Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагыну

Шәһәрдә бик рәхәт яшәсәм дә, Йөрәк калган икән авылда. Гомер узган саен дәшеп тора, Төшкә кереп, Суыр тавы да. Ак кышларда яуган мамык карлар, Инешемнең текә ярлары, Яшел келәм җәйгән борма юллар, Челтәр шәлле көяз таллары. Оясына кунып, канат кагып, Сыерчыкларымның сайравы, Урманнарга гүя ямь өстәгән Тукраннарның томшык кайравы. Таш тавының челтер чишмәләре, Чирәм чүпләп йөргән казлары. Төшкә кереп чакыргандай тоела Авылымның шаулы язлары. Туган йортның газиз капкасы да, Кайтып шакыр, диеп көтәдер. Шәһәр кочагында яшәсәк тә, Сезне сагынып гомер үтәдер.

Гөлсинә ӘКСӘНОВА


"КУ" журналының 10нчы (октябрь, 2015) санында басылды.

Картина авторы: Максим Ильин; txapela.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев