Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Яшәп туймадым

Көзләр сагышлардан торса да, Күз яшьләре битне юса да, Һич китәсе килми дөньядан, Мин бит әле яшәп туймаган. Килер көннәр көйсез булса да, Сабыр канатларым сынса да, Өметемне әле җуймадым, Мин яшәүдән һич тә туймадым. Бу тормыштан артта калсам да, Ялкынланмый гына янсам да, Каләмемне читкә куймадым, Юк, яшәүдән әле туймадым. Күктә очкан соңгы торналарга Саубуллашып яулык болгадым. Сезгә атап җырлар язасым бар, Мин яшәүдән әле туймадым.
Фото: smutokilon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев