Тау хуҗасы (хикәя)

Безнең бакча артыннан гына текә бер тау күтәрелеп китә. Мин бу тауга озак-озак итеп карый торган идем. Әбием сөйләгән әкиятләрдәге серле бабай башын хәтерләтә иде бу тау. Әнә аның түбәсендә, уйдык-уйдык булып, ап-ак кылганнар үсеп утыра. Болары – бабайның чал чәчләре. Безнең авыл кешеләре кылганны юкка гына «бабай чәче», дип йөртми, күрәсең. «Бабай чәчләре» талгын җилдә акрын гына дулкынлана. Әйтерсең лә күзгә күренми торган олы бер кул Тау-бабайның чәчен сыйпый, иркәли. Кылганнардан астарак – сап-сары ком. Монысы инде бабайның бергә кушылып үскән куе сары кашлары. Авыл кешеләре шуннан кирпеч сугарга, самавыр чистартырга, идәнне ышкып юарга ком ала. Тауга ике генә урыннан менеп булганга, комны да ике генә урыннан казыйлар. Бу ком базлары бабайның эчкә баткан күзләре булып тоела миңа. Кешеләр ком казый башласа, мин Тау-бабайны кызгана идем. Яз көннәрендә тау битендә кәҗә бәтиләре, сарык бәрәннәре һәм минем ише яланаяклы малайлар сикергәли, каз бәбкәләре үлән чемченеп йөри. Ыгы-зыгы, чыр-чу. Безнең шулай кәҗә бәтиләре белән гөр килеп уйнап йөрүебезне Тау-бабай чокыр-күзләре белән тын гына күзәтеп утыра кебек тоела иде миңа. Әлеге ком базларыннан шактый түбәндә гаҗәеп зур бер таш бар. Бусы – бабайның борыны була инде. Ләкин хикмәт бабайның борынында да, күзләрендә дә, чәчләрендә дә һәм кашларында да түгел. Хикмәт аның авызында иде. Авыз дигәнем – тау итәгендәге Кара чишмә. Аның улагы бар. Улагыннан йөгереп-йөгереп су ага. Яныннан гына олы юл үтә. Җәйге челләләрдә көне буе юл йөреп әлсерәгән юлаучылар безнең Кара чишмәдә рәхәтләнеп юыналар. Юынган саен куллары, битләре, морҗа чистарткан кешенеке кебек, кап-кара була иде. Әйе, безнең Кара чишмәдән су белән бергә бөрчек-бөрчек дегет тамчылары ияреп чыкканын күп кеше белми иде шул. Улактан акканда, алар күренми дә кала. Бигрәк җитез ага шул безнең Кара чишмә. Менә шул шомырт-кара майлы бөрчекләр Тау-бабайның каны шикелле тоела иде миңа. Улакның түбән башы каплап куелган. Чишмә суы улак төбендәге тишектән ага бара, ә дегет, чем-кара булып, өскә утырып кала. Колхозчылар дегетне җыеп алалар да арба күчәре майлыйлар. Менә бит Тау-бабай нинди шәфкатьле! Ул үзенең каны белән кешеләргә ярдәм итә! Ә каян килә икән соң монда ул дегет тамчылары? Нигә алар безнең Кара чишмәдә генә икән? Әнә бит Сарпалы чишмәсендә дә, Яргыт чишмәсендә дә юк ул таплар. Су өстендә таралып торуларын күрсәң иде син аларның! Салават күперендә дә андый төсләр юктыр. Өрсәң ертылырга торган затлы ефәк кебек, мең төрле төсләргә кереп елкылдый. Матур да, гаҗәп тә, серле дә. Менә шуларның барысын да уйлап, мин Тау-бабайга кызгану катыш яратып карап тора идем.

***

Берничә елдан соң без, яланаяклы, ялтыр борынлы шук малайлар, җитди һәм акыллы пионерлар булдык. Җәй көннәрендә бөтен пионер дружинасы колхозга булыша. Малайлар, иртүк торып, ат җигәбез дә көне буе бер-беребез белән ярышып эшлибез. Ә Тау-бабай һаман безне күзәтә. Арбаларны майларга дип Кара чишмә буена килгәч, элеккегеләрне хәтерләп, дөньябызны онытып уйнап ятабыз. Андый чакларда, әлбәттә, бездәй шалкан башларга бригадирның бүрәнәдәй юан имән бармагы да эләккәли иде. Бригадир бер чиертеп җибәрсә, күзеңнән утлар күренә инде. Колхозда эшләгәндә, малайларның иң яратмаган эше – су ташу. Шулай булмыйча соң! Башкалар, эшнең кайнап торган урынында, чүмәләсен бер арбага сыйдырырга тырыша-тырыша печән ташысын, ә син аларга эчәргә су китереп йөр, имеш. Малай-шалай эше. Йөрсеннәр, әнә, дүртенче класста укучылар. Никадәр генә гарьлек, никадәр генә оят булмасын, бригадир кушкач, беркөнне су ташучы булдым. Камыт-ыңгырчакның иң аламасын, арба-тәгәрмәчнең иң тузганын, атның үгездән дә ялкавын бирделәр. Ярамаган, имеш, су ташучыга. Эндәшми-тынмый гына, борынымны тарта-тарта, атны җиктем, һаман маңгайга төшеп интектергән тыңлаусыз «кәҗә сакалымны» мең дә беренче мәртәбә бугай инде юешләп, ачу белән артка сыпырып куйдым да эшкә киттем. Яргыт чишмәсеннән бер мичкә су тутырдым, арба артына асып куйган зур дегет чиләген Кара чишмәдән тутырдым да кырга юнәлдем. (Бригадир хәзер арбаларны кырда гына майлата, Кара чишмә буена җибәрми, югыйсә без уйнап ятабыз, янәсе.) Атым ташбака кебек акрын кыймылдый. Ватык тәгәрмәчләр әйләнгән саен, һаман «шы-гыр-р», «шы-гыр-р», «а-выр-р», «а-выр-р», дип, туктаусыз ыңгырашып бара. Кояш кыздыра. Юл кырыенда «чар-р», «чар-р», дип кычкырган чикерткәләргә кадәр ачу килә. Тузанлы юлдан миңа каршы ике егет якынлашканы күренде. Карале, икесе дә пардан киенгән. Башларында колхоз казаны кадәр эшләпә, тик казан кебек тирән түгел – сай, кара түгел – сары. Өсләрендә – яшькелт гимнастёрка. Чалбар балаклары безнең пионер быргысы кадәр генә, тап-тар. Шәһәр егетләредер инде. Аркаларындагы капчыкларның тышында сигез-тугыз кесә. Ә кулларында – озын саплы ялтырап торган чүкечләр. Чүкечнең бер ягы сабан төрәне шикелле кәкрәеп тора. Менә монысы сыерчык оясы ясарга ярар иде миңа. – О, егет, исәнме? Бик сусадык, су эчер әле, – диде болар, килеп җиткәч. Бик исем китмәгән кыяфәт белән генә, мичкәдән чиләккә су агызып бирдем. Йотлыга-йотлыга эчәләр. Капчыкларына карыйм, таш тутырганнар. Әйе, әйе, безнең Таубабай итәгендәге кебек гап-гади ташлар. Һе, кеше тырышып-тырышып печән җыйсын, ә бу җир җимерер егетләр кырда таш җыеп йөрсен, имеш... – Әллә йомран үтерергә кирәк булдымы? – дип көлеп куям тегеләрдән, капчыкларына төртеп. – Кирәкле ташлар алар, – дип елмая дегет чиләге янында кайнашучысы. Кинәт ул бармагын дегеткә тыгып алды да, минем борын төбенә китереп, күзләрен уйната-уйната: – Каян алдың моны? – ди. – Нигә шаккаттың, безнең Кара чишмәдән чыга ул! – дим. Тегеләр әле миңа, әле бер-берсенә караштырып тордылар да икесе берьюлы: – Алып барчы безне Кара чишмәгезгә, – дип ялына башладылар. – Без – геологлар. Безгә ул чишмәне күрергә кирәк. Геологлар, дигәч, мин инде аларның ни өчен капчыкларына таш тутырганын аңладым. Бераз гына уйлап тордым да: – Әйдәгез, суны колхозчыларга илтеп бирәбез дә бригадирдан сорап китәбез. Тау-бабайны да күрсәтермен үзегезгә, – дидем. Кара чишмәдәге дегет тамчыларын күргәч, әй шатландылар да инде үзләре. Кочаклашалар, көлешәләр. «Яшь геолог», – дия-дия, мине һавага чөяләр. Бераздан тынычлангандай булдылар, капчыкларындагы кечкенә шешәләргә әлеге дегетне тутырдылар. Ул әле дегет тә түгел, нефть икән – ягъни кара алтын. Моның шулай булуын белгәч, мин дә бик шатландым. Күр инде, безнең Тау бабабыз нинди кыйммәтле хәзинәне кочаклап, саклап утыра икән. Әгәр аннан кара алтын табылса, безнең авыл өчен нинди зур горурлык булачак! Геологлар чишмәне, Тау-бабайны һәм ялкау алашам белән мине фоторәсемгә төшерделәр. Озак та үтмәде: – Йә, Гали дус, көтеп кенә тор, озакламый вышка алып киләбез. Сиңа геологларча зур рәхмәт, – дип китеп тә бардылар. Кичтән бу хәлне үзләрен зурга куеп йөрүче мактанчык малайларга сөйләп, борыннарына чиерттем бит, әй!

***

Көн дә геологлар киткән яктан вышка көтәбез. Тау башына да менеп карыйбыз. Юк та юк. Бөтенләй уйламаган көнне, бөтенләй көтмәгән яктан килеп чыкты ул. Беркөнне Сарпалы тавы ягында, җирдән үсеп чыккан шикелле, ниндидер бер сәер багана күтәрелә башлады, һаман үсә дә үсә бит бу. Малайлар, яхшылабрак карарга, дип, өй түбәләренә, агач башларына үрмәләдек. Шул арада кайберләре юрарга ук тотынды. Берсе: «Сарпалыда шундый ук биек таган коралар», – ди. Икенчесе: «Ферма төзиләрдер», – ди, кайсылары электр баганасына юрый. Тик бу юрауларның берсе дә дөрескә чыкмады. Берничә сәгатьтән, инде гигант багананың зур тракторлар сөйрәп килгән нефть вышкасы икәнлеген шәйләргә була иде. Сөйрәп китерделәр дә Кара чишмәдән бераз аскарак, теге дегет улагыннан түбәнгәрәк утыртып та куйдылар. Вышканы алып килгәндә, тракторчыларга болайрак тарт, тегеләйрәк кит, алгарак бар, арткарак кал, дип күрсәтә-күрсәтә килгән абый, безне абайлап: – Сез, егетләр, без югында вышканы алып китә күрмәгез тагын, – дип шаяртып та куйды. Аннан ул, каяндыр мине танып: – Ә, синмени ул нефтьне табучы! Күрдем, айгырың белән төшкән рәсемеңне күрдем, – дип, минем җилкәдән кагып куйды. Вышка артыннан ук зур-зур арбаларга әллә ниткән, без күрмәгән машиналар, торбалар төягән тагын берничә трактор килеп җитте. Ике-өч көннән инде, Таубабайның колагын тондырырлык итеп, моторлар да үкерә башлады. Кичләрен вышка Яңа ел бәйрәмендәге төсле бизәкле зур чыршыга охшап кала. Уннарча электр лампалары белән чуарланган вышка-чыршыдан Таубабайга мул булып электр нурлары төшә. Әле ул һаман нәкъ мин малай чактагы кебек тыныч кына утыра бирә. Чокыр-күзләре белән күкне, җем-җем итеп очкан иярченнәрне күзәтә. Мин инде аның күзләренә кызганып карамыйм. Чөнки иярченнәрдә аның да өлеше бар. Ул биргән ягулык белән галәмгә кадәр менгәннәр бит алар. Тау-бабайның чокыр-күзләре елмая. Тау бабай бәхетле – ул бит хәзер безнең авылның кара алтын хәзинәсе хуҗасы да!..
Фото: nrgibroker

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: