Саклыйм истәлек дәфтәрем
Искерсәң дә инде, дәфтәрем, Саргайса да инде битләрең, Ташламамын сине беркайчан, Саклансын дим якты хисләрем.
Саклана минем балачактан
Истәлеккә язган дәфтәрем.
Кулыма алып актарынсам,
Күзләремә тыг(ы)ла яшьләрем.
Язып барганмын һәр нәрсәне,
Һәрбер сүзе миңа кадерле.
Укысам, моңсуланып калам,
Бала чакка кайтамын, серле.
Истәлекләр, яшерен серләр,
Барысы да шунда теркәлгән.
Кадерләп саклыйм дәфтәремне,
Ничә еллар инде үтелгән.
Кулга аламын да дәфтәремне,
Уй-хисләргә бирелеп китәм.
Укый башласам, күз алдымнан
Бала чагым йөгереп үтә...
Саклыймын сине, дәфтәремне,
Һәрбер сүзен беләмен яттан.
Серле сандыктай икән бит син,
Укыйм да ябып куям аннан.
Шул дәфтәремне укыймын да
Кайтам үткәнгә, бала чакка.
Саклыймын сине бик кадерләп,
Әле мин үзем исән чакта.
Искерсәң дә инде, дәфтәрем,
Саргайса да инде битләрең,
Ташламамын сине беркайчан,
Саклансын дим якты хисләрем.
Фирая ИСЛАМОВА
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев