Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Табигать хәзинәсе

Табигатьне саклыйк, дуслар! Ул – безгә зур хәзинә.

Җәй көнендә суга килдем
«Корыч»лы чишмәсенә.
Көмеш суы, шифасына
Күз генә тимәсен лә.
Тулып аккан улагыннан
Чиләгемә су алдым.
Изге чишмә булган өчен
Суына тәңкә салдым.
Көек тавына сыенып,
Челтерәп чишмә ага.
Юл узганда, игътибарсыз
Киталмый hичкем аңа.
Чишмә буенда усаклар
Тын гына лепердәшә.
Гүя алар чишмәбезгә
Нидер сөйли, серләшә.
Басмасы да нинди әле?
Асылма күпер сыман.
Тойдым үземне шул чакта
Айда Зөhрә кыз сыман.
Чишмә суыннан көч ала
Авылым эшчәннәре.
Табигать хәзинәсе ул –
Авылым чишмәләре.
Чишмә инешкә кушыла,
Инешләр – елгаларга.
Елга суы барып җитә
Диңгез-океаннарга.
Суы салкын, җанга якын
Безнең изге чишмәбез.
Чишмәбездән су эчмичә,
Шифа алмый китмәгез.

Табигатьне саклыйк, дуслар!
Ул – безгә зур хәзинә.
Кеше табигать-анадан
Көч җыя бит яшәргә.
Мин тагын килермен әле
Изге чишмә янына.
Матур чәчәкләр утыртып,
Ямь өстәрмен ярына.

Илүзә ХӘСӘНОВА.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев