Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Бергә чигик

«Бисмиллаһи» – диеп, сүзем башлап, олы келәм килә җәясем...

«Бисмиллаһи» – диеп, сүзем башлап,

Олы келәм килә җәясем.

Шул келәмне җир өстенә салып,

Дога белән килә чигәсем.

 

Җир өстенә матур келәм кирәк,

Чигәр идем алтын төсләрдән.

Бизәк куеп көмеш укалардан –

Күңелдәге якты хисләрдән.

 

Келәм уртасында дога булсын,

Бергәләшеп чигә башларга.

Тузмаслык та, уңмаслык та итеп,

Җәелгәндә дә кыя-ташларга.

 

Ай-кояшның барын искә алып,

Йолдызларны сипсәк һәр читкә,

Шул келәмгә баскан берәүнең дә

Күңеле булмас иде ширектә.

 

Зөһрә кызны көянтәсе белән

Чигәр идем төсле җепләрдән.

Чигү сапламнарын алыр идем

Хур кызлары эрләр сүсләрдән.

 

Соңламыйча, эшне башлыйм әле,

Хәерлегә булсын бу эшем.

Җир-Анага кадер-хөрмәт булып

Керсен иде бераз өлешем.

Расиха Гыйльфанова

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев