Ташкылтаудан караганда
Әкрен генә атлап төшеп барам, Күңелләрем тулы моң гына.
Туган якның кадерен белер өчен,
Читкә китеп карау кирәкме?
Су буйлары искә төшкән саен,
Чеметтереп ала йөрәкне.
Тыкрыгының әрем, кычытканы,
Сукмаклары керсә төшемә,
Суларында йөзеп уйнаган чак,
Балачагым төшә исемә.
Әрәмәдән шомырт өзеп капкан
Яшьлек елларыма кайтамын.
Йөгерә-йөгерә Ташкылтауга менеп,
Авылыма карап ятамын.
Тау түбәсен сихри нурга күмеп,
Кояш чыга, туа иртәләр.
Җилләре дә, кочагыңа кереп,
Битләреңнән сыйпап үтәләр.
Сандугачның чут-чут сайравыннан
Печәнчеләр җырын ишетәм.
Тәрәзәдән әнкәм карап тора,
Төпчек кызы изри бишектә.
Чалгыларның тансык таныш чыңын
Тау итәге саклый тын гына.
Әкрен генә атлап төшеп барам,
Күңелләрем тулы моң гына.
Әнисә МИНҺАҖЕВА
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев