Фатыйматти өе
Матчадагы бишек боҗрасыннан Сара бер моң җанга адашып. Тузан сарган йортның чормасында Бишек ята әрнеп, сыкрап.
Йорт иясе елый ярсып-ярсып,
Бүрәнәләр иңә акрынлап.
Ай нурлары узмый йорт эченә,
Бишек җыры тормый яңгырап.
Өй тирәсен баскан биек үлән,
Койма, капка күптән җимерек.
Бөкрәйгән йортның түбәсе чак
Тактасында тора эленеп.
Тома ятим бу өй өсләрендә
Төнозынга тора ай гына.
Койма асларыннан берән-сәрән
Сукбай этләр чыга җай гына.
Ишелергә торган морҗа аша
Бичуралар йөри саташып.
Матчадагы бишек боҗрасыннан
Сара бер моң җанга адашып.
Тузан сарган йортның чормасында
Бишек ята әрнеп, сыкрап.
Иңеп барган өйнең тупсасында
Йорт иясе утыра зар елап.
Гөлия ХӘМИДУЛЛИНА
«КУ» 08, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев