Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Тегермән

– Артык борчылмагыз, абзый! Тегермән бикле, ачкычы үзегездә. Беркем дә керә алмаячак. Бурычны түләсәләр, янә эшли башлаячак, – дип, үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бик тә канәгать булып, тәрәзәләре карайтылган «Волга»га кереп утырды егет.

1

Абзый! Зинһар, балаларым хакына булса да...
– Һем-м-м... Белмим. Синең белән нишләргә икән?
– Соң, азрак кына күгәргән булса да ярыйдыр инде. Бурычлы булып калмам. Игелек күрсәтермен!
– Туктап тор әле, хатын-кыз кебек сыктама. Мин хәзер...
Кабыргалары тырпаеп торган җирән алашасын җигеп, чанасына
биш капчык күгәрә башлаган бодай төяп килгән бәндә хәсрәтле уйлары белән бер ялгызы калды. Ә баштанаяк ак он тузанына чумган Гариф карт тегермән эченә үтте. Халык Мәкәрҗә ярминкәсендәге сыман кайнаша, тимер юл вокзалындагыдай гөрселдәгән тавышлар яңгырап тора. Зур-зур капчыкларын иңбашларына салып, баһадирлар сыман салмак кына
атлаучылар да, ярты капчык арыш астында бөгелә төшеп титаклаучылар да Гариф картны күреп, арыслан алдында баш игән җәнлекләр сыман юл бирделәр. Ул фураж тартучылар янына килеп, берсен дәшеп алды. Он тузаны кунып агарып беткән иске имән өстәлле, каен эскәмияле, кирпеч диварындагы фанер киштәле бүлмәсенә алып керде. Нидер килешеп, баш кагышкач, баягы бәндә янына чыктылар. Капчыклары өстендә башын түбән
иеп утырган ир сикереп торып басты. Күкне томалап яуган җепшек кардан иске куян бүреге, керләнүдән ялтырап торган сүчинкәсе чыланып беткән. Өчәүләп нидер сөйләшкәч, Гариф карт эчкә кереп китте.
Моңарчы көзге төн сыман караңгы йөзендә хәзер яз кояшы балкыган терлекче Закир исә үзенең капчыкларын фураж тартучылар янына ташыды, ә гәрәбәдәй сап-сары, таштай каты бодай тулы биш капчыкны бер-бер артлы әрҗә янына күчерде. Иртән туң майда куырылган бер йомырка гына ашаса да, Әхмәт абзыйларда сугым ашында ару гына салганга, махмырдан интексә дә, канатланып, каяндыр көч-гайрәт алып башкарды ул бу эшне. Нигә канатланмаска? Нигә шатланмаска? Бу капчыклар эчендә тап-таза бодай бит. Юк, бодай гына түгел, аның бәхете, гаилә иминлеге. Гариф картка рәхмәт инде. Ул булмаса... Кыш уртасында кычкырып ачка үләрләр иде, валлаһи. Тракторист Мәснәвинең малларына тартырга алып килгән бодаен Закирның
тишек келәтендә сакланган күгәргән ашлыгына алыштырырга каян башына килгән диген! Малларга нинди дә ярый. Закирның өендә өстәл төеп ашарга сораган биш баласы бар бит. Өстәвенә, һәммәсе дә малайлар. Иң өлкәненә нибары җиде яшь. Теремекләрнең куян кебек минут саен ашарга сорый торган
чаклары. Болай булгач, кыш чыгачаклар алар. Бура төбен кырып, мәҗлесеннән калган онны тишек-тошык иләктән иләп сукранган Маһирасы да зәһәр телен тыячак. Әх, уңышлы булды бу көн... Юарга кирәк. Ләкин ничек? Одеколон алырлык та акча юк бит. Карале, болай итәргә кирәк: ферма бозауларыннан берәр капчык фураж арттырып, Рабига карчыкка төшерергә. Шундый якты
уйлар тәэсирендә, сүчинкәләренә тирес каткан терлекче, Кашпировский сеансында утыручы кебек татлы уйларга эреп, он әрҗәләре ягына атлады.
Һәр дәүләтнең, һәр төбәкнең, һәр авылның йөзен билгели торган
берәр нәрсә була. Иглин суганы, Бөре алмасы, Бүздәк чиясе, Уфа юкәсе... Кышкыр авылы исә күрше авылларга гына түгел, чиктәш районнарга да үзенең тегермәне белән билгеле. Биредән бер дә халык өзелми. Кем ат, кем трактор, кем машина белән ашлык төяп килә монда. Бала-чагасы булмаган әби-бабайлар да, бодай тулы капчыкларын кечкенә арбаларына салып, тегермән ягына таба теркелди. Билләһи, аэродром булса, самолёт белән очып
төшүчеләр дә аз булмас иде. Чит планеталарда яшәүчеләр дә, иген иксәләр, тегермән тартырга, һичшиксез, монда очып төшәрләр иде. Нигә барысы да, Мәккәгә тартылган мөселманнар сыман, монда агылалар соң? Бүтән җирдә тегермән юкмы әллә? Эш башкада. Кышкыр тегермәне оныннан пешергән икмәкләр күпереп, мамыктай йомшак булып уңа. Хуҗабикәләр: «Бар! Иренеп
ятма. Кышкырга барып, тегермән тартып кайт!» – дип, ирләрен бу тарафка шелтәләп диярлек куып җибәрәләр. Моннан кайткан он кадерләп кенә тотыла. Үз тегермәннәрендә тартылган онга Кышкырныкын кашыклап, тылсымлы катнашма сыман чеметеп кенә кушсалар да, уңа икмәк. Зур мәҗлесләрдә пәрәмәчләр, чәкчәкләр Кышкыр оныннан пешерелгән булыр.
Тегермәнне үтереп мактыйлар, әмма онның сыйфаты тегермәннән генә түгеллеген берәрсе уйлап кына булса да карый микән? Үгез кебек үкергән, эт кебек улаган катлаулы машинаны сәгать кебек эшләтүче, аны газиз баланы карагандай тәрбияләүче Гариф картта иде, юкса, төп сәбәп. Аның биредә кайчан эшли башлавын авыл картлары да белми. Малай чагында су тегермәнендә үк ярдәмче булып йөргән дип тә сөйлиләр. Үзе исә бу якныкы
түгел, имеш. Яшен яшьнәп, күк күкрәп, яңгыр яуган көнне көнчыгыштан, Лапырдык авылы ягындагы басу юлыннан, дүрт яшьлек бер ир бала авылга килеп кергән. Өс-башыннан гөрләп су аккан, өшүдән дер калтыранган малайдан: «Син кем? Каян килдең?» – дип, күпме сорасалар да, җавап ала алмаганнар. Бер көнне бер өйдә, икенче көнне икенчесендә кунган һәм, ниһаять, ялгыз тегермәнчедә яшәп калган ул. Ялгыз картка ияреп, эшкә
йөргән, шалтыр-шолтыр әйләнгән җиһазларның тавышын сандугач сайравын тыңлаган сыман бирелеп тыңлаган, ди. Үзенә исем бирүче, үлемнән, ачлыктан коткаручы, төссез тормышын тайгак кына булса да, юлга бастыручысы дөнья куйгач, инде егет корына кергән Гариф авыл тегермәнчесе булып калган, имеш. Ләкин бүген дүрт почмаклы кечкенә йортта ялгызы гына көн күргән, бер кулын биленә куеп, таяк таянып, акрын гына йөргән, кешеләр белән (хәтта җиде диңгез, җиде тау артыннан килүче бер бәндә булса да)
һәрвакытта ике куллап исәнләшкән, сөйләшкәндә җыерчыклы, бакыр төсле битен тарткалап, уң күзен кыса төшкән, җәен дә, кышын да колакчыннары күтәртелеп бәйләнгән кара куян бүреген, кара фуфайкасын салмаган картның үткәне, көнкүреше белән берәү дә кызыксынмый. Иртә таңнан кичкә кадәр боҗрада йөгергән тиен сыман гел борчу-мәшәкатьтәге кешеләрнең үз хәсрәте.
Колхоз өчен, матур киләчәк өчен көн-төн чабышкан халыкның күзенә бүгенге көннән ерагы күренми. Кияүгә чыкканнан бирле көзгегә күз салмаган, бер-бер артлы бала табып, дөнья көтеп калыная, усаллана төшкән хатыннарыннан качып, ирләр көмешкә чөмерделәр, үгезнеке сыман аларган күзләрен акайтып, шатлыкларыннан кикереп йөрделәр. Аларның хәләл җефетләре,
төрле төркемнәргә бүленеп, ахирәтләренең эчке киемнәренә кадәр тикшереп, кемнәрнеңдер ирләрен хурлап, авыз читләренә төкерекләре күбекләнеп килеп чыкканчы ләчтит саттылар. Кемнәредер дөнья куды. Фураж ашап симергән бура кадәрле үгезләрен сатып, яңа телевизорлар, стенкалар, келәмнәр, бәллүр
чәркәләр, музыкаль үзәкләр, видеокамералар, тузан суырткычлар, машиналар сатып алдылар. Һәркемнең үзенең мәшәкате баштан ашкан иде.
Әмма вакыт дигәнең тик тормады: секундларны – минутларга, минутларны– тәүлекләргә, атналарга, айларга, елларга ялгады. Малайлар – үсмер, үсмерләр– егет, егетләр – ир-ат, ир-атлар – ак сакаллы карт булды. Илдәге тәртипләр дә
үзгәрде. Өстә дәүләт башлыклары башлаган тарткалаш, хакимият бүлешүнең кайтавазы булып, гади халык өстенә үзгәрешләр ябырылды. Һич көтмәгәндә. Бер уйламаганда. Таудан купкан кар ташкыны, ургылган янартау авызыннан бәргән утлы лава сыман. Элеккеге бар тәртипләрне, гореф-гадәтләрне ватып-җимереп, яндырып-көйдереп. Хәер, ил казнасына сыер имчәгенә ябышкандай ябышучы, җаен туры китереп балаларын, бар туган-тумачасын җылы урынга җыючы елгыр бәндәләр монда да аптырап-югалып калмады, бер-бер җаен тапты. Гадәттәгечә, авырлыкның иң зурысын иген игүчеләр, гаиләсен туйдыру өчен бер караңгыдан икенчесенә кадәр биш эштә бил бөгүчеләр татыды. Аларның болай да бизмәндәге сыман чайкалган, кинәт
кенә астыртын шатырдаган язгы боздагыдай тотрыксыз тормышлары, җилдә биегән шәм ялкыны сыман, өлтерәп чайкала башлады...
Дүшәмбе көнне халык җыелганчы, Гариф карт исәп-хисапны тәртипкә салырга гадәтләнгән. Санагычының агач төймәләрен уңга-сулга чиртеп, әллә нәрсәләр чутлый, уйлый. Читтән караганда, фортепьянода ниндидер моңлы көй уйнаучы музыкантны да хәтерләтә кебек. Кинәт ишекне шакып та тормыйча, бүлмәсенә бер бәндә килеп керде. Ялтырап торган кара костюмлы, кып-кызыл галстуклы, көзгедәй ялтыраган очлы кара ботинкалы, исе күзне
ярып керерлек ислемай сөрткән, кулына кара күн папка тоткан егет, әлбәттә инде, он тартырга йөрмидер. «Районнан тикшерү белән килгәндер», дип уйлады тегермәнче эчтән генә. Хәл сорашмасалар да, ярдәм итәргә теләк белдермәсәләр дә, олы кыланып тикшерергә, юк-бар өчен бәйләнеп, штраф
салырга булдыралар алар. Монысы нәрсәдән башлар икән? Кәгазь-фәләнне дә тәртипкә китереп өлгермәдем, ичмасам. Җитмәсә, әҗәткә он тартып китүчеләр дә шактый. Нишләргә? Тамак кырып алган карт, урыныннан торып, өстәл астыннан чүпрәге тузып беткән урындыкны тартып чыгарды.
– Әссәламегаләйкүм! Рәхим итегез! – диде ул, күрешергә кулларын сузып. 

Ләкин аның бераз калтыранган бармаклары һавада җавапсыз эленеп калды. Йөзекле юан бармакларын папкасында

тыпырдатып, чакырылмаган кунак тамак ертты:
– Тегермән бүгеннән ябыла! «Байрак» колхозы – банкрот. Утка
түләнмәгән!
– Бәй, улым... Тукта әле. Ничек алай килеп чыга соң? Халык нишләргә тиеш була? Кая барырга? Кайда тегермән тартачак соң алар?
– Беренчедән, мин сезнең улыгыз түгел. Мин – Варис Вилданович, – дип кырт кисте егет, җиң очына кунган он тузанын каккалап. – Икенчедән, хәзерге заманда бар нәрсә өчен акча түләнергә тиеш. Дәүләт казнасын бушка имеп ятучыларга карата закон катыланды. Ну, ул элек тә йомшак түгел иде... Ә халык өчен кайгырмагыз. Әнә, Лапырдык авылы тегермәненә йөрерләр. Тиздән кибетләр беренче сортлы, сыйфатлы он белән тулачак. Дөнья үзгәрәчәк... Тегермәннәрнең кирәге калмаячак.
Бу сүзләр Гарифне мең вольт электр уты сыман көйдереп үттеләр. Ул пышылдап кына:
– Тегермәнне биклисезмени, улым?.. – диде.
– Әйе! Халык калдырган ашлыкларын алып бетерсен дә, кичтән пичәт сугылган кәгазь ябыштырабыз. Электр чыбыгын исә хәзер үк кисеп китәм.
Гипс сыекчасы тулы мичкәгә төшеп баткандай, хәрәкәтсез калып, тирән уйга чумды Гариф карт. Коммунизм өчен көрәштек, социализм төзедек. Трибунадан: «Барысы да халык өчен эшләнә, беркем дә, беркайчан хәсрәт күрмәячәк! Киләчәктә безне имин, якты тормыш көтә!» – дип кычкырулары чынга ашмадымыни? Шушымыни вәгъдә ителгән имин, тотрыклы тормыш?
Түрәләрнең берсе дә тегермәннең авыл халкы өчен әһәмиятен аңламый микәнни? Инкыйлабтан соң нигезенә кадәр җимерелгән мәчет урынына калган иде бит ул. Бирегә килгән халык он тартып кына түгел, аралашып, киңәшләшеп, күңелләрен агартып кайтып китә иде. Күпме яшьләр биредә танышып, хәзер бергә гомер кичерә. Аларның чирәмдә каз бәбкәләре белән бергә тәгәрәп уйнаган балалары шушында тартылган икмәкне ашап үсә.
Колхоз рәисе Хәниф нәрсә карады микән? Акча юк, дисәң, ел саен бер машина алыштыра лабаса! Харап иттеләр тегермәнне! Харап иттеләр халыкны...
– Абзый, абзый. Әллә йоклап киттегез инде. Утны кисәбез, менә монда кул куегыз! – дигән тавышка сискәнеп китте карт.
Алтындай ялтыраган ручканы калтыранган кулына алып, ниләрдер язылган кәгазьгә ике хәреф сызгалагач, икәүләп тышка чыктылар.
– Артык борчылмагыз, абзый! Тегермән бикле, ачкычы үзегездә. Беркем дә керә алмаячак. Бурычны түләсәләр, янә эшли башлаячак, – дип, үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бик тә канәгать булып, тәрәзәләре карайтылган «Волга»га кереп утырды егет.
Тегермәннең ябылуын кышкырлылар гына түгел, күрше-тирә авыллар да бик авыр кабул итте. Заманында бөтен Союзга танылып өлгергән хуҗалыкларының бөлүенә, беренчеләрдән булып җиһанны яулаган мәмләкәтләренең таркала башлавына караганда да, ныграк тетрәндерде бу вакыйга аларны. Хәер, алар да үзгәргәннәр иде инде. Якты йөзле кешеләр дә үз эченә бикләнде. Күңелләрен зинданга япкан адәмнәрнең хәтта бит-кыяфәтләре дә карайды. Алар урамнарда аз йөрер булдылар. Элеккечә авыз ерып түгел, карашларын җиргә төбәп, баш кагып кына исәнләштеләр. Гармун көйләре тынды. Хөкүмәтнең тиз искерә торган, кискәндә, яртысы валчык булып коелган, бер утыруда ашалып беткән төче ипиенә дә күнектеләр. Чөнки бүтәне юк иде. Ач икәнсең – аша, ошамый икән – ачтан үл! Анысы – синең эшең. «Кеше каннары коеп, күпме гомерләрне кыеп оештырылган колхоз бетсә бетсен, тегермән калсын!»
дип, тәкъдим ясаучылар да булмады түгел. Тик мондый сүзләр кичләрен, караңгы урамнардагы черегән эскәмияләргә утырып, көнбагыш чирткән чакта гына чыкканга, аларга колак салучы табылмады.
Элекке рәис урынына икенче хуҗа килде. Соңгы вакытларда чиргә
сабышкан, бетеренгән Гариф аңа: «Улым! Ут бурычын түләсәң, тегермәнне янә кабызыр идек. Зинһар, ярдәм ит инде!» – дигән үтенеч белән керергә теләде. «Яңа хуҗа, яшь булса да, тормышны аңлый, яхшы гына хезмәт хакы да вәгъдә итә» кебек имеш-мимешләргә ышанган карт көн саен диярлек контор тирәсен сагаласа да, аны очрата алмады. Дүртенче көндә генә күрергә насыйп булып чыкты үзен.
Кара тәрәзәле, төлке күзедәй кысык фаралы чит ил машинасы гөжелдәп, контор төбенә килеп туктады. Аннан кыска җиңле ак күлмәк, ак чалбар кигән тук йөзле ир төште. Утызы да тулмагандыр әле, бик яшь күренә. Кесә телефоныннан нидер сөйләшә үзе. Гариф аны күрү белән шатланып:
– Улым... Сиңа бер зур үтенеч белән килдем бит әле... – дип дәшсә дә, тегесе аны әллә күрмәде, әллә күрергә теләмәде, хөкүмәт ипиеннән аз гына кайтыш телефонына нәрсәдер мыгырдый-мыгырдый, ишеккә таба атлавында булды.
Ләкин картның бүген ничек тә үз теләгенә ирешәсе килде. Ул аксый-аксый, яңа хуҗага иярде. Рәис «койрык»тан котылырга теләп:
– Чё, бать! Слушаю! Только побыстрей. Сам знаешь, время – деньги,– дип, телефонын бер кулыннан икенчесенә чөеп уйный башлады.
– Улым! Теге, знаешь, тегермән не работает бит. Халык интегә. Памаги!
– Ладно, бать! Ты это, не беспокойся. Иди домой. Всё будет нормально. О-кей!
– Рәхмәт инде, улым. Зур рәхмәт! – дип, Гариф кырт борылып, тегермәнгә таба атлады.
Янында күптән кеше, атлар, техника йөрмәгәнгә әрем, шайтан таягы, тишек капчыклардан түгелеп калган орлыклардан шыткан арыш, бодай, арпа уйдыклары камавында калган тегермән, бераз моңсулангандай тоелса да, артык үзгәрмәгән иде. Түбәсендәге яшел мүкле шиферлары исән-сау, ишектәге тутыккан йозак та шул килеш, тәрәзәләр... Тукта! Тукта! Берсе ватылган бит. Чү, рәшәткәсе дә алынган түгелме? Гариф якынрак килде һәм «аһ» итте. Пыяласын ватып, рәшәткәне куптарып алып, эчкә кемдер кергән. Мөгаен, нәрсәнедер алып чыгып та киткәннәрдер. Кичә генә тәрәзә исән иде. Карале, бер төн эчендә. Кемнең мәкерле эше микән бу? Авылдашлары мондый явызлыкка бармас, килмешәкләр эшедер. Вәт, юньсезләр! Сарык көтүенә бер һөҗүм иткән бүре соңгы сарыкны алганчы туктамаячак. Ашлык басуына кергән мал да күбенеп үлгәнче үзенекен итә бит. Димәк, бирегә караклар янә әйләнеп киләчәкләр. Нишләргә? Участковыйга хәбәр
итәргәме, юкмы? Туктале. Кулында ачкыч бар. Бүген төнлә килә дә, бер почмакка посып, каракларны танып кала да, иртәгә үк милициягә хәбәр итә. Шундый уйлар белән ашкынып, өенә таба атлады Гариф карт.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: хикәя чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Тегермэн"хикэясе елатты...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик төшенке рухта язылган бу әсәр,әйбәт кешеләр һәр авылда бар,Гариф карт ник бу кадәр мескенгә калган соң?Гадәттә,әсәргә киредән кайтып укырга яратам,бу юлы никтер алай итәсе килми...