Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

ИЛҺАМЛЫ ЕЛЛАР

...1965 елны Түбән Кама районында рус телендә «Ленинская правда», татарча «Ленин нурлары» газеталары чыга башлый. Шул ук елны «Ленин нурлары» газетасы каршында әдәбият түгәрәге оеша. Җитәкче итеп үзе дә шигырьләр язучы Камил Гыйльмуллин билгеләнә. Ә инде шәһәребезгә тынгысыз җанлы, ярсу йөрәкле Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлимнәр килгәч, күңелләрендә иҗат оеткысы булган яшь каләм тибрәтүчеләр, әдәбият сөючеләр саны бермә-бер арта, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыймый башлый, ул 1968 елның сентябреннән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә әверелде. Җитәкче итеп Рәшит Юнысов сайланды. Җаваплы секретарь вазифасы Айдар Хәлимгә йөкләнде. Протоколлар язып баручы секретарь итеп Фәннүр Сафин билгеләнде. (Гаделлек өчен әйтеп үтәргә кирәк: бер ел чамасы эшләгәннән соң, Р.Юнысовны «Нефтехимик» газетасы редакторы булып эшләүче Минвәгыйз Зәйнетдинов алыштырды. 1970 елның 10 октябреннан 1987 елга кадәр бу мәшәкатьле вазифаны Рахмай Хисмәтуллин тартып барды.) Берләшмә әгъзаларының күбесе шәһәр төзелешендә, химкомбинат цехларында эшләүче гап-гади хезмәт кешеләре иде. Матур-матур шигырьләр язучы Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи – тимерләрне эретеп беркетүче; Фәннүр Сафин, Рифкать Имаев – Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендә слесарь, аппаратчы; очерклар һәм хикәяләр остасы Мөслах Таҗи, Фәтхулла Абдуллиннар – прораб; Фәния Хуҗиәхмәтова кранчы булып эшләделәр. Кыскасы, әдәби берләшмә әгъзалары язылачак әсәрләренә «түл» җыеп, булачак геройлары арасында кайнап йөрделәр. Ә журналистлар Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Минвәгыйз Зәйнетдиновлар турында әйткән дә юк. Бер караганда, аларны төзүчеләр арасында, икенче караганда, укытучылар яисә табиблар тирәсендә күрәсең. Шуның нәтиҗәсе буларак, Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» һәм «Биктырыш», Рахмай Хисмәтуллинның «Үземне таптым», Фәтхулла Абдуллинның «Көмеш тәңкәле нигез» дип аталган, шәһәрнең елъязмасын тәшкил итүче китаплары дөнья күрде. Аларны шәһәр тарихын яктыртучы беренче карлыгачлар дип әйтергә кирәк. Ялкынлы публицист Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» поэмасында шул чордагы романтик һәм шашкын хисләрнең ташкын булып ургылуын тоясың. Әдәби берләшмә әгъзалары шигырьләр, хикәяләр язу белән генә чикләнмиләр, хезмәттәшләре турында мәкаләләр, очерклар язалар, мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар, клубларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр. Ул чорда берләшмә утырышларына җырчылар, музыкантлар, рәссамнар да йөрде. Берсе – нефть-химия өлкәсендә булачак галим, икенчесе – режиссёр, өченчесе – инженер-конструктор Азат Зыятдинов, Наил Нуретдинов, Нил Садыйков; киләчәктә Г.Тукай премиясе лауреаты һәм халык рәссамы исемнәрен алачак Әхсән Фәтхетдинов кебек егетләр дә берләшмә әгъзалары белән бер казанда кайнады. Аларның төпле фикерләрен, акыллы киңәшләрен, сәяси бәхәсләрдәге саллы бәяләмәләрен без яратып тыңлый идек. Кыскасы, үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында шәһәребездә үсеп чыккан иҗтимагый хәрәкәт, төрле кичәләр «Кама таңнары»нда бөреләнде дип әйтергә тулы нигез бар. Шәһәребездә Г.Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрүне дә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе башлап җибәрде. Хәзер бу чара шәһәребезнең мәдәният һәм мәгариф идарәсе белән берлектә ел саен үткәрелә. Баштарак мәктәпләрдә, тора-бара шәһәр күләмендә Халыкара туган тел көнен, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү, һәйкәленә чәчәкләр салу да безнең традициягә керде. Шунысын да куанып өстәргә кирәк: бу чараларда шәһәребездә көн күрүче башкортлар, таҗиклар, азәриләр дә катнаша. Татарлар белән бергә алар да шагыйрьгә чәчәкләр китерә. Баштагы чорда рус телле язучылар да безнең берләшмәгә йөрде. 1975-1976 елларда алар мөстәкыйль «Данко» исемле берләшмә оештырдылар. Аерылышсак та, без иҗатташ дуслар булып калдык. Алар безнең шигырьләрне русчага, без аларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү гадәти хәл иде. Бу җәһәттән Лев Воздвиженский, Михаил Федосенко, Мөхәммәт Шәйхи үзләрен талантлы тәрҗемәчеләр итеп таныттылар. Халкыбызга хезмәттә без «Ләззәт» һәм «Илһам» ансамбльләре белән кулга- кул тотынып эшлибез. Ансамбль җитәкчеләре Флүр Гайнемөхәммәтов, Илһам Хисмәтуллин һәм музыкант Азат Нәҗмиевләр безнең күп кенә авторларыбызның сүзләренә көйләр язды. Ралия Кәримова сүзләренә Илһам Яриев язган көй «Яланаяклы кыз» телевизион фильмында яңгыраса, Гөлчирә Ибәтуллина сүзләренә Вил Усманов язган «Төшемә керәсең» җыры Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильмда уңыш казанды. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә канат ярган күп кенә шәхесләр дәүләт бүләкләренә һәм мәртәбәле исемнәргә лаек булдылар.

Кызганыч, «Кама таңнары» «мәктәбе»н узып, оста каләм ияләре булып өлгергәч һәм тагын да яңарак үрләргә күтәрелер вакытта арабыздан бик иртә китеп барган талантлы шәхесләребез турында үткән заманда гына сөйләргә туры килә. Шунысы күңелне юата: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе югалтулар кичерсә дә, югалып калмады. Үткән 50 ел эчендә әдәби берләшмәдә 200дән артык автор каләм тибрәткән. Шулар арасыннан 24 авторыбыз Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкән. Журналистлар тагын да күбрәк. 200дән артык китап нәшер ителгән. Бу – зур байлык. Бүген «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә утызга якын иҗат әһеле. Шулар арасыннан Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Хөсәен Ягъфәр, Фәрит Имамовлар Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Ике дистәгә якын китап авторы, 95 яшьлек Галимҗан ага Вәлиев, балалар өчен язылган 4 китап авторы, шигырьләре дәреслекләргә кергән Камил ага Гыйльмуллин һәм күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Һәдия Хәбибуллиналар исә шәрәфле әгъза булып исәпләнә. Гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган Галимҗан ага авыллар, мәктәпләр тарихын чагылдырган китаплары белән танылу алса, Һәдия апабыз шәһәр тарихын яктырткан китаплары белән укучылар күңелен яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев