Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

***

Син кояшның берәр туганыдыр, Бу кадәрле җылы булмас идең. Яктылыгың белән, нурың белән Йөрәгемә кереп тулмас идең...  Тулган айның газиз улыдыр син, Булмас идең шулкадәрле серле. Айга сөйлим шуның өчен, җаным, Сиңа дигән иң кадерле серне... Син җилләрнең якын дустыдыр ла, Талгын җилдәй назлы булмас идең. Мин дә шулай җилгә каршы басып Иркәләнеп шулай тормас идем... Синдәйләр юк, башка булмастыр да, Җылы, якты, серле, назлы ярым. Тормыш гөлем синең кулларыңда, Синдә яши чөнки ярты җаным!

Гөлара ШӘРИПОВА


фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев