Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Әнкәйләргә

Җир йөзендә иң кадерле, Иң сөекле кешебез, Безне тудырып үстергән Әнкәйләр – газизебез.

Җир йөзендә иң кадерле,
Иң сөекле кешебез,
Безне тудырып үстергән
Әнкәйләр – газизебез.
Төн йокысын йокламыйча,
Көйләп бишек җырларын,
Сабыена йөрәгенең
Бирә ана бар назын.
Бала үсеп, зур тормышка
Аяк баскан чорларда,
Фатихасын биреп кала,
Күпме борчу аңарда.
«Балам» диеп өзгәләнә,
Әгәр авырлык килсә.
Җанын бирергә дә әзер,
Утка керә, кирәксә.
Әниләрнең кадерләрен
Белик исән чакларда.
Алар кебек изге затлар
Юк һәм булмас җиһанда.
Онытмагыз әнкәйләрне,
Булсагыз да еракта.
Хәлен белергә кайтуны
Калдырмагыз чиратка.


Рәис КӘЛИМУЛЛИН

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев