Логотип Казан Утлары
Драма

Сагынган чакларымда (дәвамы)

Мин авылга үләргә дип кенә кайттым, үскәнем. Чит-ят туфракта аунап каласым килмәде. Мине зиратның теге башына, наратлык каршына җирләрсез. Әтекәй исән-сау кайтса, баш очыма да берәр бәләкәй нарат утыртып куярсыз. Бу илкәйләрдә беркем дә беркемгә кирәкми икән, үскәнкәем!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

2 пәрдә

 

Баягы вакыйга кабатлана. Эскәмиядә карт Шаһидә нәкъ баягы халәтендә утыра. Әле генә исенә төшергәннәрдән күңеле тулган. Камзул кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртә.

Шаһидә (таягына ике кулы белән таяна, ияген дә таякка тери). Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган чакларымда шулай артыма әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм... (Башын күтәрә, кесәсеннән сотовыен ала, күзеннән ерагайтып, вакытны карый, аннан номер эзли, җыя.) Фәния, Фәния, дим! Әле кайтып кердеңме? Урын эзлим, дисеңме? Нинди урын? Ә-ә, машина куярга, дисең... Шәһәрегездә машина куярга урын булмаганда, мине чакырып яткан буласыз... Юк инде, бәбекәем, синнән көлмим... Ярар, әйбәт булган, күңелем тынычланды. Мин соң ни... Эшем беткән. Утырам. Уйланып утырам. Ни уйлыйм, дип... Михнәткә түзелгән, менә рәхәткә чыдый алмыйм бит әле, шуңа аптырыйм. Ике кулыма бер эш юк... Ярар. Ярар... әйбәт булган... Банкадагы сөтеңне әйтәм, ачытма, әрәм итә күрмә!

 

Шаһидә телефонын сүндерә. Баягыча таягына таяна. Үзалдына әкрен генә җырлый.

 

Без барасы юлларның ла

Ике ягы канаулы.

Без моңаймый, кем моңайсын –

Безнең көннәр санаулы.

Атландым атның биленә,

Киттем герман җиренә.

Герман җире кара үлән –

Әллә кайтам, әллә үләм...

 

Тагын уйга бата.

 

10 күренеш

Вакыйга Шаһидә хәтерендә җанлана. Сугыш еллары. Кыш. Бертөркем хатын-кызлар урман кисүдә. Алар арып-талып ялга туктаганнар. Бүрәнә өстенә тезелешеп утырганнар. Өсләрендә бишмәт, бияләйләр, киез итекләр. Араларында Гөлсем белән Мәрзия дә бар. (Шактый олыгайганнар.)

Мәрфуга. Каһәр генә төшсен бу Гитлерга! Каһәрләр генә төшсен!

Сәлимә. Чыкмаган җан гына калды бит, катыннар. Күпмегә түзәрбез?

Мәрзия. Бүген тагын нурмыны тутырып булмастыр, кулларым өзелеп чыга бит инде.

Гөлсем. Ярар, каш ярылып күз чыкмаган, төнгә кадәр ничек тә тутырыр­быз әле. Хәмит кенә иснәнеп йөрмәсен..

Мәрфуга (кемнеңдер килгәнен күреп). И-их, бәхетеңне кәҗә сөзсә... Әнә, килеп ята, иблис токымы.

 

Кышкы киемнән Хәмит килеп керә. Ике кулын кесәсенә тыгып, үзалдына сызгыргалап, хатыннар тирәсендә сүзсез генә әйләнгәләп йөри.

Хәмит. Я-а-ал итәбез, да?

Мәрфуга (торып, ул да, нәкъ Хәмитчә кыланып, аның тирәсендә әйләнеп чыга). Иптәш быргадир, син бит, бер күзем бөтенләй күрми, дип сугыштан калган кеше, безнең бер минутка ялга туктаганны ничек күреп өлгерәсең, ә?

Хәмит. Ай-яй телләрегез озынайды!

Сәлимә. Синеке бик кыска ату. Хатыннар белән телләшергә генә җитә.

Мәрзия. Үзебез монда, кызларыбыз ФЗӨ дигән эт олаккан җирдә тилмерә. Исемлекне син төзеп биргәнсең.

Хәмит. Яп авызыңны, кулак калдыгы! Каршы әйтеп тора ишшу... Икенче кызыңны да тотып озатырбыз! Үзеңнең генә бридетель булуың җитмәгән, боларны да сәвиткә каршы котыртасың һаман! Районга илтеп яптырам мин сине! (Мәрзиянең беләгенә килеп тотына.)

Мәрзия (селтәнеп). Канатларыңны җәймә, бригадир булдым дигәч тә.

Мәрфуга (башыннан шәлен йолкып төшерә, җан әрнүе белән лып итеп җиргә утыра). Нигә Мәрзияне генә ди, безне дә илтеп яптыр. Ичмаса, бу кәтер эшеннән котылып, бер-ике көн булса да ял итеп кайтырбыз. (Озын итәген җыера төшеп, аякларын җәеб­рәк куя, бөтенләй көтмәгәндә уенчак тавыш белән җырлап җибәрә.)

 

Сания апа суга бара,

Яшел чиләген асып.

Сандугачлар чут-чут сайрый

Көянтәсенә басып...

 

Хәмит (аяк астына черт итеп төкерә). Нәрсә монда җәмиләңне җәеп утырасың, сез тутырмаган нурмыны әллә мин килеп эшләр дисеңме? Себерелеп йөрергә беләсез.

Мәрфуга (җитез генә сикереп тора, Хәмитнең йөзенә кизәнә). Хәшәрәт! Безнең ирләр ут эчендә йөри, син монда аларның хатыннарын басып рәхәтләнәсең! Кайтсыннар гына, фәлән җиреңне кисеп кулыңа тоттырырлар әле!

Сәлимә (башын иеп кенә). Әйт­мә! Бер бетмәсә бер бетәр сугышы да...

Гөлсем. Хатыннар! Сүз әрәм иткәнче, әллә соң шатырдатып бер кочаклыйкмы үзен? Җыйнаулашып, дим! Сөякләре коелып төшкәнче, ха-ха-ха...

 

Хатыннар, аның сүзен куәтләп, Хәмитнең өстенә килә башлыйлар. Ул арткарак чигенә, бишмәтенең өске төймәсен ычкындырып, муенын ата каз кебек боргалагандай итә, кемгә тукталырга белмичә, кисәк Сәлимәгә текәлә.

 

Хәмит. Боларны син котыртасың, мыштым, җавабын да син бирерсең! Былач кешесенә кул күтәрүнең ни икәнен күрсәтермен мин сезгә! (Арты белән чигенә-чигенә чыгып китә.)

Мәрфуга (ачы тавыш белән кычкырып кала). Безгә күрсәтәсе килгән нәрсәңне авыл савитына үзебез дә күрсәтешербез, җәме. (Сәлимәгә борыла.) Кара, кызый, ниемә дип тота да сиңа бәйләнә соң ул, ә?... Йәле, йә...

Гөлсем. Бәйләнми ни, аңа әле һаман теше үтми бит...

 

Хатыннар кычкырып көлеп җибәрәләр. Шулчак Сәлимә, учлары белән йөзен каплап, бүрәнә өстенә утыра, иңри. Тынлык.

 

Мәрзия. Ходаем икән лә... Син дә инде, Гөлсем, алдын-артын уйламый әйтеп куясың...

Гөлсем. И-и, Мәрзиякәем, мин бит синең кебек мулла кызы түгел, культур-мультур итеп сөйләшә белмим.

Мәрфуга. Туктагыз әле сез, кемәйләр... (Йомшак кына итеп.) Сәлимә, Сәлимә, дим... Менәтрәк, тынычлан әле син... (Тегесе катырак мышкылдый башлагач, тавышын кинәт кырыслатып.) Нәрсә җебеп утырасың соң?

Сәлимә (кул аркасы белән йөзен сөртеп, кызганыч елмая). Бетте. Әллә нәрсә мәлҗерәдем шул.

Мәрзия. Минем гарип Нигъ­мәтемә тиклем трудармиягә дип апкиттеләр, типсә тимер өзәрлек бу нәмәрсәгә кагылучы юк.

Мәрфуга. Кагылырлар ие дә, агасы райкум тирәсендә утыра... Силсәвит Шәйдул да шуңа тел-теш тидерә алмый үзенә. Хәмит абзаң тиешле кәгазьләрен дә ясата белгән. Үзен колхоз рәисе йә сәвиткә куярлар иде дә – абзагызның грамыты җитеп бетми.

Гөлсем. Ул азгын синең дә капкаңны кактымы әллә?

Мәрфуга (Сәлимәгә). Әйдә, тел яшереп маташма инде.

Гөлсем. Безнең ни, хәзер монда бары да, югы да уртак, сер капчыгын төйнәп утыра торган түгел.

Мәрзия. Ярар инде, Гөлсем, кешенең өстендә торма.

Сәлимә (башын иеп утырганнан соң, кинәт усалланып). Ирем исән-сау гына кайтсын. Барысын да үз телем белән сөйләп бирәм.

Гөлсем. Нәрсәне?

Мәрзия. Тәки өзми-куймый бу Гөлсем.

Сәлимә. Кызымны ФЗӨгә китүчеләр исемлегенә язып куйган иде. Сыздыртам, авылда калдыртам, диде.

Мәрфуга. Кая калдыртсын, Сабираңны да ат арбасына төяп озаттың бит.

Сәлимә. Озаттым шул (елап җибәрә). Алдады, кабахәт. Үзем дә инде... Тәнем куырылып катты шуның янында. «Син ни, бүрәнә ни», дип чыгып китте...

Гөлсем (бот чабып). Әйттем бит, сине генә урап узамы соң ул иблис?

Мәрфуга. Алла үзе кичерсен инде, кемәйләр, башларыбыз гөнаһка батып бетте.

Гөлсем. Башларыбыз, ди, хи-хи-хи...

Мәрзия. И чорсыз инде син, Гөлсем. Көләргә генә торасың.

Гөлсем (көлгән җиреннән кинәт туктый). Йә көләсең, йә җырлыйсың инде. Җылыйсым килми. Касыймымның ярты җаны гына калды, кан төкерә. Кайчак аны кочаклыйм да котыра-котыра җырлый башлыйм.(Ярсулык белән җырлап җибәрә.)

 

Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң иде.

Туган-үскән илләреңдә

Гомер кичерсәң иде...

 

(Җырдан кисәк туктап, тын тора.) Әүхәтем ут эчендә йөри – аны уйласам да җырларга тотынам. (Янә җырлый.)

 

Алмалар өзәр идем дә

Җепләргә тезәр идем.

Янмаса бу йөрәккәем,

Сагынуга түзәр идем.

 

Җылыйсым килми, Мәрзиякәем, җылыйсым килми! (Кинәт сулыгып-сулыгып еларга тотына.)

 

Хатыннар әкрен генә аның җырын бергәләп дәвам итәләр. Шулчак агачлар арасында кемнеңдер йөргәнен ишетеп алалар, сагаеп калалар, җырдан туктыйлар.

 

Мәрзия. Һаман Хәмит иснәнеп йөриме?

Сәлимә. Безне тикшерергә дип авылдан урманга ат куып менә икән...

Мәрфуга. Кемәйләр, әллә соң чыннан да бергәләшеп дөмбәсләп атабызмы үзен? Без күрәсен эт күрмәс, беткән баш беткән.

Гөлсем (читкәрәк барып карый). Катыннар, Хәмит түгел бу. Кеше булды бугай. Бәй, икәү бит болар. (Агачлар арасыннан тонык кына булып ютәлләгән тавыш ишетелә.)

Мәрзия (нидер сизенгәндәй, аның янына томырылып килеп баса). Ай Ходаем! Кинәт йөрәгем сикерә башлады...

Мәрфуга. Әйтәм бит, беткән баш беткән.

 

Горык-горык ютәлләп, сәләмә киемнәргә, ертык шәлгә төренгән Зәкия, шундый ук кыяфәттә
Сабира керәләр.

 

Мәрзия (үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып Зәкиягә ташлана, кызның шатланырга хәле юк). Балакаем! Зәкиям! Балакаем!

Сәлимә (шаккаткан кыяфәттә кызына карап тора, учы белән авызын каплый). Са... Сабирам! Сабирам!

Сабира. Әнкәй... (Кызганыч елмая, иреннәре күгәреп каткан, аның авырлы икәне сизелә.)

Зәкия. Инәкәй! Без качып кайттык... (Ютәлли.) Ичмаса... өйдә үлим, дидем...

Мәрзия (елый, кызын кочаклый, нишләргә белми, битеннән сөя). Балакаем! Ничекләр урманда адашып үлмәдегез? Ничекләр монда килеп чыктыгыз?

Сабира. Җәяү кайттык. Авылларда куна-куна... Зәкия апа бик авырый, юлда үлмәсә ярар иде дип котым очты.

Сәлимә (һаман кызының корсагыннан күзен алмый). Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Мәрфуга. Туктале, Сәлимә, дапрус алырга ашыкма.

Гөлсем. Әйе. Җитешерсең. Балаларны тизрәк авылга аптөшәргә кирәк.

Мәрфуга. Мәрзия, әллә соң Шәйдулның өенә барып, сүз катып карыйсыңмы? Качып кайтканга бәла-казасы була күрмәсен, диюем... Хәзергене белмәссең...

Мәрзия. И Мәрфугакаем, шул сәвит Шәйдуллар, Хәмитләр төяп җибәрде бит инде безнең кызларны җәһәннәм тишегенә...

Зәкия (ютәлләп). Инәкәй, сез ничек? Шаһидә өйдәме?

Мәрзия. Апаең сарык карарга керде. Көне-төне фермада балакаем. Атаңның хаты килеп тора, Аллага шөкер. Шахта чистартырга куйдылар, дигән. Син генә менә, чирләргә сабышкансың бит.

Гөлсем. Аякларына кара, чабаталары тетелеп беткән! И Ходаем...

Мәрфуга. Болай сөйләнеп торганчы, Гөлсем дөрес әйтә, балаларны тизрәк авылга алып кайтыйк, тотып асмаслар әле.

Сәлимә. Ничекләр авылга кайтасың хәзер?

Сабира. Әнкәй...

Зәкия. Сәлимә апа, Сабираның гаебе юк. Аны... Фзуда бригадир көчләгән...

Сәлимә (иңрәп). Сабый гына бит әле ул, сабый гына...

Зәкия. Андагыларга барыбер. Әле барып төшкән шәйгә кызлар-егетләрнең барагы да упший иде, шаулаша торгач аердылар тагын. (Ютәлли.)

Сабира. Мунча керергә иде, әнкәй. Әйтергә дә оят, без бетләп беттек.

Сәлимә. Әйтергә генә оят булмас.

Мәрфуга. Сәлимә, кызыңның ярасына тоз сибеп торма әле. Буласы булган, чүбек чәйнәүдән файда юк.

Мәрзия. Әйдә, кызым, менә минем шәлемә төрен, аягыңа да шушы чүпрәкне булса да урап куйыйк. Күпкә түзгәнне азга түз инде, балам, түз инде, түз!

Сәлимә. Сабира! Мә... син дә төрен... кызым.

 

Ут сүнә. Музыка. Яктыра.

11 күренеш

Мәрзияләрнең өе. Сәке өстендә ютәлләп Зәкия ята. Ютәлләгән саен гәүдәсе урталай бөгелә, кыз җыерылып килә. Шаһидә аның янында утыра, апасының чәчен сыйпый.

 

Шаһидә. Түтәй, тагын мәт­рүш­кәләп чәй ясыйммы әллә? Кишер чәе булса да, файдасы тияр, дим.

Зәкия. Кирәкми, үскәнем, инде миңа бернәрсәнең файдасы булмас.

Шаһидә. Шулай дип ятсаң, булмый да булмый! Ә син тереләм дип эч!

Зәкия. Шаһидә, шулкадәр яшисем килә, үскәнем! Шулкадәр яшисем килә! Җәй җитсә, көянтә-чиләкләремне алып, чишмә буена йөгерәсем килә.

Шаһидә. Йөгерерсең әле, түтәй, җәйгә тиклем ерак бит, аңынчы терелерсең...

Зәкия. Җамаяк тутырып сөт эчеп торсам, әллә терелер дә идем.

Шаһидә (күз яшен сиздерми генә сөртеп ала). Фронтка ит кирәк дип, кәҗәләрне дә сөйрәп апчыгып киттеләр шул, түтәй...

Зәкия. Шаһидә... Әүхәттән хат киләме?

Шаһидә. Килә, түтәй. Миңа да яза! Сагындым дигән була, менә исәр... Сугышып йөргән җирендә сагынырга вакыты бар микән.

Зәкия. Күңелем сизә: синең бәхетеңә исән кайтачак ул. Менә мин әйтте диярсең!

Шаһидә. Кайтсын гына берүк, кайтсын гына! Түтәй... түлке син әнекәйгә ычкындырмый тор: без бит Әүхәт белән вәгъдәләштек! Мин аны көтәрмен дип антлар биреп калдым. Көтәм дә.

Зәкия. Өй тутырып балалар үстерерсез, Алла боерса.

Шаһидә (оялып). Әй, Әүхәт тә шулай дигән була...

Зәкия. Ул кайтачак! Ышан гына. Ә мин егетләр сөяргә дә җитешә алмый калдым.

Шаһидә. Һи, өлгерерсең әле! Тумас борын картайган берәү...

Зәкия. Карт кыз бит инде мин, үскәнем (ютәлли). Миңа караучы да табылмас...

Шаһидә. Табылмый ни! Чибәр бит син, түтәй! Менә терелгәч, тагын мич артыннан корым алып, кашларыңны каралтып җибәрсәңме?

Зәкия. И-и, терелсәмме...

Шаһидә. Зәкия түтәм! Син ни... Миңа ачуланма инде, яме...

Зәкия. Нигә ачуланыйм?

Шаһидә. Теге чакны Латыйфаның абыйсы синең арттан күзен алартып калганда дим...

Зәкия (көч-хәл белән елмаерга итә). Булмаганны...

Шаһидә. Син дә ошаткан идең дә аны... Сакчы эт шикелле гел яныңда йөрдем, күзләре бигрәк майлы тоелды шул, синең өчен курыктым.

Зәкия. Әйтәм аны чишмәгә бер­үзем­не җибәрмәскә җан талаша идең...

Шаһидә. Аның үлгән хәбәре килгән. Кызлар кулы тотарга да җитешмәгәндер инде, бахыр...

Зәкия. Үскәнем... Өстемә япчәле, бөтен тәнем калтырый...

Шаһидә. Бөтен җелегеңә үткән икән суык.

Зәкия. Безне бит заводта эшләттеләр. Ни өскә, ни аякка кияргә биргән кеше юк. Киеп барган киемнәр тетелеп бетте. Ашарга юк. Соңгы айны ипи карточкасын урлаттым – Сабира белән аның валчыкларын бүлешеп ашадык. Баракта катып үлмәле, алай да бетләп беттек. Әтекәй элгәре хак әйткән икән: саласында да, каласында да шайтаннар хуҗа булган шул. (Ютәлли.)

Шаһидә (апасының өстенә яба). Түтәй, мин хәзер Сабираларга төшеп менәм, аларның сыеры бар бит, берәр чокыр сөт арттыра алмаслармы...

Зәкия (аны туктатып). Кирәкми, үскәнем, кирәкми... Инәкәйгә сиздерми тор. Сиңа әйтәм. Син көчле кыз, малайларга охшагансың. Мин авылга үләргә дип кенә кайттым, үскәнем. Чит-ят туфракта аунап каласым килмәде. Мине зиратның теге башына, наратлык каршына җирләрсез. Әтекәй исән-сау кайтса, баш очыма да берәр бәләкәй нарат утыртып куярсыз.

Шаһидә. Түтәй...

Зәкия. Бүлдермә. Шуны да онытма: бу илкәйләрдә беркем дә беркемгә кирәкми икән, үскәнкәем. Хакыйкать бардыр, тәртип бардыр, хаклык бардыр дип алданып йөри күрмә. Үзеңә генә ышан!

Шаһидә. Түтәй, дим... Син тереләчәксең, ишетәсеңме, тереләчәксең! Мин сиңа сөт алып кайтам, түтәй, сөт алып кайтам! Син тереләчәксең!

Зәкия. Шулкадәр яшисем килә дә соң, үскәнкәем, шулкадәр яшисем килә! (Бөгәрләнеп ютәлли.)

 

Шулвакыт ишектән, шаулашып, Хәмит белән берничә кеше керә. Артларыннан ачыргаланып Мәрзия йөгерә.

 

Хәмит. Әһә, монда да бер качкын! (Дәфтәренә нидер яза.) Нәрсә, сугыш чоры закуннары синең өчен түгелмени? Качып кайткан өчен, беләсеңме, нәрсә көтә сине?

Мәрзия. Бирмим! Кызымны берегезгә дә бирмим!

Хәмит. Синдә генә кыз... Әле сәвиткә рәхмәт әйт. Төрмәгә озатасы урынга, силсәвит Шәйдул качкыннарны кире җыеп ФЗӨгә генә җибәрергә кушты.

Мәрзия. Үземне алып китсеннәр! Өтермәнгәме, җәһәннәмгәме... Кызымны бирмим! Тәнендә чыкмаган җаны гына калган.

Хәмит. Калган бит әле. Димәк, яши! Җыеныгыз! Атлар әзер.

Шаһидә. Түтәйгә кагыласы булма! Аның урынына мин барам!

Зәкия. Юк! (Башын калкыта, көчкә тора.) Юк, үскәнем! Син ничек тә яшәргә тырыш! Инәкәйгә терәк бул!

Шаһидә. Юк, түтәй! Үзем барам!

Хәмит. Сиңа да чират җитәр, нигә кайгырасың... Бу юлы качкыннарны алып китәргә, диделәр! Җыен, дим!

 

Зәкия ютәлли-ютәлли киенә. Мәрзия сыгылып төшеп елый.

 

Мәрзия. Балам! Балам! Кызыкаем!

Зәкия. Инәкәй, сау бул! Бәхил бул, инәкәй!

Мәрзия. Кызыыыым! (Хәмиткә.) Башың бетсен, бәдбәхет, каргышым тотсын! Болай да тере мәеткә әйләнгән кызымны тагын кая олактырасыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә җир йоткырлары...

Хәмит. Кара, сәвит властен каргап торасыңмы? Үзеңне дә олактырыр җир табылыр, күп сөйләшсәң... (Җиңенә килеп ябышкан Мәрзияне селтәп җибәрә.)

Мәрзия. Төкерәм мин сезнең влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмәгән ул савитыгыз белән чукынышып китегез!

1 ир. Мәрзия, авызыңны үлчәп ач! Каторгыга китмиләр бит, кайтыр. Курчак уйнап утырыр яшьләре узган.

Мәрзия. Чу-кы-нып ки-те-гез! Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам...

Шаһидә (әнисен кочаклап, нык­лык белән). Әнекәй! Сыгылма! Елама! Елама, зинһар! Мин еламыйм бит, күрәсеңме, мин еламыйм!

 

Ут сүнә. Югалту ачысын чагылдырган үзәк өзгеч көй яңгырый. Яктыра.

 

12 күренеш

Ишегалды. Шаһидә баскыч төбендә утыра. Башына шәл ураган, бишмәтен җилкәсенә япкан. Гөлсем керә, кышкы киемнән. Шәлен урап бәйләгән.

 

Гөлсем. Нишләп болай утырасың, Шаһидә? Катып үләсең киләмени? Тор әле, балакаем (кызны култык­лап торгыза).

Шаһидә. Туңганымны сизмим дә.

Гөлсем (өйгә ымлап). Мәрзиянең хәле ничек?

Шаһидә. Көчкә йоклап китте. «Зәкиямне күрмәдеңме, түтәң кая чыгып китте» дип саташа кайчак. Әтекәй турында белгертмәдем, әйтергә куркам.

Гөлсем. Бала хәсрәтен күтәрергә тимер йөрәк кирәктер шул... Алла сакласын инде!

Шаһидә (кулында бөгәрләнеп беткән кәгазьне җәеп). Бу хатны ташлыйм микән әллә дип бөгәрләгән идем, алайса, кая яшермим, инәкәй шуны эзләп табып укый да җылый, укый да җылый.

Гөлсем. Сабира язганнымы? Бичара, авырыннан котылган икән, станок ташыганда төште, дип язган анасына.

Шаһидә. Шул. «Зәкия апа килгәннең икенче көнендә үк җан бирде. Казанның Татар зиратына җирләделәр», дигән.

Гөлсем. Чәчәк кебек чагында, диген.

Шаһидә. Наратлык каршына җирләгез, дигән васыятен үти алмадым.

Гөлсем. Син гаеплемени, балакаем.

Шаһидә. Кем гаепле соң, Гөлсем апа? Бу мәхшәрнең барысына да кем гаепле?

Гөлсем. Сугыш бит, закуннары да коры.

Шаһидә. Сугыш? Ә мондагылар? Фашист, диләр, мондагыларның кай җире ким... Югыйсә, кешеләр бит алар, кешеләр! Нишләп Хәмит кебекләргә бер җәза да юк?

Гөлсем. Чү, Шаһидәкәем, алай кычкырып сөйләшмә берүк. Инде сине дә алып китсәләр, әнкәңә тилереп үләргә генә кала, әйттем исә кайттым.

Шаһидә. Түтәйгә бер җомры сөт булса да кайнатып эчерергә җитешә алмый калдым.

Гөлсем. И бала, сөт кенә коткарыр иде, дисеңме...

 

Еракта ниндидер тавыш ишетелә. Шаһидә сискәнеп китә.

 

Шаһидә. Нинди тавыш булды?

Гөлсем. Бүреләрдер ул. Мәрфуга апаң көндез генә әйтеп тора иде, Ташландык чишмә тирәсендә күбәйгәннәр, авылга төшә күрмәсеннәр, дип. Шул мәлгуньнәр тавышы булды бугай.

Шаһидә. Бүреләр? Ташландык чишмә янында?

Гөлсем. Ул тирәдә элек үләт базы иде бит, авылга якын дип күмдергәндәй иттеләр. Шуңа иснәнеп йөриләрдер.

Шаһидә. Абау, бигрәк куркыныч!

Гөлсем. Куркыныч булмый. Безнең кебек, алар да ач. Ач чагында үләксә ни, адәм ни, каршыларына килеп чыкса, кешене дә өзгәләп кенә аталар.

Шаһидә. Уйласаң да котың очарлык...

Гөлсем. Чыгыйм әле мин. Мәрзиянең хәлен белим дип кенә керүем иде. Ике почмакта ике малаем ашарга сорап, күзгә карап тилмереп утыра. Как сәкедә җан биралмый Касыймым тилмерә... Чыгыйм, Шаһидә. Сезгә дә сабырлык бирсен Ходай.

 

Шаһидә Гөлсемне капкага кадәр озата. Шул урында басып, бик озак бер ноктага карап тора. Хәмит килеп керә. Шаһидәгә карап тора.

 

Хәмит. Кара, ирдәүкә, кеше белән исәнләшергә өйрәтмәделәрмени сине?

Шаһидә. Кеше белән исәнләшәм.

Хәмит. Мин ишетмәдем.

Шаһидә. Син бит кеше түгел.

Хәмит. Ну-ну... Кем димәкче буласың?

Шаһидә. Үтерүче син. Кеше үтерүче.

Хәмит. Аягөсте төш күрәсеңме әллә, авызың әйткәнне колагың ишетми.

Шаһидә. Минем Зәкия түтәмне син үтердең. Гарип атамның исемен трудармиягә алынучылар исемлегенә син өстәп яздыргансың. Өстенә шахта ишелеп үлмәде ул, аны син үтердең, син!

Хәмит. Вәт акылдан шашкан нәмәрсә!

Шаһидә (күзләренә туп-туры карап). Хет бер сорауга яшермичә, боргаланмый җавап бирә аласыңмы: безнең гаиләдә ни үчең бар синең, сиңа ни зыяныбыз тигәне булды?

Хәмит (авызын очлайтып, иреннәрен уңга-сулга йөртеп уйланып торгандай кылана. Аннан мыскыллы елмаеп). Яшермим, нигә яшереп торыйм, дөресен әйтәм. Яшь чагында Мәрзияне ни кыстадым миңа кияүгә чыгарга, көлде генә. Имеш, мин ялкау, мин булдыксыз, мин тегеләй... Йә, Нигъмәтне яратам, диде, аңа кияүгә чыгып ни отты? Ха-ха-ха... Кая мулла кызының кичәге байлыклары, ә?

Шаһидә. Без идек аның байлыгы, аңлыйсыңмы, без идек! Барысын да синең ише кабихләр харап итте! Ю-ук, сугыш түгел, сез харап иттегез!

Хәмит (уенда бөтенләй башка нәрсә). Карап-карап торам да, ирдәүкә дисәң дә, син дә кан кыздырырлык булып пешеп җиткәнсең түгелме? (Биленнән эләктереп ала.)

Шаһидә (көчле селтәнеп, Хәмитнең йөзенә суга). Җирәнгеч бәндә!

Хәмит. Менә-менә, анаң да шулай ди иде! Тач шуның сыңары!

Шаһидә. Тырнак очың белән генә кагылып кара, чыраеңны умырып төшерермен!

Хәмит. Умырырга вакытың калмас, ирдәүкә! Мә, иртәгә иртән кәнсәләр каршына килеп баскан бул, шуннан җыелып китәсез. (Кәгазь кисәге суза.)

Шаһидә (аптырабрак). Кая китәргә?

Хәмит. Урман кисәргә кеше сорыйлар. Авыл башындагы урманга гына түгел, бик еракка юлыгыз.

Шаһидә. Мин беркая да китмим. Өйдә инәкәйне берүзен калдыра торган түгел, ул авырый.

Хәмит. Ишеттем, акылы киткән, диделәр. Психлар бүлнисенә озатырбыз, шунда ятар.

Шаһидә (аңа шаккатып карап тора). Юк, адәми зат болай булалмый. Кеше түгел бит син, чыннан да иблис!

Хәмит. Ә син миңа ошый башладың әле, ирдәүкә! Бик кайнар күренәсең. Ничава, урманда бик тиз суытырлар үзеңне, анда урыс мажиклары җитәрлек...

Шаһидә. Мин беркая бармыйм. Инәкәйне күрәләтә үләргә ташлап калдыралмыйм. Ассалар да, киссәләр дә бармыйм!

Хәмит. Бәйләп булса да апкитәләр. Синең ишене күрмәгәннәр ди.

Шаһидә. Хәзер үк силсәвиткә барам, Шәйдулла абыйга үзем аңлатам. Инәкәй терелгәнче мин авылдан киталмыйм!

Хәмит. Шәйдулны нишли ала дип беләсең... Сине мин генә алып калырга могу, ирдәүкә!

Шаһидә (мыскыллы елмаеп). Син? Бригадир дигәч тә, кем соң син шулкадәр? Әллә авылда синнән олырак түрәләр юкмы?

Хәмит. Бар. Тик соңгы сүзне мин әйтәм!

Шаһидә (нидер уйланып). Һе... Нинди инде ул синең «соңгы сүзең?»

Хәмит. Ирдәүкә... Аның ишене әйтмичә дә аңларга вакыт. (Колагына иелеп пышылдый.)

Шаһидә (тагын баягы кебек йөзенә селтәнә. Ярсып). Ничек җир күтәрә синең кебекләрне – шунысына аптырыйм.

Хәмит. Ха-ха-ха. (Кулыннан эләктереп ала.) Димәк, җиргә минем кебекләр дә кирәк!

Шаһидә. Әгәр мин... (Нидер уйлап.) Риза, дисәм?

Хәмит (учын учка сугып). Син – миңа, мин – сиңа. Бу кәгазьне вак-вак кисәкләргә тураклыйм да җилгә очырам.

Шаһидә. Инәкәй хакына... Бары аның хакына.

Хәмит. Яратам шулай сүзне кыс­ка тотучыларны. Алайса, бүген төнлә капка келәгезне төшермичә генә ят. Урын тапмый калмабыз.

Шаһидә. Юк! Авылның кырык күзе бар. Төн дип тормаслар, берәрсе күреп калса... Исемемне урамга чыгарасым килми... Ташландык чишмәнең бурасы һаман исән. Шунда кил.

Хәмит. Синең дә акылың ычкынмагандыр бит? Урман очындагы чишмәне әйтәсеңме? Бер диванасы буралап куйган. Ул тирәдә бит элек үләт чокыры булган.

Шаһидә. Шуны әйтәм. Анда аулак. Кеше-кара килеп чыгар дип борчыласы юк.

Хәмит. Соң, соң... Шунда хәтле өстерәлеп йөрергә... син мине...

Шаһидә. Юк икән – юк инде. Кеше күзеннән куркам, башкача булдыралмыйм.

Хәмит. Вәт ирдәүкә... (Икеләнеп тора.) Кеше төсле генә кыланырга ярамыйдыр.

Шаһидә. Син кеше түгел, иблис, дидем бит! (Хәмитнең күзенә ут чәчеп карый.) Мин бары тик авыру әнекәем хакына гына риза, дидем, онытма!

Хәмит (иягеннән тотып). Матри, ирдәүкә, әгәр хәйлә булса, кара таңнан өегезгә кереп, үзем бәйләп алып чыгам, үзем бәйләп озатам. Син урманнан кайтканда, анаңның кипкән сөякләре генә каршы алыр үзеңне!

Шаһидә. Кипкән сөякләр? (Уртын чәйнәп.) Киләм, дидем. Авыл йоклагач. Бура эчендә көт.

Хәмит. Матри, ирдәүкә!!! (Бармак янап чыгып китә.)

Шаһидә (үзалдына). Бар, Хәмит, бар!.. Димәк, йә син, йә мин... Ходаем! Җир йөзен хет бер адәм актыгыннан чистартсаң иде!

 

Ут сүнә. Шомлы музыка яңгырый. Яктыра.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 3, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев