Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Буровойда иң өлкәне − Баязит. Дистә елдан артык инде Сәетгали белән алар бер арбада. Нефть эзләү хезмәтенең күп кенә борчу-мәшәкатьләрен дә, шатлыклы мизгелләрен дә бергә кичерделәр. Сәетгали аңа үзенә ышанган кебек ышана. Шулай да, доганы укыган саен савабы арта дигәндәй, вахтага баскан хезмәттәшен кисәтте:

− Дустым, проект тирәнлегенә җитеп киләбез. Аңлыйсыңмы? Соңгы метрлар булырга мөмкин. Зинһар, су белән саграк кыланыгыз инде, ярыймы! Күршеләрнең хатасын кабатлый күрмәгез!

Баязит, ризалыгын белдереп, җиңелчә генә баш кагып куйды. Олпат ирләрчә салмак адымнар белән эш урынына − платформа күперчеккә менеп басты.

Элегрәк Сәетгали аны укырга да кыстап караган иде дә:

− Миңа хәзер кырык биш яшь. Оныклар белән әвәрә килер вакыт җиткәндә, нинди уку инде ул? – дип кул гына селтәде. Ә үзе буровой эшенең бөтен нечкәлекләрен дә белә. Хет бүгеннән мастер итеп куй, югыйсә.

Сәетгалигә эш барышын көннекен-көнгә журналга теркәргә кирәк. Ул вышкадан арырак урнашкан будкага кереп китте. Стеналарда киләчәктә оҗмах тормышы вәгъдә иткән лозунглар, битен-күзен сакал-мыек баскан юлбашчыларның саргаеп беткән, сабый төчкерсә дә, нидәндер өреккәндәй калтырап куя торган портретлары, дөньяда гаме булмагандай, һаман элеккечә сыңар кадакта эленеп тора иде. Сәетгалигә лозунгларның «Партия торжественно заявляет: что нынешнее поколение советских людей будет жить при коммунизме!» дигәне ошамый. Бик тиз бит! Бик тиз!

Җиңел генә табылган малның кадере булмаган кебек, коммунизм дигәннәренең дә кадере булырмы? Коммунизмга чыгабыз, дип эшләмичә, бот күтәреп ятсаң, кем сине ашатыр? Әби әйтмешли, эшләмәсәң эш көне − ни ашарсың кыш көне? Тешсез әбекәйнең сүзе бер колхозчылар өчен генә түгел, барча гавам өчен дә пәйгамбәр хәдисләре кебек. Буш хыяллар белән генә рухланып ерак китә алмассың... Лозунгларның «... догоним ... перегоним Америку...» дигәне дә бар.

Яшьләр, авыз күтәреп: 

− Куып җитәрбез, узып китәрбез

Американы якын елларда,

− дип җырлап йөриләр дә ул. Ә менә ничек куып җитәргә дә, ничек узып китәргә? Бу минутларда ихтыярсыздан Сәетгалинең хәтеренә халык арасында таралган:

− Американы куып җитәргә ярый. Ләкин узып китәргә ярамый. Чөнки безнең артыбыз шәрә. Оятка калырбыз! − дигән мәзәк килеп төште.

Ул, гадәтенчә, сизелер-сизелмәс кенә, үзалдына елмаеп куйды. Ярар, болар турында югарыдагылар баш ватсын. Һәркемнең үз эше. Сәетгали өстәл артына барып утырды. Өстәл янында «смирно!» басып торган шкафтан, үрелеп, көндәлек эш журналын алды. Журналга тотынганчы, егетләре бораулаган метрлар турында уйлады. Миллион еллар элек җир куенында барлыкка килгән токымнар серләрен җиңел генә теләсә кемгә ачмаган. Аларга кадәр дә, айлар, еллар буе көчәнеп тә, буш кул белән, тәртәләрен кире борганнар булган бит.

Сәетгалиләр, шөкер, проект тирәнлегенә җитеп киләләр. Керн үрнәкләре дә өметләндерерлек. Ходай кушса... шулай да шикләндерә.

Сәетгали эш журналының кирәкле битен ачты. Фикерләрен туплап, тәүлек эчендә башкарган эшләрне барларга тотынды.

Ул арада кемнеңдер, будка баскычын дөбердәтеп, кабалана-кабалана күтәрелгәне ишетелде. Йә Аллам! Мастерның күңелен шөбһәле уйлар өермәсе биләп алды. Корт чаккыры! Буровойда бер-бер хәл булган ахры?! Ул кулына каләмен тоткан килеш катып калды. Нинди хәбәр алып килер бу аяусыз дөпелдәгән адымнар? Будкага ук кебек атылып, авызы колагына җиткән Булат килеп керде.

− Сәетгали абый, сөенче! Нефть чыкты бит! Нефть!!! Нефть чыкты!!! Егет эчендә кайнаган шатлык хисләрен тыеп торырлык халәттә түгел иде. Ул, бала-чага шикелле, кулларын баш өстендә болгый-болгый, үрле-кырлы сикерергә тотынды...

− Нефть чыкты!!! Нефть!!!

***

Урман буендагы юлдан җилдереп килә торган җиңел машина күренде. «Җилдерә» сүзе бу очракта, бәлки, туры килмидер дә. Чөнки юл тигез түгел − ат юлы гына. Чокырлы җирләрдә машина күздән югалып тора да, уйсулыкны үткәч, калкавыч сыман калкып чыга. Йөртүчесенең моңа исе китми ахры, каядыр ашыккандай, машинасын «чыбыркылавын» белә. Тигез җирләрдә машина, чыннан да, ярыйсы гына җилдерә.

Шофёр янәшәсендә утырган план бүлеге инженеры Любовь Степановна ерактан ук вышка тирәсендә кешеләрнең күплегенә игътибар итте. «Шайтан алгыры! Авария булган ахры. Өч сменаны да аякка бастырганнар. Ике көн элек кенә «48 нче»дә булганы җитмәгән. Инде тагын?! Горшковныкылар өчен дә бер кочак аңлатма яздырганнар иде. Чүп өстенә чүмәлә − монда тагын...» − дип башын чайкап алды. Гадәттән тыш хәл − ЧП, ул бер буровой өчен генә түгел, тулаем идарә өстенә кара тап булып төшә. Югарыдагылар да, шуны искәртеп, «чеметеп» алырга яраталар. Әмма вышкага якынлашкан саен, аның фаразлары иртәнге томан сыман әкрен генә тарала башлады. Чөнки чырайлары кырысланган, борчылып тәмәке пыскыткан яисә инструмент күтәреп тыз-быз йөгерешкән кешеләр дә күренми. Киресенчә, бораулаучыларның йөзендә елмаю, нәрсәгәдер шатлану чалымнарын шәйләргә була иде. «Әһә! − дип фаразлады ханым, − болар үзләренең беренче урынга чыкканнарын каяндыр ишетеп алганнар да шуңа шатланалар инде». Ханым, аларның куанычына сөенеч өстәмәкче булып, машинадан чыгуга, төрелгән ватман кәгазе «Яшен»не җәеп җибәрде.

− Менә, күрәсезме, ниһаять, сезгә дә бәхет елмайды. Сезнең «47 нче» вышка самолётта оча! Ә ташбакада... Ханымга җәелеп китәргә ирек бирмәделәр.

− Любовь Степановна, безгә хәзер самолёт кына аз. Безнең вышканы космик ракетага утыртып ясарга кирәк иде. Күрмисезмени, Баязит вахтасы егетләренең кыяфәтен?!

Ханым шунда гына вышка-манараның кыл уртасында скважина өстендә эш киемнәре лыч булып нефтькә баткан кешеләрнең ургылган җир маен туктатып йөрүләрен абайлап алды. Сәетгали дә шулар арасында кайнаша. Ир уртасы булып килгән мастерның йөзе бүген май кояшыдай балкый иде.

− Нәрсә, Сәетгали Исламович, чыганакка туры килдегезме? Әллә инде мәйданга тап булдыгызмы?

Геологлар зур булмаган нефтьле урынны чыганак дисә, зуррагын мәйдан, диләр. Ә тагын да зуррак мәйданны биләгәнен, башларын югары чөеп, нефть ятмасы, дип атыйлар.

Сәетгали башын күтәрде:

− Анысын геологлар әйтер инде, Любовь Степановна. Безнең өчен иң мөһиме: йокысыз төннәребез заяга узмады. Нефть табылды!

Ханым, беркавым эшне күзәтеп торганнан соң, һушына килеп, мастер Сәетгали Сабиров җитәкләгән «47 нче» буровой эшчеләренә социалистик йөкләмәдә каралган премиягә приказ әзерләп, иртәгә үк директорның өстәленә куярга кирәк, дип, күңеленә беркетте.

Монысы фаразламыйча да хәл ителә торган мәсьәлә иде.

***

Ургылган нефтьне туктату өчен байтак вакыт китте.

Булат, смена бетүгә, тиз генә юынып алды да, ашыга-ашыга, чиста киемнәрен киде. Көзге алдында кыяфәтен тәртипкә китерергә тотынды.

− Син нәрсә, бүген ураза что ли? Чәй дә эчмичә кая ашыгасың?

− Бүген Суыксуда концерт була. Казан артистлары килгән. Соңга калам.

− Боксёр перчаткаларыңны да ал инде. Суыксу егетләре тагын күзеңне күгәртеп кайтармасыннар.

Булат, исе китмәгән кыяфәттә, кулын селтәп куйды:

− Ә без егетләр белән аңлаштык инде.

Булатның концерттан бигрәк Гөлгенәне күрәсе, тизрәк нефть табылу шатлыгы белән уртаклашасы килә иде. Сөйгәнен сөендерерлек икенче зур шатлыгы да бар егетнең. Сәетгали абыйсы аны ялга киткән Зиннур урынына помбур – ярдәмче итеп куйды. Булат өчен бу зур вакыйга! Аның хыялына таба ышанычлы да, өметле дә бер адым иде...

Егет бүген гомердә булмагандай чиксез шат. Җир-Анабыз, куенында миллион еллар саклаган бер серен ачты! Булат Суыксуга таба әллә атлый, әллә йөгерә, әллә хыялында очып бара иде. Ул урман яңгыратып җырлап җибәрде...

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: