Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Тукай язы

Язлар белән ел да Тукай кайта, Үзгәрмичә һаман яшь калып, Сокланырлар килер буыннар да, Яшәү өчен аннан көч алып. Һәр ел саен язлар кабатлана, Искә алып Тукай язмышын, Яшьли киткән газиз Тукаебыз, Бу, минемчә, язмыш ялгышы. Зарланмаган Тукай, еламаган, Бала чактан ятим калса да, Асрамада яшәп, чит-ятлардан Каһәрләү һәм каргыш алса да. Таш бәгырьгә Тукай әйләнмәгән, Күрмәсә дә сөю-назларны. Әллә инде Тукай тугангамы, Көтеп алам ел да язларны. Укыган саен Тукай язганнарны, Җанда туа яңа шигырьләр. Тукай җаны белән сугарылып Туа җирдә яңа шагыйрьләр.
Гөлүсә НӘБИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев