Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ак эт (хикәя)

Җантай әбигә ничә яшь икәнен берәү дә белми. Ул үзе дә инде яшен оныткандыр. Минем әби әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди. Булса да булыр, кортка, мескен, үлә алмыйча иза чигә икән. Кыз-хатын белмичә сөйләмәс... Иң шомландырганы — төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән...

Сезнең авылдагы Җантай әбине тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Аның өеннән кеше өзелми. Урам капкасыннан берәр ят машина яисә җилкәсенә капчык аскан җәяүле күрендеме, шикләнмәгез, ул Җантай әбине эзләп килгән. Мин инде үзем андый юлчыларга ничә тапкыр юл күрсәттем: мәчет чатыннан зиратка таба менеп китәсең дә кырыйдагы салам түбәле йортка туктыйсың. Авылда бердәнбер салам түбә ул. Җантай әби шунда яши. Килүче бераз аңгырарак булса, тәфсилләбрәк тә аңлатырга туры килә. Җантай кортканың салам башлы йорты укытучы Хаҗәтләрдән ике өй аша гына, дисең... Ә Хаҗәтнең өен тануы җиңел — кыегында язын да, көзен дә кызыл байрак эленеп тора. Кызыллыгы инде аның ташка үлчим, җилдә ашалып, төсен аныклавы да кыенлаша төшкән, әмма камунист Хаҗәтнең кызыл байрактан башканы элмәвенә һич шикләнмәскә мөмкин. Җиргә яртылаш иңгән хәчтерүш өйгә байрак элеп кую — кәкре аяклы кызның сыланып торган чалбар киюе кебек инде дә, нишлисең, бездә шундый кешеләр яши, агайне... Дөресен әйтим, Җантай әбине минем күргәнем юк. Безнекеләрдән аны күрүчеләр кемнәр генә икән? Берничә ел элек авыл башлыгы Рауил Галыч күргән, диләр. Әлеге бердәнбер салам түбәле йортка күптән эче пошып йөри аның. Менә шул беркөнне шакыган Җантай көмпернең ишеген. Бусагадан үтеп йомышын әйтергә дә өлгермәгән, кортка сүзне үзе башлаган:

— Синең ниятең яхшы, кем, улым,— дигән.— Тик мин салам түбә белән яшәдем, инде гомеремнең ахырына килеп җиткәндә, аны калай белән алмаштырмыйм. Алла сиңа исәнлек бирсен, тиздән үзеңне кәҗүнни йорт көтә...

— Соң бит өең авылның төсен бозып тора, без аны сипләп, түбәсен тутыкмас калай белән каплап куйсак, ул көлеп торачак,— дип Рауил Галыч үзенекен сукалый икән.

Тик карчык та киребеткән, тешсез авызын бөрештереп напралум торган: «Калай аша җаныма кояш үтми», — дигән, имеш.

Алдасам, кояш чырае күрмәмен, чистый! Елтырап торган калайдан баш тарткан бит, жүлөр карчык.

Шулай да Рауил Галыч моннан сөенеп чыгып киткән. Берничә көн элек район башлыгы ниндидер ым каккандай тоелган иде, үз янына алырга чамалый, янәсе. Ә безнең авыл халкы «кәҗүнни йортны» бөтенләй бүтөнчө аклады. Бүтәнчә аңлап, борын астыннан зәһәр елмаеп йөрүчеләр дә табылды. Алгарак китеп булса да, шунысын әйтергә .кирәк: ике як та хаклы булып чыкты биредә. Башта Рауил Галыч райондагы зур эшкә күчте, бераздан аны халык «кәҗүнни йорт» дип аңлаган төшкә күчерделәр.

Җантай әбинең йортына көндез генә түгел, төнлә дә киләләр. Кайдан им-том табып бетерәдер... Тик караңгыга яшеренеп килүчеләр им-томга дип кенә шулай озын юлга чыгарлар микән? Кортка әле тагын сөйдерә дә, боздыра да, ди, имеш. Сөйдерүе бер хәл, боздырса бит эшләр яман. Менә минем хатын болай да ыжгырып тора, әгәр дә Җантай кортка килеп, пример, араны боздырса, башны алып бөтенләй авылдан качарга кала.

Үзебезнекеләр карчыктан шуңа күрә бераз шүрлиләрдер. Сихерче белән араң ерак булу хәерле. Көнләшүчеләр дә бар инде. Аңа күпме кеше килә, берсе дә буш кул белән йөрми ич. Әнә Минзукның төрмәдән кайткан малае нәрсә уйлап тапкан бит, ташбаш. Кортканың җилкапкасы төбенә утырып, килеп китүчеләргә налук салган:

— Мин әбинең сиклитаре, кергән өчен ун тәңкә түләгез,— дип әйтә икән.

Озак утыра алмаган, әмма дә ләкин үзе, икенче көнне үк нишләптер ике кулы да Хаҗәтнең өй кыегыңдагы фылак төсле асылынып төшкән. Хәзер кече йомышын үтәргә дә әнисе белән икәү чыгалар, имеш...

Җантай әбигә ничә яшь икәнен берәү дә белми. Ул үзе дә инде яшен оныткандыр. Минем әби әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди. Булса да булыр, кортка, мескен, үлә алмыйча иза чигә икән. Кыз-хатын белмичә сөйләмәс... Иң шомландырганы — төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән. Шуның ике аяк арасыннан үтеп китсә, тынычлап түшәгендә җан бирәчәк, имеш. Ә үлемсезлеге, сихере кирәкмәгәндә бот аерган кыз-хатынга күчеп калачак, диләр.

Дөрес, мондый сүзләргә бар кеше дә ышанмый. Әбинең күршесе Хаҗәтнең мондый ышыр-пошырга бигрәк тә ачуы килә. Дурман да фәлән, ди, сез бит камунизм төзисе кешеләр, шундый сафсата белән баш катырасыз, ди. Бервакытны Җантай әби янына үзе кергән бу. Сораша икән, кайчан туган, авылның беренче камунистларын күреп калганмы? «Хы-рансус» сугышы чыгар алдыннан мине староста малаена ярәшкәннәр иде»,— дигән кортка. Хаҗәтнең күзләре әлҗе-мөлҗе килгән, әмма сиздермәгән, «безнең авыл монда кайчан килеп утырган, белмисеңме?» дип сораштыруын дәвам иткән. «Безнекеләр,— дип әйтә ди мәңгелек кортка,— Казанны алырга Җәнәкәй морза белән йөргәннәр иде...» Хаҗәт шуннан соң кулын селтәп чыгып киткән, карчык бөтенләй саташкан, янәсе.

Ә бит төнлә ак этне авылда күрүчеләр бар. Беркөнне сыер савучы Җәмилә үзе сөйләп торды: «Кара таңнан фермага китеп барам,— ди,— шул ак эт килеп чыкмасынмы, нәгаләт. Мин, аякларым тотмыйча, лап итеп җиргә утырдым. Елт итеп яннан узып китте». Ярый әле вакытында утырган, ул явыз хатынның мәңге үлмәячәген белсәләр, авылда беркемнең яшисе килми башлар. Ә Җантай әбинең, төннәрен ак эт булмый, әллә нәстәгә әверелсен, тавыш-тыны чыкмый, килгән-киткәннөргө налук салырга йөрмәсәң, зыяны тими, тик тагын мең ел яшәсен... Ләкин үзенең генә артык яшисе килмидер, күрәсең. Югыйсә төн буе эт булып әлсерәп йөрмәс иде. Хатын-кызын да әйтим, озак яшәргә нинди чос халык булса да, Җантай әбине алмаштырырга берсе дә атлыгып тормый. Хәер, иртәдән кичкә чаклы чәчең белән җир себерсәң, дөньяда мәңге торасың килмәс, нибуч. Алар болай да төн җиткәндә эт булып урынга авалар ич...

Сүзнең иясе юк, чәчеп ташлагандай, бик тиз тарала бит ул дөнья йөзләренә... Безнең авылда мәңгелек кортка барын да, төннәрен аның ак эткә әверелеп сихерен тапшырырга бүтән кыз-хатын эзләп йөрүен дә ишеткәннәр, бу сүз Казанның үзенә үк барып җиткән. Ә Казанда анда әллә нинди ханым-туташлар бар, безнең хатыннар чуты гына түгел. Мәңге яшисең, дисәләр, эткә түгел, еланга әверелергә дә әзерләре күп. Төнгә генә бит ул. Баксаң, андый сихер Җантай әбидә генә түгелдер дә әле. Шәһәргә барсаң, күзләр маңгайга менә ич: чибәр-чибәр кызлар, хатыннар бозау кадәр ата эт җитәкләп йөриләр. Болар безнең Җантай әби түгел, болар җаен тапкан, күрәсең.

Менә берзаман кичләрен безнең авылга, күз күрмәгән машиналарга төялеп, Казаннан хатын-кызлар килә башлады. Үзләре генә түгел, алар белән таза-таза ир-атлар да килә. Чәчләре кыска итеп алдырган, йөзләре бульдук, муеннарына калын алтын чылбыр асканнар. Болар машиналары белән авыл читендә кала, ә хатыннары җәяүләп кенә югары очка, Җантай әбинең йорты тирәсенә атлый. Караңгы төшүгә анда-монда аякларын аерып баскан хатыннарны күрәсең. Тик теге ак эт кенә күренми. Әллә инде кортка үзенең мәңгелек язмышына күнеккән, әллә үзенең сихерен ят хатыннарга бүләк итәргә теләми.

Хатыннар чибәр, затлы киенгәннәр, берсеннән-берсе бай, менә кемнәргә налук салырга иде дә, теге алтын чылбырлы ирләр кулыңны түгел, үзеңне фылакка әйләндерерләр, адәм төгәнәсе. Без койма ярыгыннан гына карап ятабыз инде, мондый чакта ләң-ләң килүче этләр дә койрыкларын кысып ояларына кереп посалар.

Ул төнне, әллә ни эзләгәндәй, күктә чуен болытлар куышып йөрде. Караңгы төшкәч, җил туктады, дөньяны ниндидер шомлы тынлык басты. Төннең кыл уртасында авыл читендә мылтык шартлаган сыман булды. Котырып яңгыр ява башлады, каладан килгән сәер машиналарның гүләгәне ишетелде.

Иртән, урам буйлап йөгерешкән кешеләрне күреп, мин дә чыктым. «Ак этне атып үтергәннәр!» — дип кычкырды кемдер. Чыннан да, без барганда зират кырыенда ак этнең үләксәсе ята иде. Маңгаенда канлы эз дә бар. Күрәсең, ак этне күргәч, теге мәңге яшәргә җыенган хатыннарны зират янында көтеп торучы ирләрнең берсе түзмәгән, атып җибәргән инде. Бәлки, ул төнлә аны күреп шыр җибәргәндер, бәлки, хатыны инде шул ак эткә әверелгән, дип уйлагандыр...

Әллә нинди эчпошыргыч сагыш иде күңелдә. Шул чакта зираттан дүрт-биш яшьләрдәге малай йөгереп чыкты да ак эткә капланып үзәк өзгеч тавыш белән елап җибәрде. Сары балчыкка буялган нәни куллары белән йөзен ышкып озак елады ул.

Мин бу малайны танымадым.

Җантай әбине шул ук көнне җирләдек. Аның да маңгаенда кечкенә генә кызыл нокта бар иде, дип сөйләделәр. Мин монысына бик ышанмадым, кыз-хатын арттырып сөйләргә ярата бит, үзегез беләсез.

Кич белән дәү бульдозер килеп әбинең салам түбәле өен зират чокырына этеп төшерде.

Йорт нигезендә малайлар озак казындылар әле. Алар бит һәр җирдән хәзинә эзлиләр. Алтын акча тапмасалар да, йорт урынында кылыч сыныгы, ук очлары, чүлмәк китекләре, иске сары кәгазьләр күп чыккан. Ул кәгазьләрдә хәрефләр борынгы, алары да җуелган, укырлык түгел, дип сөйләделәр. Шулай да укытучы Хаҗәт бер сакланган битне Казанга барып тикшертеп кайтты. Бик башлы адәмнәр көч-хәл белән берничә сүзне укый алганнар.

Анда «Әгәр Дә Ки» дип язылган булган...

1998

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев