Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Язмыш

Аз төйдеме безнең башны язмыш дигән бу тормыш?

Аз төйдеме безнең башны

Язмыш дигән бу тормыш?

Күккә чөйде, ярдан атты,

Юлда текә борылыш.

 

Аз суктымы кул-аякка

Язмыш атлы бу еллар?

Тоташ сынау, җәбер, җәза,

Түзмәс, диептер, — елар!

 

Салкын җилләр үзәкләргә

Тиде дә өтеп алды.

Маяк булган өмет сүнде,

Үкенеч кенә калды.

 

Сыпырып төшерсәң чәчтән

И бу ап-ак карларны!..

Язып кәгазьгә калдырам

Җанга сыймас зарларны.

 

Сагышым салам шигырьгә,

Бушасын, тынсын күңел.

Гомер гел бәхеттә узмый,

Хыялда очу җиңел.

Гөлфия Исхакова

 

"КУ" 2, 2015

Фото: Pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев