Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Васыять

Тәкъдир әйдәп, язмыш куып йөрткәч, Чит якларны бик күп таптадым. Тик шуны бел: кайда йөресәм дә, Синнән гүзәл җирне тапмадым. Иң беренче баскан туфрагым син, Син өйрәттең мине йөрергә; Хәтфә болыннарда чәчәкләрдән Матур такыялар үрергә. Җиләк җыйдым хозур урманыңнан, Зәйгә төшеп йөзеп уйнадым, Җанга якын алсу таңнарыңны Күз алдымнан мәңге җуймамын. Энҗе чыклар элгән чәчәкләрең Елмайдылар миңа, үз күрдең, Йомшак җилләр белән иркәләдең, Җырчы булсын дипме үстердең? Моңлы сазым чирткән аваз килсә, Җырларымнан мине танырсың. Васыятем бу: Гомер шәмем сүнгәч, Куеныңа мине алырсың... Яме, Туган Җирем?!.

Мөслах ТАҖИ


Картина: pinterest.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев