Кемгә сөйлим серләремне... (дәвамы)

( Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Баязит, вахтага басканда, тагын су турында сүз кузгатты.

– Нәрсә, мастер, кайчан суга күчәбез? Яңа ысул, диләр ич. Сәетгали, 48нче буровойдан кайтканнан соң, бу турыда байтак баш ваткан һәм, ахыр чиктә, бер карарга килгән иде инде.

– Әйткәнемчә, яңалыкка мин тамчы да каршы түгел. Әмма безнең татарда, иске балта киндер чабарга булса да ярый дигән мәкаль дә бар бит әле. Йомшак катлам, шуыша торган тотнаксыз плывун шикелле, болай да суга бай була. Ә без аңа тагын су өстәсәк, үзебез үк скважинаның ишелү ихтималын арттырачакбыз. Без ул йомшак катламны үткәндә, глина-измә белән эшләрбез. Ә суны доломит кебек каты токым бораулаганда кулланырбыз. Аңладыңмы?

Баязит аңлаганын да, ризалыгын да белдереп баш какты. Ул мастерларын күзалдында тотып, ихтыярсыздан: «Ну баш та бар инде моңарда!» – дип, үзалдына елмаеп куйды.

***

Верховой Булатның эш урыны кырык бер метрлы буровой каланчасының иң биек мәйданчыгында. Тирә-яктагы басу-кырлар, урман-болыннар, төбендә күз яше кебек чишмә сулары саркып яткан ерганаклар да уч төбендәге сыман аңа. Әйләнә-тирә сокланып туймаслык манзара! Егет, баскычның тимер тоткаларына тотына-тотына күтәрелгәч, барысы да үз урынындамы дигәндәй, тирә-якка күз сирпеп алганнан соң, аның карашы урман буенда утырган Суыксу авылында туктап кала. Дөрес, аңа авылның бер очы гына күренә. Шулай булса да, Гөлгенә яшәгән авыл ич ул! Э-эх, беләсе иде, бу минутларда ул нәрсә эшли икән? Бүген килер микән?

Аңа озак хыялланырга ирек бирмәделәр.

– Булат, ты чего там, уснул чтоли? Ыргакны төшер! Майна! Зиннур шулай ике телне бутап сөйләргә ярата инде.

Булатка күп көч куясы түгел. Кнопкага гына басасы. Электр ярдәмендә эшли торган чыгыр дөбердәп аска төшеп китте. Мастерның ярдәмчесе Зиннур ыргакка торба башын эләктерүгә, кабаланып (аңа метрлар кирәк, эшсез үткән көннәрнең бурычын кайтарасы бар!), Булатка команда бирде.

– Вира! Тизрәк кылан инде, Булат! Әйдә, вира!

Болары катлаулы түгел. Ә менә күтәрткән торбаңны «смирно» бастырып аска төшергәндә, орды-бәрде генә эшли алмыйсың инде. Монысы, Баязит абыйсы әйтмешли, «ювелирная работа!» Кран ыргагында асылынып торган торбаны җир куенына чумып барганы белән тоташтыру сакланып кына эшләнелә.

Баязит, ярдәмчесе кыбырсый башласа:

– Кая ашыгасың! Каударлану ул, энем, борча тотканда гына ярый, белдеңме? – дип, аны шунда ук урынына утырта.

Сәетгали Булатны эшен җиренә җиткереп, намус белән эшләгәне өчен генә түгел, бигрәк тә кызыксынучан булганы өчен ярата. Әзрәк буш вакыты булдымы, ясле баласы шикелле «Бусы ни өчен?», «Монысы нәрсәгә?» дип, буровикларга бер-бер артлы сораулар яудыра. Җавап табып кына өлгер! Хезмәттәшләре аңа «Почемучка» дигән кушамат чәпәп куйдылар.

Сәетгали, вакытлы-вакытсыз бимазаласа да, егетне:

– Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Бар, эшеңдә бул! – дип куып чыгармый. Әнә бит, Ока елгасы буендагы бер авылда сыерлар көтүче Ваня исемле малай да, малларын эчерергә елгага алып төшкәч, аргы як ярдагы җир катламының төрле-төрле икәнен күреп гаҗәпләнә. Ни өчен берсе ак, икенчесе кызыл, өченчесе... Ә тагын да астарак ниләр бар икән?

Кешенең күңеленә ачкыч таба алсаң гына серен сөйли. Җир-Анабыз да шулай: куенына үтеп керә алсаң гына серләрен ача. Көтүче малай да төпченә башлый. Кызыксынып укырга керә. Һәм ахыр чиктә нефть геологиясендә Иван Губкин дигән галим барлыкка килә. Академик дәрәҗәсенә ирешә. Безнең төбәктә җир куенына үтеп керергә омтылучылар унтугызынчы гасыр ахырында да, егерменче гасыр башында да булган, анысы. Бөгелмә алпавыты Николай Малакиенко Түбән Кармалка авылы янында утыз биш сажень тирәнлектә кое казытып, ике мең пот битум һәм сиксән чиләк җир мае суыртып алган. Аннан соң ун ел чамасы узгач, Америкадан Шандор дигән бәндә килеп, Шөгер авылы янына скважина кора. Аппетиты зурдан була ул акча янчыгының. Әмма 354 метр аска төшеп тә көткән нәтиҗәгә ирешә алмагач, кайтып китәргә мәҗбүр була. Дөньяда иң зур капиталистик фирма хуҗасы Нобель дә 1910-1914 елларда Идел буенда эзләнү эшләре башлап карый. Нәтиҗәсе генә уңышсыз. Җир-Анабыз серләрен «сөйләргә» ашыкмый.

***

Инженер дипломы алган Иван Губкин революциядән соң да эзләнүләрен туктатмый. Әгәр Идел-Урал төбәгендә кайчандыр битум табылган икән, кайдадыр, тирәндә нефть булырга тиеш, дип фаразлый. Бораулаганда чыккан тау токымнарына таянып, үзенең фикерен дәлилли. Ә җир мае капиталистларга гына түгел, коммунистларга да кирәк. Чөнки елдан-ел фән алга бара. Төрле тармакта яңадан-яңа ачышлар ясала. Техника камилләшә. Дөньякүләм колач җәйгән прогрессны, «ата коммунист» булсаң да, син берничек тә туктата алмыйсың...

Дистә еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, Иван Губкинның фаразлары раслана. 1932 елны, Башкортстанның Ишембай дигән саласы янында сигез йөз метр тирәнлектән нефть фонтаны ата! Аннан соң Татарстан туфрагында да килмешәк Шандорларга, Нобельләргә серен ачмаган Җир-Анабыз әкренләп серләрен «сөйли» башлый. Нәтиҗәдә, Баулы, Шөгер, Писмән яклары танымаслык булып үзгәрде. Бәрәкәте генә булсын...

Элегрәк:

Китәм инде, китәм инде,

Китәм Азнакайларга.

Азнакайларда да тормыйм,

Китәм әллә кайларга...

– дип, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә бәхет эзләп чыгып китәргә әзерләнгән яшьләребез дә туган туфрагында кала башлады. Туган җиребездә дә бәхетле булып яшәргә мөмкин икәнлегенә инанды.

«Максат итеп куйса, бу егеттән дә нефтьче чыгачак», – дип өметләнә Сәетгали. Бирсен Ходай! Үзебезнең егет! Нефть исеннән бигрәк, акча исен сизеп, әллә каян килгән килмешәкләргә ышаныч юк. Алар далада, җил уңаена тәгәрәп йөрүче тамырсыз дүңгәләк шикелле... Бүген монда, иртәгә Кәҗә авылында...

Беркөнне Булатны Суыксу егетләре тукмап кайтарган. Атна буе күгәргән күз белән йөрде. Ә ул һаман үҗәтләнеп шунда чаба. Катык сатучы кыз тәмам башын әйләндерде егетнең. «Э-эх, яшь чаклар!..» – дип көрсенеп куя Сәетгали, сүрән генә үзалдына елмаеп.

Уйласаң, үз гомерендә байтак нефтьче тәрбияләп үстерде ул. Араларында галстук таккан, инде ярыйсы гына югары үрләгән җитәкчеләр дә бар. Әнә бит, бүгенге көндә остазын узып, «самолётка утырган» Николай да аның шәкерте.

***

Бораулаучы-разведчиклар өчен шунысы табышмак: бораулыйсың, бораулыйсың, аста нефть бармы – юкмы, белмисең. Хәер, уйласаң, Җир-Анабызның өске каты да төрледән-төрле: кайдадыр уңдырышлы кара туфрак булса, кайдадыр бер тамчы суга тилмергән ком чүле, берсеннән-берсе биек таулар, иксез-чиксез диңгезләр, океаннар... Галимнәрнең, әлегәчә, аларның да серләренә төшенеп бетә алганы юк. Ә җир асты серләре турында әйткән дә юк! Шуңа күрә проект тирәнлегенә җиткәнче, нефть исе киләме-юкмы икәнен ачыкларга (фаразларга дисәң дә ярыйдыр!), җир катламын төрле ысуллар, төрле катлаулы приборлар белән тикшереп карыйлар. Геологлар: «Нефть бар!» – дисә, буровой гөрелтесе күңелгә ятышлы көйгә әйләнә. Әмма алардан соң килгән геофизиклар: «Булуы икеле», – дип, күңелгә шом сала. Андый чакта балтасы суга төшкән кеше кебек йөрисең.

Тикшерү ысулларының магнитометрик метод дигәне дә бар. Сәетгалинең күңеленә аларның сүзе ятышлырак. Чөнки җиде (җиде генәме соң? Җитмеш җиде!) кат җир астындагы хәлне тоя торган приборлары тирәндә магнит дулкыннарын сизә торган массаларның төрле булуын күрсәтте. «Димәк, нефть бар!» дип өметләндерде алар.

Дәртләнеп кенә эшләп йөргәндә, күпмедер вакыттан соң сейсмик приборлар белән тикшерүчеләр килде. Сейсмографларның приборы, гәрчә җир асты дулкыннарын актарып язып бирсә дә, «биредә нефть булуы шикле» дигән нәтиҗә чыгар... Мең метрга җитеп килгәндә, менә сиңа мә! Аларның шиге күңел биреп эшләгән кешенең кулына суккан кебек тәэсир итте. 

- Ничек болай була соң инде бу? Берегез бер төрле сөйли, икенчегез икенче төрле?! – дигән сорауга һәркем үз фаразларын фәнгә нигезләнеп аңлатты. Үзен хаклы санады.

Сәетгалинең башы чатнап ярылыр дәрәҗәгә җитте. Хәзер нәрсә, аларның сүзенә карап кешеләр төн йокысын калдырып тир түккән, миллион сумнар сарыф итеп бораулаган скважинаны томаларга, ташлап китәргәме? Юк инде! Ул, тәвәккәлләп:

– Проект тирәнлегенә җитмәдек бит әле! – дия-дия, геологлар белән бәхәсләшә-бәхәсләшә: «Борауларга! Дәвам итәргә!» дигән карарга килде...

Берничә көн бораулап, тагын да тирәнгәрәк төшкәннән соң, тикшерү өчен кабат геофизикларны чакырып китерде. Бу юлы геофизиклар җир асты токымнарының электр тогын ничек үткәрүен кат-кат сынагач кына өметле нәтиҗә ясадылар. Сәетгали, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды. Ниһаять! Инде барысы да үз урынына утырды, барысы да тәртиптә, дип куанган иде ул. Тормыш – колагыңны бормыш, дип, юкка гына әйтмәгәннәр инде. Дөнья син уйлаганча гына барса иде дә бит...

Икенче көнне аңа эш белән конторада тоткарланырга туры килде. Берочтан гаиләсенең дә хәлен белеп чыкты. Ул буровойга кайтканда, смена алышынган чак. График буенча Баязит сменасы Донгузов вахтасын алыштырып тора иде. Тыныч холыклы Баязит ачудан кызарып чыккан: Донгузовның тетмәсен тетә.

– Григорий, оятың бармы синең? Күпме әйтергә була! Сездән соң вышка тирәсендә, әйтерсең, Мамай явы узган! Бернәрсә үз урынында түгел! Инструментлар чистартылмаган килеш төрлесе төрле җирдә аунап ята!

– Чит планетада түгел бит. Барысы да вышка тирәсендә, – дип аклана тегесе.

Кырык ата баласында кырык төрле холык, кырык төрле язмыш... Ничек тә боларны татулаштырырга кирәк. Коллектив бер йодрык булып, бер максат куеп эшләсә генә эш бара.

Бүген ул аларны ничек кирәк алай татулаштырса да, тыныч холыклы Баязит булып Баязитны чыгырыннан чыгарган Донгузовка карата чара күрми ярамас дип уйлады. Чөнки ике вахта арасында туган кытыршылыкны ул белә иде. Донгузовка иптәшләре кисәтү ясасалар да, һаваланып:

– Мин сезнең сыман колхозник түгел. Мин Грозныйда нефтяник булып эшләгән кеше! Ничу мине өйрәтергә! – дип кенә җибәрә. Буровойда эшләүчеләрнең байтагы авыл кешеләре булуына ишарә инде үзенчә. «Мин!.. Мин!..» дип корыга күкрәк кагудан ни мәгънә? Син кимсетергә маташкан колхозниклар кебек намус белән эшләсәң иде әле.

Зуррак проблемалар артыннан йөреп, әллә Сәетгали үзе дилбегәне бушаттымы? Дисциплина булмаса, коллективның таркалуын көт тә тор! Проект тирәнлегенә җитеп килгәндә, моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Тәҗрибәсез яңа кешеләр белән ерак китә алмыйсың. Элегрәк җәй көне брезент чатырларда чебен-черкиләрдән талатып, кышын авылларда фатирда торып та эшләделәр. Хәзер буровикларга куна-төнә ятарга будка-бытовкалар китерделәр. Ял иткәндә, әнә культбудкага кереп шахмат, шашка, домино уйный аласың. Радио тыңларга, газета-журналлар укырга була. Шулай булса да, чегән тормышында яшәргә атлыгып торучыны бик җиңел генә каян табасың?

Оргнабор (халык телендә вербовка) юлламасы белән килгән кешеләрне өнәми Сәетгали. Күбесе озын берлек эзләп килгән кешеләр була. Аларга үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Бар максатлары: әштер-өштер эшләп (буровойда метрлар артыннан куып), уч тутырып акча алу да, гөнаһлары фаш ителгәнче тизрәктабан ялтырату. Донгузов чыннан да нефтьче булса, буровойда алдашырга, хәрәмләшергә ярамаганын белер иде. Уйласаң, ә ни өчен Грозныйда төпләнеп калмаган? Һәрвакыт кояш көлеп торган җылы, җимешле як, югыйсә!

Алдашу, хәрәмләшү дигәннән (җирдәге явызлыкка тәмугта урын җитмәс), үткән атнада Донгузов:

– Без фәлән метр борауладык. Индикатор дөрес эшләми. Ким күрсәтә, – дип, электрик чакырткан.

Сменада ничә метр бораулаганны төгәл күрсәтүче бу приборны буровиклар «әләкче» дип атасалар да, ул һәрвакыт дөресен күрсәтә, берничек тә хәрәмләшә алмыйсың.

Электрик Зәбиров агай тегеләй дә, болай да тикшереп караган, кимчелеген тапмаган. Ахыр чиктә:

– Отлично работает! Син нәрсә, күзгә төтен җибәрмәкче буласың? – дип, кореецча да берничә «мактау» сүзе өстәп китеп барган. Иптәшләре:

– Зәбиров абый, ә син кореецлар телен каян беләсең? – дип сораштыра, төпченә торгач:

– Мин доброволец булып Корея сугышында катнаштым, – дип ычкындырган. Хәзер үзе юкта аның турында сүз чыкса, «Доброволец абзый», диләр. Абзый үзенең ничек доброволец булып китүе турында гына берни дә әйтми (каян беләсең, бәлки сөйләмәскә кушканнардыр).

Яшьләрдә кызыксыну көчле бит: беләселәре килә!

– Зәбиров абый, Сез ничек, гариза язып, доброволец булып киттегезме? Әллә вербовка беләнме? – дип төпченәләр генә бит. Абзый, «гариза» сүзен ишетүгә, кабынды да китте.

– Нинди гариза булсын инде! Безне – служба срогы тулгач, өйгә кайтырга атлыгып приказ көтеп яткан солдатларны, беркөн иртән плацка тезеп куйдылар. И шуннан соң часть командиры, кулындагы кәгазьгә карый-карый, «Иванов», «Петров», «Забиров», дип, байтак кына фамилияләрне укыды да соңыннан: «Два шага вперёд!» – дип команда бирде. Без, фамилияләребезне ишеткәч, ике адым алга чыгып бастык. Нәрсәгә юрарга белми аптырашып басып торабыз. Шулчак командирыбыз (бездән сорап тору юк!): «Вы с этого момента являетесь добровольцами! Поедете в Корею!» – дип, безнең, өйгә кайтырга дәртләнеп торган солдатларның, язмышын хәл итте дә куйды. И шундук, товарный вагоннарга төяп, Дәлни Востокка алып та киттеләр.

– Дөнья күреп кайткансыз инде алайса.

– Күрдек инде, күрдек... – ди электрик агай, ачуташ капкандай йөзен чытып. Аннан әйтергәме, юкмы дигәндәй, бер мизгелгә туктап тора. – Ул чорда хәзерге сыман тепловозлар юк. Паровоз, ачуым килмәгәе, станция саен туктап су ала, ташкүмер төйи. Без ул товарный вагоннарда, юынмаган килеш сухой паёк, каткан сохари кимереп, егерме бер көн бардык. Бетләп беттек. Шул – бүрек колакчыны кадәр ярымутрау өчен никадәр солдат башын салды. Яралансам да, ярый әле мин исән калдым.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: