Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагыну

Кайтасы килә яшьлеккә, керсә дә гомер көзгә...

Ак күбеккә баткан юргалар

Чапмый шул инде күптән.

Яңа гасыр болгый камчы –

Кануннары да бүтән.

 

Гореф-гадәт, йолаларны

Бармы чара сакларга?

Гадәти хәзер күренеш –

Килен – тимер атларда.

 

Басыла сусаулар моңга,

Заман алга ашкына.

Гармун хәзер туйларда

Тыйнак бер кунак кына.

 

Кызыл башлы чигүле

Сөлгеле сандык чоры –

Калды инде тарихта,

Кайтмаска, диеп, кире.

 

Мул сый-нигъмәтләрдән

Тора сыгылып өстәлләр.

Тик бераз аптырашта

Калган кебек өлкәннәр.

 

Юк кара-каршы җырлау,

Биюләре дә үзгә.

Кайтасы килә яшьлеккә,

Керсә дә гомер көзгә...

 

Бирелмик төшенкелеккә,

Китсен борчулы уйлар.

Укыла никах мәчеттә,

Шәрабсез уза туйлар.

 

Тыйнаклык – тәүфикъ сыйфаты

Хас булсын һәрбер кызга.

Милли үзаңлы егетләр

Кайтыр асылыбызга.

 

Нигез итеп киләчәккә

Күркәм эшләрне алыйк.

Җәүһәрләребез орлыгын

Җир куенына салыйк.  

Дамир Нуриәхмәтов

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев