Логотип Казан Утлары
Әдипнең тәүге китабыннан

Герой (хикәя)

– Әй!.. Әй... Тизрәк! Ат бата... Тизрәк... «Карлыгач» ба-та!.. Ут янында утырган малайлар сикерешеп тордылар да, этешә-төртешә, күл буена йөгерделәр...

Сабан туендагы кебек, тузан өермәсе уйнатып чабышып килгән атлар кинәт кенә Олы күл буендагы болынлыкка борылдылар. Үсмер малайларның кычкырына-кычкырына атларын кууларыннан ук аларның бер-берсен узарга теләүләре күренеп тора иде. Иң алда – җылкылдап торган кара ат килә... Аннан бераз гына калышып, башын болан кебек артка ташлап, көрән ат чаба. Атлар, болынлыкка төшү белән, финишка килеп җиткәндәй, үзләреннән- үзләре туктадылар.

– И-и, Хаҗинур!.. – диде беренче булып килгән малай. – Тагы калдың бит! Юкка гына син минем белән узышасың... Өченче малай сүзгә кушылды.

– О-о... «Карлыгач» белән, билгеле...

– Эш «Карлыгач»та түгел.

– Әллә синдәме? – дип куйды көрән атка атланган Хаҗинур.

– Ә кемдә соң?..

– Әйдә алайса, узыштан йөгереп карыйк.

– Узыштан?! Юк, а лай узышмыйм. Аягым авырта...

– О-о... Курыкты. Һәрвакытта да диярлек өстенлекне үз ягында калдырырга яратучан Хариска җитә калды.

– Кем курыкты?.. Минме?.. Әйт әле, минме? Беләсең икән!.. Курыкты... Куркырга, мин бит син түгел...

Малайлар шулай үзара бәхәсләшеп торган арада, болынлыкка тагы бер көтү атлар төште. Кулына озын чыбык тотып, атларны куалаучы Зиннәт абзый да күренде. Колхозда һәм якын-тирәдә аны «Чапай Зиннәт» дип кенә йөртәләр. Чөнки ул, яшь Совет илен ак интервентлардан саклаган елларны, Чапаев дивизиясендә хезмәт иткән. Зиннәт абзыйның бөтерелеп килгән җирән мыегын, бераз кырын салып кигән папахасын күргән кешеләр аны һәрвакытта да Чапаевка охшаталар иде.

– Зиннәт абзый, – дип кычкырды Харис. – Иң элек «Карлыгач»ны тышаулагыз. Мин бүген дә беренче булып килдем.

– Шулаймы? «Йомран» бүген дә калыштымыни?..

– Калышмыймы соң! Мин Хаҗинурны әллә кайда калдырдым...

– Кая инде әллә кайда калдырдың?.. – диде Хаҗинур. – Синең артыңнан ук килеп җиттем ич.

Минут эчендә бөтен болынлык шау-шу белән тулды. Якында гына анасын югалткан тай кешнәп куйды. Шунда ук анасы да аңа җавап кайтарды. Атларның күбесе, пошкыра-пошкыра, кимерчәк чәйнәгән аваз чыгарып, ашарга керештеләр. Зиннәт абзый, иртә белән тотарга җиңел булсын өчен, малайлар атланып килгән атларны тышаулый башлады. Ул иң элек «Карлыгач»ны тышаулады, йөгәнен салдырып, Хариска бирде... Әкренләп, кояш баер вакыт җитте. Сирәк кенә булып үсеп утырган агачларның, печән кибәннәренең һәм ашап йөрүче атларның озынайганнанозыная барган күләгәләре бөтен болынлыкны каплады. Бая гына әле, яфраклары саргаюдан, әкияттәге алтын агач кебек булып утырган яшь каен агачы, батып килә торган кояшның соңгы нурларында, ялкынланып ут капкандай, кызгылт төскә кергән иде. Үләннәр өстенә кичке чык төште. Тыныч кына яткан күл өстен аксыл төстәге томан каплады. Көзге кебек ялтырап яткан су өстен бары тик балыклар уйнавы гына тынгысызлый иде. Күлнең су астыннан тырпаеп тамырлар чыгып торган бу ягында (кайчандыр ул урында таллык булган) балыклар аеруча күп уйныйлар. Чөнки тамырлар арасына яшеренгән балыкны ятьмә белән дә, кармак белән дә тотып булмый иде. Биредә, зуррак алабуга эләктерергә хыялланып, кемнәр генә кармакларын өздермәде?!. Печән кибәнен бастырыклап куйган колга башында утырган саескан да, кояш батуны сизенеп куанган кебек, көлгән тавыш чыгарып шаркылдап алды да күлнең аръягындагы урманга таба очып күздән югалды. Җир өстенә сөт кебек ак йомшак яктылык чәчеп, ай калыкты...

Малайлар, Зиннәт абзыйның әйтүен дә көтеп тормыйча, утын хәзерләп, ут ягып җибәрделәр. Зиннәт абзый, протезлы аягын сузып утырды да алып килгән камытын ямый башлады. Малайлар, авызларын ачып, аның нәрсә турында булса да сөйләвен көтәләр иде. Чөнки Зиннәт абзый, һәр кичне диярлек, аларга ак бандаларга каршы көрәшеп йөргән еллары турында, Чапаев турында сөйли. Ә малайлар дөньяларын онытып тыңлыйлар-тыңлыйлар да, утырган җирләрендә үк авып, кыштырдап торган хуш исле печән өстендә йокыга китәләр... Алар төшләрендә, Чапаев кебек, яшендәй ялтырап торган кылычларын айкап, «Ура!» кычкырып, дошман явы өстенә ташлануларын күрәләр.

Берничә минутка сузылган тынлыкны сөяк саплы кечкенә пәкесе белән ниндидер агач кисәге юнып утырган Харис бүлде:

– Зиннәт абзый, – диде ул. – Ни өчен әле сезгә Чапаев «Молодец!» дип әйткән?

Үткән төнне генә Зиннәт абзый аларга Чапаевның сугышның иң кызу вакытында да сугышчыларын ничек күрә белүе, күңелләрен күтәрә һәм җиңүгә рухландыра алуы турында сөйләгән иде. Зиннәт абзый:

– Кирәк чагында, каушап калмыйча, ике куллап (бер кулга кылыч, икенчесенә наган тотып) сугышкан өчен, – дип җавап кайтарды. Чапаевны үз күзе белән күргән, аның белән бергә хезмәт иткән карт сугышчының сүзләрен герой булырга хыялланучы Харис аеруча яратып тыңлый иде. Әле дә инде, ул үзен «герой» дип йөрттерер өчен, ниләр генә эшләмәде. Үткән елның көзендә хәтта авылдагы иң биек келәт өстеннән дә сикерде. Шулай да аны герой дип йөртмәделәр. Бары тик кызгандылар һәм тиргәделәр генә. Чөнки Харис шулай дуамалланып аягын имгәтте һәм ике айга якын урын өстендә ятты. Шуның аркасында ул мәктәпкә дә бер елга соңга калып керде... Зиннәт абзыйның сөйли башларга ашыкмавын күреп, малайлар үзара сөйләшә башладылар.

– Юк, Хаҗинур, – диде Харис. – Син герой була алмас идең...

– Әйе!.. Була алмас иде менә!.. Малайларның бәхәсләшүен тыңлап утырган Зиннәт абзый да сүзгә кушылды:

– Алай димә, Харис энем. Ни өчен Хаҗинур герой була алмасын ди?.. Аның бит әтисе дә герой исеме алып һәлак булды. Ул Рейхстагка Җиңү байрагы кадарга менүчеләр арасында булган...

Зиннәт абзый тыныч кына утырган Хаҗинурга карап алды. Малайның җитди йөзе, зурлар кебек сабыр һәм тыйнак булуы Зиннәт абзыйны күптән гаҗәпләндерә иде инде. Зиннәт абзый, тезе өстендә яткан камытны алып ташлады да, тәмәке тартудан саргайган мыегын бөтереп, тамагын кырып куйды. Малайлар аның нинди булса берәр вакыйга сөйләргә җыенуын Зиннәт абзыйның күзләре очкынланып китүеннән үк белделәр... Тик шулвакыт күл ягыннан ниндидер сәер тавыш белән ат кешнәве ишетелде. Бөтенесе дә, бер кешедәй, тавыш килгән якка борылдылар. Тик, ай болытлар арасында булганлыктан, тирә-як караңгылыкка чумган иде. Шунлыктан малайлар бернәрсә дә күрә алмадылар. Ат яңадан кешнәде. Шунда ук кемнеңдер суны чупырдаткан тавышы да ишетелде...

– Нәрсә булган соң ул атка?.. – дип куйды Зиннәт абзый. – Барыгыз әле, кайсыгыз булса да карап килегез...

– Мин барам, – диде Харис, урыныннан сикереп торып, һәм ул, үзенең геройлыгын күрсәтергә теләгән кебек эре-эре атлап, күл буена таба төшеп китте. Күп тә үтми, су буеннан аның үзәк өзгеч тавыш белән кычкыруы ишетелде.

– Әй!.. Әй... Тизрәк! Ат бата... Тизрәк... «Карлыгач» ба-та!.. Ут янында утырган малайлар сикерешеп тордылар да, этешә-төртешә, күл буена йөгерделәр.

Харис әле һаман да кычкыра иде.

– Әй!.. Тизрәк!.. «Карлыгач» ба-та-а!..

– Ни булган аңар?.. – дип куйды беренче булып йөгереп килгән малай.

– Коткарырга кирәк!

– Ул тора алмый...

– Бәлки, аның тышавы су астындагы тамырга эләккәндер.

– Әнә, әнә... Бөтенләй батты...

– Зиннәт абзый!.. Тизрәк... Ба-та-а!..

Кояш баер алдыннан гына тып-тыныч яткан күл өсте хәзер тынычсызланган иде инде. Караңгы булганлыктан, әле генә сукаланып үтелгән буразналар кебек булып күренгән кап-кара дулкыннар, бер-берсен узарга теләгәндәй, каядыр ашыгалар... Судан чыгып торган тамырлар, зәһәр еланнар кебек хәрәкәт иткәндәй, тырпаеп торалар, һәм алар, «Карлыгач»ны гына түгел, теләсә кемне бөтереп алырга хәзерләнгәндәй, тезелешеп утыралар иде. Берничә тапкыр бөтенләй диярлек дулкыннар астында калган «Карлыгач», тагы бер тапкыр тыпырчынып, башын калкытты һәм, «коткарыгыз!» дип әйтергә теләгәндәй, балалар ягына борылып кешнәмәкче булды... Тик бу юлы кешнәү урынына авыр сулау һәм ниндидер ыңгырашу авазы гына ишетелде, һәм «Карлыгач» яңадан дулкыннар астында калды...

– Батты... – дип кычкырды кемдер, елаган тавыш белән.

Харис, кулларын болгап, һаман да әле ярдәмгә Зиннәт абзыйны чакыра иде. Шулвакыт Хаҗинур Харис кулында ялтырап киткән пәкене күрде, һәм ул, тиз генә аның кулыннан пәкене тартып алып, әле генә «Карлыгач»ны күмеп киткән дулкыннар арасына сикерде дә юк та булды... Беренче булып су астыннан тышавы киселгән «Карлыгач» атылып чыкты һәм, малайларны бәреп ега язып, яр өстенә сикерде... «Карлыгач», читлектән ычкынган кош кебек, юеш ялларын җилфердәтеп, пошкыра-пошкыра, яр буенча чабып китте. Шул арада, чатанлый-чатанлый, Зиннәт абзый да йөгереп килеп җитте. Ул, баштанаяк чыланган һәм пычракка буялган Хаҗинурны күрү белән, эшнең ничек булганлыгын аңлап алды.

– Рәхмәт!.. – диде ул, Хаҗинурны кочаклап. – Менә хәзер Чапаев, һичшиксез, сиңа «молодец» дип әйтер иде.

...Тирә-як тып-тын. Бары тик ашап туйган атлар гына пошкыргалап куялар. Бер кәйгә генә янган учак янында малайлар бер-берсенә елышып, төшләр күрәкүрә йоклыйлар. Зиннәт абзый Хаҗинурның күлмәкләрен киптереп куйды да тагы бер тапкыр атларны карап килергә китте. Сызылып аткан таң беленде...

– Йә, геройлар, – диде Зиннәт абзый, малайлар янына килеп. – Торыгыз!.. Таң атты...

Малайлар, хәрби тревога вакытындагы кебек, сикерешеп тордылар. Зиннәт абзыйның гимнастёркасын киеп йоклаган Хаҗинур беренче булып сикереп торды. Зиннәт абзый, малайлар атланып кайтырга тиеш булган атларны тотып, йөгәннәрен кидерә башлады. Ул беренче булып «Карлыгач»ны тотты.

– Кая, бир, – диде Харис, Зиннәт абзый янына йөгереп килде дә, – мин үзем дә атлана беләм...

– Юк инде, Харис энем. Бүгенге көннән «Карлыгач»ка Хаҗинур атланып йөриячәк...

Яңадан чабыш башланды. Иң алда, әкияттәге канатлы ат кебек, «Карлыгач» килә... Ул озын күпер өстеннән, барабан каккан тавыш чыгарып, ике генә сикереп үтте дә авылга да кайтып җитте. Шул ук көнне колхоз председателе бөтен колхозчылар алдында пионер Хаҗинурга рәхмәт әйтте һәм аны герой дип атады. Бу турыда хәтта район газетасына да язганнар иде.

Мәхмүт Хәсәнов

1951 ел

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X