Шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел

АНЫ ӘЛЕ ҺАМАН ЯРАТАЛАР

Әдәби әсәр өчен чын мәгънәсендәге сыналу чоры аны тудырган каләм иясе

Бакыйлыкка күчкәннән соң башланып китә. Узган гасырның икенче яртысында

туып-үскәннәрнең күңелен әсир иткән шагыйрь Зәлфәтнең (Дөлфәт Госман улы

Маликов) иҗаты, өйрәнеп баксак, әнә шул җиз иләкне үтеп, яңа буын яшләрнең

рухи дөньясында да үз урынын тапкан икән. Шагыйрьнең тууына 75 ел тулу

уңаеннан тапшырулар әзерләгәндә бу хәл аерым-ачык чагылыш тапты. Аның

композитор Фәрит Хатыйпов белән берлектә иҗат ителгән “Һаман яратам”

дигән мәшһүр җырын гына алыйк. Татарстан радиосы фондындында җырның

дистәләгән җырчы тарафыннан башкарылган язмасы саклана. Үз вакытында

аны Илһам Шакиров һәм Рәбига Сибгатуллина беренче булып сәхнәгә алып

чыкан. Аннары, төрле елларда, без җырны Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина,

Мирсәет Сөнгатуллин, Рөстәм Закиров, Илшат Вәлиев башкаруында ишеттек.

Әле бит магнитофон тасмасына язылмыйча калганнары никадәр! Бу җырга

мөрәҗәгать итмәгән профессональ яисә һәвәскәр җырчы булдымы икән?

Сәхнәдә генә түгел, “Һаман яратам” туйларда, туган көн мәҗлесләрендә,

солдатка озату кичәләрендә һәрчак табын түрендә булды, халык аны үзе

җырлады. Һәм менә бу җыр бүген инде әнә шул буын кешеләренең балалары,

оныклары телендә.

Шагыйрьне искә алу көннәрендә аңа кагылышлы язмалар янә бер барлап

чыгылды. Шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан әдәби-музыкаль

композиция төзелде. Айрат Арсланов һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов укуында

әдәби композицияләр эфирга чыкты.“Яфрак төшкән инде җиргә” (Шамил

Шәрифуллин музыкасы), “Чатырлар” (Татар халык көе), “Сагынуга дәва юк

икән” (Зиннур Гыйбадуллин) кебек җырлар радио концертларында еш

яңгырый, чөнки беләбез, халык аларны көтеп ала.

Зөлфәтнең юбилей елын дәвам иттереп, киләчәктә балалар өчен язылган

“Мәкерле песи” операсын (Зөлфәт Либоеттосы, Луиза Хәйретдинова музыкасы)

һәм Мәсгудә Шәмсетдинованың “Сөембикә бәете” исемле поэма-

композициясен (Зөлфәт шигырьләре) эфирга бирү күздә тотыла. Шулай ук

фонд язмалары арасынннан шагыйрьнең тавышы кергән язмаларны ачыклау

дәвам итә, төрле әдәби кичәләрдә, Г. Тукайның туган көнендә ел саен үткәрелә

торган шигъри митингларда ясаган чыгышлары аерып алына. Ә хәзер исә

укучыларыбыз игътибарына без Зөлфәтнең үз укуында ике шигырен тәкъдим

итәбез. Язма 1970 елларга карый. Шулай ук сез биредә шагыйрьнең 1992 елда

Шигырь бәйрәмендә ясаган чыгышын ишетерсез.

Әйткәнебезчә, Зөлфәткә кагылышлы аудиоязмаларны эзләү дәвам итә, без

шушы эшебез турында аның юбилей елы ахырында журнал укучылар алдында

хисап бирербез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: