Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Үрләрне менгәндә

Яралы килеш тә мин көчле, канатлы, Үрләргә менүдән һичкайчан туймамын.

Үрләргә менгәндә, егылам мәтәлеп,
Яралар алалар йөрәкне өткәләп.
Берәүләр кул суза, җылысын өләшеп,
Типкәли берәүләр эткәләп-төрткәләп.

Сыкраган чагында яралы йөрәгем,
Ярасын мин кысып бәйләргә өйрәндем.
Еракта күрәм дә бер өмет чаткысын,
Чакыра янәдән менәсе үрләрем.
Бер уйлап карасаң, мин – кеше, бу җиргә,
Сынаулар үтәргә дөньяга туганмын.
Яралы килеш тә мин көчле, канатлы,
Үрләргә менүдән һичкайчан туймамын.


Эльвира ИХСАНОВА

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев