдага каршы зур яу әзерләргә керешә. Идегәй бабабыз да бу эштән

читтә калмый, Аксак Тимернең ышанычлы гаскәр башлыгы буларак, яуны

оештыруда зур тырышлык күрсәтә. Аның да кем ярдәмендә мондый биеклеккә

күтәрелүен оныткан, үзенең ни кылганын, ни сөйләгәнен белмәгән, тәмам

масайган Туктамыш ханнан үч аласы килә. Ул бит аның күз алдында газиз атасы

Балтачык бинең башын чаптырган адәм. Ничек гафу итмәк кирәк?! Алачак ул

Туктамыш ханнан үчен, Аксак Тимер кулы белән Туктамышны мәсхәрә хәленә

калдырачак. Әгәр шуны эшләмәсә, исеме Идегәй мирза булмасын... Менә

шундый уйлар белән яшәгән булса кирәк безнең Идегәй бабабыз, кызым...

Йосыф мирза сөйләүдән туктады. Беравык сокланып кызы Сөембикәгә

карап торды. Нинди гүзәл аның кызы, Казан ханбикәсе дәрәҗәсенә иреште бит

аның баласы. Ничек килешеп тора аңа Казаннан алып кайткан затлы киемнәр,

алкалар, беләзекләр, асылташлар белән бизәлгән муен каптырмалары. Аның

кызы да бит тәхет тирәсендә катлаулы һәм хәтәр вазгыятьтә яши. Күпме акыл,

зирәклек, саклык кирәк тәхет тирәсендә үзеңне саклап калу өчен. Шуңа күрә ул

Сөембикә кызына Идегәй бабасы тормышын бөтен ваклыклары белән сөйләп

чыгарга булды. Бәлки, кызы бу сөйләшүдән үзенә гыйбрәт алыр.

— Кызым, үткән хәлләрне мин сиңа махсус сөйләп утырам, — дип дәвам

итте сүзен Йосыф мирза. — Гыйбрәт өчен. Кайвакытта хакимнәр арасындагы

мөнәсәбәтләр мәмләкәтнең язмышына шундый нык тәэсир итә, тәхет тирәсендәге

затларга һәрбер сүзен үлчәп-уйлап сөйләргә туры килә. Мәмләкәтләр язмышы

адәмнәр язмышы кебек ул, чөнки мәмләкәтләр белән ханнар, корольләр,

императорлар идарә итә. Ә алар барысы да адәм балалары.

— Рәхмәт, атаем. Сине тыңлаганда, үзем дә Казан хәлләрен искә төшереп

утырдым. Миңа еш кына Сафагәрәйне теге яки бу гамәленнән үгет белән

тыеп калырга туры килә. Артык гайрәтле, кызу канлы ул, хөкемен тиз чыгара,

кайвакытта ахырын уйлап җиткерми.

— Алайса, син аның саклаучы фәрештәсе кебек инде, кызым. Акыллы бул,

сак һәм сабыр бул. Хәтәр гамәлләрдән саклый күр иреңне, — дип, Йосыф

мирза кызына ягымлы елмаеп куйды.

— Аксак Тимернең Идел буена явын бик дәһшәтле вакыйга булган дип

сөйлиләр бит, атаем.

— Әйе, кызым, Аксак Тимернең Идел буена яу белән килүе Алтын Урда

мәмләкәтеөчен чын фаҗигагә әверелә. Аны Кондырча сугышы дип атыйлар,

чөнки төп бәрелеш Кондырча суы буенда була.

— Анда Идегәй бабабыз да катнашканмы?

— Катнашмыйча, ул бит Аксак Тимернең ышанычлы әмире сыйфатында

орышкан. Аксак Тимергә ярдәме зур булган.

— Мангытлар да бу сугышта орышканмы?

— Әлбәттә. Тик мангытлар Алтын Урданың сул кул халкы саналганга, алар

Туктамыш хан ягында булган.

— Менә бит ничек килеп чыккан: Идегәй бабабыз Аксак Тимер ягында, ә

аның ыруы — мангытлар каршы якта орышкан.

— Әйтеп торам бит, Идегәй бабабызның тормышы бик катлаулы булган, дип.

Тик монда аның бер гамәлен һич тә искә алып үтмичә булмый. Сугышның бик

каты буласын, күп кеше кырыласын белеп торган Идегәй бабабыз, әле сугыш

хәрәкәтләре башланганчы ук, Туктамыш хан ягындагы мангытларга яшерен

генә үз кешесен җибәреп, аларга сугышның кызган чагында Туктамыш хан

гаскәрен ташлап китәргә киңәш иткән. Ул аларга сугыш барган җирдән мөмкин

кадәр ераграк урынга, ачык далага китеп югалырга кушкан. Хыянәт иткән өчен

Туктамыш хан мангытларны эзәрлекли алмасын өчен, даими күченеп йөрергә, эз

югалтырга, бер җирдә бер көннән артык кунмаска, дошман эзләп таба алмасын

өчен, даланың кеше яшәми торган аулаграк җирләрендә йөрергә киңәш иткән.

Идегәй бабабыз мангытларга бөтенләй кирәк булмаган бу зур сугышта үз ыруын

имгәнүдән саклап калган. Менә шулай мангытлар далада бертуктаусыз күченеп

йөреп, сугыштан читтә торып калалар, бер зыян да күрмиләр.

Кондырча сугышы Аксак Тимернең тулы җиңүе белән тәмамлана. Сугыш

хәрәкәтләре туктала, тынычлык урнаша. Туктамыш хан каядыр Болгар

җирләренә качып китә. Сугыш нәтиҗәсендә Иделнең сул ягындагы җирләрдә

тормыш тәмам сүнә. Туктамыш хан ягындагы татарлардан торган Алтын Урда

гаскәре кайсы кая таралып бетә. Җиңүчеләр туган илләре Мавараеннәһергә

кайтып китер алдыннан ял итәләр, яралыларны дәвалыйлар, бер үк вакытта Идел

буендагы авыллардан әсир итеп алып китү өчен, яшь егетләрне-кызларны Аксак

Тимер урдасына куып китерәләр, терлек-туарны җыялар, нәрсә талап булса,

шуны талап үз ватаннары Манараеннәһергә алып китәргә әзерләнәләр.

Сөембикә, атасы сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый, Идегәй бабасы турында

уйланды. Катлаулы шәхес булган икән аның Идегәй бабасы. Туктамыш хан

белән аралары бозылышу аркасында аңа, байтак еллар үз ватаны Идел буе,

Җаек далаларыннан аерылып, чит җирдә яшәргә, Аксак Тимергә хезмәт итәргә

туры килгән, анда ул зур дәрәҗәгә ирешкән. Һәм менә Аксак Тимер ягында

шушы канкойгыч орышта катнашкан, аның ярдәме белән күптәнге дошманы

Туктамыш ханнан үч алган, үз сүзен сүз иткән. Әмма ни бәрабәренә, нинди

бәягә... Шушы коточкыч сугышта Алтын Урда халкы булган меңнәрчә Идел буе

татарларының гомере өзелгән. Казан ханбикәсе буларак, аңа хәзер татар язмышы

да бик якын. Татар язмышы аның тормышы, язмышы, бүгенгесе белән бәйле,

ул моны күңеленә тирән алып кичерде. Әйе, катлаулы шәхес булган икән аның

данлыклы Идегәй бабасы. Шушы хакта уйланганда, Сөембикә үзен нигәдер гаебе

бар кеше сыман хис итте. Ул бит нугай кызы, Идегәй бабасының Аксак Тимерне

үгетләп Идел буена яу белән китерүендә үзенең дә гаебе бар сыман тойды, ләкин

бу уйларын үзеннән куарга тырышты. Идегәй бабасы үз ыруы мангытлар өчен

дә тырышкан бит. Аларны һәлакәттән саклап калуга ирешкән.

Туктап бераз тын алганнан соң, Йосыф мирза сүзен дәвам итте:

— Сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң, бер кызыклы вакыйга була, — диде

ул. — Идегәй бабабыз, Тимер Котлык углан һәм тагын берничә ханзадә Аксак

Тимергә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. Алар үз ыруларын җиһангир

карамагына алып килергә теләк белдерәләр. Шул сәбәпле җиһангирдан гаскәрдән

аерылып китеп торырга рөхсәт сорыйлар. Ә Идегәй бабабыз өстәп әйтә: «Без,

мангытлар, сугыш барышында Туктамыш ханга хыянәт иттек. Моның өчен ул

безне кайчан да булса эзләп табачак һәм үч алачак. Шуңа күрә ыруымны синең

хозурыңа китереп, саклап калырга телим», — ди. Аксак Тимер Идегәй бабабызның

да, Тимер Котлык белән башка ханзадәләрнең дә тәкъдимен бик хуплап кабул

итә. Һәм аларның барысына да гаскәрдән китеп торырга рөхсәт итә, хәтта юлда

аларны туктатмасыннар өчен, махсус ярлыклар да яздырып тапшыра.

Идегәй бабабыз, Тимер Котлык углан һәм ханзадәләр үз ыруларына китеп

баралар. Анда ыруларын җиһангир карамагына алып килү өчен әзерлиләр.

Тимер Котлык та, Идегәй бабабызның яшерен ниятен белмичә, үз ыруын

Сәмәрканд әмире карамагына алып килергә җыена. Әмма Идегәй бабабыз

аңа болай ди: «Менә син ыруыңны Сәмәрканд әмиренә китереп тапшырырга

җыенып йөрисең. Уйлап кара әле, ыруыңны анда алып китеп тапшырудан

сиңа ни файда? Аксак Тимер бит аларны Сәмәрканд якларына озатачак,

төрле җирләргә таратып бетерәчәк. Ә син үзең элеккечә аның нөгәре булып

калачаксың. Синең гомер буе Аксак Тимер нөгәре булып йөрисең киләме?

Аңлыйсыңмы, эшләр кая бара?!.»

Шушы сөйләшүдән соң яшь Тимер Котлык ыруын Сәмәрканд әмиренә

китереп тапшырудан баш тарта, ялгышып ыруына нинди авыр язмыш әзерләвен

аңлап ала. Чыннан да, килмешәк-илбасар Аксак Тимер күчерелгән халыкның

кадерен белмәячәк бит, аны кайсын кая таратып, ыруны әрәм итеп бетерәчәк.

Тимер Котлык ырудашларын җыя да: «Аксак Тимер сезне кылычтан

үткәрергә җыена. Бала-чагаларыгызны, туган-тумачаларыгызны төрле җирләргә

таратып бетерәчәк», — ди. Билгеле, мондый хәтәр сүзләрне ишеткән халык

куркуга кала, урыныннан кузгалмаска була һәм карар кыла: «Без синең белән

калабыз, ә Аксак Тимерне танымыйбыз», — дип җавап бирә.

Тимер Котлык, агасы Идегәй бабабыз киңәшен тотып, халыкка даими

күченеп, эз югалтып йөрергә куша. Аерылып киткән ханзадәләрдән Аксак

Тимер янына берсе генә кире әйләнеп кайта.

Шушы эше белән Идегәй бабабыз Тимер Котлык угланны Аксак Тимер

кулыннан тартып ала. Тимер Котлык углан Идегәй бабабызның үзенә бик кирәк

була шул. Беренчедән, ул аны якын туганы, апасының улы булганга сакласа, гел

үз янында тотса, икенчедән, ул хан углы Тимер Котлыкны киләчәктә үстерергә,

күтәрергә уйлый. Ул күп сугышлар, көрәшләр давылы аша үтеп, ахыр чиктә

аны барыбер Сарайдагы алтын тәхеткә утыртачак. Ул аны Алтын Урданың

ханы итеп билгеләячәк әле. Әмма моңа хәтле әле бик зур юл үтәсе бар. Тирән

сер булып бу ният әле аның күңелендә генә яши. Ләкин Идегәй бабабызның

һәр адымы, һәр кылган гамәле шушы ниятне тормышка ашыруга багышлана.

Тик аңа хәтле зур сынаулар үтәсе, күп көрәшләрдә җиңеп чыгасы бар. Идегәй

бабабыз үзенең яшерен ниятен Тимер Котлыкка ачып салгандырмы, юктырмы

— анысы билгесез. Әмма Тимер Котлыкның Алтын Урда ханы сыйфатында

Сарай тәхетендә утыруы бөек мәмләкәт тарихы белән азмы-күпме кызыксынган

һәркемгә билгеле. Димәк, Идегәй бабабыз яшерен ниятен тормышка ашыруга

ирешкән. Тимер Котлыкны хан тәхетенә утырткач, Идегәй бабабыз Алтын

Урданың хәрби көчләрен үз кулына ала, ул бәкләрбәк дәрәҗәсенә ирешә, һәм

мәмләкәттә ханнан кала икенче затка әверелә. Кабатлап әйтәм, кызым, әле бу

көннәргә барып җиткәнче, аңа бик күп көрәшләр аша узарга туры киләчәк.

Йосыф мирза тамак кыргалап алды. Аннан Сөембикәгә:

— Бар әле, кызым, әйт, эчәргә берәр нәрсә кертсеннәр. Нигәдер тамагым

кипте, — диде.

Сөембикә тиз генә урыныннан торды, бүлмәдән чыгып китте. Озак та

үтмәде, Сөембикә үзе, җиз табак тотып, бүлмәгә килеп керде. Табакка ак

фарфор чәйнек, ике касә, Бохара җимешләре салынган чынаяк савыт, ике бал

кашыгы куелган иде. Табакны атасы алдынарак этәреп, Сөембикә бер касәгә

куе чәй агызды, җимешләр салды да Йосыф мирзага сузды:

— Рәхмәт, кызым, — диде Йосыф мирза, касәгә үрелеп.

— Күп сөйләдең, атаем, тамагың шуңа кипкәндер.

Йосыф мирза, чәй йотып, елмаеп куйды.

— Үз гомеремдә бу кадәрле сөйләгәнем юк иде.

— Атаем, син боларны кайдан белеп бетердең соң? — дип кызыксынды

Сөембикә. — Күптәнге хәлләр бит.

— И-и кызым, Идегәй бабабызның тормышын халык үз хәтерендә саклый

бит. Ул буыннан буынга тапшырылып килә. Дөрес, вакыт дигән нәрсә үзенекен

итә. Кайбер нәрсәләр онытыла.

— Атаем, син шундый төгәл итеп сөйләп чыктың. Шаккатмалы...

Йосыф мирза канәгать елмаеп куйды:

— Мин дә бу хәлләрне белеп җиткерми идем. Әшрәф Бабаң ярдәм итте. Ул

барыбыздан да күбрәк белә. Юкка гына аны бездә халыкның хәтер сакчысы

дип атамыйлар.

— Ул тарихны теркәп барамыни?

— Анысын белмим, кызым. Бәлки, теркидер. Бездә әле тарих язу гадәткә

кереп китмәгән шул.

— Атаем, Кондырча сугышыннан соң Идегәй бабабыз үз ыруыбыз

мангытларга кайтып киткән иде. Шуннан соң ул нишләгән? Бу билгелеме?

— Билгеле, кызым. Иң мәшһүр эшләрен ул Кондырча сугышыннан соң

башкара. — Чәй эчкәч, Йосыф мирзаның йөзе алсуланып китте, аңа хәл кереп,

сүзен дәвам итте. — Сугыш хәрәкәтләре тукталгач, ил тынычлана. Аксак Тимер

дә, гаскәренә бераз ял биргәч, җыелган байлыклары белән үз иленә кайтып

китә. Далаларда тынычлык урнаша. Бу вакытта Идегәй бабабыз бик мөһим бер

эш башкара. Ул мангыт мирзаларын җыя да корылтай кебек бер җыен уздыра.

Бәлки, бу чыннан да корылтай булгандыр. Анысы билгеле түгел. Шул җыенда

мангыт мирзалары киләчәктә ничек яшәргә дигән мәсьәләне уртага салып

тикшерәләр. Араларында Идегәй бабабыз иң абруйлы, тәҗрибәле, иң зирәк

мирзалардан саналганга, җыенда аның белән янәшә куярлык бер мирза да

табылмый. Корылтайда дилбегә аның кулында була. Шулвакыт Идегәй бабабыз

сугыштан соң Алтын Урда хөкүмәтенең шактый хәлсез булуыннан файдаланып

калырга, аннан аерылып чыгып, үзебезгә Мангыт Йорты дип аталган ырулар

берләшмәсе төзәргә тәкъдим итә. Бу дәүләт яралгысы сыманрак бер нәрсә була

инде. Мирзалар әлеге тәкъдимне күтәреп алалар һәм Мангыт Йортының бие итеп

Идегәй бабабызны сайлап куялар. Ул хәзер мирза түгел, Мангыт Йорты белән

идарә итүче би исемен йөртә. Бу хәл, үзең әйткәнчә, Кондырча сугышыннан соң

була. Шушы көннән мангытлар Иделнең сул ягында җәелеп яткан далаларны үз

җирләре саный башлыйлар. Ул җирләрдәге бердәнбер кала — Сарайчык аларның

башкаласына әйләнә. Мангыт Йортының идарә эшләре шунда алып барыла.

— Атаем, бу вакытта Туктамыш хан кайларда йөри? — дип, Сөембикә

Кондырча сугышында җиңелгән ханны искә төшерде.

— Сорауны бик вакытында бирдең әле, кызым. Хәзер синең төп соравыңа

җавап бирер вакыт җитте. Син бит без ничек башта — мангытлар, аннан

нугайлар булып киткәнбез, дип сораган идең, шулаймы?

— Әйе, әткәй, — диде Сөембикә. Аның өчен бу төп сорау иде. Теге көнне

Әшрәф Баба янында да аның башында бу сорау калыккан иде, тик сөйләшү

болай да озакка китте дип, ул аны картка бирергә кыенсынды.

— Аксак Тимер ил корыткыч гаскәре белән Мавараеннәһергә юнәлгәч,

Туктамыш хан да качып йөргән җиреннән Сарайга әйләнеп кайта. Әйтергә

кирәк, Аксак Тимер бу явында Сарай шәһәренә кадәр барып җитми, шәһәр

зыян күрмичә, җимерелмичә кала. Туктамыш хан кабат тәхеткә утыра. Җиңелсә

дә, аның хан дәрәҗәсен берәү дә тартып алмый, ул элеккечә Алтын Урда ханы

буларак идарә итәргә керешә. Сугыштан зур зыян күрсә дә, мәмләкәттә тормыш

акрынлап җанлана. Җанлануын җанлана, ләкин сугыштан соң Туктамыш хан

биләмәләре бермә-бер тарая. Иделнең сул ягындагы далалар Идегәй бабабыз

оештырган Мангыт Йорты биләмәләре санала башлый. Эш шунда: дала

батырлары арасында Идегәй бабабызның абруе шундый зур була ки, Туктамыш

хан аңа каршы берни кыла алмый. Кондырча сугышыннан соң аны берәү дә

көчле вә гайрәтле хаким хәлендә кабул итми. Шушы вазгыятьтән файдаланып,

Идегәй бабабыз Туктамыш ханга үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Ягъни

мәсәлән, шушы килешү нигезендә Туктамыш хан Иделнең сул ягындагы буш

далалардан баш тартып, аларны Идегәй бабабыз карамагындагы җирләр дип

санарга мәҗбүр була. Моннан тыш Мангыт Йорты ягына чыккан ыруларга,

шулай ук фәкыйрь-фокраларга, тол хатыннарга, ятимнәргә, хәлсез, малсыз

кешеләргә Туктамыш хан салымнар салмаячак, дип тә өстәлә бу килешүдә.

— Тәхеттә утырган Туктамыш хан шул килешүгә нишанын сукканмы? — дип

гаҗәпкә калып сорады Сөембикә.

— Ханга Идегәй бабабыз таләпләре белән килешергә туры килгән шул,

кызым. Ул аның нинди көчкә ия Мангыт Йорты хакиме икәнен яхшы белгән.

Әгәр дә риза булмаса, ишле мангыт гаскәре аның өстенә ябырыласын ул аңлаган,

кызым. Сугыштан соң Алтын Урда шактый хәлсезләнгән була.

— Алайса, Идегәй бабабыз шушы килешү нигезендә Иделдән алып Җаекка,

Җаектан алып Эмба елгаларына хәтле сузылган далаларга хуҗа булуга ирешкән.

Шулаймы, атаем? — диде Сөембикә, соклануын яшермичә.

— Һәм бу килешүнең иң әһәмиятле ягы шунда: халык, Идегәй бабабыз

белән Туктамыш хан арасында шундый килешү төзелүне белеп алгач, төрле

салымнардан котылу өчен, Иделнең сул ягына агыла башлый. Шулай Мангыт

Йортында халык күпкә арта, Мангыт Йорты бик нык көчәеп китә. — Йосыф

мирза кызы каршына килеп басты да, хәйләкәр елмаеп: — Хәзер мин сиңа бер

сорау бирәм. Ничек җавап тотарсың икән?

— Нинди сорау, атаем? — дип, кызыксынды Сөембикә.

— Иделнең сул ягындагы җирләргә күчеп утырган халык ул кемнәр була

инде, кызым?

Сөембикә берара уйланып торды. Ул Алтын Урдада бу вакытта нинди халык

яшәвен күз алдына китерде һәм башында елтырап киткән фикердән елмаеп

куйды.

— Соң, Алтын Урда халкы инде, атаем. Татарлар, тагын кем булсын.

— Сөбханалла, кызым, күз тимәсен үзеңә, — диде Йосыф мирза, кызының

җавабыннан бик канәгать калып, аннан дәвам итте: — Алтын Урда татарлары

мангытлар яшәгән далаларга күчеп утыргач, тора-бара Мангыт Йорты зурая,

ишле һәм көчле Нугай Урдасына әверелә. Моның өчен Идегәй бабабыздан соң

идарә иткән көчле биләр зур тырышлык күрсәткән. Шуннан соң анда яшәгән

халыкны нугайлар дип атап йөртә башлыйлар.

Сөембикә моңа каршы:

— Бохара, Сәмәрканд якларыннан Казанга килгән сәүдәгәрләр Казан халкын

да нугай дип йөртәләр. Нигә алай икән, атаем?

— И-и кызым, гасырлар буе бу ике халык даими аралашып яшәп, кушылып,

туганлашып беткән инде. Казан Йортында да күпме нугай авыллары бар.

Әнә, Казан артындагы Алат каласына да нугай мирзалары хуҗа. Күрәсең,

Мавараеннәhердәге халык нугай белән татарны бер халык дип карыйдыр.

Йосыф мирза, бер сүз дә әйтмичә, бүлмә почмагында торган яшел сандыкка

таба атлады. Бу төрле эш кәгазьләре, сәүдә эшләренә караган исәп-хисап

кенәгәләре саклана торган сандык иде. Йосыф мирза сандыкны ачты, аннан

тышкы ягы матур итеп уеп бизәлгән затлы агач тартма алды. Шуны тоткан

килеш Сөембикә янына килде, тартманы өстәлгә куйды һәм ачып җибәрде.

Тартма эченнән кадерләп төреп куелган, шактый саргайгая төшкән бер ярлык

алды да аны сак кына сүтәргә тотынды. Сөембикә, атасының ни эшләргә

җыенганын аңлап җиткермичә, аның хәрәкәтләрен күзәтә иде.

— Менә, кызым, Туктамыш ханның Идегәй бабабыз белән төзегән килешү

ярлыгы. Без нугайлар аны күз карасы кебек саклыйбыз. Күрәсеңме, язу астына

дүртпочмаклы хан нишаны басылган. Нугай Урдасы җирләрен билгеләүче бик

кадерле ярлык бу, — дип, Йосыф мирза ярлыкны Сөембикәгә сузды. Сөембикә

аны саклык белән кулына алды, Алтын Урда заманында язылган юлларга күз

салды. Ярлык гарәп хәрефләре белән укырлык итеп язылган иде. Ул ярлык

башындагы беренче сүзләргә күз салды. Ул: «Минем Туктамыш хан сүзем...»

дип башлана иде. Сөембикә ярлыкны акрын гына укырга кереште. Ара-тирә эш

кәгазьләрендә генә кулланыла торган аңлашылып бетмәгән махсус сүзләргә дә

килеп төртелгәләде. Шулай да аның эчтәлеген ул яхшы ачты. Сүз атасы сөйләгән

килешү хакында бара иде. Аның моңарчы Сафагәрәй яздырган ярлыкларны

укыганы булса да, бу бөтенләй башка ярлык. Кәгазе саргая төшкән, астына дүрт

почмаклы хан нишаны бастырылган бу ярлык үзенең борынгылыгы беләнме,

анда Идегәй бабасы телгә алынгангамы — аңа бөтенләй башкача тәэсир итте.

Ул бит кулында Нугай Урдасының яшәү даирәсен билгеләүче тарихи ярлыкны

тотып тора. Ярлык аның Ватанын гәүдәләндерә сыман иде.

Укып чыккач та Сөембикә аны берара кулында тотып торды, үзенең

дулкынлануын сиздермәскә тырышты. Аннан ярлыкны атасына сузды. Йосыф

мирза аның халәтен күреп торды, тик бер сүз дә әйтмәде, ярлыкны элеккечә

саклык белән генә төреп, агач тартма эченә салды:

— Менә, кызым, безнең Нугай Урдасы шушы ярлыктан башлана. Аңа Идегәй

бабабыз нигез салган дип юкка гына әйтелми. Ул шушы бәһасез ярлык белән

раслана, — диде Йосыф мирза һәм тартманы кире бүлмә почмагындагы яшел

сандыкка илтеп салып куйды.

Аннан кире Сөембикә янына килде, аның иңенә кулын салды. Сөембикә

атасы каршында утырып торуны яхшысынмыйча, аягына торып басты, ләкин

Йосыф мирзаның йөзенә күтәрелеп карарга кыймады. Ә атасы:

— Кызым, анаең шатлыклы хәбәр әйтеп, мине бик нык сөендерде бит әле...

Сөембикә оялудан кызарып китте, ул инде сүз нәрсә турында барачагын

аңлаган иде. Йосыф мирза аның иягеннән тотып, башын күтәрә төште дә:

— Сөембикә кызым, син балага узгансың икән бит... Бу безнең өчен

шундый шатлык, шундый шатлык... Син әле моның мәгънәсен үзең дә аңлап

җиткермисең. — Йосыф мирза кызын кочагына алды, җиңелчә генә күкрәгенә

кысты. — Әгәр дә ир бала таба калсаң, кызым, беләсеңме ул кем булачак?

Сөембикә, аңлап җиткермичә, атасының бәхетле йөзенә бакты:

— Кем булачак, атаем?

— И-и кызым, шуны да аңламыйсыңмы?.. Минем оныгым бит атае Сафагәрәй

ханнан соң Казан Йорты тәхетенә утырачак. Аңлыйсыңмы, Казан ханы булачак!

Сөембикәнең чыннан да әле бу хакта уйлаганы юк иде. Ул бары тик

балага узу шатлыгы белән генә яши. Аның уйлары күбрәк Сафагәрәй язмышы

тирәсендә әйләнә, ул кайта-кайта Казанны исенә төшерә, иренең тәхетне ничек

кайтарып алачагы турында борчыла иде.

— Ә кыз туса, атаем?

Йосыф мирза уйга калды, бераз дәшми торганнан соң:

— Аллаһы боерса, ир бала туар. Шулай дип телә, кызым. Без дә анаең белән

шул теләктә булырбыз.

— Рәхмәт, атаем. Бүген син миңа бик күп нәрсәләр сөйләдең, күп нәрсәләргә

күзләремне ачтың. Мин инде бөтенләй башка Сөембикәгә әверелеп барам

шикелле.

— Бик әйбәт, кызым. Файдасы тисен. Син үзеңнең нинди нәсел дәвамчысы

икәнеңне белеп яшәргә тиешсең. — Ул кызын беләгеннән алды да: — Ярар,

кызым, төш вакыты җитте. Анаең табын янында көтә торгандыр, — дип,

Сөембикәне бүлмәдән алып чыгып китте.

"КУ" 4, 2015

Картина авторы: Бузунеева Анастасия

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: