Әдәби берләшмәләрдә
Син һәм Мин
Мин – язучы, син – цитата, Сине язасым килә.
Мин – журналист, син – яңалык,
Сине сөйлисем килә.
Мин – язучы, син – цитата,
Сине язасым килә.
Такта булсаң, акбур алып,
Сиңа язасым килә.
Мин – җиңүче, ә син – бүләк,
Сине аласым килә.
Син бүләкне мин алсам,
Киштәдәге иң зур урын,
Һишчиксез, сиңа тия.
Син – кәгазь, ә мин – каләм.
Һәрчак сине искә алып,
Язам булган хисләрне.
Син атлаган урамнарда
Үткәрәмен кичләрне.
Һәрчак синең янәшәдә
Булсын иде эзләрем.
Һәрчак синең йөзеңне
Күрсен иде күзләрем.
Гөлия ХӘЙРУЛЛИНА.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев