Язмыш сукмагында
Без сайлаган язмыш, дибез, кайчак, Әллә язмыш безне сайлаган. Качып булмый сиңа язганнардан, Эзләп таба әллә кайлардан.
Без сайлаган язмыш, дибез, кайчак,
Әллә язмыш безне сайлаган.
Качып булмый сиңа язганнардан,
Эзләп таба әллә кайлардан.
Тәкъдир буйлап күпме җаннар җирдә
Гомер сукмакларын таптаган.
Язганнарны узып, хыялдагы
Бәхет кошын беркем тотмаган.
Яшәү белән үлем арасында
Язган безгә күпме табышлар,
Абынулар, кабат торулар да,
Күпме сынау, күпме ялгышлар.
Байлык белән кайчак сыналабыз,
Авырулар борчый кемнедер.
Язмыш сыный дус-туганнар белән,
Ә берәүнең ялгыз көнедер.
Тик җитешсәк иде күңелләргә
Мәрхәмәт һәм рәхмәт салырга.
Язмыш сукмагында горур басып,
Кеше булып бары калырга.
Фәнзия ӘХМӘТШИНА
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев