Туй (хикәя)

Кызыл балчыклы яр астында чишмә челтери. Нәни генә, гади генә. Идел дә юл алмый аңардан, Чулман да, Агыйдел дә... Әмма шомарып беткән ташлар арасыннан тыелгысыз, ашкынулы бер дәрт белән тибүендә шундый куәт, шундый ныклык! Үҗәт булмаса, көчле булмаса, ничек ярып чыгар иде ул бу биек ярларны?

Кулым белән чишмә типкән урынны каплап торам. Салкыны җелекләргә үтәрдәй су бармак араларыннан, читтән саркып ага бирә. Нинди кодрәт, нинди гайрәт синдә? Җир астында нинди юлларың бар? Күзгә күренмәгән нинди серләрең бар? Төптә ташлар арасына кысылып калган көмеш тәңкәләр ялтырый. Кемнәр нинди уйлар белән килде икән сиңа?

Ага да ага чишмә. Челтер-челтер... «Килерләр дә, китәрләр дә... Ак уйларын күкрәгемә алам, караларын күңелләрдән юам... Ыгы-зыгылардан арын, иркен итеп һавамны сула, ю битеңне чиста суым белән, сөйлә сүзең, алып китәм үзем белән...» – дисеңме?

– Әткәй, әнкәй, мин кияүгә чыгам!

Әсмабикә апа, Гарифҗан абзый, Луиза өчәүләп, кичке ашны ашап утыралар иде. Кызлары уйламаганда-көтмәгәндә шулай дип ярып салгач, ата белән ана капкан азыкларын йота алмый аптырап калдылар.

– Бәй, бәй, кызым, бер дә сөйләнгәнең юк иде ләса! – Иң тәүдә Әсмабикә апа һушына килде. – Кемгә? Шакир малаенамы?

– Шуңа.

– Кайчан чыгасың инде?

– Августта – туй!

Гарифҗан абзыйның сул кашы сикереп куйды. Ана кеше шаккатып, бот чапты.

– Әтәйдән сорау юк, инәй белән киңәшләшү юк! Ходайның бирмеш бер көнендә тот та «кияүгә чыгам» дип әйт, имеш! Аны уен эш дип беләсеңме әллә? Кая ашыгасың? Егермең яңа тулды. Апаларың, әнә, соңрак чыгышып та: «Иртә чыкканбыз кияүгә, азрак торасы булган», – дип үкенеп бетә алмыйлар!

Әнкәсенең бер тезә башласа, тиз генә туктый алмасын белгән кыз каршы төште:

– Алия апаның да, Кадриянең дә зарланганнарын ишеткәнем юк. Элек атна саен кайтып урыйлар иде, кияүгә чыккач, эз-юллары да юк, отпускларында да ирләрен саклап яталар. – Аннары әткәсенә карады. – Син нәрсә дисең соң, әткәй?

Гарифҗан абзый бер әйтсә, берәгәйле әйтә торган кеше һәм аның һәр сүзе гаиләдә закон иде. Ул ашыкмады. Тәлинкәсендәге ашын ашап бетерде. Кулларын тастымалга сөртеп, амин тотты. Луизаның бите ут капкандай кызыша башлады. «Йә инде, – дип уйлады ул, сабырсызланып, – әйт инде бер сүз!» Эчендәге ялкынга түзә алмыйча сикереп торып, бушаган савыт-сабага тотынды.

– Шакирлар туганлашмаслык нәсел түгел, – диде әткәсе һәм элгечтәге түбәтәен алып чыгып китте.

Әсматтәйнең үз кайгысы – кайгы: авызы ерылган кызга сынаулы караш ташлап сорашырга кереште:

– Нигә ашыгасың соң, кызым, тагын берәр ел эшләмисең? Өс-башыңны да карар идең. Илшатыңның да укып бетерергә ике елы бар. Егетләргә ни аларга, өйләнергә кирәк инде. Башыңны әйләндергәндер. Ә дөнья көтә башлагач, бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә өелә. Әнкәй әйткән ие диярсең әле менә! Кайда яшәргә уйлыйсыз? Шакир, малаена дип, өй сала икән дигән сүз йөри дә ул, алдагысын Алла белгән. Бианай белән яшисең киләмени? Нинди әйбәт бианай да үз анаң кебек була алмый инде ул...

Аннан тавышын акрынайтып:

– Ул-бу булдымы әллә, кызым? Сөйлә, курыкма! – диде.

– Ничек инде «ул-бу»?!

– Андый-мондый хәл, дим...

Әнкәсенең ни әйтергә теләгәне кызга көчкә барып җитте. Үпкәләп, рәнҗи язып:

– И әнкәй, бигрәк инде син! – диде һәм юа башлаган калак-чәнечкеләрен ташлап чыгып йөгерде.

– Шөкер, – дип, җиңел сулады Әсмабикә апа. Кызының күңелен кырса-кырды, аның урынына җаны тынычланды. Кыз бала – учтагы утлы куз, авылда, әнә, әле берсенең, әле икенчесенең яманаты чыгып кына тора. Бер карасаң, китүе хәерле дә. Шул малай белән әллә җиде, әллә сигез ел йөриләр бит инде. Ярар, юньле ата-ана баласы. Шакир – урманчы, Фәйрүзәсе хисапчы булып эшләп, пенсиягә чыкты. Дөньялары, йорт-җирләре җитеш, һәммә кеше тигез дип өйрәтсәләр дә, беркемнең дә газиз баласын нигезсез, көнсез-җирсез гидайга биреп җибәрәсе килмәс. Балалар йөрешә башлаганнан бирле сынап, искә алып килә, начар сүз ишетелгәне юк алай. Өч чакрымга сузылган авылның төрле башларында яшиләр, әмма авыл авыл инде – югары очта төнлә «уф» дисәләр, иртәнгә үк түбән очка ишетелә. Очрашырга туры килсә, Фәйрүзә үзен корырак тота-тотуын да, ярар, малай инәсе шулайрак була инде. Аларны – гөбернатор, кыз инәсе качып ятар, диләрме әле?

Әсматтәйнең йөгерек уе шунда ук туй кирәк-яракларына күчте. «Ярар, без дә төшеп калганнардан түгел, сынатмабыз, Аллаһы боерса. Сандыгы тулы инде, кибеттә эшләгәндә, тауар очсыз, акча бар чакта ук тутырып-хәстәрләп куйдым, башым эшләп. Шулай да тагын биш-алты метр ситса, ике-өч метр сатин, ефәк күлмәклек алганда мишәйт итмәс. Кодагыйга бүләккә күлмәк кырына затлы яулыкмы, шәлме дә куярга кирәк. Ни дисәң дә, Илшат – төпчек малай, бергә яшәселәр. «Институтны бетерәм дә әтәй урынына, үзебезнең урманга кайтам», – дип әйтә диләр бит. Югары сорт оны азайды, шул кирәк. Бәлешкә һәйбәт дөге, күрәгә-йөземен, сары майларын әзерлисе бар. Йомырка җитмәсә, сатып алырга туры килер. Иткә кытлык юк, сугымлык башмаклары бүген тотып суярлык, аңа тимәсәләр дә аптырыйсы түгел, бүлтерекләре өчәү-дүртәү, үрдәк-казы, күркә-чебешләре ихата тулы, августка кадәр вакыт бар, менә дигән симерерләр, Аллаһы боерса!

Һи-и-и, менә исенә төште. Сания карчыкка хак биреп, нечкә генә йоннан бер-ике пар пирчәткә дә бәйләтеп алырга кирәк – шофёрларның ничәү буласы тәгаен билгеле түгел, запас зыян итмәс. Хәзер яшьләр бәйләнгән пирчәткә киюен кими дә инде, әйдә, бездән калмасын, гадәте шулай булгач. Тагын нәрсәләр? Ярар, тора-бара хәтерләр әле, шөкер, беренче кыз бирүләре түгел ләса, төпчекләре канатланырга тора. Олы кызлары, күз тимәсен, матур гына яшәп яталар, бая телгә алуы сүз уңаеннан гына иде, кайтып зарланганнары юк алай. Үзләре исән-сау чагында Луизаларын аткара алсалар – бик һәйбәт, бик хуп, мая бар чагында тәвәккәлләргә кирәк».

Әсмабикә түти шкафтан хат язарга дип саклап тоткан дәфтәрен, конвертлар алды: «Бүгеннән дә калмый кызларга хат язарга кирәк,– дип уйлады ул.– Туй көне билгеле түгел, шулай да читләтебрәк, уратыбрак белдереп кую зыян итмәс. Ишетә, әзерләнә, җыена торулары хәерле».

 

2

– Сөйләштеңме? Ризалармы?– Кичен клубта очрашкач, Илшатның башлап әйткән сүзе шул булды.

Луизаның аны үчеклисе килеп китте. Кайгылы төс белән башын иде.

– Нәрсә? Каршылармыни? – диде коты очкан егет һәм аны җилтерәтеп дигәндәй тышка алып чыкты. – Нигә риза түгелләр? Йә, сөйлә инде!

Луиза кәефе бозылган Илшатка елмаеп карап торды-торды да кычкырып көлеп җибәрде.

– Исәркәем, нишләсеннәр инде риза булмыйча, ризалар, ризалар!

– Ну сине! – Илшат куанычына чыдый алмый, кызны кочаклады.– Алдашып торганың өчен нишләтергә сине? Күтәреп, әнә тегендә-ә буага алып барып ыргытыйммы? Бакалар янына, кашыкбашлар оясына?

– Хатынсыз каласың килсә, ыргыт! – диде Луиза, көлеп.

– Юу-ук инде әй, хатынсыз булмый! Хатын кирәккәнгә өйләнәбез бит! – Ул кызның колагына нидер пышылдады. Луиза егетне этеп җибәрде:

– Абау, оятсыз! Кияүгә чыгам диген инде менә шушыңа!

– Ярар, ярар, шаяртам гына бит, – диде Илшат һәм аны яңадан кочагына алды. Луиза да карышмады. Шуны гына көткән егет:

– Ә мин шаяртмыйм! – диде. Икесе дә көлеп җибәрделәр.

– Син үзеңнекеләр белән сөйләштеңме соң? – диде Луиза, бераз тын торгач.

– Беләсең бит, алар үзләре үк мине өйләнергә кыстыйлар иде. Әйтүем булды – әни шатлыктан чүт еламый, әти дә риза. Мине шәһәрдә бозылып эчәргә сабышыр йә берәр марҗага күзе төшәр дип куркалар. Киленнәрдән бәхет бар бит аларның.

– Нигә?

– Куй, күңелсез нәрсәләр хакында сөйләшмик, матурым! Синең «дипломатический переговорлар» ничек үтте – шуны сөйлә.

– Ничек курыкканымны белсәң?! Әйткәч тә, башта аптырап калдылар. Әнкәй сораша инде, әткәй эндәшми. Нәрсә дип әйтә дип, йөрәгем туктый язды. Әткәйнең характерын беләсең ләса!

– Минем бабай нәрсә диде соң?

– «Туганлашмаслык нәсел түгел», – диде, әйкәем.

– Һа-а, бабай үзе шулай дип торганда, ничек чыкмыйсың инде миңа, ә? Беләсең килсә, авылда бер егетне эләктерәсең!

– Шулай, шулай. Бераз мактанчыклыкны исәпкә алмасаң, бөтенләй шәп! Кайда яшәрбез, шуны уйлыйсыңмы, яшь кияү?

– Әйттем бит, ятактан бүлмә булачак, дидем. Комендант үзебезнеке. Күз алдыңа китерәсеңме, икебезгә – бер бүлмә! Туй акчасына ки-иң карават сатып алабыз.

– И-и шушыны, – диде кыз. – Караватка хәтле суыткыч алыр идек әле. Һәм, гомумән, әлеге моменттан без туй турында уйлый башларга тиеш. Ә синең башыңда гел тузга язмаган нәрсәләр! Миңа – күлмәк, туфли, сиңа – костюм кирәк, йөзекләр, кыңгыраулар, тасмалар, шаһитлар, плакатлар, лотереягә – вак-төяк...

– Җитте, җитте! – Илшат Луизаның авызын каплады. – Табарбыз, матурым, алырбыз, бар да булыр. Юкка кайгырма. Тирә-якта бер туй ясарбыз! Һәм, гомумән, үзең әйтмешли, шатлан, сөен – безнең гомернең иң ямьле вакытлары әле, әйеме? Әнә, сандугачларны тыңла әле – ничегрәк өздерәләр!

Аның шулай диюе булды, буада саташкан бака бар дөньяны сискәндереп бакылдап куйды. Яр буендагы өянкегә сөялгән яшьләргә бу бик кызык тоелды, ахры, җылы июнь төненең бәрхет караңгылыгы эченнән аларның көлешкән тавышлары әллә күпме ишетелеп торды.

 

3

Бер-ике атнадан: «Шакир малаена Гарифҗан кызын сөйләшкәннәр икән, туйны август ахырына билгеләгәннәр, зурдан купмакчылар икән», – кебегрәк хәбәрләр телгә менде. Чынлап та, ике гаилә дә төпчекләрен башлы-күзле итәргә җыена, елның да кулай вакыты: алар саранланмыйча, мул, иркен кыланып, яшерен ярышта кайсысы да ал бирмәскә ниятләп, утау-печәннәрне тиз-тиз аткарып, көн йокламый, төн йокламый туйга әзерләнә башладылар.

Авылда иң биек өй Шакирныкы иде, туй алдыннан түбә калаен ялтырап торган ап-ак буяуга буяп җибәргәч, ул тагын да биегәебрәк, күркәмләнебрәк киткән кебек булды. Хуҗага бу гына аз тоелды, ул тирә-якта булмаганча иттереп, тәһарәтханә ясады, аның бер ягын ирләргә, икенчесен хатын-кызга тәгаенләп, ике бүлемле итте, электр үткәрде, өй күтәрмәсеннән ак плитәләрдән юл-сукмак сузды – патшалар да җәяү йөри торган җиргә ялантәпи барырлык булды. Гарифҗан абзый исә киләсе елга дип уйланган мунчасын быел күтәрде, урам якка тимер баганалар утыртып, яңа капкалар эшләтте. Луиза капкаларны ачык зәңгәр төскә буяды, урталарына пар ак күгәрченнәр төшерде.

Аналарның мәшәкатьләре исә тавык чүпләсә дә, бетәрлек түгел, тагын да күбрәк, тагын да борчулырак, җаваплырак. Эш күп, әмма Илшатның әнисе Фәйрүзә апа шатлыгыннан кайда басарга белми, туй хәбәренә иң сөенгән кеше дә, бәлки, ул булгандыр. «Шул кызның аяк атлашларына хәтле яратам, бигрәкләр дә сөйкемле сөяк», – дип, җае чыкканда, сүз кыстыра килгәләүләрнең, теләгән теләкләренең дә файдасы тигәндер. Күз алдында үскән тыйнак, басынкы кызны Илшаты белән йөри башлаган чаклардан ук үз итеп, балаларга күңеленнән генә фатихасын биреп куйды ул. Сизә: Луиза аның улына акыллы хатын, үзләренә итагатьле килен булачак. Күрше-тирә, кеше арасында әйбәт, тату итеп яшәүгә, шаулатып-гөрләтеп туен үткәреп, кода-кодагыйларың белән аш-суга йөрешүгә ни җитә! Өч баласын башлы-күзле итеп, кода-кодагыйлардан уңмадылар алар. Бердәнбер кызлары дөнья читенә, Камчатка урысына кияүгә чыкты. Анысы гына җитмәгән, егерме сигезгә җитеп тә өйләнми йөргән уллары, сеңлесенең туенда кодача марҗага күзе төшеп, ике-өч ай дигәндә, өйләнешеп тә куйдылар. Яшәүләре ярыйсы инде, шунысы йөрәкне кыра: елына бер кайталар, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алмыйлар. Фәйрүзә апа урысча белми түгел, бөтен Марианна, Тропиканкаларны карап барган кеше ул, тик сөйләшә башласаң, кирәк сүзе искә төшми дә куя бит, каһәрең, торасың аннан: «Невестушка, принеси из мунчы кисәү деревосын»,– диеп.

Әмма җанын иң әрнеткәне, шырпыдай кадалганы – уртанчы уллары Айрат белән килене Розаның тормышлары. Шуларны уйлап агармаган чәче калмагандыр. Хәзер килеп, Илшатның туена чакырыргамы-юкмы дип, башы катты. Туй тиклем туйга чакырмасаң, килешми, чакырсаң, нинди җәнҗал чыгарырлар дип, «дер» калтырыйсың. Шәһәр кызы Роза танышырга кайткан көннән үк холкын күрсәтә башлаган иде, әле дә һич ипләнердәй күренми. Аена берме-икеме кайтып китәләр, шунда да бер-бер мөгез чыгармый калмый инде ул. Йә пешергән ашны ашамый, калагын ташлап торып китә, йә һич сәбәпсезгә үпкәләп, бүлмәсенә бикләнә. Фәйрүзә апа аның җаена да торып карады: «Болай булмый бит, кызым, мин сезгә катышмыйм, эшләгән эшеңне яманламыйм, явыз уем юк, әйбәтләп кенә яшик әле», – дип әйтеп тә карады, юк инде, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәчәк башы юк. Ахырда, Шакир абый Айратның үзенә генә туры китереп әйтте: «Булмаса, еш кайтабыз дип этләнмәгез, улым, – диде. – Сез китү белән әниегез урынга егыла, минем дә кулдан эш китә. Күрше-күләннән яхшы түгел. Рас үзең сайлагансың, икегез килешәсез икән, шул шәһәрегездә яшәгез инде, без сезнең арагызга керергә теләмибез», – диде. Менә шул сөйләшүдән соң әллә үпкәләделәр, ике-өч айлап күренгәннәре дә юк, хат та язмыйлар.

Фәйрүзә апа белән Шакир абый, хәтсез генә баш ваткач, уйлашкач-киңәшләшкәч, бөтенләй бозылышып бетүдән куркып, аларга да туй хәбәрен җиткереп, хат язып салдылар.

4

Туйга көне туры килде дә соң! Чалт аяз, челлә кызуы сүрелгән, елак көз юлга чыккан гына әле, җәй ахырында була торганча йомшак җылы; каяндыр сизелер-сизелмәс кенә алма исе аңкый, ындыр табагында ашлык суккыч машиналарның берөзлексез тонык гүләве ишетелә; бакча тулы күз явын алыр чәчәкләр, түтәл тулы саргая башлаган кыярлар, сабагында пешеп утырган помидорлар...

Иллә кешеләр дә тырышты! Соңгы ике көндә туй йортларында төнлә дә утлар сүнмәде. Кодагый чәкчәкләрен подносларга эскертләп, ярты метрдай биеклеккә өйделәр, өсләренә кәнфит сибеп, яңа киптергән какларны каплап, төреп-хәзерләп куйдылар; икмәкләр күпереп уңды; табынга биреләсе тавыклар харап зурлар, симезләр иде. Луизаның бирнә әйберләре сандыкка гына сыймыйча, кибеттән чемодан сатып алырга туры килде; мендәрләрнең йомшаклыгы, көянтә-чиләкләрнең күркәмлеге, кодаларга атап тегелгән алъяпкычларның матурлыгы, бүләкләрнең затлылыгы шаккатмалы иде. Шәһәрдән кайткан туган апалар, җиңгиләр, чибәрәни-зурәниләр әллә нинди күз күрмәгән азыклар әзерләп, йөз төрле камыр ашлары пешереп, җиләк-җимешләрне таудай өеп, дүрт-биш өстәллек табынны тутырдылар.

Кияү ягы сәгать уникегә килеп җитәргә тиеш, дип сөйләшенгән иде. Иртән үк торган, әмма ары сугылып, бире сугылып, һаман киенә алмаган Луиза белән шаһит кыз Айгөлне җәйге өйгә куып чыгарып, тизрәк бизәнергә-төзәтенергә куштылар.

– Куркасыңмы? – диде Айгөл, кәләшнең чәчен тарый-тарый. Соңгы арада тартылган, ябыккан, үзен көткән яңа тормышны, котылгысыз үзгәрешләрне уйлап шөбһәләнгән Луиза кулын селтәде:

– Сорама да инде!

– Барыбер бәхетле син, – диде Айгөл. – Без егетләр белән йөрү турында хыяллана гына идек, ә сез бөтенесен көнләштереп, шундый матур итеп йөри башладыгыз. Армиядән дә көтеп алдың. Хәзер бит алай йөрүчеләр сирәк.

– Уф, Айгөл! – дип, Луиза ахирәтен кочаклап алды. – Туй әйбәт кенә үтеп китсә, сиңа миннән бер торт! Шундый куркам, беләсеңме? Туйны бит тавышсыз булмый, диләр...

– Тилеләнмә әле, – дип көлде тегесе, – үтәр дә китәр, нигә кайгырасың? Уйлап карасаң, бер формальность инде.

– Син үзең формальность! – Луиза ачуланып, Айгөлне чеметеп алды.– Туй – гомердә бер генә була торган нәрсә. Менә үзең кияүгә чыгып кара әле, белерсең аннан! Әйдә, җәһәтрәк кыланыйк, яшеренәсе дә бар.

Бик күңелле башланды туй. Усал кодачалар, үткер кызлар кияүне капкадан үткәрми җәфаладылар, акчаның әле яшелен, әле кызылын сорап интектерделәр, бирсә – «очып китте», бүләк-фәлән сузса – «кесә тишек, төшеп китте», – дип ирештерделәр. Кияү балакай шактый этләнгәч кенә, кайчыга хуҗа булып алган агайга бер йөзлекне биреп, капкага тартылган ал тасманы кисә алды. Кызлар шунда ук верандага, өй ишегенә йөгерделәр. Монда инде кызган кияү аларга Луизаның аяк үлчәмен дә, әбисе белән бабасының туган көннәрен дә әйтеп тормады, егетләр, ишекне каплап баскан кызларны берәм-берәм күтәреп, читкә алып куйдылар да дәррәү ябырылып, өйгә кереп киттеләр. Әлбәттә, кызны аннан таба алмадылар. Бик кыйбатка төшкән келәт йозагының ачкычы шулай ук файдага ярамады. Эзли торгач, кәләшне печәнлектән барып таптылар һәм, биш яшьлек нәни кодага пәке биреп, «сатып» алдылар.

Ул арада никах ашына карчыклар җыелып өлгерде, һәммә кеше өйгә керде, кодаларны түргә утырттылар, кыз ягы ишек төбенәрәк урнашты, яшьрәкләрнең кайберсе басып торды. Авыл мулласы Локман бабай дога кылып, ашны башлап җибәрде. Никах укыр алдыннан хатын-кызларга башка бөркәнү кирәклеген искәртте. Шунда ук яулыклылары яулыкларын төшеребрәк бәйләде, яулыксызлар чәчләрен кулъяулык белән булса да каплады.

Беренче чатаклык шунда килеп чыкты. Роза кодача Әсмабикә кодагый сузган яулыкны алмады.

– Кирәкми! – диде, күзләреннән ут чәчеп. – Мин әби что-ли! Бу сүзләрдән Фәйрүзә апа белән Шакир абзый, бозлы җил килеп бәрелгәндәй, сискәнеп, калтыранып куйдылар. Табындагылар ишетсәләр дә, ишетмәгәнгә салыштылар, мулла бабай Коръән укый башлады.

Түрдә утырган Луиза, кызыксынып, булачак килендәшенә карады. Чибәр иде ул. Затлы киенгән, бизәнгән, алтынга чумган – әллә каян ялтырап күзгә ташлана. Ходай биргән чибәрлектән үзенә кирәккәнчә файдалана белүчеләр затыннандыр, бар кыяфәтеннән үз бәһасен үзе белүе сизелеп тора. Гади ромашкалар, пәйгамбәр тырнаклары, кашкарыйлар арасына ялгыш килеп эләккән роза чәчәгемени! «Боз королевасы!» –диде Луиза эченнән генә, бәләкәй чакта укыган әкиятен хәтерләп. Чынлап та, Розадан ниндидер салкынлык бөркелгән кебек иде, аңа төбәлгән карашларда да, сокланудан бигрәк, сагаю һәм шөбһә күбрәк булгандыр.

«Бу карчыклар, тонык тавышлы мулла, әллә нинди аңлашылмаган нәрсәләр уку нигә кирәк инде? – Роза исә шулай дип гасабиланды. – Бөтенесе дә тыңлаган кыяфәт чыгарып утыралар бит әле!» Аның уенча, туй, мәһабәт никах сараенда ук булмаса да, һич югы клубта башланып китәргә тиеш иде. Аларның үзләренең туе шәһәрдә үтте. Айратның туганнарын чакырып алдылар һәм ресторанда бәйрәм иттеләр. Культурно һәм цивилизованно! Ә монда – хан заманындагы гадәтләр! Күпме эш! Кичә көн буе аш-су хәзерләште, кичкелеккә хәлдән тайды. Ярый, анысына тешен кысып түзде инде. Бүген иртән кәефе чынлап торып бозылды. Диңгез дулкыны төсендәге кыйбатлы «импортный» күлмәген шундый ашкынып киеп чыккан иде, юк инде, кая ул комплимент ишетү, игътибарлап карамадылар да. Авыл урамында без үкчәле туфлиләре батып, тагын эче пошты. Ичмасам, Айраты да эндәшми йөргән була бит әле аның. Әнә, утыра бит, у-у, күзле бүкән, хатыны әллә бар аңа, әллә юк!

Роза шулвакыт үзенә кемнеңдер текәлеп карап торуын сизде. Күнегелгән гадәт белән, башын нәзәкатле борып, керфекләрен матур итеп сирпеп җибәрде һәм аңа карады. Урта яшьләрдәге, чак кына корсак үстерә башлаган, таза гәүдәле, ут күзле, яхшы киенгән чибәр ирнең йотардай булып карап торуын күреп, хатынның йөрәге еш-еш тибәргә тотынды, «Һмм, интересный мужик», – дип уйлап куйды ул.

5

Никахтан соң мәдәният сараена загска, аннан туган тиешле кешеләргә ашка бардылар, кичке ашка төп йортка кайттылар. Луиза белән Илшат гүя төш күрәләр иде, котлаулар, теләкләрдән аларның башы әйләнә, бер тамчы шәраб капмасалар да, зур тантана шатлыгыннан исерә язганнар, өстәлдәге тәгам-нигъмәтләрнең исеннән, күренешеннән үк тамаклары туйган. Алар башкаларның майлы калҗаларны ничек тәмләп согынуларына, тәлинкә-тәлинкә шулпаларны, таба-таба бәлешләрне ничек ялтыратуларына, «шайтан суы»н хәтсез эчүләренә гаҗәпләнебрәк тә карыйлар иде, ахры. Авызлары ерык, алар бүген бәхет диңгезендә йөзә, җир шары бүген алар тирәли әйләнә! Алар өчен күпме халык җыелган, күпме туганнары ерак аралардан кайткан. Ә котлаулар, телеграммалар, берсеннән-берсе матуррак теләкләр, сүзләр, бүләкләр – ничек башың әйләнмәсен, ди, инде... Җырлары соң! Алар, әти-әниләре шулкадәр күп җыр беләдер дип, башларына да китермиләр иде. Кайсыбер җырларны гомерләрендә беренче ишетеп, хәйран калып утырдылар. Мәҗлес бик шәп, бик күтәренке барды. Хәтта мәңге йомык Гарифҗан да ачылды, Шакир кодасы белән кочаклашып җырлыйлар.

Бүген кыз ягы аяк өстендә. Сыйлыйлар да соң кодаларны! Тегеләре ялындыра, болары үтереп кыстый. «Мисбах җизнинең тавышы бигрәк моңлы, – диде Луиза Илшатка. – Кара, ничек суза!»

Һаваларда җидегән йолдыз,

Ничә санасам да күчәдер.

Ничә генә айлар, ничә еллар

Гомеркәйләр ялгыз кичәдер,–

дип җырлап, Алия апасының ире Мисбах Роза кодачага тулы чәркә бирде.

Сүзләре нинди матур! Тукта, ә нигә «гомеркәйләр ялгыз кичәдер»? Ә апа, балалар? Луиза сагаеп, бу икәүне күзәтә башлады. Розага җизни өлеш бирде. Гадәттә, ир белән хатынга парлап бирәләр. Минем каенага кайда соң? Ә-ә-ә, булган икән! Булуы җиткән – башын өстәлгә салып, әвен базарына киткән. Ә соң «җиңги» татарча җыр белә микән? Шуңа җавап биргәндәй, Роза торып басты.

– Мин ведь җырлый белмим, – диде. Нечкә бармакларына чеметеп кенә тоткан чәркәне кызыл иреннәренә якын китерде. – Болай гына эчәргә можномы?

Аш ахырына якынлашкан, кешеләр арыган, кайсы йокымсырап утыра, кайсы үзара сөйләшә иде. Ишеткәннәре:

– Юк, юк, алай ярамый, нинди җыр җырласаң да җырла, – диештеләр.

– Хет әтәч булып кычкыр! – диде кайсыдыр усалы.

Роза башын кырын салып торды да, елмаеп, матур гына тавыш белән, сүзләрен урысчарак яңгыратып:

Сандугачлар ияляшкан

Су ичярга миляштан,

Кайгыларым битяр иде,

Сине кюреп сюлашсам,

– дип җырлады. Җырлаганда, сыгылмалы гәүдәсе өзлексез боргаланды, сыргаланды, иң кыланчык артистлардай кыланды. Ни хәл итәсең, бу да килешә иде аңа, каһәргә! Җырны күтәреп алдылар. Розаның яңгыравык тавышы әллә каян аерылып торды:

Эх, тала, тала, тала,

Тала минем билягым,

Нигя тала, нигя яна,

Икян мине юрягым?

Җыр тәмамлану белән зал ишегеннән зур биек торт күтәргән Алия белән Кадрия күренде, һәммәсе «аһ» итеп, тортка карадылар. Ул арада кысыла-кысыла Роза кырына ук үткән Мисбах аңардан буш чәркәне алды һәм колагына: «Сюляшербез, сюляшербез!» – дип пышылдады. Моңа җавап итеп, Роза серле итеп елмаеп куйды.

Бу күренешкә бердәнбер шаһит – кәләшнең йөзенә кара йөгерде. Нәкъ шул вакыт кинәт уянып киткән Айрат күзләрен ачты, аптырап, тирә-ягына карады һәм, йодрыгы белән өстәлгә сугып:

«Горька-а!» –дип кычкырды да башын кире өстәлгә салып, йоклап китте. Яшьләрне саный-саный утызга кадәр үбештерделәр. Моның нәтиҗәсе шул булды: ике бите мәк чәчәгедәй янган Луизаның күңелсез уйлары юкка чыкты. «Җырның ертыгы юк, кода-кодачалар арасында андый гына шаярышу, төртмә сүзләр була инде», – дип, үз-үзен тынычландырды ул.

Төн урталары якынлашып килгәндә, Алия апасы Луизаларга эндәште:

– Акыллым, интегеп утырмагыз, иртәгә иртән торасыгыз бар, җәйге өйгә урын җәйдек, барыгыз, ял итегез!

– Без утырып торып, каян арыйк инде – менә сезнең һушлар беткәндер инде, – диде Луиза, аны жәлләп.

– И апаем, мондый көнне аруны сизмисең ул, – дип, матур итеп елмайды Алия һәм сеңлесен аркасыннан яратып куйды.

Кәләш, кияү, шаһитлар – дүртәүләп, бакча түрендәге җыйнак кына җәйге өйгә киттеләр. Болдырга менгәч, Луиза Илшатны туктатты:

– Азрак һава сулыйк әле, Илшат! – диде.

Төнге җиләслектән калтыранып китеп, кәләш белән кияү бер-берсенә сыендылар, эре-эре йолдызлар янган, ипи кебек түп-түгәрәк ай йөзгән күккә карап, тын тордылар.

– Син шундый матурсың бүген, – дип кайнарланып пышылдады Илшат. – Туй күлмәге бик килешә үзеңә!

– Рәхмәт... Хәзер сиңа комплимент әйтәм, яме?.. Беләсеңме, син миңа карата шулкадәр игътибарлы, кайгыртучан булдың... Мин азрак куркып та куйдым, үзгәрерсең, бергә яши башлагач, икенче кешегә әйләнерсең дип...

– Нигә алай дисең? Нишләп үзгәрим, ди, мин?

– Минем сине өч, биш, ун елдан соң да бүгенгедәй ягымлы, әйбәт итеп күрәсем килә. «Егетләр йөргән чакта гына бер алдыңа, биш артыңа төшә, ә яши башлагач, кем икәннәре беленә», – диләр бит белгән кешеләр!

– Әллә без аз йөрдекме, Луиза? Җиде ел эчендә бер-беребезне аңлап бетермәдекме икән ни? Кара, әллә елый инде? Исәркәем! Андый уйлар башыңа каян килә? Елама, матурым! Хәзер үк тукта. Күзләрең шешенеп бетсә, иртәгә кешеләр нәрсә дияр? Бик беләсең килсә: «Бөтен этлекнең башы хатын-кызда», – диләр. «Кызларның барысы да яхшы, явыз хатыннар каян була икән?» – дигәне дә бар. Шулай дип, мин дә елыйммы соң хәзер?

– Бетте, бетте, – диде Луиза, яшь аша елмаеп.– Елый күрмә!

– Әйдә, керик, – Илшат кызны җитәкләп алды.– Сәгать дүрт тула бит.

Луиза алмагачлар аша үрелеп, өйләренә карады.

– Безнекеләр йокламый... Утлары яна.

– Сезнекеләр котыла-а, – диде Илшат. – Иртәгә безнекеләрнең биисе бар!

Шулвакыт машина тавышы ишетелде. Ак автомобиль аккош сыман шуып кына капкадан үтте һәм, ындыр артындагы олы юлга төшеп, күздән югалды.

– Күзгә күрендеме, чын булдымы бу?

– Мисбах җизнинең «девяткасы» бит, танымадыңмыни? – дип җаваплады Илшат. – Берәр йомыш-фәлән килеп чыкты микән?

– Белмим, белмим... – дип, җилкәсен җыерды Луиза. Тавышы тонык һәм таркау иде. Илшат гаҗәпсенеп кызга карады, тик эндәшмәде.

6

Икенче көнне иртүк уяулы-йокылы кәләш белән кияүне мунчага озаттылар, кайткач кыстый-кыстый, тәбикмәкләп, чәй эчерделәр, чөгендердәй кызарган кияүнең беренче тәбикмәкне ашап бетерүен искә алып, карап тордылар. Бу вакытта Луизаларга кардәш тиешле көчле калын тавышлы агай, җырлый-җырлый, кодаларны уята башлаган иде. Берәм-берәм уята торды, «таксига» – түшәк-мендәрләр түшәлгән бәләкәй арбага утыртып мунчага җибәрә барды. Ике егет, кыска араны озын итеп, ихатаны кат-кат әйләнеп, кодаларны мунчага ташыдылар, аннан, шау-шу куптарып, чын атлардай кешнәшеп, яшьрәк «пассажирларны» егылта-аудара алып кайттылар. Илшатның бизнесмен агасына үзен күрсәтергә җай чыкты: теге егетләргә икесенә дә мул гына акча «төртеп», өйгә кадәр үк күтәрттереп керттерде. Мунча шау-шулары тәмамлангач, күрше өйгә ашка кереп чыктылар да кыз ягындагы соңгы ашка – «ыступай» шулпасына – җыелдылар.

Илшатның ашыга-каударлана башлаган туганнарына карап, арудан, төн йокламаудан күз төпләре шешенеп киткән апаларының, әнкәсенең үзенә ничектер сәеррәк, жәлләгән сыманрак карауларын сизеп, Луизаның күңеле тулды. Туй мәшәкатьләренә чумып, моңа кадәр уйламаганмы, уйларга теләмәгәнме – иң ахырда аны япа-ялгызын чит өйдә, ят кешеләр арасында калдырып китәчәкләрен, туй дигән бу бәйрәмнең дә эчтәлеге – аны, Луизаны, гамьсез кыз вакытларыннан, әткәсе-әнкәсеннән, өеннән аеру икәнен бөтенләй оныткан иде. Озатырга җыелган халыкка тәңкәләр сибеп, үзе буяган зәңгәр капкалардан машинага утырып чыгып киткәндә, күзләренә яшь тулды. Бер-ике көнгә бакчага бәйләп куелган Актырнакларының шыңшый-шыңшый өрүен ишетеп, түзә алмады, яшьләре тәгәрәшеп итәгенә тамдылар.

– Артыңа борылып карый күрмә, Луиза, ярамый, – дип, акыл өйрәткән Илшатка хәтере калды, үзен ярдәмчесез, ялгыз, язмыш кулындагы бер уенчыктай тоеп, каршылыклы, аңлаешсыз тойгылар буранында адашты.

– Карагыз әле, килен балакаебыз елый! – Айгөл шаталакка җитә калды, кычкырып көлеп җибәрде. – Ны-ык еракка, авылның теге-е-е очына ук китә, әйбит, Илшат?

Шулвакыт юлларына дәү трактор аркылы төште. Илшат белән шаһит егет «юл басучылар» белән сөйләшергә киттеләр. Килешеп, кузгалып киткәннәр иде, тагын туктаттылар.

– Безнең очларның балдызны җибәрәселәре килми-и, – дип сузды руль артындагы Мисбах җизниләре. Илшатның бизнесмен агасының «Мерседес»ы ватылыбрак тора, шуңа күрә яшьләргә «девятка»га утырырга туры килгән иде.

– Соңга калганнар, – дип көлде Илшат, – сандугачларын лачын эләктерде.

– Һай, баҗа! – Мисбах та көлеп җибәрде.– Сүзен дә табасың, әй! Ничек әле, «Яшәгән, ди, өч баҗа...»мы әле? Өч баҗа булдык шулай итеп. Шә-әп! Ничек, йокы туйдымы соң?

– Яшь чакта кеше йоклап торамы? Бигрәк тә өйләнгән төнне, – дип үткен телләнгән Илшатны бүлеп, Луиза сүзгә кысылды:

– Ә синең, җизни, йокың килмиме? Әйбәт йокладыңмы? – Мисбах көзге аша «ялт» итеп Луизага карап алды.

– Мине картка чутлыйсыңмыни, балдызым-йолдызым? Хе-хе... Алия апаң белән икебезгә бергә җитмеш кенә яшь бит әле!

Илшат, Айгөл, шаһит егет машина салонын тутырып көлештеләр. Мисбах магнитофон кабызды, күңелле музыка яңгырады...

Капка төбенә җыелган каршылаучыларга чәкчәкләрен сибеп, килен төште. Кияү кәләшне күтәреп алып, күтәрмәдәге ап-ак мендәргә бастырды. Фәйрүзә апа, хәзер инде Луизаның бианасы, теләкләрен тели-тели, балаларга бал-май каптырды, килен, уң аягыннан атлап, кияү йортына аяк басты. Ихатада мут кодалар, уенлы-чынлы сатулашып, кызның сандыгын, урын әйберләрен, ияреп килгән малларын саттылар. Бераздан өйдә Коръән ашына җыелган күрше-тирә, әбиләр, олы кодаларга бирнә күрсәтү башланды. Луизаның апалары тәрәзә-ишек пәрдәләрен, чыбылдыкларны, карават-мендәр япмаларын күрсәтеп-күрсәтеп куйдылар, тастымал-сөлгеләрен элделәр, тагын әллә нинди «тиеш»ләрне җиренә җиткерделәр.

Луиза боларны күрмәде дә, белмәде дә, аның бөтен кайгысы су юлы иде. «Суым чайпалмаса гына ярар иде», – дип тели-тели, чәчәкле бидрәләрен бизәкле көянтәсенә элде. «Икенче көянтә белән кем барыр, гадәттә, бу эшкә җиңгиләрне кушалар. Кайсысының кулыннан килерлек – марҗа җиңгинеңме, Розаныңмы?» Луиза гына түгел, су юлын күрсәтергә баручылар да шулай уйладылар. Шулчак һәммәсен дә аптыратып, Роза үзе үк чиләкләргә барып тотынды.

– Арысам, күтәрешерләр әле, – диде ул, як-ягына шаян караш ташлап.

Ул кызыл өрфия күлмәк кигән, бөдрәләткән чәченә алсу чәчәк кадап куйган – каракучкыл йөзенә, кап-кара күзләренә бу бик килешә, бик матур иде ул бүген. Луиза капка төбендәге кешеләрне күзеннән кичерде. «Кем күтәрешер икән соң? Айрат каенагам күренми ләса, һаман айнымаганмы?»

– Күтәрешми димени инде, кодача, күтәрешербез! Өшемисеңме соң, юка киенгәнсең? Җилләп тора, – диде Мисбах җизнәсе.

Луиза Алия апасына карады. Коймага сөялгән апасы беләкләре белән үз-үзен кочаклаган да җиргә төбәлгән, йөзенә карап, берни укырлык түгел. Аның өстендә дә юка гына җиңел күлмәк, яңакларына каз тәне дә калкып чыккан иде хәтта.

«Ишетмисеңмени, апа-җаным? Күрмисеңмени? – дип, эченнән үртәлде кыз. – Шул юханың чәченә ябышасы урынга, торасың мәлҗерәп! Ник гомер онытмаслык иттереп сабагын укытмыйсың? Син аның кебек артык чибәр дә, нечкә билле дә түгелсең, тик син иреңнең законлы хатыны! Кеше алдында ник үзеңне мыскыл иттерәсең?»

Ниһаять, су юлына баручылар җыелышып, бала-чагаларны ияртеп, урам буйлап гармун уйнап, авыл очындагы чишмәгә юнәлделәр. Алар китеп кенә өлгерде, ихатада шау-шу купты. Кыз ягында кичке ашны йоклап уздырган Айратны, Фәйрүзә апаның кисәтеп куюына карамыйча, ничек кирәк, алай уятып, «Син бит Илшатның бертуган агасы, йоклап яту килешми, табын карашырга, сыйлашырга кеше кирәк», – дип торгызганнар иде. Яхшылыктанмы-явызлыктанмы, холкын белепме-белмичәме, кайсыдыр «акыллы башы» Розаның иркен кылануы хакында «тишкән», төнлә югалып торган машинаны күрүчеләр дә булган, бу хәбәрне Айратка китереп җиткергәннәр. Айнык чагында юаш кына ир, артыграк эчеп алса, алыштырып куйгандай була, күңеленә җыелган бөтен ачуын берьюлы чыгарып түгә, кыза торган гадәте бар иде.

– Кая Роза? Кайда ул шайтан хатын? Кайда йөргән бүген төнлә? Миңа ничек тагылганын онытканмыни! Күрсәтәм мин аңа хәзер! Тагын элекке гадәтеңне куа башладыңмы, у-у, өстерәлчек, – дип җенләнеп, ихата бетереп хатынын эзләгән Айратны тынычландырырга тырышсалар да, файдасызга булды! Бу вакытта өйдә Коръән ашы бара иде, тизрәк Шакир абый белән Фәйрүзә апаны чакырып чыгардылар.

«Бөтен туйның ямен җибәрә, күпме халык, кодалар алдында адәм хуры ясый инде», – дип, коты очкан Фәйрүзә иренә ялынды:

– Син ата кеше бит, тый малайны, бәйләп, келәткә булса да ташлагыз!

Дөнья көтәргә, эшкә бик маһир, әмма йомшак күңелле Шакир абзый кулларын җәеп:

– Ничек алай итәсең инде? – дия генә алды.

Бу хәлләр йөрәгенә капкан ана йөгереп, өйгә керде. Кулына беренче эләккән касәгә куе чәй салып, плитәдән чажлап торган чәйнекне алды, кулы пешүен дә сизми, кайнар су агызды да Айрат кырына чыкты.

– Улым, куе гына итеп чәй ясадым, мә, эчеп җибәр әле, йөрәгең басылыр, – дип, тузынган Айратка тирән касәне сузды.

– Чәй кайгысымыни! Хатын кайда, хатын? – дип дулады улы.

– Ай!

Фәйрүзә апаның кулыннан савыты төшеп китте, кайнар су Айратның аягына түгелде. Ир кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:

– А-а, пеште, аяк пеште! Скорый! Дүртенче степень ожог!

Әнисе катык алырга кар базына төшеп китте, фельдшерга кеше җибәрделәр. Айрат кечкенәдән үк чирдән, аз гына авыртудан да бик курка иде. Шуңа да пешүе әллә ни зыянлы булмаса да, район үзәгендәге шифаханәгә барырга кирәк, дия башлады. Аннан: «Юньле врачлары да юктыр әле анда, шәһәргә китәбез, ожоговый центр тәүлек әйләнәсенә эшли», – дип, машиналарына кереп утырды. Ул арада Розаны да чакырып алдылар. Фәйрүзә апа тиз-тиз туй күчтәнәчләрен төяде, кием-салымнарын җыйнады.

– И-и җайсыз булды, балакайларым, кем уйлаган, бәла аяк астында, дип дөрес әйтәләр шул, тизрәк терел инде, гаепләп китмәгез инде, – дип озатып калды.

Тәнәфескә, саф һавага чыккан кодалар, кунаклар Айратның аягы пешү хәбәрен ишетеп кызгандылар, туйны күрми дә калды дип жәлләделәр, аннан: «Туйда андый гына хәлләр була инде», – диешеп, Фәйрүзә апаны юаттылар.

* * *

Тау астындагы чишмәдән килен балакай су ала. Эре-эре ташлар арасыннан йөрәк сыман бертуктаусыз бүлк-бүлк сулкылдап саркылган суны кушучлап ала да өр-яңа чиләкләренә сала.

Вакыт туктаган. Дөнья тын. Су гына челтер-челтер... Ак күбек күлмәкле яшь киленме, әллә гомерендә бик күпне күргән борынгы чишмә үземе, яшел чирәм ябынган тау битеме, сирәк-мирәк йомшак болытлар йөзгән аяз күкме – акрын гына моңлы көй көйли, изге теләкләр тели кебек.

Салкын суың авыз итим, көмеш чишмә! Авыр уйларымны агызып китче, йөгерек чишмә; пакьләнсен күңелем, җиңеләйсен җаным; син өстеннән аккан ташлар сыман, таш булыймчы төшкән җиремдә; пар чиләкләрем мөлдерәмә итәм салкын суың белән, бәхетебез булсын диеп шулай, теләк теләп; яман күздән, ялган сүздән, явыз уйдан сакласачы Ходам, диеп...

Дөнья тын... Чишмә генә – челтер-челтер, челтер... Яшь киленгә су юлы күрсәтергә төшкәннәр...

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: