Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Әгәр сине чынлап яратсалар...

Сине генә сөйгән назлы күзләр Башкаларга һич тә карамый.

Әгәр сине чынлап яратсалар,

Сәбәп тапмый, вакыт табалар.
Таш яуса да, буран котырса да,
Җир тетрәсә дә, янда булалар.
«Эшләрем күп», йә булмаса, «соңрак»
Дигән сүзне ул һич әйтә алмый.
Бер сәгатькә, хәтта бер минутка
Сине ташлап читкә киталмый.
Ихлас мәхәббәттән шикләнмә син,
Чын хисләр ул бер дә каралмый.
Сине генә сөйгән назлы күзләр
Башкаларга һич тә карамый.


Алинә МӨҖИПОВА.

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев