Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Тормыш чынбарлыгы

«Мине әсәрләремнән эзләгез», – дигән бер акыл иясе. Мин дә үз героемны аның «Алмазбулат», «Сукбай артистлар», «Әллә өйләнергә инде?», «Ләйсән ире Хәсән», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Идегәй» әсәрләреннән эзлим.

ЮНЫС САФИУЛЛИНГА 70 ЯШЬ

«Мине әсәрләремнән эзләгез», – дигән бер акыл иясе. Мин дә үз героемны аның «Алмазбулат», «Сукбай артистлар», «Әллә өйләнергә инде?», «Ләйсән ире Хәсән», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Идегәй» әсәрләреннән эзлим. Аларда – конфликтларның корылышы, вакыйгаларның чишелеше, каһарманнарның бер-берсенә мөнәсәбәтләре, хис-кичерешләре... «Йөзек һәм хәнҗәр»дәге Фәрһад әнә нәрсә ди: «Гомерем буе тезләндерергә тырыштылар. Хәзер дә шулай. Ә минем тезләнәсем килми. Кеше булып кала алу – бәхет». Кайсы гына әдәби әсәрне алма – шигырь-поэмамы, хикәя-бәянмы, сәхнә әсәреме – аның артында автор үзе, уй-фикерләре, дөньяга карашы. Олпат язучыбыз Аяз ага Гыйләҗев: «Юныс яшьлегендә беркемгә дә яраша белмәгән әүлиядай егет иде. Тормышын авыр корды, кыен елларда, тәлинкә тотып, хакимият алдында тез чүкмәде, ихтыярны изә торган елларда күңеле һәм вөҗданы бөтен калды», – дип әйтә алган икән, димәк, драматург Юныс Сафиуллин әсәрләрендә үзе теләгән геройларны тудыра, аларны сәхнәдә гәүдәләндерә, теләгән фикерләрен алар аша укучыга ирештерә алган.

«Бер тапкыр театр һавасын сулагансың, сәхнә тузаны үпкәләреңә үткән икән – театрдан китә алмыйсың», – дип әйтүләре белән күпләр хаклыдыр да, мөгаен. Яшел Үзән районының Бакырчы авылында туган Юныс Сафиуллин сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесында укыган чагында, Камал театры спектакльләрендә катнаша башлаган вакытларында ук аңлый моны. Театр дөньясыннан аны берничә елга армия тормышы гына аерып тора. Аннан Күчмә театрда актёр, Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты каршындагы икееллык Югары режиссёрлар курсында укулар, янәдән Күчмә театр, Камал театрында актёр һәм әдәби бүлек мөдире...

Юныс Сафиуллинның үзенең беренче сәхнә әсәрләрендә – «Алмазбулат», «Ләйсән ире Хәсән», «Әллә өйләнергә инде»дә драматург буларак яшьләргә хас темаларны күтәрүе табигый, яшь кеше үз дөньясы белән яши, ул дөньяга яшьләр күзе белән карый. Тыныч тормыштагы татар халкының ярасы булган Чечня сугышы фаҗигасен яктыртып язган «Йөзек һәм хәнҗәр»дәге герое Рәсим дә: «Без бит Ичкериягә бармыйча кала ала идек. Күп кеше бармады. Төрмәләргә утыртсалар да... Ә менә без бардык!» – ди үкенеп, анда күргәннәреннән ачынып. Әйе, Юныс Сафиуллин үзе әйткәндәй, төрле кеше төрле чакта төрлечә ачыла, драматургның осталыгы шунда да күренә.

Беренче (өйрәнчек дип әйтсәк тә, бәлки, урынлы булыр) әсәре язылып, шундук сәхнәгә куелып, шундук танылу алган драматург, мөгаен, юктыр да ул. Юныс Сафиуллин да күп яза, ләкин язганнарын сәхнәдә куйдыра алуга, драматург исемен алуга ул акрынлап, баскычлап кына ирешә. Берәү булса, бәлки, күңеле төшеп кул селкер дә театрдан китеп тә барыр иде. Миңа калса, аңа авыр вакытларында белемле булуы, милли рухлы җаны терәк булгандыр. Театр дөньясының аяусыз икәнлеген, сөеп тә, төеп тә торганлыгын да онытмый ул.

Милли күтәрелеш чорында – 1994 елда «Идегәй» дастанының, Юныс Сафиуллин тарафыннан драма әсәре итеп язылып, Камал театрында куелуы, халыкка кайтарылуы, авторның үзе өчен дә, театр өчен дә зур вакыйга була. Ничәмә-ничә еллар яшеренеп киленгән Болгар ханлыгының җимерелү, Алтын Урданың таркалу сәбәпләре, Ил-Ватан төшенчәләре, хакимлек өчен көрәштә туган белән туган мөнәсәбәтләрен күрсәтә алу – Туктамыш ханча әйтсәк, дәвер кемнең дәвере, заман кемнең заманы икәнен ачыклап бирүдә, милли аңны уята алуда зур этәргеч бирә. Ташка бастырылып калынган сүз тарихи әһәмияткә ия булса – биектән яңгыраган сүз еракка ишетелү көченә ия. «Идегәй» спектакле дә ил буйлап сәяхәт итеп, сибелеп яшәгән, мөһаҗирлектә тилмергән татарларыбызда да берләшүгә өмет, ышаныч уята алды.

...«Ул кеше турында ни дә булса беләсегез килсә – аның башкалар турында ни әйткәнен белегез», – дигән икенче бер акыл иясе. Зурлыймы – хурлыймы, күтәрәме – түбәнәйтәме... Юныс Сафиуллин иҗатының тагын бер тармагы – аның иҗатташ дусларын күтәреп, зурлап язган язмалары – әдәби портретлары, парчалары. Журналыбызда сәнгать бүлеген дә җитәкләү сәбәпле, үзем дә еш мөрәҗәгать итәм аңа. Җанына якын ул кешеләр арасында Рәүф Игъламов, Наил Дунаев, Дания Нуруллина, Дамир Сираҗиевлар... Аларның чәчәкле һәм күз яшьле иҗат юллары, тормышлары, югалтулары, табышлары... «Ун кешегә җитәрлек итеп бирелгән таланты Дамир җанын мизгел дә тынычлыкта калдырмый иде кебек. Сәхнә имгәтеп ташлаган җаннарын кемнәрдер шәраб белән юганда, гайбәт сатып юанганда, ул юанычны (аеруча иҗатының тәүге елларында) тау-тау хезмәт арасыннан эзләп таба килде», – ди ул иҗатташ дусты Дамир Сираҗиев турында. Ярты сүздән бер-береңне аңлый, әсәреңне син көткәннән дә артыграк итеп сәхнәдә җанландыра ала торган үз режиссёрыңны табу – һәр драматургның хыялы. Дөрес, беренче әсәрләре – «Менә без дә үсеп җиттек»не куйган Әлмәт, «Әллә өйләнергә инде?»не куйган Республика Күчмә театрына да, атаклы Марсель Сәлимҗановка да рәхмәтле ул. Яңача эшләргә атлыгып торган, яңа идеяләр белән янган Дамир Сираҗиев белән дуслык, режиссёрның автор белән рухи уртаклыгы аны тагын да үсендереп, өметләндереп җибәрә. Нәтиҗәдә, балалар өчен кебек тоелган, әкият рәвешендәрәк язылган «Алмазбулат» һәммә кеше тарафыннан яратып кабул ителерлек, алай гына да түгел, милли рухлы әсәр булып сәхнәдә яктыртыла, Тукаебызның «Туган тел»е дә ул вакытта ук гимн булып сәхнәдән яңгырый. Бу әле 1981 ел! Ә инде 1986 елны куелган «Ләйсән ире Хәсән» спектакле берничә сезон буе сәхнәдән төшми уйнала. Тик менә Дамир Сираҗиев тәкъдиме белән язылган «Сукбай артистлар» дөнья күрми кала...

Милли кино сәнгатен үстерү, яңарту юлында да аның эзе бар – 2004 елда, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәренә нигезләнеп, Юныс Сафиуллин сценарие буенча төшерелгән фильм – әнә шуның бер үрнәге.

«Кешеләрнең мин бары тик яхшы ягын гына күрәм, начарын алар үзләре дә күрсәтә», – дигән өченче бер акыл иясе. Әле унҗиде яшьлек чагында, театр училищесында укыганда, Юныс Сафиуллинны уйга сала торган бер вакыйга була. «Син, Юнус, икейөзле Янус! Бер йөзең саф күңел, олыларга хөрмәт күрсәтсә, икенче йөзеңдә кирелек, үҗәтлек, беркемгә дә баш бирмәү өстенлек итә», ди аңа курс җитәкчесе. Егет уйланып кала һәм, дәресләр тәмамлануга ук, Янусның кем икәнен ачыклау өчен китапханәгә йөгерә. (Өстәвенә рифмалашып та тора: Юныс – Янус, балачактан шигырь язган егет өчен бу да мөһим.) Борынгы Рим Алласы Янусны «эзләп таба ул», аның хакында язылганнарны, хәтта сурәтен дә, һәм ни гаҗәп, бер як йөзе япь-яшь, икенче ягы карт кеше йөзе булган бу образ анда кире тәэсир калдырмый, киресенчә, театр символы булган икейөзле битлек-масканы күрә. Хәер, Такташның «ике мине» кемдә генә яшәми икән ул! Син бер төрле уйлыйсың, үзеңчә хыялланасың, ә тормыш синең алдыңда бөтенләй башка яссылыкта ачыла.

Ул Камал театрында озак еллар әдәби бүлек мөдире, бүгенге көндә исә әлеге бүлекнең мөхәррире булып эшли. Бер караганда, биредә Юныс Сафиуллин кебек белемле, тәҗрибәле, күпне күргән кешенең эшләве табигый дә, икенче яктан исә, ах, ничек үз иҗатыңа суга ул кеше язмалары белән эшләү! Моны үзләре гомер буе кулъязмалар белән эшләгән кешеләр генә белә.

Журналыбызда укучыларга тәкъдим ителүче «Йосыф һәм Зөләйха» әсәре дә бүгенге көндә М.Гафури исемендәге Башкорт Академия театрында зур уңыш белән бара.

Бөтен яшәеше, тормышы театр белән бәйле булган, милли сәнгатебезнең үсеше өчен һәрчак янып-көеп яшәгән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллин үзе турында менә нәрсәләр ди: «Яшь чагымда йөзем яшь, күңелем карт иде. Бүген исә йөзем карт, ә күңелем япь-яшь». («Мирас», «Үзем турында», 1997, 2нче сан.) Язучының йөзе – аның әсәрләре. Әсәрләрдә исә – тормыш чынбарлыгы. Яшәеш, чынбарлык үзгәрерме?

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев