Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Туган телем – татар теле

Иман белән иңдерелгән, Туган телем – татар теле. Болгар бабамнар яшәгән Татар җире, татар иле. Синдә чишмә чылтыравы, Сандугачлар сайравы. Кичен бишек тибрәткәндә Әнкәемнең җырлавы. Син яшәсәң, татар яшәр, Онытылмас җырлары. Буыннан буынга күчәр Халкыбызның моңнары. Яшә, татар, бердәм булып, Артсын милләтнең саны. Бөтен дөньяга таралсын Татарстаным даны!

Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев