Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Язгы сагыш

...Колагымда киек каз тавышы, Тулпар кешнәүләре – далада.

Һаваларда – киек каз тавышы,
Язлар җитә, тагын яз килә.
Сыерчыклар кунган тупыллардан
Бөре исе аңкый, бөркелә.
Безнең язлар ерактарак калды,
Кайтмас алар, кайтмас әйләнеп.
Колмак чорнап алган куаклардай
Сырхауларга беттек бәйләнеп.
Яз – яз инде, үзенекен итә,
Җылы күлмәгемне ташладым.
Дәва булсын шушы бөре исе,
Даруларны капмый башладым.
Киек казлар каңгылдашкан чакта
Зәңгәр күккә текәп күземне,
Онытылып китеп хыялланып,
Кеше итеп тоям үземне.
Бу озакка бармый, мин тиз айныйм,
Канатларым җиргә кадала.
...Колагымда киек каз тавышы,
Тулпар кешнәүләре – далада.


Хәмбәл ФӘХРИЕВ

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев