Кайтарасы иде
Синең киңәшләрең кирәк чаклар Бик еш була, әни, тормышта.
Яз сулышын сизә табигать тә,
Мәрхәмәтле карый кояш та.
Тыйнак кына, кунак озаткандай,
Җайлап кына кышны озата.
Ничә еллар менә синсез генә
Килә җиргә синең язларың.
Кояш җылысына тиңләр идем,
Сагындыра, әни, назларың.
Салкын кышлар үтеп китү белән,
Бозлар эрер, тамар тамчылар.
Сине юксынудан шул мизгелдә
Күзләремнән яшьләр тамчылар.
Син булмагач, бик ямансу, әни,
Шуңа сагышлы бу күңелем.
Юксынудан тулган күңелкәем
Һәр яз саен тора түгелеп.
Синең киңәшләрең кирәк чаклар
Бик еш була, әни, тормышта.
Сине миннән тартып алган өчен
Үпкәм бик зур ачы язмышка.
Ничә еллар синсез каршылыйбыз,
Сагынабыз синле язларны.
Кояш нурларына кабат төреп,
Кайтарасы иде аларны.
Гөлнур ЗӨЛКАРНӘЕВА
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев