Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кеше бул!

Үз йөрәге теләгәнен табып, Бу тормышта булсын ул Кеше.

Төрле чаклар була бу тормышта,
Авыр чаклар була, җиңеле...
Яшәү булгач, шушы икесен дә
Татып карый кеше күңеле.
Төрле кеше була, кайсыныңдыр
Күңелендә бары изгелек.
Яхшылыгы үзеннән соң кала,
Юлны яктыртучы эз кебек.
Була яман кеше, андыйларны
Һич борчымый кеше бәхете.
Яшәү өчен кирәк диеп таба
Бу дөньяның алтын тәхетен.
Һәркемнең дә үзенә бер язмыш,
Кайсы юлны сайлый – үз эше.
Үз йөрәге теләгәнен табып,
Бу тормышта булсын ул Кеше.


Алия НӘҖИПОВА.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев