Логотип Казан Утлары
Әдипнең тәүге китабыннан

Безнең бабай (хикәя)

– Нигә ашамыйсың, улым? Әллә яратмыйсың? – диде әби. – Мин бабай кайтканны көтәм, – диде Рөстәм. – Нигә сез дә көтмисез, кайтып җитәр инде ул. Барысы да, гаҗәпләнеп, ашаган җирләреннән туктап калдылар. – Бабаңның үлгәненә ун ел була инде, улым. Исемә төшердең мәрхүмне, – диде әби, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп...

Бәләкәй Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга – әбиләренә кунакка килде. Алар үзләре бик еракта, бер зур шәһәрдә торалар иде. Рөстәмнең әле беркайчан да авылда булганы юк иде.

Әбисе аны бик ягымлы йөз белән каршылады, тәмле әйберләр белән сыйлады. Әби үзенең олы улында тора иде. Ә аның улының хәзер үзенең дә бәләкәй балалары бар иде. Рөстәм алар белән бик тиз дуслашып китте.

Ул аларга үзләренең матур шәһәрләре турында, ишекләре үзеннән-үзе ачылып ябыла торган трамвайлар, троллейбуслар турында, зоопарктагы маймыллар, юлбарыслар турында сөйләде. Балалар аны исләре китеп тыңлап тордылар.

– Бездә андый кызык нәрсәләр юк шул, – диде Хәлим. – Безнең авылда сиңа күңелсез булыр инде.

– Бар, бар! – дип кычкырып җибәрде шулвакыт бәләкәй Фәһимә. – Бездә саескан оясы бар! Менә!.. Абый, әйдә, Рөстәмгә саескан оясын күрсәтәбез!

– Әйдә!

Балалар, җитәкләшеп, ындыр артына таба йөгерделәр. Саескан оясы авыл янындагы урман эчендә иде.

Хәлим, бөтенесеннән дә зуррак булганга, алдан китте. Алар болынга килеп җиттеләр.

Еракта, урман буенда, сыер көтүе утлап йөри иде. Хәлим мактанып куйды:

– Әнә безнең көтү!

– О-о, нинди күп икән сезнең сыерларыгыз! – диде Рөстәм, гаҗәпләнеп.

Шундук Фәһимә сүзгә кушылды:

– Әйе, безнең сыерлар бик күп. Менә!.. Сарыклар да күп безнең. Бөтенесенекеннән дә күбрәк, Саттар бабай үзе әйтте.

Якындагы юлдан тузан туздырып автомашина узып китте.

– Безнең машинамы бу? – диде Фәһимә, кулын маңгаена куеп. – Ә, безнеке икән!

Урманга килеп җиткәч, балалар саескан оясын бөтенләй исләреннән чыгардылар. Күп сөйләнергә яратучы Фәһимә:

– Абый, әйдә умарталыкка барабыз?! – диде.

Аннан соң Рөстәмгә:

– Бабай безгә бал ашатыр... Безнең бабай бик юмарт ул. Менә... күрерсең әле! – диде.

Умарталык урман эчендә иде.

– Әйдәгез, – диде Хәлим. – Рөстәм безнең умарталыкны күрер, бал кортларын күрер.

Балалар тиздән умарталыкка килеп җиттеләр. Аларның каршысына умартачы бабай килеп чыкты.

– Минем кортларның хәлен белергә килдегезме? – диде бабай, елмаеп.

Ул аларны тәбәнәк кенә бер өй эченә алып керде дә өстәл янына утыртты, һәрберсенең алдына берәр тәлинкә бал куеп чыкты, берәр балкалак белән берәр телем күмәч бирде.

Рөстәм хуш исле сыек балны бик яратып ашады.

– Ашагыз, ашагыз, улларым, кызларым, – диде бабай. – Кортлар бу балны бүген иртән генә җыеп алып кайттылар. Бал ашарга балалар килсә, безнең балны кызганмый ашат, диделәр. Тәмлеме, туйдыгызмы? Туйгач бал да ачы... Ачы була башладымы әле?..

Балалар, бал ашап туйгач, бабайга, бал кортларына бик зур рәхмәт әйттеләр дә килгән юллары белән кире кайтып киттеләр. Бабай аларны урман авызына кадәр озатып куйды.

– Сездә бик күңелле, мин гомергә авылда яшәр идем! – диде Рөстәм.

Алар өйгә кайтып җиткәндә, кич булды. Тиздән зурлар да кайтты. Бөтен гаилә ашарга утырды. Барысы да ашарга тотындылар.

Шул чакны әби Рөстәмнең, нәрсәдер көтеп, ашамыйча утыруын күрде.

– Нигә ашамыйсың, улым? Әллә яратмыйсың? – диде әби

.– Мин бабай кайтканны көтәм, – диде Рөстәм. – Нигә сез дә көтмисез, кайтып җитәр инде ул.

Барысы да, гаҗәпләнеп, ашаган җирләреннән туктап калдылар.

– Нинди бабай? – диде Рөстәмнең әнисе, улының ни сөйләгәнен аңламыйча.

– Бабаңның үлгәненә ун ел була инде, улым. Исемә төшердең мәрхүмне, – диде әби, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп.

Рөстәмгә бик уңайсыз булып китте.

– Безгә бал ашаткан бабай соң... – диде ул, ни әйтергә дә белмичә.

Хәлим белән Фәһимә кычкырып көләргә тотындылар. Рөстәм кып-кызыл булды.

– Кортчы Галләм бабайны әйтә ул, – диде Фәһимә. – Бүген ул безгә бал ашатты.

– Нишләп ул синең бабаң булсын? – диде Рөстәмнең әнисе, тагын да ныграк гаҗәпләнеп.

– Үзләре «безнең бабай», «безнең умарталык», диделәр, үзләре көләләр... – диде Рөстәм, үпкәләп.

– Кемнәр?

Рөстәм Хәлим белән Фәһимәгә төртеп күрсәтте.

– Алайса, көтү дә, машина да сезнеке түгелмени?

Хәлимнәрнең әтисе балаларына ачулы гына карап алды.

– Нәрсә алдашып йөрисез сез? – диде ул аларга.

– Юк, без алдашмадык, әти. Нигә безнеке булмасын – безнеке! Сыер көтүе дә безнеке, автомашина да, умарталык та безнеке – безнең колхозныкы. Без алдашмадык, – диде Хәлим.

Аның сүзеннән беркем дә көлмәде.

Нурихан Фәттах
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X