Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алмашыну (хикәя)

Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?!

Җиһанша абзый, кичке намазга хәзерләнеп, тәһарәт алып йөргәндә, болдыр ишеген шакыдылар. Хатыны Мәхубзадә. ачлык хәлсезлегеннән рәтләнә алмыйча, ишек катындагы караватта яткан җиреннән кәефсез генә картына дәште:

—Башка бер вакыт булса... җиңел генә кузгаласы да шай... Җиһанша, үзен чыгып ачарсын инде.. Тышта чит кеше бар бугай.

Заһирәбану фермадан кайтып кермәгән иде әле. Һәр тиешне үз вакытында эшләргә күнеккән ир эченнән, намазым сонара инде, дип мыгырданды, әмма, комганын җылы плитә өстенә куйды да. Мәхубзадә аркылы гына үрелеп, тәрәзәдән карады: баскыч каршысындагы таныш шәүләнен кемлеген ачык кына фарахтый алмады. Аннан, ябыштырылып, ямалып беткән пыялага сак кына шакып:

—Кер, ишекнең эчке келәсе төшмәгән,—дигәнне кул ишарәсе белән аңлатты.

Ул да булмады, ишекне киң ачып. Әшрәфҗан кордыенын район банкында эшләүче малае килеп керде. Авылда соңгы вакытта б\ күзгә мут, телгә оста, кыяфәткә фырт егетне Җиһаншаның төпчеге Заһирәбану артыннан йөри дигән сүз киткән иде. Кыз матур, эшкә уңган, егетләр күзе төшмәслек түгел, элегрәк тә, тегесе кызыга икән, монысы дигән сүзләр еш килеп ишетелгәнгә, Җиһанша аларны әллә ни игътибарга алмады. Инде менә... коры холыклы ата каршысына батырчылык итеп килгән икән, гайбәт дигәнеңнең чын булып куюы да ихтимал.

Җиһанша Әшрәфҗанны элек-электән яратыл бетермәде. Гомер бакый кеше малына кызыгыр, җир җимертеп эшләмәсә дә, тормышы яхшы булыр. Балалары, үскәндә әллә кем булмасалар да, райунда—нәчәлник урындыгында.

Жиһанша йортын аяктан еккан раскулачивание жилләре дә Әшрәфҗаннарның каралтысын әйләнеп узды. Алай гына да түгел, әлеге хәлләрнен башында торып, күнелендә кинә йөрткәннәрнең барысыннан да үч алырга өлгерде кордые. Шул арның тәүгесе, бала чакта мәдрәсәдә яхшы укып, хәлфәләрнең сөеклесенә әверелеп, кытыгын китергән, инде мыек төрткәч, сабантуйларында бил бирмәгән, атасынын байлыгын тагын да ишәйтеп җибәргән, дөньяны аркылыга-буйлыга гизеп, бар нәрсәдән хәбәрдар Жиһанша иде.

Әшрәфҗанның ин нык ачуын китергәне Жиһаншанын атасы Әхмәтша су буып ясаган ике тегермән булды. Әле урыс патшасы ил башында утырганда ук, халыкны да ялламыйча, әзмәвердәй гәүдәле алты улы белән генә салган иде ул аларны. Атасынын малы мирас булып Җиһаншага күчкәч, гомер бакый туйганчы тамагына ашамаган Әшрәфҗан буылып үләргә җитеште. Күмхүжләр төзелә башлаганчы ук, авыл ярлылары белән берләшеп, тегермәннәрне Җиһаншадан тартып алдылар да бар халыкныкы иттеләр. Итүен иттеләр, тартырга ашлыгы гына калмады, бар җитештергән җыелып, дәүләт амбарларына акты.

Тегермәннәр әкренләп таралды, каралмады, буалар саекты, юньләп буылмады ла. Инде ашлыкмын калхузга калдырылганы да урман артындагы ерак бер ар авылында тарттырыла башлады Язгы баткагында да интектеләр, көзгесендә дә капчык өстенә капчык төягән атлар үр менәлми тилмерде, иллә дә мәгәр, тегермәннәрне генә рәтлик сон. дигән сүз ишетелмәде. Югарыдагыларга халыкны шулай тилмертү яхшырактыр, күрәсен, дип, үз-үзен тынычландырган кебек булса да, су буйларының карачкылары сыман утырган тегермәннәрен күргән саен, Жиһаншанын йөрәге сыкрады. Кирәкләре чыкмагае дипме, аларны сүтәргә ашыкмадылар, әмма авылда электр станциясе төзелгәч, бераз өстәрәк янасы—утта эшләгәне калыккач, узган тарихның; онытылмас хәтеренә ия тегермәннәрне шунда ук оныттылар.

Үз көчен, бигрәк тә кул көчен кергәнне йөрәктән сызып ташлап буламыни?! Күнеле боек көннәрдә су буйларында йөрсә. Жиһанша абзый, такталары куба башлаган, калын сайгаклардан ясалган ишекләре каерылып ташланган тегермәнгә кереп, бер кырда яткан, ашлык тартырга да өлгерми калган ташка утырып хәл ала Ярыклардан кереп искән җил тавышына моңая, аталары рухын уйлый, дога кыла. Динне бозу булмаса, җаны бар кебек тегермәнне дә догасыннан калдырасы түгел мәгәр.

Салкын тегермән ташында озак утыра алмыйсын. Күз яшьләрен эчкә йотып, яңадан елга буйлап үз очларына кайтып китә ул. Тыкрыктан урамга күтәрелгәндә, иң калку урынга җиткәч, сон кат башын борып. Әхмәтшаның ишле гаиләсен мул табынлы, кулларын эшле иткән мәһабәт тегермәнгә карый. Күзен тагын яшь баса, йөрәген калтыравык ала.

Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?!

—Ярар, кем, мур кыргыры,атын ни әле?

—Әшрәфҗан малае булам мин. Зиннәтулла. Әле менә бер хуттан дигәндәй, монда төшешли әтәйләргә дә сугылдым, күп итеп сәламнәрен күндерде.

—Сәлам күндерде, дисен, инде алайса9'—Жиһанша,юк сакалын сыпырынгандай итеп, алмаларын жыеп, күзләрен хәйләкәрләндереп, егетнекеләргә карады. Сүрән ут яктысында ялтырап торган карашыннан нигә килгәнлеген тоярлык түгел иде, мәгәренки нидер сорап кермәгәне ап-ачык. Аласын атасы алып бетерде инде, дип уйлап куйды эченнән Җиһанша. Инде шушы авыр заманда җан акыртып алган сыерына кул сузарга килмәгәндер?!..

Йортсыз-жирсез калганнан сон,Җиһаншаларның хәлләре шәптән булмады. Ач үлемнән котылыйк дип Мәскәү тирәсендә яшәгән тумачаларына да китеп карадылар, аларнын да үз хәле хәл иде, кире әйләнеп кайттылар. Бер киткән килеш, башка энеләре кебек, шахта-мазар тирәсенә китеп югаласы, кала жиренә сыенасы булган икән ул. Ул ахмак, алай димичә кем дисең, бала-чагасын төяп, тагын да Өскесуга әйләнеп кайтты. Зур каралтыдан кечкенә бер келәт кенә торып калган иде. Сүтелмичә, ихата буйлап тырпаеп утырган иске мичләрнең кирпечләреннән шуна янасын кордылар да кысынлыкта, аның каравы ата-ана нигезендә дип, сыкранмый- нитми генә көн итәргә керештеләр. Бераз хәлләнгәч, йорт-жирне янадан киңәйттеләр, мунчасын да, абзарын да салдылар, инде менә сыерын да сатып алдылар.

Авыл сәвите башына менеп утырган Әшрәфжан Җиһаншага, кеше рәтенә кергәнче, тагын көн күрсәтмәде. Мәскәүгә барып яшергән алтыннарыгызны алып кайтыгыз дип ай арты ай кәнсәләргә чакыртты, кордыенын танмавын күргәч, ихата тирәсенә яшердегезмени, дип. райун жиреннән кешеләр китереп, ул төштә, бу төштә, казындырды, ахырда кул селтәде бугай—килеп аптыратучылар күренмәде Шулай да. эшкә житехтеген. тырышлыгын белсә дә, болай тиз генә аякка баскан Җиһаншага барыбер ышанмый, әле дә һич югы бер савыт алтыны бәрәңге базында булса да тәгәрәп ята дип уйлый иде ул.

Зиннәтулласы Заһирәбану артыннан йөри икән дигән сүз таралгач. Әшрәфжан сөенеп бетә алмады, болай. иң яхшы дигәндә, дәүләт казнасын тутырасы алтыннар инде турыдан-туры малае кулына күчәчәгенә шик юк. Җиһанша улларының һәр каюсы башлы-күзле, тормышлары артык мактанырлык булмаса да, авыл жире өчен таманча. Йортта, татар гадәтен бозып. Җиһанша төпчек кызын калдырыр, картлыгын ялгыз уздырырга батырчылык итмәс кебек тоелды Әшрәфҗанга,һәм Зиннәтуллага, уңган чибәр кызга күзең төшкән икән, инде кулыннан ычкындырма, дип көнен дә, төнен дә тукыды.

Гомер буе байлар рәтендә йөрергә кызыккан әтисенеке кебек, Әшрәфҗанның да хыялы әле кайчан гына авылның бизәге кебек тегермәннәрне кулда тоткан Җиһаншаларга тин булу иде. чөнки белә: нинди эшкә дә рөхсәт кәгазенең пичәтен кесәсендә йөрткән рәисме син. авыл урамы буйлап кукыраеп узган милиционермы, бер төшермәсатәр. бер әтиеннен кем икәнлеген дә. ничек кеше булганыңны да исенә төшерәчәкләр...

Җиһанша белән кодалашу зыян итмәс, билгеле Аннан да акыллырак, тормышның тәртибен белеп алып барган коданы чыра яндырып эзләсәң дә табасын юк. Шундый авыр елда да сыер юнәтү хәстәрен күргән ул. аннан башка, гаилән ишле булмаса да. көн итү авырлыгын аңлаган.

Кырык бишнең кышында, бигрәк тә кырык алтыда авыл халкы кырылды гына. Бөтен ашлыкны хөкүмәт амбарларына җибәреп бетергәч, кинәнеп чәчәрлеге дә калмады Чын корылыкта да гектарыннан 16 центнердан ким иген бирмәгән кырлардан нибары 4-5 центнер җыеп алдылар. Әле башка якларда анысы да юк. имеш. Дәүләт биргән ашлык ссудасы дигәне дә яна план үтәлешенә китеп бетте. Сугышка түзгәнне, монысына да бер-ике ел гына түзәрбез дисәләр дә. һәркемнең хәле хәл иде. малын бөтенләй бетермәгәннәр генә кышларны жинелрәк чыкты. Урман-сулы Өскесуда әзерләсәң коры килгән елны да печәне җитәрлек иде анысы.

Сугыштан сонгы авыр еллар булса да. шахтага киткән улы Габделбари да жибәреп торгач. Җиһанша кулында ярыйсы гына акча тупланган иде Җыелмаслык та түгел, алам дисән. кибетендә әйберсе юк. үзен ач утырганда банкта саклавыңнан да файда күренми Ар авылы Мукдунда сатлык сыер бар дигәч, барып белеште дә. хакын килешеп, өенә кайтып китте Икенче көнне, ни кызганыч. Банкта техник ял көне булып чыкты Җиһанша ел ахырында исәп-хисап ясауларыдыр инде дип уйлады, килергә сүз беркеткән булгач, кесәсе акчасыз көе генә, янә Мукдунга китте.

Ар-чирмеш арасында Җиһаншанын белеше күп иде. Тегермәненә йөргәннәре дә бар, үткәндә-киткәндә чәйгә тукталганнары да юк түгел. Шулардан берсе белән баргач, сыер хуҗасы Әркәшә, килгән-килгән алып кит,иртәгә-берсөкөнгә акчасын кызын артыннан тапшырырсын, дип,сыерны житәкләтеп кайтарып та җибәрде Инде менә, малкайнын элекке хуҗасын сагынып мөгерәгәне дә Җиһанша җанына җылылык биреп, йөрәгенә май булып ята. Сыерлы булганны белеп, бер-бер нәрсә майтармакчы мәллә бу иблис Әшрәфҗан.

—Сәлам күндерде дисен инде алайса?!—дип кабатлады Җиһанша —Шул сәламне китерер өчен генә ишекне шакымагансындыр?9

Зиннәтулла үзен шулайрак каршы аласыларын белә, көткән һәм мона әзер дә иде:

  • Юк. Җиһанша абзый, төнгә каршы эш калдырып, авылга кайтмам лабаса! Бер-бер файдам тимәсме диеп кенә инде Әле менә сезгә килешли ферма аша да узган илем Заһирәбану, ни, әтәй янына сугылмассыңмы дип калды...

—Нинди хәл ул—егетне ата Йортына җибәрү”— дип, Җиһанша кызып китә генә башлаганда, Мәхубзадәнен:

—Чү, атасы, йомыш белән килгән кешегә —дигәне ишетелде дә. карт шунда ук сабырланды:

—Йә, сөйлә инде алайса, ни йомыш?

  • Йомыш дип бүген төнлә акча алмашына. Җиһанша абзый, моны әле һичкем белми. Кемгә дә ишетелсә, миңа эштә утыру юк. Заһирәбану әтәйнен сыерга түлисе акчасы әле кулында, янмасын тагын, дигәч кенә болай батырчылык итеп сезнен ишекне шакуым. Ышанып, кулыма бирсәгез, банк ачкычы үземдә, тиз генә акчагызга, кичәге көн белән, янадан чут ачам.

Җиһанша, ә, димәде, жә, димәде, башы әйләнеп китеп, мичкә килеп терәлде. Тормыш тагын рәтләнде генә дигәндә. Тагын шул Әшрәфҗан. Юк ла, бу малайның да, атасының да инде ни гаебе бар? Ярдәм итәргә теләве дә чын булса ... Бөртекләп җыйган акча төн эчендә көлләргә калсын әле.

Җиһанша, бераз рәтләнгән кебек булгач, түргә кереп китте. Тимер- калай тавышы анын сандык ачып азапланганын аңлатып тора иде. Артык дулкынлангач, ачкыч-йозакнын тиз генә җаен таба алмады, күрәсен, бераздан сандык ишегенен ыңгырашып күтәрелгәне, кыштырдап акчалар саналганы, тиеннәр шалтыраганы аңлашылды. Ул да булмый, икмәк төрелә торган ашъяулыкка тартым җәймә тоткан Җиһанша яңадан кече якка чыкты:

—Зиннәтулла дисен инде алайса, акча алмашына дисен инде.Ышаныргамы сина, юкмы? Шул тирәдә эшләгәч, әйткәнен хактыр да, атаңны белгәч, явызлыгын тимәсә дә,сыер акчасы кадәр сыер акчасын кулына тоттырып җибәрергә кул бармый.

Җиһанша Зиннәтулла каршысына идәнгә килеп чүмәште дә ашъяулыкны ачып җибәрде. Бер өем кәгазь акча тирәсендә көндәлектә тотарга дигән бакыры да җитәрлек булып чыкты. Анысын тотып карады Жиһанша, монысын, аннан, тимер акчаларны, өстәлдән тәлинкә алып, шуңа салгач, савыты-ние белән Зиннәтуллага китереп тоттырды:

—Уйладым-уйладым да алмаштырмаска булдым әле мин, балам. Без күрәсене кеше күрмәс. Нинди акча белән алырга килешсәң, шундыйда бирергә кирәк булыр, Әркәшәгә иртәгә китерәм дигән сүзем бар, сүздә тормау яхшы сыйфат түгел. Аллаһе боерса, алмашына нитә калса, сәвит хөкүмәте ярлы кешене алдамас, тиешен бирер... Һәркөн радиу шул хакта әйтеп тора әнә. Жиһанша дигән исем дә бар бит әле минем. Ялганчы атын күтәрәсем килми. Бер дә булмаса, шушы тимер акчаларны гына ал да...

Зиннәтулла, китәргә теләвен аңлатып, бүреген башына киде, тәлинкәне өстәлгә кире куйды:

—Андые алмашынмаячак анын, Жиһанша абзый!

Андые алмашына, мондые юк. Бер дә ышандырырлык кебек түгел иде. Карт, ай-ваена карамый, тимер акчаларны Зиннәтулла кесәсенә шыплап тутырды:

—Яңасын Заһирәбану артыннан гына җибәрерсең.

Зиннәтулла сатулашырга чамалагандай итенсә дә, Жиһаншанын карары нык иде, егетне төрткәләбрәк тә ишектән чыгарып җибәрде.

Ул да булмады еламсыраган бер кыяфәттә Заһирәбану кайтып керде. Атасынын нәрсә әйтәсен алдан ук сиземләгәнгә, сүзне үзе башлады:

—И әтәй, яхшылык эшли торган кешеме сон ул Зиннәтулла?! Шул минем хакка дип кенә тырыша лабаса! Сорап килсәм, кире бормасын тагын, дип, синнән дә куркуы. Әшрәфҗаннар йортына аяк басасым да юк! Әмма дә ләкин тыңлыйсы иде сүзен, алмаштырасы иде акчаны! Утырып янабыз бит!!

Жиһанша ни дип әйтергә дә белмәде. Инде Заһирәсе дә болай чәпченгәч... Намаз укып ятарга да, кояш чыкканчы ук, Мукдунга Әркәшә янына китәргә булды. Зиннәтулла, әле халыкка әйтелмәгән, диде бит ... Ничек тә өлгерергә кирәк иде. Житмәсә, Яңа елга ни дә булса алырбыз дип, банктагы бөтен акчасын алып бетергән иде, чөнки кибеттә әйбернең—юк вакыты, бәяләрнең бик нык күперенгән чагы иде.

Кырык җиденең уналтынчы декабрь иртәсен киң юлын ай нуры яктырткан урман эчендә каршылады ул. Чынлап яктырып җиткәнче, радиу дигәннәре яңа хәбәр җиткереп аваз салганчы, ничек тә Әркәшәгә барып җитәргә кирәк иде. Кешенең күптән ныклап йөрмәгәнлеге күренеп торса да, кемдер бу төндә алайга-болайга узган. Маяк ылысларны бу кышта кар күмә язып яуган. Анда-санда куян-поши эзләре кисеп үткән юл алай да батып чумарлык түгел, төптәрәк шактый ныгыган икән.

Жиһанша хәлдән тайса да, вакытында барып җитте, әле Әркәшә торган гына, ахрысы, кичтән бикләнми дә калдырылган ишекләреннән кергәндә, мич артындагы лаканда юынып маташа иде. Битен соңгы тапкыр сыпырып алды да, сөлгегә сөртә-сөртә. анын янына чыкты:

—Әйдүк, әйдүк, Жиканша, кер, үстәлгә кил, мин казер.

Жиһанша, дивар белән клүнкәсез-нисез генә әзерләнгән өстәл арасына кереп кысылгач, капчыгыннан тәфтишләп төргән акчалы ашъяулыгын тартып чыгарды:

—Менә китердем, санап ал, Әркәшә. Нәкъ килешкәнчә.

Әркәшә, сүзләрен сайлаганын белдертеп торган иреннәрен мимылдатып, өстәлнен каршы ягына утырды. Аннан таралып төшкән акчаларны танышы турысына этәрде:

—Жиканша, синен бу акчака казер сарык батие дә алынмас, мин сиңа буаз сыерымны туттырып чыкардым.

Җиһанша телсез калды Ул шушы төндә генә Әшрәфжаннын. малае районга китеп баруга ук. көнчелегенә чыдый алмыйча, булачак кодага зыян салам дип тә тормыйча. Мукдунга йөгергәнен. Әркәшәгә төндә акча алмашыначагын әйткәнлеген башына да китерми иде. Бераз вакыт сүзсез торганнан сон, ашъяулыкны акчалар астыннан кискенлек тартып чыгарды да. шыбырдап идәнгә коелганнарына да игътибар итмичә, китү ягына кузгалды:

—Син аларны. Әркәшә. утка як. өен салкынрак икән —диде

Ар авылы урамыннан бик төз генә, йөзенә сыкрау галәмәте чыгармый гына узса да. урманны көчкә үтте, авылына чак кайтып җитте Җиһанша. Инде өйдәгеләр дә яналыкларнын сонгысын радиодан ишеткән, кара хәсрәткә баткан иде. Керә-керешенә. Заһирәсе, каршысына килеп

—Нәрсә, әтәй. алдымы—дигәненә атасы кул гына селтәде. Анын көпә- көндез түр сәкегә кереп ятуыннан кара хәсрәттә икәнен аңладылар.

Атна буе су гына капкалап урында ятканнан сон,ниһаять, йорт хуҗасы торды, әмма элекке Җиһаншаны танырлык түгел иде инде: күзләре утырган, чәчләре агарган, яңак сөякләре калыккан

Табын янына килгәч тә:

—Олаеп барган көнемдә бер сыер алып унны кайтарасымны белсәм, гомеремдә сөтле чәй күрмәсәм дә,риза булыр идем кана.—дип кенә әйтә алды.

Зиннәтулла, чыннан да атасы кебек үк миһербансыз зат түгелме, яратуы көчле булдымы, бакыр акчаларны тапшырмаган, тиенен дә тотмаган, хушисле сабын, чәй ише нәрсәләр белән бергә төреп, Заһирәбану артыннан атна дигәндә җибәргән.

Акча алмашынганнан сон кибеткә кайтып тулган таварны алтын бәһасснә дә алырлык түгел иде. Шул көннән Җиһанша абзарга кермәс, чакырып мөгерәгән малкай ягына башын да бормас, сөтле чәйне авызына да алмас булды. Мал-туар бәяләре дә күтәрелеп китеп, инде Әркәшә сыерынын ун бәя генә дә йөрмәгәнен, түләүнен дә кызы Заһирәбануга каласын аңлады. Бөтен өмете туачак бозауда иде.

Җиһанша килер җәйләрне күрә алмады. Авылдашлары, март җылысында, җилләнеп китеп, тегермәнгә төшеп утырган да, ташының суыгын эләктергән икән, дип кенә сөйләштеләр дә,  үз гамьнәре гамь иде,сәбәбен тирәннән уйламадылар, тора-бара бу иртә үлемне тәмам оныттылар. Бөтенләй күзәтүчесез хуҗасыз калган тегермәннәрне бала чага уен җире итте, буасын да буып тормадылар. Хәер, анын инде кирәге бар дип тә уйламадылар Авылга ерактан ут килде, кызы да кияүгә китеп, анасың үзе янына алдыргач, рөхсәт сорап-нитсп тә тормадылар, кешесез калган Җиһанша нигезенә пекарня корып куйдылар.

Төшлектә кибеткә килгән хушисле ипине алырга төшкән Әшрәфҗан карт соңгы араларда, урам буйлап турыдан кайтмыйча, тегермән аша әйләнергә гадәтләнде.Балаларына аның бу гадәте бик тә сәер тоела, үзгәрдең син әтәй димиләр, алмашындың, дигән булалар Вакыттыр инде, алмашынырга да вакыттыр.

Тегермән кебек нык ир иде Җиһанша, ул менә юк тал кебек сыек кордые яши. Аның сеткасында-хушисле ипиләр, бүлешсәң, тирәк төбеңдә чүпләнгән каргаларга да,Әшрәфҗанның оныкларына ла, үзеңә дә җитә ул, әмма авыздан өзеп, балалар эшләгән акчага алынган икмәкне ерткыч кошларга барыбер бирәсе килми.

Кем дип уйлап китте аның турында Җиһанша.

 

"КУ" 03,2010

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев