Логотип Казан Утлары
Драма

Сагынган чакларымда (дәвамы)

Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган чакларымда шулай артыма әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

7 күренеш

 Нигъмәтләрнең өй эче. Мәрзия гөлләрен карап, су сибеп, яфракларын өзгәләп маташа. Нигъмәт идәнгә утырган, сәламәт кулы белән капчык ямый. Йөгереп Шаһидә килеп керә, йөзе кызарган.

 

Шаһидә. Инәкәй, Мәрүчкәне үгез сөзгән, җилене канга баткан!

Нигъмәт (капчыгын куеп, торып баса). Үгез сөзгән?

 

Мәрзия гөлләргә су сибеп маташкан җиреннән дертләп китә, әмма эндәшми.

 

Шаһидә. Ишетмисеңме әллә, инәкәй, Мәрүчкәне сөзгәннәр, дим!

Мәрзия. Хуҗалары бар бит, карарлар. (Сул кулы белән йөрәген тота. Түзми, тәрәзәгә каплана.)

 

 Берара өй эчендә үле тынлык урнаша.

 

Нигъмәт. Көтүчесе ни карагандыр, ә?!

Мәрзия. Карга, казга охшыйм дип, ботын сындырган дигәннәре шушы була инде. Гөлсем бик хәтәр кыланып, сыер асрамакчы иде бит. Эт эченә сары май килешәме?

Нигъмәт. Мәрзия дим, күршеләр белән әчелешле булып йөрмә тагын. Гөлсем чәпчебрәк йөрсә дә, эчендәгесе тышында.

Мәрзия. Сыер, сыер дигән булды... Харап итте Мәрүчкәмне, хараплар итте!

Нигъмәт. Мал аркасында бозылышып ята күрмә.

Мәрзия. Мал, мал... Карый алмаслык булгач, кеше малына нигә килеп ябышырга?

Нигъмәт. Касыйм алмаса, башкасы алыр иде. Әнә теге кабихләрне әйт син, кеше кулы белән утлы күмер тотмакчы булалар. Күз яше өстендә төзелгән блачларының гомере булыр микән, ай-һай…

Шаһидә. Инәкәй, әйдә, Гөлсем апаларга керик әле, бәлки синең кулың килешер. Майлар сөртсәң, дим.

Мәрзия. И балам... Мин хуҗамыни сыеркаема?

 

Ишек ачыла. Кайгылы кыяфәттә Гөлсем килеп керә. Өйдәгеләр барысы да аңа текәләләр. Мәрзия күршесен ым белән генә сәкегә чакыра. Гөлсем башын иеп кенә килеп утыра. Алъяпкыч итәген кайтарып, битен каплый, елап җибәрә.

 

Гөлсем. Каргагансыздыр инде, Мәрзиякәем, рәхәтен күрмәсеннәр, дигәнсездер.

Мәрзия. Сине каргаганым юк, Гөлсем, синең ни гаебең бар?

Гөлсем. Сезнең сыерга тора салып кызыккан дисеңме? Кешегә сүләп җөрмәгәч ни… Касыймкаемның хәле хәл, үпкәсенең рәте юк бит. Кала брачлары көн саен сөт эчәргә кушып кайтарган булган. Каян алып эчерәем? Яз көне сыеркаемны үз кулыбыз белән җитәкләп калхуз фермасына илтеп бирдек бит.

Нигъмәт. Калхуз, дидегез шул... (Өстенә юка камзулын элеп, чыгарга юнәлә.)

Гөлсем. Бозаулагач, бозавын үзегезгә алырсыз дигәннәр ие дә, бирделәр, тот… Бер атналык бозауны ачка тилмертеп үтерделәр, адәм тәганәсе. Минем бит өй тулы малайлар, аларга көн саен ни ашатыйм, ни пешерим?.. Мәрүчкәңнең сөтенә тиендек дигән ием, бер бәхетең булмаса, җук инде, Мәрзиякәем, җук. Әнә, өйалдына ярты чиләк сөт кертеп куйдым, тоташ кан, аны ничекләр эчерәем Касыймга? Җан талашып көчкә ике имчәген саудым, җилене мендәр чаклы шешкән, Мәрзиякәем, нәрсә эшләргә дә белгән җук.

Мәрзия. Калхузыгызның мал духтыры бар түгелме соң, нигә эндәшеп карамыйсың, бер-бер хәл кылыр ие.

Гөлсем. Духтыр... исеме генә бар. Пычагым белсенмени ул? Килде, сыер тирәли ике-өч тапкыр әйләнде дә җилкәсен сикертеп кайтып китте.

Мәрзия (сикереп тора, өстенә элә, яулыгын төшереп бәйләп, чыгарга юнәлә). Карыйк әле, Гөлсем, әйдә, Мәрүчкәне карыйк, дим!

Гөлсем. Карасаң-карамасаң, аякка басарлык түгелдер инде, Мәрзиякәем! Хараплар булды сыерыбыз, хараплар булды!

 

8 күренеш

Нигъмәтләрнең ишегалды. Шаһидә белән Зәкия көянтә күтәреп судан кайтып керәләр. Чиләкләрен эскәмиягә куялар.

 

Зәкия. Үскәнем, мин әбекәйләргә дә берәр көянтә су китерим әле, син боларны бушатып кына куй инде, яме.

Шаһидә. Әбекәйләргә? Әле иртән генә аларга дип суга бардың бит.

Зәкия. Бер көянтә су каян килеп, кая китми инде ул.

Шаһидә. Алайса, мин дә синең белән барам!

Зәкия (ияртәсе килми). Син арыгансыңдыр, үзем ялт кына урап кайтам.

Шаһидә (чиләкне җитез генә өйдә бушатып чыга). Нишләп арыйм! Барам дигәч барам!

Зәкия. Әбекәй нишләсен ул тик­лем чишмә суы белән. Шуның хәтлене чәйгә тотарга... Иртәгә барырсың.

Шаһидә. Берүзе генә барыр иде. (Авызын ерып.) Белмиләр ди хәйләңне.

Зәкия. Абау! Нинди хәйлә?

Шаһидә. Латыйфаның абыйсы без суга барганда карап кала, без судан кайтканда карап кала...

Зәкия (оялып). Китчәле, нишләп безгә карасын инде.

Шаһидә. Безгә түгел. Сиңа карый. Сүз катар иде – миннән шүрли!

Зәкия (көлеп). Синнән? Җегетләрне шүрләтерлек нишләдең ул тиклем?

Шаһидә. Эшләмәдем. Әйттем генә. Минем түтәй тирәсендә төлке кебек бөтерелмә, сине яратмый ул, дидем.

Зәкия (аптырап, күңелсезләнеп, сиздермәскә тырышып). Һай, телең... Әллә ниләр сөйләп йөри икән.

Шаһидә. Сөйлим шул. Күзе майлы аның. Сиңа да карый, бүтәннәргә дә. Менә сиңа гына карап торса, әллә әйтмәгән дә булыр идем.

Зәкия (күңелсезләнеп). Дөрес әйт­кәнсең, үскәнем, дөрес әйткәнсең... (Борылып, өйгә керергә җыена.)

Шаһидә. Бәй, чишмәгә бармыйбызмыни?

Зәкия. Әбекәй суны күп тотмый ла ул, иртәнгесе дә бетмәгәндер әле. (Кереп китә.)

Шаһидә (аның артыннан). Ну, Зәкия түтәм!

Абзар буеннан Мәрзия чыга, кәҗә сауган. Кулында кечкенә бидон, кечкенә сөлге.

 

Мәрзия. Шаһидә, бар әле, балам, калай кружкәне алып чык.

Шаһидә (өйгә атлап). Кәҗә саварга гына кушма, инәкәй, калган бөтен эшне эшлим! (Йөгереп кенә кружка алып чыга.)

Мәрзия (бидондагы сөтнең беразын кружкага бушата). Бар, кызым, Касыйм абыеңа кертеп чык. Аңа дару, безгә савап булыр. (Калай кружканы Шаһидәгә тоттыра.) Аяк астыңа карап атла, әрәм итә күрмә!

Шаһидә (бик гаҗәпләнеп). Инәкәй, нигә син аларга сөт бирәсең?

Мәрзия. Әйтәм бит, Касыйм абыеңның үпкәсе чирле, килешсә сөт кенә килешә, ди.

Шаһидә (ярсып). Алар безнең сыерны алып чыгып китте, алар безнең сыерны үтерде, инәкәй!

Мәрзия. Безнең сыерны... алар үтермәде, кызым.

Шаһидә. Рәтләп карасалар...

Мәрзия. Атаң дөрес әйтә, күршеләрнең бер гаебе дә юк. Заманасы шундый, ни хәл итәсең… Күрше хакы – Алла хакы, диләр, кителәсе дөнья бер җомры сөттән генә торып калмас. Аллаһ бәндәне авырлык белән сыный шул, балам, авырлык белән...

 

Шаһидә кружкадан күзен алмый гына чыгып китә. Мәрзия аның артыннан карап кала.

Ут сүнә. Яктыра.

 

9 күренеш

Эскәмиядә карт Шаһидә нәкъ баягы халәтендә утыра. Әле генә исенә төшергәннәрдән күңеле тулган. Камзул кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртә.

Шаһидә (таягына ике кулы белән таяна, ияген дә таякка тери). Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган чакларымда шулай артыма әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм... (Башын күтәрә, муенына аскан сотовыен күзеннән ерагайтып, вакытны карый, аннан номер эзли, җыя.) Фәния, Фәния, дим! Әле кайтып кердеңме? Урын эзлим, ди­сеңме? Нинди урын? Ә-ә, машина куярга, дисең... Шәһәрегездә машина куярга урын булмаганда, мине чакырып яткан буласыз... Юк инде, бәбекәем, синнән көлмим... Ярар, әйбәт булган, күңелем тынычланды. Мин соң ни... Эшем беткән. Утырам. Уйланып утырам. Банкадагы сөтеңне әйтәм, ачытма, әрәм итә күрмә!

(Дәвамы бар)

"КУ" 3, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев