Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Әнә ерак шәфәкъ артында...

Начарлыкны күрми, Кеше хакына күпсенми. Һәр яшәлгән көннән матурлык эзли, Тирә яктан юк-бар сүзләр җыеп йөрми.

Әнә ерак шәфәкъ артында
Гомеремнең тагын бер елы атыла.
Берәм-берәм йолдызлар балкый,
Төнге күкнең күрке ай кабына.
Ай сылуы баткан тирән уйга,
Тормышының ябып бер битен.
Кояш нурлары кабат офыктан
Чыгар, төннең карасын кисеп.
Аның күңеле гел яктыклыкка,
Нурга омтыла.
Начарлыкны күрми,
Кеше хакына күпсенми.
Һәр яшәлгән көннән матурлык эзли,
Тирә яктан юк-бар сүзләр җыеп йөрми.

Беркатлы җүләр.
Юк, бу кимсетү түгел.
Икейөзлеләр илендә эчкерсезлеген җуймый.
Әйе, булды, рәнҗеттеләр,
Бәгъре ничек чыдый?
Кеше булып калып,
Җирдә яшәп туймый.
Кирәк түгел биек үрләр,
бар аның үз бәхете –
Берәм-берәм шатлык җыеп
Үткән юлы кадерле.
Хыялында юктыр аның Ханнар тәхете,
Ул бит җирдә
Гап-гади кеше булуы белән бәхетле.

Айсылу ГАЛИЕВА.

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев