Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сине кемнәр уйлап тапты икән?

Сине кемнәр уйлап тапкан икән? Күз нурларын түгеп, кем баккан? Шул нурлармы әллә якты иткән – Торасың күк тоташ кояштан!

Кемнәр сине уйлап тапкан икән?
Син туганда нинди таң аткан?
Нинди яңгыр яуган, ә болытын
Нинди җилләр куып тараткан?
Нинди кошлар сайрадылар икән,
Син туганда, агачка кунып?
Акты микән сулар елгаларда
Ярсып, ә аннан бераз тынып?
Синең ярсу шул сулар күк шашкын,
Шул таңнар күк якты карашың,
Дөнья төсле диеп исбатладың,
Мин күргәндә аның карасын.
Салкын кышның аклыгын хуп күрдем,
Караңгы төн булды тылсымлы,
Үзәкөзгеч зәмһәрир җилләр дә
Саба җиле кебек тоелды...
Сине кемнәр уйлап тапкан икән?
Күз нурларын түгеп, кем баккан?
Шул нурлармы әллә якты иткән –
Торасың күк тоташ кояштан!


Римма ТИНБИКОВА.

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев