Тузганаклар оча җитәкләшеп

Якты яз килүгә, җылы тоеп,
Сөю вәгъдә иткән бер таңда,
Юеш керфекләрен җилгә куеп,
Тузганаклар җирдә уяна.
Күз ачуга, нәфис ул йомгаклар
Сукмак буйлап йөгерә, еракка;
Аланнарга капкан сары уттан
Җылы назлар тоя йөрәк тә...
Баллы чәчкәләрне бар да сөя;
Ах, дигәнче үтә ул чаклар...
Төсләр уңып, чәчләр агарганда,
Парсыз калсаң, сине кем яклар?..
Тузганаклар оча җитәкләшеп;
Тузгыта җил тузгак башларын...
Сөенәмен шуңа язмышымда
Яр итмәдем Синнән башканы.
Бирсен Ходай, гомер көзләренә
Җитәкләшеп, бергә барырга;
Иңне-иңгә куеп атлаганда,
Җиңә алырбыз, кышын, карын да.
Асия САФИНА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз