Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Дустым кабере янында (хикәя)

Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек...

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган

дустым Насих Җәгъфәровка багышлыйм.

А. Ш.

Өч ел. Бу өч ел эчендә минем яшь йөрәгем нинди генә кайгыларны, нинди генә шатлыкларны һәм нинди генә дулкынлануларны кичермәде, ләкин минем беркайчан да, беркайда да бүгенгедәй дулкынланганым, бүгенгедәй тирән хискә бирелгәнем юк иде. Ул болай булды:

Көрәш юлы безне яңадан Литва җиренә алып керде. Алай гына да түгел, без моннан өч ел элек үзебез сугышып үткән участокка килеп чыктык. Бу участокны башлап рота командиры гвардия өлкән лейтенанты Камалов танып алды.

Безнең подразделение, немецларны куып килеп, бер көн эчендә дүрт авылны, дистәләрчә хуторларны азат иткәннән соң, элмә, өрәңге һәм башка шундый яфраклы агачлар белән капланган шушы биеклеккә туктады. Без шунда ук казынырга керештек. Минем взвод моннан өч ел элек казылган, кар-яңгыр сулары белән ашалып беткән, саеккан һәм үлән баскан окопларны тирәнәйтергә дә өлгермәде, Камалов мине үз янына чакырып алды.

Ул, иске, җимерек окоп өстенә терсәкләрен салып, яшь карама ботаклары арасыннан немецлар оборонасына таба текәлеп карап тора иде. Мин сүзсез генә аның янына барып бастым. Ул берникадәр вакыт шулай, минем килүемә игътибар итмәгәндәй, карануында дәвам итте.

— Күрәсеңме? — диде ул аннары, кулы белән алга таба күрсәтеп. Мин каранырга тотындым. Немецлар белән ике ара ерак түгел иде. Анда, сирәк кенә аксыл чәчәк белән капланган уйсулыкта, яңа гына актарылган снаряд чокырлары күренә, немец үләксәләре аунап ята. Бер читтә, юл буенда, тәртипсез сибелгән ватык арбалар тирәсендә, немецларның яндырылган бер танкасы әкрен генә пыскып, сүнеп бара. Ә немецлар урнашкан урман артында, еракта-еракта, бүген нигәдер аеруча кызарып, офык итәкләрен кансуландырып, моң гына булып кояш баеп килә. Көне буе ике яктан да дәвам иткән каты атышлар басылган һәм табигать ничектер тынып, талгынланып калган иде.

— Күрәсеңме? — диде Камалов, кабатлап.

— Нәрсәне?

Ул миңа таба гаҗәпләнеп күтәрелеп карады:

— Тирә-юньне. Таныш түгелмени?

Мин бертөрле дә таныш нәрсә күрмәдем. Аннары ул, окобыннан чыгып, мине биеклекнең көнчыгыш ягына алып китте һәм тар гына елга буенда утырып калган дүрт-биш йортка төртеп күрсәтте:

— Ә бу авыл танышмы?

Шунда гына мин тирә-юньне танып алдым.

— Судекяй түгелме соң бу?

— Нәкъ үзе.

Юк, бу авылны, аның тирән, салкын сулы тар гына елгасын минем беркайчан да, бервакытта да онытасым юк.

Без икебез дә берникадәр вакыт шул авылга таба тынып карап тордык. Бу вакыт без икебез дә бер нәрсә турында уйлый идек, һәм икебезнең дә күңелләребездә безне бик озак вакыт борчыган, безгә тынычланырга ирек бирмәгән вөҗдан газабы әкрен генә уяна, үзенең нечкә, үткен тырнакларын безнең йөрәкләребезгә яңадан батыра иде. Шуның белән бергә, безнең күз алдыбызда, моннан өч ел элек булып үткән сугыш картиналары да үзенең бөтен дәһшәте, бөтен куркынычлыгы белән ачылганнан-ачыла бара иде.

...1941 елның июль ае иде. Безнең дивизия, каты сугышлар белән чигенеп, моннан 10-15 километр чамасында көнчыгыштарак оборонага күчте. Ә без, өч татар егете, өч сугышчы, старшина Шәйхетдинов, ул чагында әле өлкән сержант булган Камалов һәм мин, дивизия командирының турыдан-туры кушуы буенча, дошман тылында разведкада калдык. Без урман арасында, олы юллар буенда өч тәүлек яшеренеп күзәтеп яттык, бу тирәдә яшәүче кешеләр белән очраштык, дошманның көче, аның нинди участокларга туплануы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар җыйдык.

Төнлә үзебезнең якка чыккан вакытта, шушы тирән, салкын сулы тар елга буенда, һич тә көтмәгәндә, бер төркем немецлар белән кара-каршы очраштык. Без алардан ничек кенә булса да сугышсыз качып котылырга, эзебезне югалтырга тырышып карадык, ләкин булмады. Алар безне шушы елганың дугаланып килгән бер почмагына кысрыклап керттеләр.

Без, уңайрак урын сайлап, үләннәр арасына постык, фашистлар якынлашалар, — төнге зәңгәрсу караңгылыкта аларның карачкыл шәүләләре аермачык күренә иде. Алар егермедән артык иде.

— Безнең бурыч сугышу түгел,— диде безгә старшина Шәйхетдинов, пышылдап кына. — Җыйган материалларны бик тиз генә кайтарып җиткерергә кирәк. Ә хәзер, күрәсез, безгә коралны ходка җибәрергә туры килә.

Бераздан соң без бер автоматтан, ике винтовкадан залп бирдек. Нәтиҗә начар булмады. Ләкин немецлар, саннары кимүләренә карамастан, килүләрендә булдылар.

Ике арада атыш башланып китте.

Без, артык нәрсәләребезне ташлап калдырып, елганы кичтек. Бәхетсезлеккә каршы, без үзебезнең арт якта да карачкыл шәүләләр күреп алдык. Алар безне ауларга, тотарга телиләр иде.

Шәйхетдинов обстановканы бик тиз үлчәп алды. Ул үзенә хас тынычлык, салкын канлылык белән ашыкмый гына әйтте:

— Безнең беребез монда калырга тиеш. Немецларны тотып торырга. Ә икебезгә — бик тизлек белән мәгълүматларны кайтарып җиткерергә. Задание үтәү — бөтенесеннән дә кыйммәтрәк. Аңлашыламы?

— Кем кала? — дидем мин, калырга хәзер булып.

Шәйхетдинов сүзен дәвам итте:

— Мин калам. Карышмаска. Мин сезгә хәзер үк китәргә приказ бирәм. Мәгълүматларны ничек тә кайтарып җиткерергә. Хушыгыз.

Һәм ул безнең икебезне дә ашыгыч кына кочып үпте. Аннары, якын итеп, җылы итеп, аз гына дулкынланган тавыш белән әйтте:

— Калу турында сорамагыз, дусларым. Мин сезгә караганда картрак һәм тәҗрибәлерәк. Сез яшь әле. Аннары бу эштә минем кулым да ныграк. Ялгыз килеш мин ничек тә кайта алам.

Без киттек. Без, немецларга сиздерми генә, ераклашканнан-ераклаштык. Елга буендагы атышлар, төрле урыннарга күчеп, шактый дәвам итте. Гранаталар шартлады.

Без кайтып җиттек. Мәгълүматларны тапшырдык. Алар, без уйлаганча, бик кыйммәтле мәгълүматлар булып чыктылар.

Ләкин безнең дустыбыз кайтмады. Без аны һәр көнне, һәр сәгатьтә, хәтта һәр минутта өметләнеп көттек. Әмма безнең өмет чаткыларыбыз көннән-көн сүрелде. Ахыры, бер көнне ул тәмам сүнде.

Бер атнадан соң, чолганыштан кайтучы берничә иптәшебез белән бергә, Судекяй авылының бер крестьяны да безнең якка чыкты. Шул крестьян безгә, елга буендагы атышлардан соң, немецларның Судекяй авылында бер яралы совет сугышчысын бик каты газаплап үтерүләрен сөйләде. Аның бу сүзләре безнең күңелдәге соңгы өмет чаткыларын да сүндерде. Сүндерде генә түгел, алар аны үскәннән-үсә барган вөҗдан газабына әверелдерде.

— Ник аның үзен генә калдырдык, — дип газапландым мин.

— Ник үзен генә калдырдык?

Бу газапны мин Камалов күзләрендә дә күрдем. Ул да шундый ук эчке әрнүләр белән яна иде.

Нәкъ шул көннәрдә Шәйхетдинов исеменә бер хат килде. Камалов белән икәү без аны ачып укырга булдык. Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Алар ул көнне үзләренең яңа киемнәрен кигәнгә һәм рәсемгә төшү бәхетенә ирешкәнгә шатланган булсалар кирәк. Ә гади генә киенгән, чәчләрен урталай ачып, иңбашына ак шәл салган урта яшьләрендәге хатынның күзләрендә исә рәсем аша да сагыну, аны юксыну моңнары аңкып тора иде.

Бу рәсемгә без берсүзсез калып карап тордык. Ул минутта безнең ничектер берберебезгә эндәшергә, рәсем турында нәрсә булса да әйтергә көчебез юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек.

Аннары без хатны укыдык. Хат озын түгел иде. Ләкин ул баштан алып ахырына кадәр өзелеп сагыну белән, чиксез мәхәббәт белән, кеше күңелендә булуы мөмкин булган җылы хисләр белән тулган иде. Без сагынуларның чиксезлегенә, мәхәббәтнең көчлелегенә, җылы хисләрнең тирәнлегенә хәйран калдык.

«Бәгърем, сөеклем! — дигән иде ул хатынын бер урынында. — Күзалмам, үзеңне саклый күр, сабыйларың өчен, аннары сине өзелеп сагынучы, сөюче, кабергәчә сиңа турылыклы булырга сүз биргән иптәшең өчен саклый күр. Без сине көтәбез. Җиңеп кайтуыңны көтәбез. Балалар һәр көнне иртә белән йокыларыннан: «Әти!» — дип уяналар, кичләрен синең турыда сөйләшә-сөйләшә йокыга китәләр. Бик сагыналар алар сине, юксыналар. Кайчакларында төннәрдә алгы бакчадагы миләш ботаклары җил белән тәрәзәгә килеп бәреләләр. Мин урынымнан сикереп торам, өметләнеп, тәрәзәгә сарылам. Аннары яланаяк килеш кенә капка төбенә йөгереп чыгам. Син кайткансың шикелле тоела. Мин сине менә шулай зарыгып көтәм, бәгърем...»

Камалов хатны укып бетерде һәм аны рәсеме белән бергә яңадан конверт эченә тыгып куйды. Бу минутта аның бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде, аннары ул, тамак төбенә утырган төеренең чишелеп китүеннән куркып, үз-үзе белән дә көрәшә иде.

Шәйхетдинов хатынының шундый сагыну белән тулган берничә хатын алдык. Хәтта аңа иптәшенең хәбәрсез югалуын әйтеп, аның тирән кайгысын уртаклашып җавап язганнан соң да, ике хаты килде. Ул иренең югалуына ышанмый, кайчан да булса бер аның безнең янга, үз подразделениесенә, аннары үзенең семьясы, балалары янына кайтачагына өметләнә иде. Ул хатлар безнең әрнүләребезне яңартканнан-яңартып тордылар.

Ахырда хатлар тукталды. Айлар, еллар узды. Без каты оборона сугышлары белән Москва янына кадәр чигендек. Аннары, һөҗүмгә күчеп, яңадан Калинин өлкәсен, Белоруссияне үттек һәм Литва җиренә килеп кердек. Бу өч ел эчендә без үз башыбыздан бик күп кайгыларны, бик күп хәсрәтләрне кичердек, үлем белән бик күп мәртәбәләр күзгә-күз очраштык һәм сугыш кырында үзебезнең каныбызны койдык.

Башыбыздан кичерелгән дәһшәтле көннәр, авыр еллар дустыбыз турындагы әрнүләрне, борчылуларны да үзләре белән бергә алып киттеләр. Безнең күңелләребездә аңа карата бары тик чиксез хөрмәт һәм олылау гына калды...

Менә бүген, сугышлар белән яңадан Литвага, Судекяй авылы янына килеп чыккач, безнең күңелләребездәге борчулы уйлар әкрен генә яңадан кузгала һәм үскәннән-үсә башлады. Бу минутта без икебез дә узган көннәр ихтыярында, аның безнең яшь йөрәкләребездә калдырган әрнүле көчләре тәэсирендә идек.

— Менә без кая килеп чыктык, — диде Камалов, уйчанланып. — Кем уйлаган бит. Өч ел. Бик авыр еллар. Бу өч елның миңа һәр сәгате, һәр көне елдай озын булып тоелды. Ә бүген артка, узган көннәргә әйләнеп карагач, әйтерсең, ул кичә генә булып үткән. Әй, гомер, гомер!..

Мин аңа бертөрле дә җавап бирмәдем. Узган гомер миңа да, үзенең авырлыгына, газаплылыгына карамастан, шулай тиз үткән шикелле тоела иде. Камалов безнең күз алдыбызда яткан тар елгага һәм елга аръягындагы авыл хәрабәләренә караган килеш сүзен дәвам итте: — Судекяйга бүген ничек тә барып чыгарга кирәк. Бәлки, анда кем дә булса калгандыр. Белүчеләр булуы ихтимал.

Камалов берникадәр вакыттан соң авылга таба китте. Мин окобымда калдым. Ә ул көчәйгәннән-көчәя барган кичке эңгер-меңгер эченә кереп югалды.

Ул анда ике-өч сәгать чамасы булды. Бу сәгатьләр миңа ничектер бик озак, бик озак булып тоелдылар. Мин, вакытны үткәрү өчен, берничә мәртәбә постларны тикшереп чыктым һәм окоплар буйлап йөреп үттем. Аннары, яңадан үз урыныма кайтып, аны көтәргә тотындым. Ниһаять, Камалов кайтты.

— Йә, ничек, таптыңмы? — дидем мин, аны күреп алу белән үк.

— Таптым.

Мин аның гаять дәрәҗәдә дулкынланган икәнен хәрәкәтеннән һәм ашыгыч кына әйтеп ташлаган шушы бер сүзеннән үк сизеп алдым.

— Теге крестьян сөйләгәннәр дөрес булганмы?

— Дөрес булган. Барысы да дөрес булган.

Мин аннан яхшылабрак, җентекләбрәк сорашырга теләгән идем, ләкин ул, соңыннан сөйләргә булып, батальон командиры янына китте.

Бераздан без җиде егет — бу подразделениеда Шәйхетдинов белән бер вакытта хезмәт итә башлаган, аны яхшы белгән җиде сугышчы — окопларыбыздан бер сүзсез генә чыгып, үсеп торган игеннәр арасындагы сукмак буйлап кыр казларыдай тезелешеп, Судекяй авылына таба киттек.

Алгы кырыйда сирәк кенә атышлар дәвам итә. Тирә-юньне яктыртып, һавага өзлексез рәвештә ракеталар күтәрелә, җир өсте буйлап, дугаланып, эз калдыргыч пулялар оча. Аларның кайберләре, йолдызларга үрмәләргә теләгәндәй, күгелҗем күккә таба күтәреләләр һәм барып җитә алмыйча кинәт сүнәләр. Кай минутларда безнең баш очларыбыздан снарядлар сызгырып үтә, һәм алар, җир өстенә төшеп, ут чәчеп гөрселдәп ярылалар.

Төн — җилсез. Агачлар, үләннәр, барлык үсемлек дөньясы, кинәт туган бу атышуларга һәм шау-шуга гаҗәпләнгәндәй, тынып калган. Аяк астына чык төшкән. Аның дымлы, аз гына салкынчалыгы безнең итекләребез, ботинкаларыбыз аркылы үтеп керә. Ябышкак, чәнечкеле үләннәр, безнең белән бергә барырга теләп, шинель итәкләребезгә ябышалар, аннары, ычкынып, яңадан җиргә ятып калалар. Тирәюньдә атышлар баруга, шау-шуга карамастан, ниндидер вак кошлар өзеп-өзеп сызгырып, сайрап алалар. Кайдадыр, сазлыкта булса кирәк, ялгыз тартар моң гына, хәсрәтле генә итеп, сузып-сузып кычкыра.

Күк йөзендә йолдызлар җемелди. Еракта,карачкылланып торган, әллә урман, әллә тау өстеннән моң гына булып тулган ай карый.

Һавадан ачы төтен исе, дары исе һәм саз исе аңкый.

Елганы үттек. Тугайлыкка барып чыктык. Таныш бу җирләр, таныш миңа! Алар минем күңелемә мәңге-мәңге онытылмаслык булып сеңеп калганнар.

Менә авыл. Яндырылган йортлар урынында шомлы булып, карачкылланып, мичләр, морҗалар тырпаеп торалар. Без теткәләнеп, тапталып беткән бер бакча аша үтеп, авыл уртасына, анда-санда утырып калган ялгыз йортлар янына барып чыгабыз.

Урамда, җимерек каралтылар, үсеп торган агачлар арасына йөкләр туктаган. Часовойлар, төннәрен йокысыз үткәрергә тиеш булган сугышчылар очрый. Алар безне эндәшеп каршылыйлар һәм күз карашлары белән озатып калалар. Без арбалар, алларындагы азыкларын пошкыра-пошкыра ашаучы атлар арасыннан үтәбез. Подвал шикелле казылып эшләнгән бер таш бина янына барып туктыйбыз.

Камалов, безне калдырып, подвалга төшеп китте һәм ул аннан берничә минуттан ниндидер бер карт белән килеп чыкты. Башына эшләпә, өстенә кыска пиджак кигән, яланаяклы, урта буйлы бу карт безне, үзе белән ияртеп, авыл читенә алып китте.

Берничә минуттан инде без авыл читендәге бушлыкта, ялгыз үсеп торган бер каен төбендә басып тора идек. Җирдә кечкенә генә калкулык. Аның өстен чирәм баскан. Чирәм өстендә кем тарафыннандыр куелган, ләкин инде шиңеп беткән чәчәк бәйләме ята.

— Иптәшләр, — диде Камалов, аз гына калтыранган, дулкынланган тавыш белән, — менә ул монда күмелгән. Монда йоклый...

Без, сүзсез-нисез генә, каскаларыбызны салдык һәм башларыбызны идек. Камалов сүзен дәвам итте:

— Без бүген, өч елдан соң, каты көрәшләрдән соң, яңадан монда килеп чыктык  һәм үзебезнең сугышчан дустыбызның каберен эзләп таптык. Аның тормышының соңгы сәгатьләрен һәм аның ничек һәлак булуын беләсебез килә безнең. Бабай, — диде ул, картка карап, — аның ничек үлүе турында сөйләп бир син безгә.

Бабай, үзенең эшләпәсен салып, аны ике кулы белән учлап тотып, нәкъ минем янда басып тора иде. Аның тулган ай яктысында көмештәй җемелдәп күренгән чал чәчендә, юка һәм тар сакалында, аз гына чыгып торган бөкересендә ниндидер, тел белән әйтеп аңлатып бетереп булмый торган ягымлылык һәм картларча күркәмлек бар иде. Мин аңа карап, бу минутта нигәдер үземнең әтиемне һәм Шәйхетдиновның атасын хәтерләдем. Шәйхетдиновның атасын минем бервакытта да күргәнем юк. Шулай да ул миңа бу минутта шушы чал чәчле картка охшыйдыр шикелле тоелды...

Карт сөйләргә кереште. Ул русчаны начар белә иде. Ләкин без ул әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясе, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтләреннән дә аңлап алдык.

Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аннан сорау алырга керешкәннәр. Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаганнар. Егет егылган, озак аунап яткан. Аңына килгәч, немец офицеры аннан тагын сораган:

— Иптәшләрең кайда синең? Кая киттеләр алар? Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?..

Егет җавап бирмәгән.

— Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. Мин — совет сугышчысы! Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..

Шуннан соң аның кулларын, аякларын каерганнар, колагын кискәннәр, бер күзен чыгарганнар, кыздырылган тимер белән аркасына биш почмаклы йолдыз ясаганнар. Шулай да фашистлар аннан берничек тә җавап ала алмаганнар. Безнең дустыбыз, совет сугышчысы старшина Шәйхетдинов искиткеч әрнеп, газапланып һәлак булган, ләкин ул үзенең Ватанына, антына тугрылыгын бер генә минутка да, бер генә секундка да онытмаган, совет солдатының намусын, аның горурлыгын соңгы сулышына кадәр саклаган.

Гитлерчылар аның гәүдәсен кырга чыгарып ташлаганнар. Күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Төннәрнең берендә батыр егетнең мәете югалган. Аны кемнәрдер менә шушы ялгыз каен төбенә яшеренеп, хөрмәтләп һәм олылап күмгәннәр.

— Корыч йөрәкле егет, — дип атаганнар аны литвалылар.

Шулай ук кемнәрдер бәйрәмнәрдә безнең корыч йөрәкле дустыбыз каберенә, немецларга күрсәтми генә, чәчәкләр дә сала башлаганнар. Немецлар һәм аларга сатылган түбән җаннар, ачулары килеп, сүгенеп, кабер өстендәге чәчәкләрне алып ташлаганнар, чәчәк бәйләмнәрен салучы билгесез кешеләрне кулга алулар, җәзалаулар, хәтта атып үтерүләр белән куркытканнар. Ләкин куркытуларның файдасы булмаган. Немецларга үч итеп, икенче төнне үк кабер өстендә яңа чәчәкләр пәйда булган. Менә хәзер дә аның кабере өстендә, тулган ай нурлары астында, картның сүзләренә шаһит булып, бер бәйләм чәчәк ята.

Чал чәчле карт безгә менә шуларны сөйләде. Без җиде егет, җиде сугышчы, аның салмак, ләкин аз гына гыжлап чыккан картларча тавышын сулуларыбызны да алмыйча тыңлап тордык. Мин дустымны, аның кеше җаны күтәрә алмаслык газапларны, әрнүләрне күтәрүен, үзен әкияттәге баһадирларча горур һәм батыр тотуын, дошман алдында тез чүкмәвен һәм күз яше күрсәтмәвен бөтен нечкәлекләре белән күз алдыма китердем.

— Без барыбер җиңәчәкбез!.. Хакыйкать безнең белән!

Аның соңгы минутларда әйтелгән шушы сүзләрен мин бик ачык, бик ачык ишеткәндәй булдым. Әйтерсең, ул безнең алдыбызда басып тора һәм безне шулай сүзләр белән көрәшкә, алга, дошман өстенә барырга чакыра иде.

Картның сүзләрен тыңлаганда, кай секундларда минем тәннәрем чымырдады, кай секундларда бөтен тәнем йә салкын, йә кайнар тиргә батты. Ә үзем, тамак төбенә өерелеп килгән төерчекнең ычкынып китүеннән, кинәт кычкырып җылап җибәрүемнән куркып, кулымдагы каскамны бөтен көчем белән чытырдатып кыстым. Ирексездән килгән күз яшьләремне, иптәшләремә күрсәтмәскә теләп, йоттым.

Без һичбер командасыз, берәү дә әйтмичә, корыч йөрәкле дустыбызның кабере алдына тезләндек.

 — Дустым! — диде Камалов, бик нык дулкынланып. — Без синең каберең янына үзебезнең соңгы сәламебезне җиткерергә, сиңа булган чиксез хөрмәтебезне, олылавыбызны белдерергә килдек. Без сине өч ел буенча күңелебезнең түрендә сакладык. Моннан соң инде синең батырлыгың безне көрәшкә, дошман өстенә алып барыр, ул безнең рәхимсезлек һәм үч алу байрагыбыз булыр. Синең исемеңне, синең батырлыгыңны без гомеребезнең иң соңгы минутына кадәр онытмабыз. Без, синең дусларың, коралдаш иптәшләрең, кабер туфрагыңны үбеп, ант итеп әйтәбез: без синең өчен, синең һәр тамчы каның өчен, һәр бөртек чәчең өчен дошманнан үч алачакбыз. Үч, үч, үч!..

Камалов шул сүзләрне әйтә-әйтә, кабер туфрагын өч мәртәбә үпте. Без дә, шул ук сүзләрне кабатлап, аның изге туфрагына үзебезнең җилдә, кояшта ярылган иреннәребезне тидердек.

 

Аннары без, көрәкләребезне алып, беребезгә бер сүз эндәшмичә, Һәркайсыбыз бердәй уйга батып, кабер туфрагын тигезләп күтәрдек. Һәм чәчәкләр җыеп килеп, аны чәчәкләр белән күмдек.

 

Ул арада карт өенә кайтып китте һәм аннан ак киндергә төргәләгән бер әйбер алып килде. Кабер янында туктап, ул аны ашыкмый гына чиште. Аның эчендә груша агачыннан ышкып, сырлап ясалган, бик матур биш почмаклы бер йолдыз ята иде.

— Бу йолдызны мин куркынычлы көннәрдә ясадым, — диде карт, безгә таба карап. — Мәгез, алыгыз. Корыч йөрәкле егеткә минем бүләгем булсын! Мин сезнең киләчәгегезне белдем. Кояш Москва ягыннан чыга, дидем мин. Хакыйкать алар ягында...

 Берничә минуттан без, дустыбызның кабере белән саубуллашып, үзебезнең окопларыбызга таба киттек. Бу вакытта инде күк йөзе алсуланган, табигать уянган, көнчыгыштан, Москва ягыннан, әкрен генә, мәһабәт кенә булып, алтын нурларын сирпеп, кояш чыгып килә иде.

 

Май, 1945 ел. Германия

 

"КУ" 5, 2016

Фото: pinterest.ru

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев