Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мөселманнар

Җиргә Иман гүзәллеге иңсен өчен, мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга..

Җиргә Иман гүзәллеге иңсен өчен,

мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга

Аллаһ бирде үз әмерен Рәсүленә –

ышанычлы сөйгән колы Мөхәммәдкә...

Шул көннәрдән мөселманнар күңеленә

саф нур чәчә гарәп иле, шәһри Мәккә...

Бу изге җир лаек чиксез мәхәббәткә –

адәмнәргә юл яктырта киләчәккә.

Мөселманнар — сабыр халык, фида җаннар –

Матурлыкны, Тынычлыкны яхшы аңлар!

Кем акыллы — үткер күздән дөнья багар

Мөселманда ышанычлы дусны табар!

Ир гомере — ел гомере — фасылларда.

Коръән сүзе — Аллаһ сүзе — гасырларда...  

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ

 

"КУ" 2 (февраль), 2015 

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев