Кайтып бара балачакка

Исәрләнгән диеп уйламагыз, Җитмәгән дип яки айнып та. Көтүгә дип, кеше торганчы ук, Су чәчрәтеп йөрсә сайлыкта. Сандугачлар җырын тыңлый-тыңлый, Йә кочаклап торса талларын, Чалбар балакларын чыкка манчып, Каршыласа алсу таңнарны. Зәй суына яссы таш ыргытып, Ничә сикергәнен санаса, Сәер карамагыз, чәчкә өзеп, Күлмәк якасына кадаса. Турылатып Калатауга менсә, «Ни нужасы төшкән?» – димәгез. Йөрсен, әйдә, арып-алҗып бетсен, Тик җанына, берүк, тимәгез. Таң сутында, ярлар яңгыратып, Бер җырласын, әйдә, тыймагыз. Сагынуын төяп, балачакка Кайтып бара диеп уйлагыз.

Фәнүзә САБИРОВА

Фото:  sldkshop.top

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: