Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мин яшим шигъри галәмдә

Мин яшим шигъри галәмдә, Көз – алтынга күмеләм. Язның сихри чәчкәләре – Сиреньнәргә үреләм. Телим икән, болытларда Йөзеп йөрим утырып. Авылымның чишмәсеннән Су эчәм, уч тутырып. Мин яшим шигъри галәмдә, Җил булып очып китәм. Тәүге сөйгән җан ярыма Иртән сәламнәр илтәм. Телим икән, җәйдә йөрим, Каен җиләге җыеп. Гаҗәпләнмә, шигъри җанны Буламы әллә тыеп! Мин яшим шигьри галәмдә, Телим, тауларга менәм. Серле шигърият илендә Бер туам да бер үләм. Мин яшим шигъри галәмдә, Кояшка, айга очам. Әй, шигърият сөючеләр, Барыгызны да кочам!

Рәмзия ВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев