Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Тимерне кызуында сугарга яраткан Сәетгали икенче көнне кул астында эшләүчеләрнең барысын бергә җыйды һәм КТУ (коэффициент трудового участия) – эшкә мөнәсәбәтеңә яки эшкә ничек катнашуыңа карап, хезмәт хакын билгеләү мәсьәләсен күтәрде. Баязит вахтасындагылар хупласа да, Донгузовныкылар:

– Безнең бораулаган метрлар башкаларныкыннан ким түгел. Ни өчен без хезмәт хакын алардан ким алырга тиеш? – дип, теше-тырнагы белән каршы төште.

Сәетгали, туктагыз, тынычланыгыз дигәндәй, кулын күтәреп, кисәткән шикелле итте.

– Григорий Иванович, монда эш бораулаган метрларда гына түгел. Без барыбыз да бер коллектив, бер команда кешесе! Бер-беребезгә карата хөрмәт кирәк. Смена тапшырганда, бөтенесе ялт иткән булырга тиеш. Смена төгәлләгәннәрнең ял итәсе бар, алмашка килгәннәргә тизрәк эш башларга кирәк.

Сәетгали мәсьәләне үзенчә чиште.

– Карагыз аны, әгәр бер атна эчендә хәл үзгәрмәсә, мин бу мәсьәләне кабат күтәрәчәкмен! Буровойда мастерның сүзе – закон! Кисәтүнең тәэсире булды – Донгузовныкылар акылга утырды. Кесәңә суга башласалар, утырмый кая барасың! Әби әйтмешли, нибуч, утырырсың!

***

Таң атып килә. Күк йөзендә сизелер-сизелмәс кенә яктылык шәйләнә. Үләннәргә иртәнге чык төшкән. Булат белән Гөлгенә яланаяк инеш өстендәге басмада утыралар. Бүген аларның сүзе нефть тирәсендә.

− Нефть дип нишләп шулай бөтен ил купкан? − дип кызыксына Гөлгенә.

− Радиодан да нефть турында сөйлиләр. Авылга лектор килсә дә, шул нефтьне телгә алмыйча калмый.

− Чөнки нефть ул – ил байлыгы, ди безнең Сәетгали абый.

− Ә аның файдасы безгә булырмы икән соң?

− Ник булмасын?! Сез менә куыклы лампага ни саласыз?

− Шуны да белмәскә! Кәрәчин инде, − ди кыз, үпкәләгән сыман.

− Сельпо кибетенә китереп саталар.

− Җир сөрүче тракторларның багына нәрсә салалар?

− Солярка диләрме соң инде, − ди кыз, шикләнебрәк.

− Ә машиналар нәрсә белән йөри?

− Бензин белән инде.

− Менә күрдеңме? Боларның барысы да безнең нефтьтән ясала! − ди егет, бераз һаваланып.

Аннары тагын ниләр өстәргә икән дигәндәй, бермәлгә тынып тора. Шулчак келт итеп Сәетгали абыйсының сүзләре исенә төшә.

− Ул гына түгел, − ди ул, кабынып.

− Өстәлгә җәя торган клеёнка, пластмасса савыт-саба... Барысы да нефтьтән ясала.

Кыз өчен болары Америка ачуга тиң яңалык. Моңа кадәр уена да китермәгән шаккатардай хәбәр.

Булат, аякларын суга тыгып, киленнәр кер чайкаган шикелле, бер алга, бер артка селтәп «чайкарга» тотынды. Берара иртәнге тынлыкны су шупырдаганы бозып алды. Әмма озакка түгел.

− Ай-яй суының салкынлыгы! Җелегеңә үтәрлек. − Егет, салкыннан куырылып, аякларын судан чыгарды.

− Авылга Суыксу исемен юкка гына кушканнар дисеңме?

Чалбар балакларын тезенә кадәр сызганган Булат, басма аша үтеп, чыклы үлән өстеннән яланаяк йөгерергә тотынды. Җылынмакчы инде, янәсе. Гөлгенә тыенкы гына көлеп җибәрде (кычкырып көлмә – бәхетеңне куркытырсың, ди аңа әнисе).

- Иртәнге чык җылырак дип уйлыйсыңмы?

Егет, беркадәр ара йөгереп килде дә, кабат басмага кереп, аяк киемнәрен киде.

Әбиләр җәйге төнне бер саплам җеп кебек, диләр. Күк йөзе инде сизелерлек яктыра бара. Саубуллашырга вакыт. Булат кызны иңбашыннан кочаклап алды.

− Гөлгенә, менә күрерсең, мин, һичшиксез, Сәетгали абый кебек мастер булачакмын! Бу әле беркемгә дә әйтелмәгән, егетнең күңел түрендә бөреләнеп, аны һәрдаим алгысытып торган хыялы!

− Аның өчен күп укырга кирәктер шул.

− Укуы аның биш елдан артык түгел инде. Ә менә Сәетгали абый кебек тәҗрибәле мастерга әверелгәнче, еллар буе буровойда куна-төнә ятарга, бурильщиклар белән бер пот тоз ашарга кирәк.

Гөлгенә кинәт Булатның кочагыннан ычкынмакчы булып омтылды. − Кит моннан, тәҗрибә туплаганчы, буйдак булып йөрергәмени синең исәбең? Булат көлеп җибәрде, кочагыннан ычкынырга талпынган кызны тагын да ныграк кысып кочты, күпереп торган чәчләреннән үпте.

− Җанкисәгем, тәҗрибә туплаганчы өйләнми йөрсәң, беләсеңме, сакалың билеңә җитәр! Җә Донгузов шикелле «вечный холостяк» булып калырсың. Әнә, Сәетгали абый тәҗрибә туплаганын көтеп тормаган: институт бетергәч тә яраткан кызына өйләнгән дә куйган. Өч малае бар. Олысы егет булып килә.

Егетнең ихластан сөйләгән сүзләренә ничек ышанмыйсың инде?! Ышана Гөлгенә, ышана! Әмма әлегә аның сыерлар савасы, малларын көтүгә куасы бар. Кыз, егетнең кайнар кочагыннан ычкынып, иңнәренә канатлар куйгандай очынып, авылга йөгерде.

***

Сәетгали конторадан күңелсез хәбәр алып кайтты. Күрше буровойда ЧП булган: скважиналары ишелеп, инструментлары забойда кысылып калган. Бу хәбәргә барысыннан да күбрәк Булат борчылды. Әйтерсең, көтелмәгән хәл аларның сменасында, аның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан.

− Сәбәбе нидә икән? − дип төпченә башлады.

− Ашыккан ашка пешкән, ди, – Сәетгали, үкенгән кыяфәттә, җиңелчә генә башын тирбәтеп алды.− Метрлар артыннан куып, суны күбрәк кулланганнар.

Әйе, күп сөйләгән кеше турында да сүзенең суы күбрәк, диләр. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш шул.

− Күпме бораулаганнар икән соң?

− Мең метрдан артык, ди.

− Да-а, жалко инде. Борчылуы йөзенә чыккан Булат тагын телгә килде:

− Хәзер бер чакрым торба җир астында каламыни инде?

− Башыңны эшләтергә кирәк, энем, белдеңме?

− Ә нишләргә соң? Мондый хәлдән чыгарга берәр әмәле бармы? Әмәле-ысуллары бар инде барын. Әмма аварияләр төрлечә була шул. Барысы турында да тәфсилләп сөйли башласаң, сүзең озынга китәр. Ә бу егет төбенә төшмичә туктамаячак. «Аңа «Почемучка» кушаматы гына аз. Булат бер ябышса, талпан кебек!» ди Донгузов аның турында. Сәетгали, өстән-өстән генә булса да, аңлатырга тотынды. 

Бу очракта, борауны турбинасы белән өзеп калдырырга туры киләчәк. Ә аның өчен забойга торпедо төшереп шартлатырга. И аннан соң бер якка авышып бораулауны дәвам итәргә була. Булатның күзләре очкынланды.

− А-а, алай итеп тә буламыни, Сәетгали абый? – диде.

Сәетгали, гадәттәгечә, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп алды.

− Ни чарадан бичара дигәндәй, бик кыен булса да мөмкин инде, була.

Аларның әңгәмәсен тыңлап торган Зиннур, белдеклеләнеп, сүз кыстырып куйды.

− Бик теләсәң, чалбарны да баш аркылы киеп була ди. Так что... Помбурның сүзләре Булатның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып очты. Аңа Сәетгали абыйсы сөйләгәне күпкә кызыграк иде.

− Мастерлары сез әйткәннәрне беләме икән соң?

− Ә мин Николайны күрдем инде. План бүлегенә отчёт биреп чыкканда, ул да конторада бүлмәдән бүлмәгә кереп чабулап йөри иде. Киңәшләр бирдем.

Егет шуннан соң гына җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй тынычланып калды.

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: