Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Ана йөрәге

Әлегә мин тиңләр нәрсә тапмыйм Сөеп туймас Ана йөрәген!

Дөньясында давыл тынып калыр,
Кар, яңгыры җанга сарылмас,
Диңгез суы кинәт төчеләнер,
Ана назлап килеп кагылгач.
Салкын кышы җәйгә әверелеп,
Борып куяр һава торышын.
Көзләрендә гөлләр күзен ачар,
Өрсә әгәр Ана сулышын.
Ал таңнарның алсу балкышының
Көлтә нуры калыр түгелеп.
Су буенда сандугачлар тынып,
Бишек җырын тыңлар бирелеп.
Көләч айның сихри яктысында
Йолдыз арты йолдыз кабыныр.
Кояш булып кояш, башын иеп,
Ана җылысына табыныр.
Чал тарихлы гасыр кечерәер,
Теләгәндә Ана теләген.
Әлегә мин тиңләр нәрсә тапмыйм
Сөеп туймас Ана йөрәген!


Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев