Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Илгә тарих язганда

Илнең әллә кай төбәкләреннән нефть чыгарырга дип килгән төрле милләт кешеләре арасында җырга, шигърияткә гашыйклар да табыла. Алар көндезләрен «кара алтын» чыгару промыселларында, төрле цехларда, мәктәпләр, балалар бакчаларында, төзелешләрдә эшлиләр, ә кичләрен ярсу йөрәкләренә рухи дәва табу максаты белән кулларына каләм алалар. Язучысы булса, ияртүчесе табыла. Әдәби берләшмә төзү турында күптәннән хыялланып йөргән Илдус Мәрдәншин көннәрдән бер көнне тәвәккәлләп, үз янына азмы-күпме каләм тибрәткән кешеләрне чакыра. Бу — 1980 еллар башы. Шигырьләрен иң беренче булып берләшмә утырышына килүчеләр арасында Николай Сидоров, Гафифә Гаффарова, Гөлнур Мәхмүтова, Кадрия Сөләйманова, Венера Булатова, Илгиз Фәрхетдинов, Әсфия Мәхмүтова була. Ә берләшмә эшен башлап җибәрүгә фатиханы Әлмәт Язучылар оешмасы рәисе Әдип Маликов бирә. «Җәлил чаткылары» (Сарман) исемен алып, берләшмә алга таба өметле каләмле яшьләр исәбенә тулылана бара. Әдәби-иҗат төркеме әгъзалары, посёлок, район күләмендә үткәрелгән бер мәдәни чарадан да калмыйлар, һәркайсында актив катнашып, үзләренең каләмнәре аша тормыш, яшәү, хезмәт көндәлеген халыкка җиткерә баралар. «Җәлил чаткылары»на йөрүчеләр арасында төрле яшьтәге каләм ияләрен күрергә мөмкин. Тынгысыз җитәкче Илдус Мәрдәншин балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш була, әз генә илһам чаткысы, сәләте сизелгән һәр баланы берләшмәгә тартырга тырыша. Аның тырышлыгы белән күп кенә альманахлар дөнья күрә, аерым каләм тибрәтүчеләр үз китапларын чыгара. «Җәлил чаткылары» зур хөрмәт, соклану хисләре белән халык теленә менгән икән, монда, әлбәттә, аның дистә еллар буе җитәкчесе, күп китаплар автор Илдус Мәрдәншинның роле зур. Бүгенге көндә 34 еллык иҗат гомере булган берләшмәгә 30 га якын кеше йөри. Әле безгә яңа килеп кушылган «Илһам чишмәләре» дә бар. Алар — Гафифә Гаффарова, Расиха Гыйльфанова, Әнисә Минһаҗева, Булат Әюпов, Рухия Ахунҗановаларның юлларын дәвам итеп иҗат итәләр, язганнары район матбугаты, посёлокта чыгып килә торган «Нефтяник Джалиля» газеталарында басыла. Ландыш Шәйдуллина, Флүзә Григорьева, Лилия Големова, Нәвия Гатиятуллина, Әлфия Ногманова, Гөлсинә Әхсәнова, Әнәс Ибәтуллин, Халисә Шәйдуллина, Раил Арсланов елдан-ел осталыкларын арттыралар. Шунысы куанычлы: берләшмә үз эшен китапханә, мәктәпләр, музей белән тыгыз элемтәдә алып бара, алар белән берлектә уздырылган мәдәни чараларда башлап йөри. «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе, посёлок җитәкчелеге ярдәме дә әйтеп бетергесез. Идарә, посёлокның оешкан, төзелгән еллары, 500 миллион тонна «кара алтын» чыгару кебек тарихи даталарга багышлап чыгарылган китапларны, альманахларны нәшер итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен без барлык иҗатчылар исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Берләшмә әгъзалары нефтьчеләргә кушылып, илгә-көнгә тарих язалар, үзләре яшәгән, иҗат иткән җирне каләмнәре аша рухи биеклекләргә күтәрәләр.

Рәис КӘЛИМУЛЛИН,

«Җәлил чаткылары»

әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев